Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Якташыбыз Авенир Софьин гомерен кино төшерүгә багышлады

Туган як тарихын өйрәнүче Николай Марянин материалларыннан.

2014 елның февралендә Волгоград шәһәренең Үзәк районында документаль кино операторы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССР Кинематографистлар берләшмәсе әгъзасы, Сталинград шәһәрен 1943 елда немец илбасарларыннан саклаган чорда төшерелгән "Сталинград" фильмы өчен Сталин премиясенә ия булган Авенир Софьин истәлегенә мемориаль такта ачылды. "Авенир Петрович төшергән кадрлар Совет кинодокументалистика классикасына кертелде, – дип ассызыклап үтте мемориаль тактаны ачу тантанасында шәһәр ветераннар советы рәисе Александр Струков. – Нәкъ менә аның тырышлыгы белән Сталинград, Курск, Белоруссия, Берлин өчен барган сугышларның уникаль кадрларын күрә алдык”. Мемориаль такта Совет урамындагы 22нче йортка куелды. Софьин биредә 1953 елдан 1992 елга кадәр яши. Тумышы белән ул Казан губернасының Спас өязеннән...
Быел Авенир Софьинның тууына 111 ел тулды. Ул Спас өязе Лебяжий авылында 1909 елның 28 сентябрендә (иске стиль буенча 11 октябрь) дөньяга килә. Ул чакта Лебяжий күле буендагы берничә урамлы кечкенә авыл Спастан 25 чакрымда була. 1888 елда авылда кечкенә агач чиркәү төзиләр, 1907 елда монда 84 йорт исәпләнә, 560дан артык крестьян яши. Софьинга бу якларда колак ишетмәгән Авенир исеме кушалар. Сирәк очраса да, бу исем православие китапларында бар һәм борынгы яһүд телендә "яктылык" дигәнне аңлата.
Авенир Петрович үз исеменең мәгънәсен белгәнме-юкмы, билгеле түгел, шулай да оператор һөнәрен сайлап, ул гомеренең күп өлешен яктырту эшенә багышлый, чөнки яхшы уттан башка уңышлы кадрлар төшерү мөмкин түгел. 1927 елда Саратовта "Совет киносы" кинокомпаниясенең Нижневолжск бүлеге ачыла һәм Авенир Софьин шунда оператор ярдәмчесе булып урнаша. Шул ук елны компания беренче документаль киножурнал төшерә. 1931 елда Саратовтагы "Совкино" производство базасын Нижневолжск кинохроника студиясе итеп үзгәртәләр, ә бер елдан соң Софьинны оператор итеп күчерәләр һәм ул үзлегеннән җирле һәм республика кино-елъязмалары өчен төрле сюжетлар төшерә башлый. Үзенең беренче документаль фильмын Авенир Петрович 1936 елда, Каспий диңгезе буенда командировкада булганнан соң төшерә һәм аңа "Чал Каспий" дигән исем бирә.
Кинодраматург һәм режиссер Юрий Чибряков ул еллар турында болай дип искә ала: "Авенир Петрович Софьинны мин сугышка кадәр берничә тапкыр күргәнем булды. "Совкино"ның Саратов бүлеге – соңрак Нижневолжск кинохроника студиясе – Киров проспектының 5нче йортында урнашкан иде. Минем балачагым шул урамда үтте. Аяз көннәрдә таза, яшь егетләр агач аяклы авыр кинокамераларны урамга чыгаралар да безне, малай-шалайны, чакырып алып бастырып куялар да: "Тик тор, боргаланма!" – дип кисәтәләр. Объективны терәгәч, әкрен генә камераның тоткасын әйләндерә башлыйлар (ул чакта аппаратларның моторы юк иде әле). Хәзер беләм инде - кино төшерер алдыннан алар пленканы тикшергәннәр икән. Егетләр арасында башта оператор ярдәмчесе булып эшләгән, аннары оператор ассистенты булган Софьин да бар иде. Тиздән тырыш егетнең үзенә дә кино төшерүне ышанып тапшыра башлыйлар..." "Чал Каспий"дан тыш, Чибряков ул чорда Софьин төшергән тагын ике фильмны - "Идел буе немецлар республикасы" һәм "Джангар" фильмнарын атады.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Софьин фронтка китә. 1941 елның 22 июненнән Документаль фильмнарның үзәк студиясе (ЦСДФ) хәрби кинооператоры булып хезмәт итә. Һәрвакыт алгы сызыкта була, безнең гаскәрләр алып барган сугышчан хәрәкәтләрне кинопленкага төшерә. Дон фронтының политидарәсе составында 3нче ранг хәрби инженеры дәрәҗәсендә 1942 елда Сталинградта, 62 һәм 65нче армияләр алып барган сугышларда катнаша.
Сталинградны саклаучылар белән бергә шәһәр оборонасында катнаша, җиңелчә яралана һәм "Сталинград оборонасы өчен" медале белән бүләкләнә. Бомбалар һәм пулялар астында Авенир Петрович гомерен куркыныч астына куеп, үзенең "Сталинград" хәрби документаль фильмы өчен күпсанлы сюжетлар төшерә һәм 1943 елда күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Ә фильм прокатка чыгып, Советлар Союзында зур уңыш казангач, кинооператор Софьинга ул чорда илнең иң зур бүләге – әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә "Хроника-документаль кинематография" номинациясендә 1нче дәрәҗә Сталин премиясе тапшыралар.
Совет гаскәрләре белән бергә инженер-капитан Авенир Софьин 1нче Белоруссия фронты составында Иделдән Берлинга кадәр сугышчан юл үтә һәм Кызыл Армия алып барган сугышларның дәһшәтле мизгелләрен кинотасмага төшерә. "Мозырь һәм Калинковичи", "Хелм – Люблин", "Прага" һәм башка фильмнар һәм кинохроникалар өчен эпизодларны да ул төшергән. 1945 елның гыйнварында ул безнең гаскәрләрнең Радом, Лодзь, Заненбург шәһәрләрен алуы, алгы подразделениеләрнең Одер елгасына чыгулары турында мавыктыргыч репортажлар ясый. Авенир Петрович беренче совет танклары белән бергә Лодзь шәһәренә кереп, Польша халкының безнең гаскәрләрне ничек каршылавын кинога төшерә. Оператор Шнейдеров белән бергә алар Заненбург төрмәсе турындагы фильмда немецлар тарафыннан төрмә ишек алдында атып үтерелгән 4 мең тоткынның аянычлы язмышы турында сөйлиләр. Фильмга шулай ук бу җәзадан котылып калган өч шаһитның күрсәтмәләре кертелә.
Батырлыгы, тапкырлыгы һәм 1нче Белоруссия фронтының сугышчан юлын төшерүдә күрсәткән югары һөнәри осталыгы өчен 1945 елның июнендә Авенир Софьин 1нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Ә Юрий Чибряков Авенир Петрович катнашында төшерелгән башка фильмнарны да атый: "Бобруйский котел", "На подступах к Варшаве", "Майданек", "Померания"... Тагын "Орловская битва" (1943) һәм "Битва за Белоруссию" (1944). Моннан тыш, аның сюжетларын бөек кинорежиссерлар Александр Довженко ("Битва за Советскую Украину"), Юлий Райзман ("Берлин"), Михаил Ромм ("Обыкновенный фашизм") үз фильмнарын төшергәндә кулланалар. Алар шулай ук унике серияле "Великая Отечественная" телефильмына кергән. Бүгенге көндә Софьин төшергән атаклы кадрлар кино һәм телеэкранда, шулай ук чит илләрдә дә,  еш күрсәтелә. Ә Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан, 1987 елда, атаклы операторны 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр.
1946 елдан Авенир Софьин Саратовтагы Нижневолжск кинохроника студиясендә эшләвен дәвам итә. Җирле киножурналлар, документаль фильмнар өчен сюжетлар төшерә. Ә 1953 елда ул Сталинград шәһәренә (1961 елдан соң – Волгоград шәһәре) күчә. Шәһәрнең хәрабәләрдән торгызылуын, заводларның эшли башлавын, яңа сәнәгать предприятиеләре һәм Идел-Дон каналы төзелеше, Идел ГЭСының файдалануга тапшырылуын – боларның барысын да ул кинопленкада мәңгеләштерә. Софьин чын мәгънәсендә герой шәһәрнең елъязмачысына, "Новости дня" Бөтенсоюз киножурналы өчен даими сюжетлар эшләүчегә әверелә. Авенир Петрович төшергән документаль фильмнар да бер-бер артлы экранга чыга башлый: ""Молодость великой реки" (1953), "Колхоз Деминский" (1961), "Великая энергия" (1962), "Город как город" (1963), "Побратимы" (1964), "След соленой реки" (1965), "Голубые города" (1965).
Ә 1967 елда аңа Иделнең түбән агымында Максим Горький үзенең беренче "Мальва" хикәясен язган урыннар турында "На родине Мальвы" дигән төсле фильм төшерергә тәкъдим итәләр. Фильмның режиссеры Юрий Чибряков Софьин турында болай дип искә ала: "Фронт мәктәбенең нык булуы беренче төшерүдә үк күренде. Оператор теләсә кайсы мизгелдә камерасын күтәреп, төшереп алырга әзер, ракурсны да шунда ук табып, кадрны оста итеп ясый белә. Моннан тыш, ул бу эшне үзенә игътибарны җәлеп итмичә, сиздермичә генә башкарып чыга. Начар документалистлар кебек, фильм төшергәндә боерыклар биреп йөрмәде. Аның фидакарьлегенә исең китәрлек.
Шактый олы яшьтә булса да, йөзүче баркастан аңа параллель барган баржага сикереп чыгуы әле дә исемдә. Бу бит әле буш кул белән түгел, ә авыр камераны тотып! Тагын бер мизгел хәтердә калган. Иделнең тар гына урынында без узып баручы балыкчылар судносын төшерә идек. Өстебездә махсус резина киемнәр. Без кино төшерү белән мавыгып, баркас күтәргән дулкын турында онытып җибәргәнбез. Берничә секундтан болганчык су безне башыбыздан коендырды. Ләкин соңгы мизгелдә Софьин үзенең "Конвас" камерасын югары күтәреп өлгерде. Шулай итеп, төшерелгән кыйммәтле материалны саклап кала алдык..."
"Мальва" фильмы белән Авенир Петрович үзен тәҗрибәле оператор, талантлы оста итеп кенә түгел, картинаның рухын, төсен тоя белүче фоторәссам, нечкә лирик итеп тә күрсәтә. Чибряков белән бергә алар тагын берничә фильм төшерәләр, шул исәптән мартен мичен ремонтлаучы "Красный Октябрь" заводы корыч коючылары турында "Горячий простой" фильмын. Ә күрше цехта Мәскәүдән килгән тагын бер кино төшерүче төркем эшләгән.
"Башкаладан килгән осталарның дистәләрчә яктырту приборларын тезеп чыгуын Софьин ирония белән күзәтеп торды, – дип дәвам итә Юрий Чибряков. – Аларга шуның кадәр яктылык аз булып тоелган. Ә Софьин үз фильмын ике лампа белән төшерсә дә, экранда ул чын сәнгать әсәре булып күренде". Нәтиҗәдә корыч коючылар турында фильм Бөтенсоюз фестивале жюриенең "Экранда хезмәтне сәнгатьчә яктырткан өчен" дигән махсус бүләгенә лаек булды.
Авенир Петрович гомеренең соңгы көннәренә кадәр Волгоградта яши. СССР Кинематографистлар берлеге әгъзасы була, аңа РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә. "Ни гаҗәп, мин беркайчан да аның күкрәгендә алтын лауреат билгесен күргәнем булмады, – ди Софьин турында хатирәләрен яңартып Юрий Чибряков. – Сугышчан бүләкләрен дә тагып йөргәнен хәтерләмим. Хәтта Җиңү бәйрәмнәрендә, Мамай курганына җыелган ветераннар күкрәгендә орден-медаль чыңнары яңгырап торганда да, Авенир Петрович һәрвакыт үзенең эш костюмыннан булды. Ни өчен икәне аңлашыла. Барысы да бәйрәм итә, ә ул – эшли". Кинокамерадан аерыла алмаганлыктан, 77 яшенә кадәр эшеннән китми. Дусты, кинокритик Григорий Гордеев Софьинның үз гомерендә миллион метрдан артык пленка төшергәнен исәпләп чыгарган...
Авенир Петрович 1992 елда дөнья куя, Волгоград шәһәрендә күмелә. Ветераннар советы һәм шәһәрнең үзәк район хакимияте аның истәлеген мәңгеләштерү турында тәкъдим керткән.
2014 елның февралендә Софьин 40 елга якын яшәгән йортrа мемориаль такта ачылу тантанасына атаклы кинооператорның туганнары, күршеләре, җирле депутатлар, ветераннар җыелды. Алар илебез кинодокументалистикасында сизелерлек эз калдырган чын останың истәлеген мәңгеләштерделәр.

Якташыбыз өчен тавыш бирергә чакырабыз: 100. tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев