Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге хөрмәтенә

    Киләсе елда шәһәрдә Бөек Ватан сугышы елларында Казан оборона чиген эшләүдә катнашкан тыл батырлары хөрмәтенә мемориал төзи башлау күздә тотыла. Монда безнең районнан да меңнәрчә кеше катнашкан. Бу мемориал - аларның фидакарь хезмәтенә хөрмәт билгесе булачак...

    Владимир Корнилов

    Безнең күбебез сугыш елларында халыкның окоп казу эшләрендә катнашулары турында өлкән яшьтәге кешеләрдән ишетеп белә. 1941 - 1942 елның кышы коточкыч салкын килә. Шушы бик авыр вакытта, ач-ялангач халыкны озакка эшкә җибәргәннәр. Безнең районнан дә бик күп кеше Тәтеш районында окоп казу эшендә катнашкан.

    Мондый хәрби-инженер оборона ныгытмалары бездә дә төзелгән. Башка урыннардагы кебек, бездәге оборона корылмалары зур булмаса да, авырлыклар чиктән ашкан була: чатнама суыклар, такы-токы ашау, начар яшәү шартлары бик күп кешеләрнең сәламәтлеген бетергән... Бу эштә катнашучыларның истәлекләренә караганда, хәтта кулга кияргә бияләй дә җитми. Ә бит окоп казуда күбесенчә хатын-кызлар һәм яшүсмерләр эшләгән.

    Хәрби инженерлар планына караганда, Казан тирәсендәге оборона чиге берничә йөз километрга сузылып, республика башкаласы тирәсеннән дуга ясап үтәргә тиеш була. Ул Татарстанны гына түгел, аның белән чиктәш Чувашия, Мари республикаларын кертеп, Зөя елгасының буеннан-буена үткән. Оборона корылмаларының озынлыгы 380 километрдан артык булган. Танкка каршы тирән чокырлар барлыгы 331 километр казылган, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 50 дзот (еракка ата торган зенит уты нокталары), 419 землянка ясалган. Бу корылмаларның барысы да көчәйтелгән оборона линиясенә кергән һәм немец-фашист гаскәрләрен Казанга килеп җиткәндә туктатырга тиеш булган.

    Мондый зур стратегик әһәмияткә ия булган эшләр юкка гына үткәрелми, чөнки ул чакта ук Казан эре промышленность үзәге була. Предприятиеләр фронт өчен корал, кием-салым, азык-төлек җитештерәләр, өйрәтү подразделениеләре барлык төр гаскәр өчен хәрби белгечләрне укытып, аларны шунда ук фронтка җибәрәләр. Моннан тыш, шәһәрдә эвакуацияләнгән шактый предприятие һәм учреждение була.

    Татарстан халкының оборона корылмалары төзүгә керткән өлешен исәпкә алып, аларның фидакарь хезмәтен мәңгеләштерү максатыннан, Татарстан Республикасы хөкүмәте сугыш елларында хезмәт куючыларга хөрмәт йөзеннән мемориаллар (обелисклар) төзү турында карар кабул итте. Шул исәптән Казан саклану корылмасының бер участогы үткән Спас районында да мемориал төзелергә тиеш. Якынча мәгълүматларга караганда, мемориалны шәһәргә керә торган җирдә урнаштырырга җыеналар. Район тормышында бу зур вакыйга булачак, чөнки ул - безнең тарихыбыз. Дошманны җиңүгә өлеш керткән кешеләр турында без онытырга тиеш түгел. Без дәһшәтле сугыш елы хатирәләрен саклап, сугыш турындагы дөреслекне буыннан-буынга җиткерергә бурычлы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: