Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сугышны онытып булмый…

    Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Сугыш кыенлыкларын үз җилкәсендә күтәргән кешеләр бу көнне моңсу хисләр белән искә ала.

    Мария Кузьминых, хезмәт ветераны (Өчкүл авылы):
    - Сугыш башланганнан бирле җитмеш елдан артык вакыт үтсә дә, бу көн хәтергә нык уелып калган. 1941 елның 22 июне ял көне иде. Без ул вакытта Свердловск өлкәсенең Худяково поселогында яшәдек. Июнь аенда гадәттә халык бәйрәм итәргә яратты. Кинәт барысы да йөгерешә, кычкырып елый башлады. Сугыш башланган икән. Ир-атларны хәрби комиссариатларга җыя башладылар. Минем үги әти офицер иде, аны 7 июньдә фронтка алдылар. Мин аны бүтән күрмәдем. Ул, минем абыем кебек үк, сугышның беренче елында ук һәлак булды…
    Күргән кыенлыкларны сүз белән генә аңлатырлык түгел. Ач-ялангач килеш урманда утын кистек, салкыннар үзәккә үтте. Кырык беренче елның декабрендә мине яшьтәшләрем белән бергә Свердловск өлкәсендәге авылларның берсенә урман кисәргә җибәрделәр. Баракларда тордык. Барысына да түздек, сынатмаска тырыштык!
    Сугыш елларында кичергәннәрне искә алганда күзгә яшь җыела. Ходай башка күрсәтмәсен иде мондый сынауларны.
    Василий Еремин, сугыш һәм хезмәт ветераны (Болгар шәһәре):
    - 1941 елда мин 8 классны тәмамладым. Яхшы укыдым, шуңа күрә укуны дәвам итү теләге дә бар иде. Әмма сугыш минем планнарны үзгәртте. Немецларның безнең илебезгә һөҗүм итүе турындагы кайгылы хәбәрне Ново-Мордово авылы халкын җыеп әйттеләр. Ул вакытта инде байтак шәһәрләрне бомбага тоткан булганнар. Фронтка китүче ир-егетләрне бөтен гаилә, туган-тумачалар белән җыелып озаттылар. Бу хакта әйтүе дә авыр. Безгә яу кырына чыгып киткәннәр өчен дә эшләргә туры килде.
    1941 елда мине Буа районына хәрби ныгытмалар төзү эшенә җибәрделәр. Елга ярыннан агачлар ташып дот һәм дзотлар төзедек. Аннары Куйбышев исемендәге Затонның суднолар төзү заводына кочегар итеп алдылар. 1943 елда фронтка киттем.
    Казанга кадәр җәяү баруыбызны әле дә яхшы хәтерлим. Капчыкларыбызны атлар белән алып бардылар. Татарстан комиссариатыннан Саратов өлкәсенең Мокроус шәһәре тирәсендәге запас полкка җибәрделәр, соңыннан Раменск шәһәрендәге икенче гвардияче һава-десант бригадасына билгеләделәр. 1945 елга кадәр шунда хезмәт иттем, берничә тапкыр яраландым.
    Сугышта әти һәлак булды, танкист абыем 10 ел хезмәт итеп, өйгә 1946 елда гына кайтып керде.
    Сугыш халкыбызга күп кайгы алып килде. Мәскәүдән алып Берлинга кадәр никадәр кан, күз яшьләре түгелде. Сугышуты бүтән кабынмасын иде!
    Ольга Курочкина, хезмәт ветераны, сугышта катнашучының тол хатыны (Болгар шәһәре):
    - Кырык бернең июнендә Чистайдан туган авылым Аграмаковкага кунакка кайттым. Шәһәрдә хезмәтче булып эшли идем. Сугыш башлану турындагы хәбәрне авылда ишеттем. Әтине икенче көнне үк сугышка алдылар. Миңа өйдә калып, җиң сызганып эшләргә туры килде. Дүрт баласын кочаклап калган әни ул вакытта безнең тамакны туйдыра алган булыр идеме икән?
    Гомуми эш стажым кырык елдан артып китә. Сугыш елларында ифрат авыр булды. Күп еллар үтсә дә, берни дә онытылмый, кичәгедәй күз алдында тора.
    Икенче ел инде бөтен уңайлылыклары булган фатирда яшим. Дәүләтебезнең Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тол калган солдат хатыннары турында кайгыртуына чиксез шатланам. Еллар үзенекен ала, төрле авырулар борчый башлады. Шулай да күңелдә бары бер генә теләк - сугышлар гына кабатланмасын иде.
    Алексей Филиппов, сугыш ветераны (Ким поселогы):
    - Сугыш башлануын радиодан ишеттек. Ул вакытта миңа әле унбиш кенә яшь иде. Шуңа да карамастан, көн-төн эшләргә туры килде, бөтен мәшәкатьләр хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә төште.
    Ниһаять, чират миңа да җитте: 1943нең ноябрендә армиягә алдылар. Шул елның декабрендә Монголиядә идем, аннары - Манчжуриядә.
    Илебезнең көнбатыш чикләрендә немецлар белән сугыш барса, көнчыгышта японнар һөҗүм итте. Тик алар барыбер тар-мар ителде. Кызганыч, никадәрле асыл ир-егетләребезнең чәчәктәй гомерен өзде ул коточкыч сугыш!
    Сугыш турында искә алу җиңел түгел. Әниләргә, апа-сеңел, балаларга килгән кайгыны аңлатуы читен. Әйе, сугыш башланган көнне онытып булмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: