Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тарих битләренә кереп калган

    1919 елның 3 ноябрендә Спас (Куйбышев) шәһәрендәге педагогик курсларда беренче дәресләр башлана. Соңрак (1921 елның августында) әлеге курслар базасында педагогия техникумы ачыла. 1936 елда техникум педагогия училищесы итеп үзгәртелә. Бу уку йорты район тарихында һәм кешеләр язмышында тирән эз калдыра.

    Виктор ВЛАДИМИРОВ,
    педагогия хезмәте 
    ветераны.

    Педагогик курсларның беренче оештыручысы Казаннан математика укытучысы В.Т.Снегирев булган. Ул эшләрне Спастагы рус теле һәм әдәбияты укытучысы М.П.Студенцовка тапшыра. Шунысын да әйтергә кирәк, соңыннан Студенцовны әлеге уку йортының директоры итеп билгелиләр һәм аның биредә 1928 елга кадәр эшләгәнлеге мәгълүм.

    Беренче уку елында училищега 42 курсант алалар. Аларның бер өлешен Казандагы һәм Биләрдәге укытучылар семинариясе тыңлаучылары тәшкил итә. Директордан тыш, тагын 6 кешене укытучы итеп билгелиләр. Училище бинасының ярымҗимерек арестант йортыннан торуын да әйтми мөмкин түгел. Тәрәзәләрдән җил өреп тора, класслар ягып җылытылмый, педагоглар җитешми, тулай торакта урын-җир әйберләре юк, ашханәдә пешереү өчен продуктлар такы-токы гына – әнә шундый гаять авыр шартларда эшли башлаган курслар! Ул вакытта яшь социалистик дәүләт җиң сызганып мәдәни революция уздыру эшенә керешә. Әлбәттә инде, бу башлангычны хуплыйлар һәм тиешле ярдәм күрсәтергә тырышалар. Педагоглар һәм укучыларның иҗади активлыгы, җирле һәм республика властьларының булышлыгы белән хәл тотрыклана.

    1920 елда педагогик курслар каршында балалар йорты һәм балалар бакчасы оештыралар. 1920нче елгы чыгарылыш укучылары китабында язылганча, 12 курсантка башлангыч классларда балалар укыту өчен тиешле документ бирелә.

    Шундай курсантларның берсе – Мария Алексеевна Ощепкова. Бу кеше адресына мактау сүзләре әйтәсе килә. Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген Антоновка мәктәбендә башлаган, аның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер генә язма бар. Соңгы елларда әлеге мәктәптә завуч булып эшли. 1953 елда аны Ленин ордены белән бүләклиләр. Миңа да Антоновка мәктәбендә укырга һәм эшләргә туры килде, ул вакытта Мария Алексеевна вафат булган иде инде. Аның исемен бик еш мактап телгә алдылар. 

    1919 елда курсларга укырга кергән тагын 9 курсантка 1921 елда документ тапшыралар. Монысы инде икенче чыгарылыш.
    1921 елның августында курсларны педагогия техникумы итеп үзгәртәләр. Уку йорты Спас районына гына түгел, тирә-яктагы районнарның авылларына да педагоглар әзерләп чыгара.

    1921-1922  уку елы аеруча авыр булган. Техникум директоры М.П.Студенцов бу хакта үзенең отчетында болай дип язган: “Ачлык көтелә, дигән куркыныч һәм шомлы хәбәр Спас кантонында яшәүчеләр арасында ыгы-зыгы китереп чыгарды: качаклар дулкыны кинәт көчәйде. Техникумда укучылар да кыен хәлдә калды”.

    Укытучылар һәм административ-педагогик персонал штаты 22 кешегә җитә. Курсантлар саны 55тән 199га кадәр арта. Моны Спастагы икенче дәрәҗәдәге мәктәпне ябу белән аңлатырга мөмкин. 1922 елда техникумны – 9, 1923 елда 10 кеше тәмамлый. Ә инде исәп буенча бишенче чыгарылышта 23 кешегә документ тапшыралар. Бу елда техникум студентларына шәһәрдәге иң яхшы бинаны – 1914 елда төзелгән хатын-кызларга гимназиясе бинасын бирәләр.

    Бу уку йорты эшли башлаганнан бирле биш ел эчендә биредә укып чыккан кешеләрнең фамилияләрен күздән кичергәндә, райондагы танылган педагоглар һәм мәктәп директорларының исемнәрен дә очратам. Мәсәлән, Андрей Ефимович Степанов, техникумны 1924 елда тәмамлаган, Бөек Ватан сугышында катнашкан. 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1953 ел), “Почет Билгесе” (1949 ел) орденнары белән бүләкләнгән. Ул Танкеевка, Антоновка, Куралово мәктәпләре, 53нче Куралово балалар йорты директоры булып эшләгән. Бу кеше җирдә үзеннән якты эз калдырган.

    Ун елда техникумны 207 кеше тәмамлаган. Соңрак күпләр мәктәп директорлары булып эшли. Техникумны 1930 елда тәмамлап чыккан Гордей Дмитриевич Крайнов күп еллар дәвамында Куйбышев районының мәгариф бүлеге белән җитәкчелек итте.

    1929 елдан Спастагы педагогия техникумы Надежда Константиновна Крупская исемен йөртә башлый. Бу исемне әлеге уку йортына педагоглар һәм студентлар коллективы инициативасы буенча бирәләр. Крупскаяның хатлары һәм җаваплары безнең район архивында саклана.

    Педучилише тәмамлаучылар районда яшәүчеләргә белем һәм тәрбия бирү буенча әһәмиятле роль уйный. Гомумән, балаларда гына түгел, ә зурларда да бик күп сыйфатларны тәрбияләргә тырышкан алар. Язмыш мине дә аларның кайберләре белән очраштырды, бу хакта сезгә дә җиткерәсе килә.

    Минем беренче укытучым Елена Петровна Прокопович әлеге уку йортын 1931 елда тәмамлап чыккан. 1951 елда аны “Почет Билгесе” ордены белән бүләклиләр. Кураловодагы җидееллык мәктәптә төп фәннәрдән Александр Петрович Наумов (математика), Антонина Александровна Наумова (рус теле) укыткан. Икесе дә тәҗрибәле педагоглар, үз эшләренең чын осталары. Аларның училищены 1931 елда тәмамлаулары мәгълүм.

    Антоновка урта мәктәбендә химиядән Михаил Андреевич Быстров (1939 ел) укытты. Бик талантлы педагог иде, аны барысы да хөрмәт итте, укучылар аның һәр дәресен көтеп алдылар. Ул балалар психологиясен яхшы белде, алар белән кызыклы чаралар оештырды. Тарих укытучысы Елизавета Ильинична Ганчурина (1943 ел) гомеренең соңгы көннәренә кадәр мәктәпкә һәм балаларга тугры калган. Балаларны бик яраткан ул, аларның язмышы белән кызыксынып торган.

    Нина Ивановна Борюшкина училищены 1951 елда яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Аны Антоновка урта мәктәбе тарихының легендасы дип тә атарга була. Ул математика укытучысы, югары дәрәҗәдәге методист иде, барлык балаларда да математикага карата кызыксыну уята алды, һәркемгә бертигез дәрәҗәдә белем бирде. Шунысы куанычлы, Нина Ивановна укыткан балаларның күбесе югары уку йортларына керде. Ул әле дә булса үзе укытып чыгарган кызлар һәм егетләрнең исем-фамилиясен хәтерли, аларның исемлеген кадерләп саклый. Ул “Почет Билгесе” (1971 ел) Хезмәт Кызыл Байрагы (1981 ел) орденнары белән бүләкләнгән, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1976 ел) дигән мактаулы исемгә лаек булды.

    Мондый педагоглар районның барлык мәктәпләрендә – башлангыч, җидееллык һәм урта мәктәпләрдә эшләделәр. Күпләре читтән торып педагогик вузларны тәмамлаган. Педагоглар хезмәте дәресләр белән генә чикләнмәде, алар дәрестән тыш эшчәнлек тә (түгәрәкләр, секцияләр, үзешчән сәнгать, политинформация, лекцияләр һ.б.) алып бардылар. Сыйныфтан тыш эшләр өчен аларга бер тиен дә акча түләнмәде.

    Ул елларда укытучылар халык арасында аң-белем тарату буенча да зур эш алып баралар. Ягъни, балаларның әти-әниләрен укырга һәм язарга өйрәткәннәр. Моннан тыш, агитаторлар һәм пропагандистлар да булганнар, авыллардагы Мәдният йортларында үзешчән сәнгатьне оештырганнар. Училищены тәмамлаган егетләр һәм кызларның район халкына белем һәм тәрбия бирүдәге зур ролен аерым билгеләп үтәргә кирәк.

    Районда яшәүчеләр дә Спас (Куйбышев) педагогия училишесын төрле елларда тәмамлаган педагогларның исемнәрен яхшы белергә тиеш. Әҗмәр авылы халкы, мәсәлән, хаклы рәвештә якташлары – СССРның халык укытучысы (1980 ел), ТАССР, РСФСР (1953,1974 еллар) мәктәпләренең атказанган укытучысы Әнәс Сәлах улы Сәлахов белән горурлана ала. Ул 1944 елдан 1961 елларга кадәр Әҗмәрдә мәктәп директоры булып эшли. Шуннан соң күп еллар Казанда хезмәт куйды. “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнгән. Әнәс Сәлах улы Куйбышев педагогия училищесын 1941 елда тәмамлаган. 1919 елдан 1951 елга кадәр бу уку йортында 1417 кеше белем алган, шуларның 1151е – көндезге бүлектә, 266сы читтән торып уку бүлегендә укыган.

    1955 елда,  Куйбышев ГЭСын төзегәндә, ТАССРның Куйбышев шәһәре территориясе су астында калу сәбәпле, училище ябыла. Әлеге уку йортын тәмамлаучыларның барысына да  районда эшләргә туры килмәсә дә, күпчелеге безнең район мәктәпләрендә балаларга белем бирде. Бу язмада телгә алынганнар әлеге уку йорты белән бәйле истәлекләрнең бер өлеше генә. Бу коллективта хезмәт куйган, Ватаныбызның оборона куәтен ныгытуга үзеннән зур өлеш керткән педагоглар аерым игътибарга лаек. Бу хакта киләсе язмаларда сөйләрбез. 
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: