Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Утны-суны кичкән батыр

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга тагын бер елдан җитмеш ел тула. Ләкин әле хәзер дә сугышта катнашып, зур батырлыклар күрсәтүчеләрнең биографияләрендә билгесез фактлар җитәрлек. Андыйлар арасында тулы Дан орденнары кавалеры Николай Иванович Зотов та бар. 1990 елда Болгар шәһәре үзәгендә, Геройлар аллеясында, батырга бюст куелды. Авторы - скульптор В.И. Рогожкин. Ә...

Николай Марянин,
туган як тарихчысы.
Соңрак ачыклана
Сугыш чоры документларына караганда, Николай Иванович Зотов 1920 елда, ТАССРның Тәтеш районы Иске Кульметьевка авылында туган. Ул үзе дә утыз елдан артык шуңа ышанып йөргән. Ләкин сугыш беткәннән соң, дәү әнисе оныгына аның 1920 елда да, хәтта 1918 елда да түгел, ә иртәрәк тууы турында әйтә. Бу хәл Самара шәһәрендә була. Әти-әнисе монда акча эшләргә килеп урнашкан була. Әбисе аның Самара монастыре чиркәвендә чукындырылуы, метрика китабында тууы турында язма саклануын әйтә. Николай Иванович Куйбышев (ул чакта өлкә шәһәре шул исемне йөртә) өлкә архивына запрос ясый һәм аңа чынлап та монастырьнең метрика китабыннан алынган күчермәне җибәрәләр. Язылганнарга караганда, ул 1917 елның 4 декабрендә Самара шәһәрендә туган булып чыга. Бу турыда миңа аның тол хатыны - хәзер Тәтештә яшәүче Екатерина Александровна Зотова сөйләде.
Заманалар бик авыр була, Октябрь революциясеннән соң Идел буенда гражданнар сугышы башланып китә һәм 1918 елда яшь гаилә, күкрәк баласын алып, туган якларына - ул чакта Сембер губернасының Сембер өязе Олы Тархан волостенә кергән Иске Кульметьевка авылына әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. 1920 елда ТАССР төзелә, авылны яңа республиканың Буа кантоны составына тапшыралар. 1930 елдан башлап, Иске Кульметьевка авылы ТАССРның Тәтеш районы составына керә. Николай Зотовның балачагы һәм яшьлек еллары монда, Тархан елгасы буендагы авылда үтә. Әти-әнисе көн-төн эштә. Малай да кечкенәдән кул арасына керә, эшләп үсә. Нишләп алар Николайның яшен өч елга кечерәйтеп күрсәтте икән? Бәлки бу балаларга бирелә торган пособиегә бәйле булгандыр. 1920-30 елларда ата-аналар авыл советы хезмәткәрләре белән килешеп, балаларга пособиене озаграк алу өчен аларның яше киметеп язылган яңа метрика алу очраклары билгеле.
Беренче бүләкләр
1938 елда Николай Зотов Тәтеш зоотехния техникумын тәмамлап, ТАССРның Биләр районына (хәзер Биләр авылы ТРның Алексеевск районы составына керә) эшкә җибәрелә. Монда ул атлар асрау тармагында зоотехник булып эшли, ә 1939 елның сентябрендә Кызыл Армиягә алына. Егетнең һөнәрен исәпкә алганнар күрәсең, хәрби хезмәтне ул Ерак Көнчыгышның кавалерия частьләрендә үтә. Бөек Ватан сугышында 1941 елның август аеннан - Үзәк һәм Көнбатыш фронтларда, 1942 елның мартыннан - Брянск фронтында, 1943 елның гыйнвар-май айларында - Воронеж фронтында, ә 1943 елның июненнән ел ахырына кадәр яңадан Көнбатыш фронтта сугыша. Башта наводчик, аннары Ровно дивизиясенең 13нче гвардия кавалериясе 48нче гвардия кавалерия полкында 76 миллиметрлы пушкалар батареясында расчет командиры була. 1943 елның август-октябрь айларында гвардия өлкән сержанты званиесендә Кызыл Армиянең Спас-Деменск, Ельня-Дорогобуж, Смоленск-Рославль юнәлешендәге һөҗүм операцияләрендә катнаша. 3 сентябрь көнне сугышларда Николай Зотов расчеты гитлерчыларның өч миномет ноктасын юк итеп, дивизиянең 4нче эскадронына Десна елгасы аша уңышлы кичүен тәэмин итә. Бу батырлыгы өчен аңа беренче хәрби бүләк - "Сугышчан батырлык өчен" медале тапшырыла. Боерыкка полк командиры Власов 10 октябрьдә кул куя.
1944 елның гыйнварыннан алып 13нче кавалерия дивизиясе 1нче Украина фронты составында Ровно-Луцк һөҗүм операциясендә катнаша. Украинаның Ровно шәһәреннән көнбатыштарак дошман совет гаскәрләренең һөҗүмен кире кайтару өчен көчле каршылык күрсәтә. 30 гыйнварда Олыка поселогы (хәзер бу поселок Украинаның Волын өлкәсе Киверцово районында) өчен сугышларда орудие командиры Зотов немецлар контратакасы вакытында пушкадан ут яудырып, гитлерчыларның бер ротасын юк итә һәм аларга ярдәмгә ашыккан пехота төялгән өч йөк машинасын утка тота, шулай итеп дошман атакасын булдырмый кала. Ә 2 февральдә Иване авылы өчен барган сугышта (Ровно өлкәсенең Дубно шәһәреннән төньякта) дошманның корал төялгән обозын утка тота, пар ат җигелгән 6 арба һәм җигелгән 15 ат арбасын юк итә. Бу батырлыгы өчен 17 февральдә 48нче кавалерия полкы командиры гвардия подполковнигы Власов Зотовны 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләргә тәкъдим итә. Ә 18 февральдә 13нче Ровно дивизиясе командиры генерал-майор Зубов бу турыда 08/Н приказына кул куя. Озакламый лаеклы бүләкне батырга тапшыралар. Ә март аенда Николай Ивановичны ВКП(б) сафларына кабул итәләр.
Озак та үтми, Зотов 23 сугышчы һәм өч пулемет белән алтмышлап гитлерчы саклаган Гаи Дубецкие (Украинаның Львов өлкәсе Бродов районы) хуторын азат итәләр. Ә 30 мартта, совет гаскәрләренең Рава-Русская шәһәре юнәлешендәге һөҗүм вакытында ике рота немец пехотасы 21 танк белән безнең позициягә бер көн эчендә 7 тапкыр һөҗүм итеп карыйлар. Батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, Николай Зотов туры наводка белән туптан атып, һөҗүм итүче гитлерчыларның 2 бронетранспортерын, 2 автомашинасын, 1 танкны, 5 корал төягән йөкне һәм 70кә якын дошман солдатын һәм офицерын юк итә. Дошман һөҗүмнәре кире кагыла, Зотовның кыюлыгы аркасында дошман безнең оборонага үтеп керә алмый. Сугышчының бу батырлыгы игътибардан читтә калмый һәм 29 апрельдә 48нче полк командиры подполковник Юртаев Николай Зотовны 2нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләргә тәкъдим итә. Бүләкләү кәгазенә бер-бер артлы дивизия һәм корпус командирлары, артиллерия командующие кул куя, ә өч айдан соң, 29 июльдә, бүләкләү турында 163/Н приказына 13нче армия командующие генерал-лейтенант Пухов кул куя. Зотовка бүләкне армия штабында тапшыралар.
1944 елның сентябрь башында 13нче армиянең 13нче Ровно дивизиясен 2нче Украина фронтына тапшыралар һәм И. С. Плиевның 1нче атлы-механикалаштырылган группа составына кушалар. Дивизия Венгрия территориясендә Дебрецен операциясендә дошманны җиңүгә ирешә. Операция 1944 елның октябрендә немецларның "Юг" армиясе группасын һәм дошманның көнчыгыш Карпат группасын тар-мар итү максатында үткәрелә. Добоз шәһәре янындагы сугышларда 5 октябрьдә Николай Зотов үзенең орудиесен ачык урынга чыгарып, ут ача һәм гитлерчыларның обозы белән корал төягән ике машинасын юк итә. 6 октябрьдә Сегхалом шәһәре янында барган сугышта, башка орудиеләр белән бергә, немец танклары һөҗүмен кире кайтара, ә бу безнең эскадронга һөҗүмгә күчеп, шәһәрне дошманнан азат итәргә мөмкинлек бирә.
7 октябрьдә Каба шәһәре янындагы оборонаны өзгәндә Зотов дошманның корал төялгән машинасын шартлата, 15 немец солдатын юк итә. Дебрецен шәһәрен дошманнан азат иткәндә немецларның бронемашинасын, ә 9 октябрьдә - бронетранспортер һәм "Фердинанд" танкын юк итә.
Дебреценны 20сендә азат итәләр, ә 21 октябрьдә полк командиры подполковник Юртаев гвардия өлкән сержант Зотовны 1 дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләү кәгазенә кул куя, 17 ноябрьгә кадәр дивизия командиры, артиллерия командующие һәм корпус командиры кул куя. Өченче Дан ордены Советлар Союзы Герое дәрәҗәсе белән тиң була, шуңа күрә документларны озак һәм җентекләп әзерлиләр. Бары тик 1945 елның 24 мартында гына Зотовны бүләкләү турында СССР Югары Советы Президиумы рәисе М.Калинин һәм секретарь А.Горкин Указга кул куялар. Анда: "Немец басып алучыларына каршы сугышта Фронт командованиесенең сугышчан заданиеләрен үрнәк төстә үтәве, зур батырлыклар күрсәтүе өчен" дигән юллар була. Традиция буенча, 1 дәрәҗә Дан орденын Кремльдә тапшыралар һәм Зотов бер төркем иптәшләре белән Мәскәүгә китә. Шулай итеп, ул тулы Дан орденнары кавалеры була.
Батырлыгы халкыбыз күңелендә
Башкалага, күрәсең, 1945 елның апрелендә киткәннәрдер, ә аңа кадәр Николай Иванович тагын бер батырлык күрсәтә. Бу вакытта аның дивизиясе Чехословакия җирендә Братислава-Брно операциясендә катнаша. 29 мартта Нове Замки шәһәре өчен барган сугышларда, полк батареясында взвод командиры булып, гитлерчыларның көчле артиллерия-миномет уты яудыруларына карамастан, үз взводын туктаусыз боеприпаслар белән тәэмин итеп тора һәм дошманның 4 пулемет һәм 30га якын немец солдатын юк итәләр, нәтиҗәдә безнең гаскәрләр шәһәрне уңышлы алалар. Моның өчен гвардия өлкән сержант Николай Зотов "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Ул аны вакытында ала алмый, Юртаев 48нче кавалерия полкы буенча приказга 7 майда - Җиңүгә ике көн кала гына кул куя. Ә аңа кадәр, 11 апрельдә, Көньяк Моравиянең Ланжгот шәһәре өчен барган сугышларда Зотов каты яралана һәм Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Үз батареясына ул Германия капитуляция ясаганнан соң, дивизияләре Прага шәһәре янында торганда гына кайта. Зотов 1945 елда гвардия старшинасы дәрәҗәсендә демобилизацияләнә.
Туган якларына әйләнеп кайткач, Николай Иванович Тәтеш шәһәрендә яши, районның баш зоотехнигы булып эшли, гаилә корып җибәрә. Хатыны Анна Федоровна белән ике балалары туа. Тик гаилә тормышы барып чыкмый. Аерылышканнан соң, кызы Валентина әнисе белән кала, ә уллары Вячеслав әтисе белән яши. 1950 елда Николай Иванович ТАССРның Куйбышев шәһәренә күчә. Аны Куйбышев исемендәге нәселле мөгезле эре терлек совхозына директор итеп билгелиләр. Бер елдан соң аның янына икенче хатыны Екатерина Александровна күчеп килә. Ул да һөнәре буенча зоотехник була. Бу чакта гаиләдә инде кызлары Евгения туа. 1953 елда, су басу сәбәпле, Куйбышев шәһәрен башка урынга күчерә башлыйлар һәм Зотовлар гаиләсе хуҗалык белән бергә Ширбәт авылына күченә. 1954 елда ук Николай Ивановичны "Красный Вал" колхозы рәисе итеп куялар, бу авылда алар алты ел яшиләр. 1960 елдан Зотов башта Пичкас авылында, аннары Коминтерн поселогында "Пичкас" совхозы баш зоотехнигы булып эшли, ә 1971 елда алар гаиләсе Куйбышев район үзәгенә күчә. Зотов район терлекчелек тармагы үсешенә сизелерлек өлеш кертә, җәмәгать тормышында актив катнаша.
1975 елда Николай Зотов инвалидлык буенча пенсиягә чыга, аны фронтта алган яралары даими борчый.
Сугышта һәм тыныч тормышта ирешкән уңышлары өчен ул Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә, ә 1985 елда, Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан, 1нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденына лаек була. Николай Иванович Зотов 1993 елның 3 октябрендә 75 яшендә вафат була, ул Болгар шәһәре зиратына күмелә. Екатерина Александровна ире үлгәннән соң Болгарда тагын биш ел яши, аннары Тәтешкә, кызы Евгения Николаевна Старшинина гаиләсе янына күчә. Геройның тол хатынын әлегә кадәр яшьләр белән очрашуларга, сугышка багышланган төрле митингларга чакыралар. Зотовның улы Вячеслав Николаевич Ульяновск шәһәрендә яши. Ул озак еллар тренер булып эшли, Володарский исемендәге машиналар төзү заводының ДОСААФ комитетына җитәкчелек итә һәм намуслы хезмәте өчен данлыклы оборона җәмгыятенең ике ордены белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев