Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Танылган скульптор

    2011 елның көзендә Чуашия республикасының милли китапханә галереясында Чуашиянең атказанган рәссамы Анатолий Брындинның юбилей күргәзмәсе булды. Танылган скульптор быел үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтте. Китапханә залларында шушы рәссам эшләгән һәйкәлләрнең, бюстларның, мемориаль такталарның һәм истәлек билгеләренең скульптуралары һәм фоторәсемнәре куелды. Хәзер болардан башка чуашларның башкаласын күз алдына да китереп...

    Николай Марянин,
    туган якны өйрәнүче.
    Анатолий Константиновичның ата-бабалары чыгышлары белән Сембер шәһәреннән аз гына астарак урнашкан Идел буендагы Криуши авылыннан. Елга судноларын ремонтлау буенча предприятие монда 18 гасыр ахырында ук барлыкка килгән, ә соңрак бик уңайлы булган Идел затонында баржалар һәм теплоходлар төзи башлыйлар. Анатолий Константиновичның карт бабасы башта водолив булып хезмәт иткән- элек бурлаклар старшинасын шулай дип әйткәннәр,ә соңрак Иделдәге зур суднода җаваплы эшче булган. Әнисе ягыннан бабасы Иван Брындин кыйммәтле агачтан җиһазлар ясау остасы булган. Әбисенең энесе Иван Белодворцев Россиядә суднолар төзү нык үскән чорда бөек Идел елгасында шкипер булган. Анатолий Брындинның абыйсы Андрей Иванович Белодворцев-елгачылар династиясенең иң күренекле вәкиле.
    Ул 12 яшьлек үсмер чагында ук Криуши суднолар ремонтлау мастерскоенда эшли башлап, ике елдан "Случайный" пароходында матрос булып йөри. Соңрак Андрей Иванович "Чичерин" пароходының лоцманы һәм "Пушкин" белән "Лермонтов"та штурман, ә сугыш вакытында "Гончаров" пароходы капитаны була һәм чолганышта калган Сталинградтан 14 меңгә якын яралыны алып чыккан. Бу батырлыгы өчен ул Ленин ордены белән бүләкләнә. Соңрак Иделдә йөрүче йөк теплоходына аның исемен биргәннәр.
    Анатолий Константиновичның әнисе Ольга Ивановна 1915 елда туа, үзеннән ике яшькә олы фамилиядәше Константин Павлович Брындинга кияүгә чыга. 1930 елның икенче яртысында гаилә Криушидан район үзәге Куйбышевка күчә һәм 1941 елның 6 августында аларның уллары - булачак скульптор Анатолий Брындин дөньяга килә. Ул үзенең бу шәһәрдә үткән сугыш елларындагы балачагын хәтерләми. Улы туарга биш көн кала әтиес фронтка китә. Сугышта яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң, 1946 елның гыйнварында гына Куйбышевка әйләнеп кайта. Бу вакыйганы Анатолий яхшы хәтерли. Ләкин сугыштан соң гаиләгә бер-бер артлы бәла-каза килә башлый. 1947 елда, Анатолийга биш яшь вакытта, әнисе авырып үлә. Бер елдан соң, 1948 елда, әтисен Куйбышев шәһәр Советы секретаре итеп сайлыйлар, аннары ул елларда район үзәге булган Олы Тарханга җибәрәләр. Укып бетергәннән соң Константин Павловичны Казан янындагы Столбищега финанс инспекторы итеп билгелиләр. 1951 елда әтисе дә вафат була һәм 10 яшьлек Константин дөм ятим кала.
    Аны Чабаксар шәһәрендә яшәүче әтисенең туганы Екатерина Павловна үз канаты астына сыендыра. "Ул җан җылысын кызганмыйча, мин ятимлекне сизмәсен өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләде", - дип искә ала Анатолий Константинович. Ул укыган 2нче шәһәр мәктәбендә рәсем укытучысы Максим Михайлов малайның сәләтенә игътибар итә һәм талантлы яшүсмергә Чабаксар сәнгать училищесына укырга керергә киңәш бирә. 1956 елда, җиденче классны тәмамлагач, Анатолий шулай эшли дә. Үзе ул училище турында болай дип искә ала: "Махсус фәннәр буенча зур эшләрдә мин рәсемнәрне күләмле итеп ясарга тырыша идем. Группадашларым мин ясаганнарны скульптур рәсемнәр дип әйтә иде". Моны партия хезмәткәре, соңрак КПССның Чуашия өлкә комитеты беренче секретаре Илья Прокопьев та күреп ала. Аның белән Брындин Политмәгариф йортында, училищены тәмамлаганнан соң, рәссам булып эшләгән чагында таныша. Аңа В. И. Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-промышленность училищесында укырга нәкъ менә ул киңәш бирә. Аның киңәшен тотып, Анатолий Константинович 1962 елда бу уку йортының архитектура-декоратив скульптура бүлегендә укый башлый.
    Студент елларында ул Михайл Врубельнең иҗаты белән мавыгып, аның образын тудырырга хыяллана. Шулай итеп, Брындинның балчык һәм гипстан ясалган беренче иҗат җимешләре - "Автопортрет", "Ялангач модель" әсәрләре һәм диплом эше буларак, революционер В. Капрановка һәйкәл барлыкка килә. 1968 елда Чабаксарга әйләнеп кайткач, яшь скульптор-монументальчы үзенең иҗади ниятләрен тормышка ашырырга керешә. Яшь скульпторның беренче җитди эше- чуаш шагыйре Михаил Сеспельнең бюстын ясый. Скульптор бу эшкә бик җитди карап, башта шагыйрьнең биографиясен, шигъриятен өйрәнә, көндәлекләре белән таныша, берничә тапкыр аның әнисе белән очраша. Бер елдан соң, М. Сеспельнең 70 еллыгына, Чуашиянең Канаш районындагы туган авылында бетоннан эшләнгән портрет-һәйкәл ачыла.
    Әнисе беренче тапкыр улының бюстын күргәч, әкрен генә туган телендә: "Коеп куйган Миша",- дип куя. Бу скульптор эшенә иң югары бәя була.
    Шул ук вакытта Анатолий Брындин рәссам Анатолий Иванов белән бергә чуаш авылы Янгорчинода архитектура-скульптура мемориаль ансамблен торгызу эшенә керешә. Бу эш Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларының истәлегенә багышлана. Мемориал бер үк вакытта бомбалар шартлавын, сугышчы-фронтовик язган өчпочмаклы хатны һәм сугыштан кайта алмаган солдатлар истәлегенә яндырылган утны хәтерләтә һәм җиргә "күмеп куелган" бик зур өчпочмакка охшаш. Монументта мылтык тоткан сугышчы һәм үзенең гәүдәсе белән куркынган балаларын каплаган ана сурәтләре ясалган. Ансамбльне ясау өчен биш ел вакыт кирәк була. Белгечләр фикеренчә, мондый монументлар авылларда гына түгел, Россиянең зур үзәкләрендә дә юк.
    70нче еллар башында Чабаксардагы гражданнар сугышының легендар герое В.И. Чапаев музеенда "Чапаевның атлы гаскәре" монументаль рельеф композициясен ясау фикере туа. Аның озынлыгы - 11 метр, биеклеге 4 метрдан артык. Эскизны Брындин шулай ук Анатолий Иванов белән бергә эшли, ә балчыктан рельефны һәм бакырдан композицияне скульптор Василий Черепанов белән бергә ясыйлар. "Ул чакта берничә машина кызыл балчык китте, - дип искә ала Анатолий Константинович. - Бу монументаль композицияне ясау өчен өч ел киеренке физик хезмәт кирәк булды". Чабыш атларында алга очкан җайдаклар В. И. Чапаев исемендәге скверга ямь өстәде. Ә бераз читтә күренекле комдив истәлегенә һәйкәл куела.
    1977 елда Чабаксар шәһәренең Идел буенда Брындинның тагын бер иҗат җимеше барлыкка килә - чуаш большевиклары хөрмәтенә лабрадориттан истәлекле обелиск, 1979 елда шәһәр үзәгендә СССРның халык артисты Борис Алексеев озак еллар яшәгән йортка Анатолий Брындин куллары белән ясалган мемориаль такта куела. Артистның скульптур портреты һәм мемориаль язмалар театраль япма фонында сурәтләнгән. Бер ел үткәч, Чабаксарга тугандаш шәһәр - Венгриянең Эгер шәһәрендә Анатолий Брындин иҗат иткән Михаил Сеспельгә һәйкәл ачыла һәм аны ачу тантанасында скульптор үзе дә катнаша. 1982 елда скульптор Чабаксардагы милиция мәктәбенең ишек алдына Феликс Дзержинскийның кечерәк бюстын ясап куя.
    Скульптор-монументальчының зур хезмәтләренә карамастан, аны хезмәттәшләре озак еллар буе Рәссамнар берлегенә кабул итүдән баш тарталар. Ул чакта Рәссамнар берлегенә кермәгән кешегә караш башкача була, аны үзәкләштерелгән "фонд" заказлары белән тәэмин итмиләр. Бары тик 1984 елда, СССР Рәссамнар берлеге рәисе Николай Пономарёвның катнашуыннан соң гына, Анатолий Константиновичны, ниһаять, профессиональ берләшмәгә кабул итәләр."Иң авыр, заказлар бөтенләй булмаган елларда да заказчылар үз эшләрен миннән генә эшләтүне таләп иттеләр. Башкалар эшләгән очракта заказны кире алу белән янадылар. Бу миңа бик нык ярдәм итте. Шуңа күрә һәр эшем алдагысыннан уңышлы килеп чыга иде", - дип искә ала скульптор бу елларны. Ә үзенең төп иҗади принцибы турында Брындин болай ди: «Син кемгә һәйкәл ясавыңны аңларга тиеш. Сәнгать образын тудыру өчен бу темага гына хас оригиналь пластика чараларын табарга кирәк».
    Скульптор үзенең һәр эшен шушы принципны күздә тотып башкара. Мәсәлән, 1985 елда Анатолий Брындин Чуашиядә Советлар властен урнаштыру өчен барган сугышта һәлак булган Иван Семёновның һәйкәлен иҗат итә. Башта ул иске фотолар һәм документларны табып, батырның биографиясен җентекләп өйрәнә, аның туганнары белән очраша һәм нәтиҗәдә И. Семёновның бюстын революция байрагы фонында ясап, оригиналь чишелеш таба. Һәйкәл Новочебоксарск шәһәрендә куела һәм ул шәһәрнең беренче скульптур һәйкәленә әверелә. Ике ел үткәч, Чабаксар шәһәренең КГБ бинасы каршында Дзержинскийның тагын бер портрет монументы барлыкка килә. Бу һәйкәлне А. Брындин архитектор А. Орешников белән бергә иҗат итә, бюстта "тимер Феликс"ны түгел, ә идеалларга тугры калган кешене тасвирларга тырыша.
    Шул ук 1987 елда А. Орешников белән очучы-космонавт Андриян Николаев хөрмәтенә истәлек билгесен ике тапкыр Советлар Союзы Герое исемен йөркән урамга куялар. Кызгылт граниттан ясалган ике таш "Сокол"ның (А. Николаевның чакыру сигналы "Сокол"булган) канатларын гәүдәләндерә, ә гермошлём кигән космонавтның йөзе Ватан алдындагы бурычын үтәү белән горурлану хисен чагылдыра. "Үзенең скульптур портретын күргәч, очучы-космонавт Николаевның дулкынланудан күзләре яшьләнүен гомеремдә онытасым юк, - дип искә ала Анатолий Константинович. -Рәссам тормышындагы мондый мизгелләр бик кадерле була". Соңрак СССР Элемтә министрлыгы бу скульптур монументны сурәтләгән конверт чыгара.
    Бер елдан соң Анатолий Брындин чуаш халык рәссамы Моисей Спиридоновның каберенә һәйкәл ясый- биек мәрмәр постаментта чуаш рәсем сәнгатенең башында торучының рухландыргыч образы тасвирланган. Ниһаять, аңа озак көтелгән танылу килә - Анатолий Константиновичка Чуашия АССРның атказанган рәссамы исеме бирелә. Ә 1989 елда Чабаксарда Чуашиянең халык шагыйре Яков Ухсай яшәгән йортта Анатолий Брындин ясаган мемориаль такта куела. Скульптур портрет китапның ачык битләре фонында ясалган. Шагыйрьнең кызы Ольга Ухсай бу истәлек билгесен эскизда ук күреп, "Әйе, бу минем әтием",- дигән. Атказанган мәдәният хезмәткәре В. Гурин каберенә дә һәйкәлне ул ясый.
    Илнең таркалуы Россиядәге күп иҗади шәхесләрнең тормышына тискәре йогынты ясый. Брындинның проектлаштырылган берничә һәйкәлен эшләү туктап калган. Шунлыктан, 1993 елда скульптор һөнәрен кискен үзгәртеп, сәнгать училищесын тәмалаган улы Павел белән 1993 елда "Монумент" дигән сәнгать остаханәсен оештыра. Бу вакытта улы полиграфия эше белән шөгыльләнә башлаган була. Скульптор үз эшен алыштырса да, хезмәттәшләрен онытмый. Хәзерге вакытта "Чуашиядә иң зурлардан саналган "Брындиннар типографиясе" сәнгать буенча иң яхшы китаплар нәшер итә. Еш кына аларны чыгару өчен Анатолий Брындин үз акчасын тота. Монда сәнгать белгече Юрий Викторовның якташыбызның иҗатына багышланган "Анатолий Брындин. Скульптор-монументалист" дигән зур китап-альбомы басылып чыккан. Монда ул безнең якташыбызның иҗаты турында җентекләп сөйли. Аның фикеренчә, тормыш Аллаһ законнары буенча барырга тиеш.
    Алексей Константинович байлыкка табынган кеше түгел: "Бу еллар эчендә ике тапкыр теплоход белән Санкт-Петербургка барып, үзем бетергән уку йортын күреп, дусларым, укытучыларым белән очраштым. Канар утраулары турында хыялланган да юк. Бөтен вакытым монда, типографиядә уза. Эшләп алган акчаларыбызны типографияне үстерүгә тотабыз".
    Скульпторның 70 яшенә багышланган күргәзмәгә Брындин үзе җентекләп сайлап алган, аның иҗатының нечкәлекләрен чагылдырган зур фоторәсемнәр куела. Күргәзмәгә килүчеләр Анатолий Брындинның 1967 елда ук гипстан ясаган, ә скульпторның юбилеена бронзадан коелган Врубель портретын зур кызыксыну белән карадылар. Коллегалары-рәссамнар фикеренчә, скульптор монументаль сәнгатькә кире әйләнеп кайтырга тиеш. Ә Брындин үзенә сәләтнең Аллаһ тарафыннан бирелүе һәм хәленнән килгән кадәр халыкка һәм Аллаһка хезмәт итәчәге турында әйтә. Аның тагын бер хыялы бар, кечкенәдән ташлап китәргә туры килгән Спас районындагы туган авылын кайтып күрәсе килә.
    Рәсемдә: скульптор һәм нәшриятчы Анатолий Брындин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: