Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Үткәннәрнең сере ачыла…

    Шушы елның октябрь ае урталарында районның һәм Татарстанның "Ватан" берләшмәсе" региональ яшьләр җәмәгать оешмасы эзтабарлары Әҗмәр авылы тирәсендә 1917 -1922 еллардагы Гражданнар сугышы корбаннары җәсәденә юлыктылар.

    Владимир КОРНИЛОВ
    Бу хакта редакциягә ТР хәрби комиссариатының Спас бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов хәбәр итте. Җәсәдләргә ул моннан өч ел элек очраклы рәвештә юлыккан булган. Моңа кадәр сөякләр су астында яткан, ул елны Иделдә су сизелерлек кимегәнлектән, алар өскә чыккан. Хәрби комиссар шунда ук районның "Болгар" эзләү отряды җитәкчесе Борис Андриянов белән элемтәгә керә һәм елгада су кими башлау белән мәетләрне өлешчә күтәрү эшенә керешергә куша. Инде менә беренче нәтиҗәләр дә билгеле.
    Эзләүчеләр беренче баруда ук өч солдатның сөякләрен табалар. Бераздан совет рәисе Александр Коноплев җитәкчелегендә Татарстанның "Ватан" берләшмәсе" региональ яшьләр җәмәгать оешмасы эзтабарлары да килеп җитә, шул тирәдә генә тагын һәлак булган ике кеше җәсәден табалар. Шунысын әйтергә кирәк, эзтабарларны кешеләрнең ничек һәм кайда үтерелгән булса, шунда ятулары гаҗәпләндерә. Алар нибары бер сантиметр тирәсе туфрак астында яталар. Моны уникаль табылдык дияргә тулы нигез бар, чөнки солдатларның һәлак булуына 100 елдан артык вакыт үткән. Һәлак булучыларның мәетләре гражданнар сугышы чорына каравын эзтабарлар тапкан кайбер әйберләр дә раслый. Мәсәлән, 1917 елда Англиянең "Кайнокъ" фирмасы заводында эшләнгән 7,62 миллиметрлы Мосин винтовкасы ("трехлинейка") гильзалары. Һәлак булучыларның берсеннән 1906 елгы 2 тиенлек бакыр акча (ул вакытта солдатлар арасында шундый ырым булган: янәсе, туган йорттан кесәңә тимер акча салып китсәң, исән кайтасың…) һәм солдат итегенә кагылган дага да табыла.
    Әлегә һәлак булган солдатларның кем ягында сугышуларын төгәл әйтеп булмый. Спас районындагы әлеге чорга караган архив материаллары да юк дәрәҗәсендә. Җирле халык арасында да әлеге вакыйганың шаһитләре табылмады. Кызыллар яки Аклар армиясе солдатларының форма атрибутын чагылдыручы билгеләр дә юк.
    - Якынча алганда, болар Көнчыгыш фронтның 5нче армия солдатлары булырга мөмкин (бу армия Буа-Тәтеш-Спас-Чистай оборонасы сызыгында торган), - ди Илһам Илдус улы. - Алар 1918 елның август башларында Генераль штаб подполковнигы Владимир Оскарович Каппель җитәкчелегендә Чехословакия легионерлары белән Халык армиясенең Казанга һөҗүм оештырганда һәлак булырга мөмкин. Аклар лагере вәкилләре, каппельчылар яки чехлар дип тә әйтергә нигез бар. Алар бу якларга 1918 елның сентябрендә, Кызыл Армия гаскәрләре акчехларны Казаннан кысрыклап чыгарып, Сембер ягына (Ульяновск) һөҗүм иткәндә бу якларга килеп чыкканнар.
    Эзтабарлар әлеге вакыйгалар турында өстәмә мәгълүматларны республика һәм Россия Дәүләт хәрби архивыннан алырга өметләнә. Моннан тыш, бу урыннарда өстәмә эзләү эшләре үткәрү турында карар кабул ителгән. Һәрхәлдә, әлеге эш нәтиҗәләре буенча гражданнар сугышы корбаннарының җәсәдләрен җир куенына иңдерү турында карар чыгарылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: