Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • «Тере алтын» академигы

    Илебездә кыйммәтле җәнлекчелек тармагының танылган галиме, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Казан һәм Санкт-Петербург ветеринария академиясенең мактаулы профессоры Николай Балакирев күптән түгел үзенең 65 яшьлеген билгеләп үтте. Аның күпсанлы югары исемнәрен тагын да дәвам итәргә булыр иде. Ләкин иң мөһиме-ул...

    Николай Марянин,
    туган якны өйрәнүче.
    Аның әтисе Александр Федорович Балакирев 1911 елда Казан губернасы Спас өязе Красные Горки авылында туа. Күрше Новосёлки авылының үзеннән бер яшькә генә кече Елизавета Никитична исемле кызга өйләнә. Араларын коры елга гына аерып торган бу ике авылның һәрберсендә йөздән артык йорт булган һәм аның халкы бер авыл кебек яшәгән. 1941 елның апрелендә Александр Федоровичны армиягә алалар, ә ике айдан соң Бөек Ватан сугышы башлана. Өч тапкыр яраланып, ул Берлинга кадәр барып җитә, 1945 елның көзендә демобилизацияләнә. Балакиревларның җиде балалары туа, ләкин икесе иртә үлә. Николай Александрович гаиләдә дүртенче бала булып, 1946 елның 19 декабрендә туа. Ләкин паспортында ул 1947 елның 1 гыйнварында туган дип теркәлә.
    Әтисе Александр Федорович сугыштан соң җирле колхоз рәисе булып эшли. Соңрак балта осталары бригадасына җитәкчелек итә, бик оста итеп диваннар, комодлар, урындыклар, фотографияләр өчен рамнар ясый торган була. Фермада бригадир булып та эшли. Николай Балакиревның истәлекләренә караганда, аларның авылы бик матур җирдә урнашкан була. Авыл янында гына кечкенә елга ага, җәй көне бала-чага анда чыр-чу килеп су коена, бакчаларга су сибү өчен дә суны елгадан ташыйлар. Аяз көнне өч чакрымдагы Татар Такталы авылы, ә биш чакрымда Антоновка авылы, хәтта аның ике катлы урта мәктәп бинасы күренеп тора. Авылдан ерак түгел катнаш урманнан халык гөмбә, җиләк җыйган, утын хәзерләгән.
    Туган авылында дүрт класс тәмамлаганнан соң, Николай үзләреннән биш чакрымдагы Аграмак авылына сигезьеллык мәктәпкә йөреп укый. Кыш көне Красная Горка авылыннан килеп укучыларны төрле фатирларга урнаштыралар, ә башка вакытта алар көн саен мәктәпкә җәяү генә яки велосипедта йөриләр. "Хәзер күп еллардан соң, искә төшкән саен оялып куям, - дип искә ала Николай Александрович, - без мәктәптә начар укыдык, әти-әниләр эштә, безгә бернинди контроль юк, көн матур булса, дәресләргә бармыйбыз, ә салкыннар җитеп боз катуга хоккей уйный башлыйбыз. Портфельләрне, бүрекләрне боз өстендә капка итәбез, боз кисәкләре шайба була, аның таягы юк инде, бозны капкага аяк белән тибеп кертәбез. Яз җитүгә кош ояларын туздыра башлыйбыз, кош йомыркаларын кем күбрәк җыя - ярыш оештырабыз. Әлбәттә, хәзер боларның берсен дә эшләмәс идем...
    Яз көне укучылар колхозга бәрәңге утыртуда, ә көз көне бәрәңге алуда, мәк, кукуруз чәкәннәре җыюда катнашалар. Монда укырга вакыт та булмый. "Мин тиктормас, шук булдым, дәресләрдән, бигрәк тә математика дәресләреннән, еш куып чыгардылар, - ди Николай Александрович. - Укуны армиядән соң, кичке мәктәптә дәвам итәргә туры килде. Ул елларда тормыш авыр иде, әти-әниләр колхозда хезмәт көненә эшләделәр, совхозда да бик аз түләделәр. Шуңа күрә күп кеше хайван асрап яшәде, сыерлар, сарыклар, дуңгызлар, кош-корт тоттылар".
    Гаиләдәге бөтен эш бүленгән - балалар утынын да яралар, печәнен дә хәзерлиләр, суын да китерәләр, бакчага су да сибәләр, кич белән көтү каршылап, терлекләрне ябу да алар өстендә була. "Мин 5-6-7-8 классларда укыганда ук плугар булдым, копнительдә эшләдем, бозаулар, атлар көттем,-дип сүзен дәвам итә Николай Александрович. - Фән эшлеклеләре миннән, ничә яшьтә профессор булдың, дип сорасалар, мин - 16 яшьтән, дип җавап бирәм. Бу чыннан да шулай, чөнки авыл баласы бик иртә кул арасына керә башлый. Армиядән мин бик укыйсым килеп кайттым һәм әлегә кадәр укыйм, өйрәнәм. Кечкенәдән эшләп үсү безне нык чыныктырды, армиядә хезмәт итү дә авыр булмады, мин барысын да үзем белеп эшләдем. Әле хәзергә кадәр кыш көне чаңгыда йөрим, машина йөртәм, хәтта Мәскәүдә дә машинада йөрергә курыкмыйм.
    1960 елларда илдә авылларны эреләндерү программасы үткәрелә башлый, ә Куйбышев исемендәге совхозда яшәүчеләргә (шул исәптән, аның составына кергән Красная Горка халкына да) Аграмак авылына үзәк утарга күчәргә тәкъдим итәләр. Ул чакта күп кенә кечкенә авыллар җир йөзеннән бөтенләй юкка чыга. Бу авылларда электр утын өзәләр, кибетләр, фермалар, мәктәпләр ябыла, халыкны туган авылларын ташлап, читкә китәргә мәҗбүр итәләр. Россиядә мондый югалган авылларның саны меңләгән. Красная Горкадан да берничә гаилә Аграмакка күчәргә риза була, дүрт гаилә йортларын Антоновкага күчереп сала, кайберәүләр район үзәгенә китеп урнаша, ә халыкның төп өлеше Казан, Ульяновск, Россиянең башка шәһәрләренә китә. Әниләре Елизавета Никитична болай дип сөйли торган була: "Элек без үзебезне генә туендырып калмыйча, Казандагы туганнарбызны да авыл күчтәнәчләре - ит, йомырка, май, бәрәңге белән тәэмин итеп тордык. Хәзер инде үзебез азык-төлекне кибеттән сатып алырга мәҗбүр. Шуңа күрә азык-төлек җитмәвенә бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Халык шәһәргә күченә, ә авылда эшләргә кеше калмый". Николай Александровичның әти-әнисе олы абыйсы белән апасы яшәгән Украинага китәләр.
    Красная Горка авылы беткәч, елгага буа ясыйлар һәм элек ике авылны аерып торган тирән чокырга су тула, ул Сипатровка авылына (хәзер бу авыл да юк) кадәр килеп җитә, ә буаны озаклмый су ерып алып китә... Николай Балакирев, 1962 елда Аграмак сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, Казан техник училищесында ике ел электрик булырга укый, аннары армиядә хезмәт итә. Армия хезмәтеннән соң ул Казанның 2нче депосында электрослесарь, трамвай-троллейбус идарәсендә тәрбияче булып эшли. 1970 елда Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария институтының зоотехния факультетына укырга керә, аны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, 1975 елда Мәскәү янындагы Раменск районының Родники посёлогында урнашкан кыйммәтле мехлы җәнлекләр һәм йорт куяннары үрчетү буенча Фәнни-тикшерү институты аспирантурасына җибәрәләр. Нәкъ менә биредә илдә "тере алтын" җитештерү өчен теоретик белем нигезләре салына -элек-электән Россияне дөньяга таныткан кыйммәтле җәнлекләрне шулай дип йөрткәннәр.
    Бер үк вакытта Николай Александрович Казан ветеринария институтының өлкән методисты, ассистенты, соңрак терлекчелек кафедрасы доценты вазифасын башкара. Фән белән актив шөгыльләнеп, 1978 елда кандидатлык диссертациясе яклый, кафедраара лабораториягә нигез сала. Башта Н. В. Григорьевның, аннары якташы, КПССның Куйбышев райкомы элеккеге беренче секретаре Николай Гурьевич Гурьевның фән буенча проректор ярдәмчесе була. 1988 елда Балакирев кире Мәскәүгә кайта һәм фәнни-тикшерү эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, 1992 елда "Чәшкеләр (норкалар) ашату технологиясендә биологик актив матдәләр" дигән темага докторлык диссертациясе яклый, ә 1995 елда В. А. Афанасьев исемендәге кыйммәтле тиреле җәнлекләр һәм йорт куяннары үрчетү буенча Фәнни-тикшерү институтына җитәкчелек итә башлый. Институт директорының гыйльми дәрәҗәләре дә арта: 1995 елда ул профессор була, 2002 елда - РФнең атказанган фән эшлеклесе, ә 2005 елда Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең гамәли әгъзасы исеме бирелә.
    Николай Балакирев институтка 11 ел уңышлы җитәкчелек итә. Аның фәнни эшчәнлеге - кыйммәтле җәнлекләр һәм куяннарны ашату, читлекләрдә тотыла торган җәнлекләр өчен яңа технологияләр булдыру. Балакирев җитәкчелегендә һәм аның турыдан-туры катнашында, шул исәптән Татарстанның җәнлек совхозларында үткәрелгән тикшеренүләр, куян һәм кыйммәтле җәнлекләр - төлке, чәшке, ак төлке кебек җәнлекләрне ашату буенча 2007 елда Россия Авыл хуҗалыгы академиясе тарафыннан расланган яңа ашату нормасы һәм чыгымнар нормативының нигезен тәшкил итә. Бу әлеге тармакта 300 миллион сум акчаны экономияләү мөмкинлеге тудыра. Аның 30дан артык эшләнмәсе производствога кертелә, шуларның кайберләре Франция, Польша, Германия, Голландия, Чехия, Кытай, Греция һәм дөньяның башка илләрендә уздырылган халыкара конгрессларда, күргәзмәләрдә һәм семинарларда тәкъдим ителә. Балакирев берничә тапкыр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм Фән министрлыклары тарафыннан тормышка ашырылган фәнни проектларның җитәкчесе була. Инновацион эшләнмәләр арасында, аерым алганда читлектә асрала торган кыйммәтле җәнлек - байбак үрчетүнең яңа технологиясе дә бар. Бу талымсыз хайван ит, дәвалау үзлегенә ия булган май һәм чагыштырмача арзан мех чыганагы булып тора.
    2007 елдан Николай Александрович Мәскәү дәүләт медицинасы һәм биотехнология академиясенең фән һәм инновацияләр буенча проректоры булып эшли һәм биредә җәнлекләр һәм куян асрау буенча илдә бердәнбер кафедрага җитәкчелек итә. Ул студентларга гына түгел, шулай ук укытучылар һәм производствочыларга да лекцияләр укый. Алар арасында Татарстанның да җәнлек үрчетү хуҗалыгы җитәкчеләрен һәм белгечләрен күрергә була. Ул "Кыйммәтле тиреле җәнлекләрне Европа Советы таләпләре нигезендә читлектә асрау" дигән фәнни проект эшли. Элеккечә аспирантлар хәзерли, аның җитәкчелегендә 20 кеше кандидатлык һәм 11е докторлык диссертацияләре яклаган. Ул барлыгы 400гә якын фәнни хезмәт бастырып чыгара, 20дән артык дәреслекләр пособие, практикум һәм технологияләр белешмәсе бастыра, үзе уйлап чыгарган 15 эшенә патент ала. Н.Балакиревның "Җәнлекчелек", "Куянчылык", "Кыйммәтле тиреле җәнлекләрне ашату" кебек китапларын илнең күп кенә аграр вузларында белем алучы студентлар өйрәнә, бу китаплардан производствочылар да бик теләп файдалана.
    Ул җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Галим Россия Авыл хуҗалыгы академиясенең зоотехния бүлегендәге кыйммәтле җәнлекләр һәм куяннар үрчетү секциясенең бюро әгъзасы һәм рәисе була, ВАКның (югары аттестация комитеты) зоотехния һәм ветеринария фәннәре буенча экспертлар советына, өч диссертация советына керә, Мәскәү өлкәсенең Раменск районы депутаты итеп сайлана. Николай Александрович берничә тапкыр илдәге аграр вузлардагы дәүләт аттестация комиссияләренә җитәкчелек итә. Казан һәм Санкт-Петербург ветеринария академияләренең, Орел дәүләт аграр университетының мактаулы профессоры булып санала. Фән һәм производствога керткән өлеше өчен күп кенә медальләр, таныклык билгеләре, дипломнар, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, шул исәптән Татарстан хөкүмәтенең дә Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 2011 елда Н.Балакирев Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре исеменә лаек була.
    Николай Александровичка үзенең туган якларына бик сирәк кайтырга туры килә, чөнки эшеннән бушый алмый. Красная Горкага соңгы тапкыр 2001 елның җәендә кайта. Болгарга 2010 елда берничә сәгатькә генә кереп чыга: туганнан туган энеләре һәм сеңелләре белән очраша, шәһәр зиратына кереп чыга. Биредә Красная Горкадан күчеп килгән байтак кешеләр, шул исәптән туганнары - Балакиревлар, Кузиннар, Шитовкиннар җирләнгән. Украинага да еш бара алмый. Әти-әнисе күптән вафат, узган ел абыйсы Александрны соңгы юлга озаткан. Чираттагы ялга чыгу белән балалары янына ашыга. Кызы француз кешесенә кияүгә чыккан, аны һәм оныклары Василиса белән Марияне күрү өчен Парижга оча. Ә менә улы - Калуга өлкәсендә яши, шуңа күрә аның балаларын ешрак күрә. Оныгы академикның адашы - Николай Александрович Балакирев. Эш-гамәлләре белән танылган бабасының исеменә лаек булу өчен аңа да тормышта үз алдына зур максатлар куеп яшәргә туры киләчәк.
    Рәсемдә: Николай Александрович Балакирев үзенең эш кабинетында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: