Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Тормыш сабаклары

Минем үткәннәрнең гаҗәеп тарихын тагын бер кат күздән кичереп, гомер буе үз эшләренә тугры калган, озак еллар дәвамында иң әһәмиятле темаларга язып торган һәм газета укучыларның игътибарын җәлеп иткән кайбер журналистларны искә аласым килә. Моның урынлы сәбәбе бар - республикабызда иң беренче чыга башлаган җирле "Новая жизнь" газетасының юбилее җитте.

Анатолий Самаркин,
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1981-2011 елларда "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасы редакторы.
Унҗиденче елның Октябрь революциясе булганнан соң, озак та тормый, Спас эшче һәм крестьян депутатлар Советы өяздә "Крестьянин" газетасы чыгару турында карар кабул итә. Газетаның исеменнән үк күренгәнчә, Казан губернасындагы иң зур өяздә халыкның күпчелеген крестьяннар тәшкил итә. Хәер, өяз башкарма комитетында большевиклар гына түгел, крестьяннарга таянган сул эсерлар да була. Әйтергә кирәк, газетаның редакторы итеп сул эсер - башкарма комитет әгъзасы Андрей Николаевич Бурумов билгеләнә. Соңыннан ул да большевикларга кушыла.
Архив материалларына һәм башкарма комитет әгъзасы Павел Кононович Колосов (Кузнечихада туган, җитмешенче елларда миңа аның белән Мәскәүдә Хорошевский шоссесы янында урнашкан йортның иркен "сталинка" фатирында шактый сөйләшеп утырырга туры килде) истәлекләренә караганда, газета чыгару өчен бернинди полиграфик база булмый, шуңа күрә шрифтларга һәм хәреф җыю өчен башка материалларга Казанга махсус кеше җибәрәләр, ә хәреф җыючыларны Россиянең көнбатыш районнарыннан Спаска эвакуацияләнүчеләр арасыннан табалар. Ниһаять, декабрь башларында газетаның беренче саны дөнья күрә.
Газета унтугызынчы елның уртасына кадәр чыга һәм барлыгы 96 саны дөнья күрә. Ни кызганыч, Китап палатасында һәм кайбер Мәскәү, Питер музейларында бу саннарның яртысыннан да азрагы гына сакланып калган, ул вакытларда басма продукцияне җыеп бару системасы әле җайга салынмаган була. Ләкин безнең көннәргә кадәр килеп җиткән А-2 форматындагы саннардан да өяздә, губерна һәм илдә барган вакыйгаларны ачык күз алдына китереп була. Башка массакүләм мәгълүмат чаралары булмаганлыктан, "Крестьянин" газетасының һәр санын ертылып беткәнче укыйлар.
Басарга кәгазь һәм акча беткәч, газета ябыла, аңа алмашка "Радиовестник", "Стенная газета РОСТА" алмашка килә һәм аларда Спаста урнаштырылган радиостанция аша кабул ителгән телеграммалар бастырыла. Теге яки бу вакыйгаларга багышланган листовкалар чыгарыла. Район архивында Ленинның вафаты уңаеннан чыгарылган шундый бер листовка саклана. Ә беренче редакторның язмышы фаҗигале була - аның гомере репрессия елларында өзелә.
1930 елның октябрендә, кантоннар бетерелеп, районнар оеша башлагач, газетаны даими чыгара башлыйлар. Бу күмәкләшү елларының иң кызган чагы була. Шуңа күрә газетага "Колхозный путь" дигән исем бирәләр. Анда басылган язмаларның исемнәре сыйнфый көрәш темасын ачык чагылдыра. Мәсәлән, "Кулак агентларын катгый җавапка тартырга", "Сыйнфый дошманга көчле удар" һәм башкалар. Ул елларда редактор булып эшләгән берничә кешенең исеме билгеле: Н.Перепелица, В.Князев, В.Казаков, А.Прокофьев. Алар турында бүтән мәгълүмат юк. Газетада Николай Перепелица турында гына язма чыкты. Бәлки киләчәктә аның язмышы турында да ни дә булса ачыклап булыр.
Бөек Ватан сугышы чоры газетада аерым урын алып тора. Һәр санда Совинформбюро хәбәрләре, райондашларның батырлыгы турындагы язмалар, аларның туганнарына һәм дусларына язган хатлары, Җиңү көнен якынайту өчен тырышып эшләгән игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең фидакарь хезмәте турындагы язмаларны кызыксынып укыйсың. 1942 елдан алып 1960 елга кадәр газетаның редакторы булган Борис Григорьевич Синяшин редакция һәм типографиянең фронт режимында эшләве турында сөйли иде. Совинформбюро сводкаларын радиодан төнлә кабул итәләр дә, кешеләр иртән үк кулларына алып укысын өчен, шунда ук наборга бирәләр.
Сугыштан соңгы елларда газета үзенең һәр санында авыл тормышы, җимерелгән халык хуҗалыгын торгызу, басу-кырларда һәм фермаларда батырларча эшләгән кешеләр турында яза. Әлбәттә, газетаның темасы елдан-ел яңарып тора.
1960 елда, Хрущев реформалары барган чорда, газета "Советское хозяйство" дип үзгәртелә (районда колхозлар калмый, алар барысы да совхоз итеп үзгәртелә). Бу елларда газетаның редакторы булып Буа районында туып үскән Савелий Дмитриевич Козин эшли. Соңрак ул Ленинград өлкәсендә чыга торган газеталарның берсендә редактор, "Советская Татария" газетасы хәбәрчесе була. Аннары районара (зона) басмалар чыга башлагач, куйбышевлылар Чистайда чыга торган газетаны ала башлыйлар. Ә "Новая жизнь" (редакторы Геннадий Иванович Пахомов) татарчага тәрҗемә ителеп, 1963 елның апрелендә тагын чыга башлый һәм безнең көннәргә кадәр килеп җитә, бу вакыт эчендә башка урыннарда чыккан күп кенә басмаларның исемнәре берничә тапкыр үзгәрә.
Бу елларда газета үзенең штаттан тыш хәбәрчеләре белән көчле булды. Алар гонорар өчен түгел (ул елларда тиеннәр генә түләнә иде), үзләренең актив гражданлык позицияләреннән чыгып, яңалыкларны яклап, кешеләрне борчыган проблемаларны хәл итәргә тырышып язып тордылар. Вера Ивановна Казакова, Владимир Герасимович Шевченко, Владимир Николаевич Худяков, Борис Евгеньевич Бартош, Анна Григорьевна Карасева, Мәмдүдә Халәф кызы Бикбулатова һәм күп кенә башкалар дистәләгән ел дәвамында газетаның һәм журналистларның якын дусты һәм ярдәмчеләре, җирле матбугатның аерылгысыз бер өлеше булдылар.
* * *
Район газетасында минем беренче язмам 1963 елның язында дөнья күрде. Ә декабрьдә мине эшче һәм авыл хәбәрчеләренең (ул вакыттагы штаттан тыш авторлар) район слетына чакырдылар. Яшь хәбәрчеләр эше белән мине укытучым Николай Дмитриевич Кудряшов мавыктырды. Слет башланыр алдыннан залдан безнең янга бер кеше килеп (соңыннан мин аның Александр Васильевич Щелкунов икәнен белдем), укытучым белән исәнләште һәм минем кем булуым белән кызыксынды. Мин кыенсынып кына авыз эченнән нидер әйттем. Бераздан укытучым мине бер читкә алып китеп: "Нигә югалып калдың, безнең эштә кыюсыз булырга ярамый", - диде. Шунда мин беренче тапкыр, "журналистны аяклары һәм әрсезлеге туендыра" дигән сүзләрне ишеттем.
Соңрак Александр Васильевич белән миңа бер өстәл артында утырып эшләргә туры килде һәм әрсезлек дигән сүзнең аңа бөтенләй туры килмәвен күрдем. Ул бик тыйнак, тәртипле, тыныч, ләкин шул ук вакытта бик булдыклы һәм баш-аягы белән иҗатка чумган кеше иде. Язу өстәле янында ул бөтен дөньясын онытып эшли. Ә менә "аяклары ашата" дигән сүз дөрес булып чыкты. Редакциянең транспорты ул вакытта бер аттан гыйбарәт иде. Ат караучы аек булса, атын җигә дә, корреспондентларны авылларга алып китә. Ә "тәртибе" бозылса, нәрсә туры килсә шуны табып, үзебезгә чыгып китәргә туры килә.
Слетта мин Иске Рәҗәп мәктәбе укучысы Сәмигулла Хәйретдинов белән таныштым. Без аның белән яшьтәшләр булып чыктык. Биредә кыска вакытлы танышу аннары зур дуслыкка әверелде. Без бераз район газетасында бергә эшләп алдык. Аннары Сәмигулла Казан университетын тәмамлады, яхшы журналист булып китте. Аның республика газеталарында һәм журналларында күпсанлы язмалары басылып чыкты, кыска гына гомерендә китаплар да язарга өлгерде. Безнең районда булырга туры килгәндә ул редакциягә кермичә китми иде. Ни кызганыч, Сәмигулла арабыздан вакытсыз китеп барды.
...Ярты елдан соң, мәктәпне тәмамлагач, мине редакциягә чакырып алдылар. Редактор үзе юк иде, минем белән аның урынбасары Валентин Наумов сөйләште. Ул миннән чыгарылыш имтиханнарын ничек тапшыруым һәм киләчәккә планнарым турында сорашты, газетада эшлисең килмиме, дип тә сорады. Монда әдәби хезмәткәр урыны бушаган икән, Леонид Кожанов ниндидер сәбәпләр аркасында эштән киткән (ул минем якташым иде, Кузнечиха районы газетасында минем туганнан туган абый Виктор Самаркин белән бергә эшли башлый). Бераз сөйләшеп утырганнан соң, мине редакциягә эшкә кабул итүләрен сорап гариза яздым һәм берничә көннән соң эшкә тотындым.
Алексей Миронович Солонцов редакциядә эштән башка вакытта минем белән аралашкан беренче кеше булды. Фатир тапканчы миңа аларда яшәргә туры килде. Кичен эштән кайткач, селедка һәм яшел суган белән бәрәңге ашыйбыз да, шахмат уйнарга тотынабыз, сөйләшеп утырабыз. Мин аның әңгәмәдәшен шулкадәр дикъкат белән тыңлый белүенә исем китә иде.
Алексей Миронович редакция штабына - секретариатка җитәкчелек итте. Аңа кадәр ул мәктәптә эшләгән, ләкин газета белән даими хезмәттәшлек иткән. Журналистлык эшенә мәҗбүри генә тотынса да, ул беренче класслы хәбәрче иде. Алексей Мироновичның язмалары башка басмаларда да, аерым алганда "Семья и школа" журналында басылып чыкты. Аның кебек, һәр сүзнең тәмен тоеп яза белә торган кешене минем башка очратканым булмады! Материалны язып бетерә дә, үзен тикшерү өчен кычкырып укый. Әгәр берәр сүзе килешсез чыкса, ул аны шунда ук төзәтә, төрләндерә башлый. Алексей Миронович бездән дә рус телен хөрмәт итүебезне, дөрес һәм сак куллануны таләп итте. Хәтта газетабызның редакторы да аның белән исәпләшә иде, ә минем турында әйткән дә юк. Алексей Миронович белән бергә эшләүчеләр ул биргән югары профессиональ осталык дәресләре өчен аңа чиксез рәхмәтле булды. Әгәр хәтәр авыруы тормыштан вакытсыз алып китмәсә, газета өчен ул бик күп яхшы эшләр башкарган булыр иде.
...Бер дә онытмыйм, бервакыт хатлар бүлеге мөдире Николай Васильевич Чегодаев мине үзе белән беренче тапкыр командировкага алып чыкты. Без минем туган якларга барып кайтырга булдык, монда мин бөтен кешене беләм. Ләкин ялгышканмын, ул вакытта мин күп нәрсәне белмәгәнмен икән. Кешене тыштан беләсең, ә эчтән кем ул - билгесез. Николай Васильевич кешеләр күңеленә юл таба белә торган, бик оста кеше булып чыкты. Безнең тыйнак кына колхоз механигының сугышта дистәләгән хәрби бүләкләргә лаек булган батыр сугышчы булуы минем өчен зур ачыш иде! Чегодаев үзенең хезмәт юлын мәктәптә укытучы булып башлый, сугыштан соң редакциягә урнаша. Пенсиягә чыгар алдыннан ул типография директоры булып эшләде, редакция белән типография бер бинада урнашканлыктан, без еш очрашып тордык.
Щелкунов турында берничә сүз әйтмәсәм, язма тулы булмас кебек. Ул газетаның авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире иде, ләкин үзе төрле темаларга язды. Язмалары тирән эчтәлекле булды, һәр нәрсәнең асылына төшеп яза белде. Аның анализлау сәләтенә башка тармак белгечләре дә сокланырлык иде.
Шуңа күрә аның язмалары "Советская Татария" газетасында даими басылып торды, ул аның штаттан тыш хәбәрчесе иде. Үзенең фронтта күргәннәре турында сөйләргә яратмады, артык тыйнак булды. Без аның дошман тылында партизан газетасы чыгаруда катнашуы турында республика газетасыннан укып кына белдек. Бу турыда озак еллар безнең район газетасында эшләп киткән, соңрак ТАССның үз хәбәрчесе булып эшләгән Михаил Николаевич Куклин сөйләде.
Без, яшьләр, ул вакыттагы танылган "каләм акулалары"ннан күп нәрсәгә өйрәндек. Редакторыбыз Равил Ибраһим улы Исмәгыйлов биргән тормыш сабаклары тормышта бигрәк тә кирәк булды. Алар барысы да бүгенгедәй хәтердә. Равил Ибраһимович унбиш елдан артык, сиксән беренче елның октябренә кадәр, бездә редактор булды. Башта Буа районы редакциясендә хатлар бүлеге мөдире була, читтән торып КДУның журналистика факультетын тәмамлый. Иң мөһиме - ул бездә иҗади эзләнү-ачышларны, дуслык мөнәсәбәтләрен саклап кала алды. Искиткеч намуслы кеше буларак, ул башкаларда да кеше хәленә керә белү, кешелеклелек сыйфатларын югары бәяләде. Аның югары профессиональ журналист булуы турында әйтеп тә торасы юк, кайбер язмаларын укып карау да җитә. Публицистик яктан зур осталык белән язылган үткен фикерләре газета укучыларның игътибарын шунда ук җәлеп итә иде.
Абдулла Кәлимулла улы Бикмаметов озак еллар дәвамында тәрҗемә буенча редактор урынбасары булды. Илленче еллар ахырында ул Кузнечиха редакциясендә эшләде, аннары укытучы булып мәктәпкә китте. Принципиаль, бик таләпчән, ә кайвакыт артык таләпчән булган бу кешегә коллективта караш төрлечә булды, ләкин аның тырышлыгы рус теленнән татар теленә яхшы итеп тәрҗемә итүне таләп итүен берәү дә инкарь итмәс.
Фотохәбәрче Яков Семенович Костиков гомер буе камерасыннан аерылмады. Районны аркылыга-буйга йөреп чыккан бу кешенең фотога төшермәгән кешесе сирәк булгандыр... Аның гаҗәеп бай архивында негативларның ниндиләре генә юк иде! Ул аларны еллар буе туплап барды. Ашыгыч рәвештә ерак авыллардагы берәр хезмәт алдынгысының фотосы кирәк булса, без Яков Семеновичка гына керә идек (анда барып кайту өчен генә дә бер-ике көн вакыт кирәк). "Мин аны өченче ел гына төшереп кайткан идем, хәзер өйгә кайтып алып киләм",-дип әйтә дә, чыгып китә. Сәгать ярымнан редактор өстәленә әле яңа гына ясалган фотоны китереп куя. Ни кызганыч, үткәннәрне ачык чагылдырган аның бу архивын саклап калып булмады.
...Николай Журавлев, Людмила Козарь, Николай Вдовин...Яшьлек елларында бергә эшләгән коллегаларымның барысын да санап бетерерлек түгел. "Новая жизнь" газетасы, анда эшләгән өлкән буыннарның профессиональ дәрес сабаклары аларның барысына да иҗади юл ачты. Аның рухы бездән соң килүче буыннарга да көч һәм дәрт биреп торсын, алдагы юбилейларны да иҗади уңышлар белән каршыларга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев