Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Үткәннәрдән сабак алыйк

Һәр шәһәр, һәр авылның бай тарихы бар. Төрле уйларга бирелеп тарих битләрен актарганда, моннан күп еллар, берничә гасырлар элек булган вакыйгалар күз алдына килеп баса. Болгарның тарихы да гыйбрәтле.

Ксения ПЕРЕПЕЧЕНОВА.
Болгардагы 2нче мәктәпне тәмамлаучы.
Шәһәребез бөек Идел елгасының сул ярында, Казаннан 140 чакрым ераклыкта урнашкан. Рәсәйнең бер өлеше булган гүзәл Татарстан Республикасында яшибез. Рәсәй белән Татарстанны бер-берсеннән берничек тә аерып булмый. Һәр милләтнең үз теле, үз гореф-гадәтләре булса да, аларны бик күп сыйфатлар берләштерә. Бергә, бер йодрык булып төйнәлеп яшәгәндә без бик көчле. Моның шулай булуын тарих дәресләрендә дә аңлаттылар. Ватаныбыз язмышы хәл ителгән Бөек Ватан сугышы елларында афәт булып ябырылган фашизмны бердәм булу аркасында җиңә алдык. Илнең бәйсезлеге һәм якты киләчәге өчен бер милләт тә үз көчен кызганмады. Руслар, татарлар, украинлылар, казахлар һәм башка милләтнең кыю уллары иңгә-иң торып дошманга каршы көрәште, үз республикасы, йортын, гаиләсен саклау өчен гомерләрен кызганмадылар. Тарихның әлеге сабагын без беркайчан да онытырга тиеш түгел.
Болгардагы тарих-архитектура музей-тыюлыгына килгәч тә мин гел шул хакта уйлыйм. Болгар - үткәннән калган уникаль һәйкәл. Моннан шактый гасырлар элек борынгы дәүләт башкаласы Идел буендагы иң матур шәһәрләрнең берсе булган. Көнчыгыш белән Көнбатыш арасындагы сәүдә элемтәләре әһәмиятле роль уйнаган. Заманына күрә бар яктан да алга киткән дәүләтләрнең берсе саналган. Бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган ныгытмалар, җир белән тигезләнеп килүче вал, төрле чокырлар - болар барысы да Болгарның зур куәткә ия булуы турында искәртеп тора. Атап әйткәндә, биредә тормыш кайнап торган. Болгарның язмышы гаҗәпләндерә торган. Бер караганда, ул фаҗигале һәм бөек, шул ук вакытта сабак булырлык та. Шәһәрне берничә кат талап җимерсәләр дә, тырыш һәм эшчән болгарлар аны яңадан торгыза. Алай гына да түгел, мөһим мәдәни, сәүдә һәм сәяси үзәккә әйләндерә. Ташларның теле булса, "кешеләр, нигә сугыш башлыйсыз да, нигә кан түгәсез, күз яшьләре тамызасыз? Минем тавышымны ишетсәгез иде!", дип әйткән булыр иде.
Ни кызганыч, гөрләп торган шәһәрне барыбер җимерәләр. Сугышның югалтулар, никадәр кайгы-хәсрәт, күз яшьләре китерүен кешеләр шушы шәһәр мисалыннан да аңларга тиеш. Нигә алайса әле бүген дә сугышлар тынып тормый? Нигә дөньяның әле бер, әле икенче почмагында кораллы бәрелешләр булып тора? Бу сорауларга җавап бирү җиңел түгел. Үткәннәр турында уйланасы һәм сабак аласы иде дә бит. Шулай да, җирдә кайчан да булса ату-шартлау тавышлары тынып калыр, бары тик бәйрәмнәрдә, башка тантаналарда гына тынлыкны бозып салют тавышлары ишетелер, дип ышанасы килә.
Музей-тыюлыкта еш булырга туры килә. Барган саен ерак гасырлардан сакланып калган тарихи һәйкәлләрне игътибар белән күзәтәм. Шәһәрнең үзәк өлешендә Олы манаралы Җәмигъ мәчете хәрабәләре сакланып калган. Мәчет каршында гына Төньяк төрбә урнашкан.
Болгарның танылган кешеләре шушында соңгы сыену урыны тапкан. ХIV гасырда төзелгән Кече манара бинасы безнең көннәргә кадәр ярыйсы гына сакланган. Шәһәрчек территориясендә Ак, Кызыл, Көнчыгыш, Кара пулатларны күрергә була. Заманында аларның һәркайсы шәһәр һәм халык тормышында әһәмиятле роль уйнаган. Әлеге борынгы һәйкәлләр янәшәсендә генә Успение чиркәве урнашкан. ХVIII гасырның беренче яртысында төзелгән әлеге чиркәү гомуми архитектура ансамблендә бөтенләй артык кебек күренә. Икенче яктан караганда, никадәр кан һәм күз яшьләре түгелгән әлеге борынгы җирдә ике халык һәм ике дингә караган һәйкәлләрнең торуы тирән символик мәгънәгә ия. Бу үзара дуслык, татулыкны аңлата. Җирдә үзара аңлашып, дус һәм тату яшәүдән дә зуррак байлык юктыр ул. Чорлар, гасырлар тарихын үзенә сеңдереп саклаучы әлеге ташларның сөйләргә теле юк. Шулай да, аларның гасырлар тирәнлеге аша безгә җиткерергә теләгән һәр сүзен ишетеп һәм аңлап торабыз кебек.
Соңгы бер-ике елда Болгар танымаслык булып үзгәрде. Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән "Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген торгызу" проекты эшләнде һәм тормышка ашырыла башлады. Мондый зур, колачлы эшнең әле беркайда да алып барылганлыгы билгеле түгел. Проектның максаты - тарих белән кызыксыну уяту.
Борынгы Болгарның заманча тарихи-мәдәни үзәккә әйләнә баруы күңелдә зур өметләр һәм сөенеч уята. Хәзер аның территориясендә яңа биналар төзелә. Күптән түгел, мәсәлән, Елга вокзалы бинасы файдалануга тапшырылды. Биредә шулай ук борынгы Болгар цивилизациясе музее да урнашкан. 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе килгән барча кунакларның игътибарын җәлеп итә. Ак мәчетнең матурлыгына таң калырлык. "Икмәк музее" тарихи-мәдәни комплексы һәм башка объектлар Болгарга илебезнең, шул исәптән дөньяның төрле почмакларыннан килүчеләрдә зур кызыксыну уята.
Болгарга игътибарның елдан-ел арта баруына күңел сөенә. Күп сандагы кунаклар, чит илләрдән килгән милләттәшләр, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дин әһелләре, башка кешеләрне күптәнге гадәт буенча ачык йөз белән, кунакчыл каршы алырга кирәк. Моның өчен бөтен нәрсәләр эшләнә. Ел саен тыюлык территориясенә килүче кунаклар өчен махсус палатка шәһәрчеге төзелә. Палаткаларда кешеләргә уңайлы булсын өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бәйрәмнәр һәм тантаналар вакытында палаткаларда урын һәркемгә җитәрлек. Әле күптән түгел генә фестиваль-вакыйгалар комплексы файдалануга тапшырылды. Монысы да кирәкле һәм мөһим объект. Атап әйткәндә, изге туфракка килеп баш ию, борынгылар рухына дога кылу өчен халыкка тиешле мөмкинлекләрнең барысы да тудырыла.
Болгарда башланган изге эшнең нәтиҗәсе барыбызның да күз алдында. Борынгы шәһәрнең күз алдында яңаруына тарих белән кызыксынучылар да шат. Болгарлардан мирас булып калган һәр нәрсә кадерле һәм йөрәккә якын. Ерак гасырлардан бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган ташларның бүгенге чор кешеләренә: дус һәм тыныч яшәргә кирәк, шул чакта гына алда торган бөтен авырлыкларны җиңәргә була, дип әйтәсе килә кебек. Тарих сабакларын беркайчан да онытмыйсы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев