Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сугыш эзләре буйлап

    "Хәтер вахтасы -2013" регионара акциядә катнашкан "Болгар" эзләнү отряды Смоленск өлкәсендә булып кайтты. Әлеге сәяхәттән алган тәэсирләр турында отряд әгъзалары үзләренең истәлекләре белән уртаклашалар.

    Лидия КОСТРУЛЕВА.
    "НЖ".
    Ким урта мәктәбе укытучысы, отряд җитәкчесе Борис Андреянов мондый экспедициядә дүрт тапкыр булып кайткан. Бер караганда, аңа барысы да таныш, барысы да күнегелгән булырга тиеш. Әмма анда барган саен Смоленск туфрагы ниндидер яңалыклары белән гаҗәпләндерә, ди ул. Эзләнүчеләр арасында хөкем сөргән аерым атмосфера һәркемне үткәннәргә аерата бер саклык белән карарга мәҗбүр итә. Шуңа күрә алда бер генә максат - сугыш елларында һәлак булган солдатларның сөякләрен эзләп табу һәм туганнар каберлегенә күмү.
    Борис Андреянов үзе җитәкчелек иткән отряд әгъзалары турында мактап кына сөйли. Быел отряд составы бераз үзгәргән. Эзләнүчеләр арасында Ульяновск авыл хуҗалыгы академиясе хезмәткәре Александр Наумов та бар. Ул Кимда туган, әлеге отряд алып барган игелекле эшләр турында моңарчы да ишеткәне булган. Үзе дә шундый отряд төзү уе белән янып йөргән, моның өчен "Болгар" отряды белән очрашу да оештырганнар. Экспедиция барышында үзен тырыш яктан гына күрсәтте, дип билгеләп үтте Борис Алексеевич. Табылган бөтен әйберләрне ул үткән вакыйгалар белән чагыштыра, фәнни күзлектән чыгып анализ ясый, барысын да ачыкларга омтыла.
    Отрядның күпчелеген элеккеге әгъзалар тәшкил итә. Александр Вороновның, мәсәлән, Смоленск якларына беренче генә баруы түгел. Мондый сәфәргә чыгу аның күңелен тынычландыра. Ни өчен дигәндә, улы Михаил Чечняда һәлак булган, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Александр Михайловичның мондый игелекле эшкә алынуына улының һәлак булуы да беркадәр этәргеч биргән. Гомумән, хәрби бурычларын үтәп һәлак булучыларны искә алганда аның күңелендә горурлык хисе уяна, шул ук вакытта югалту кайгысыннан йөрәге әрнеми калмыйдыр.
    Куралово Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Виктор Савинов һәм аның Казанда эшләүче улы Евгений да экспедиция составында әлеге төбәккә берничә тапкыр барганнар. Казандагы фирмаларның берсендә эшләүче Денис Герасимов белән Сергей Захаров та әлеге игелекле эштә катнашканнар. Җиңел булмавын алдан ук белеп торсалар да, аларны бу юлы да нидер бер көч юлга кузгалырга мәҗбүр иткән.
    Яшьләр турында да әйтми булмый: Евгений Фомин белән Антон Порфишин өчен быелгы вахта икенчесе. Ә менә Александр Никишов беренче тапкыр гына барган. Егетләр барлык сынауларны да уңышлы үткәннәр. Сынау дигәннән, ул беренче чиратта һава торышы белән бәйле булган. "Бу якларда яз соңгарып килде, - ди Борис Алексеевич, - шуңа күрә салкын, аяк асты пычрак булды. Җирнең өске өлеше генә бераз эрегән иде, астарак - боз катламы, казуы җиңел түгел. Шулай да ару-талуларны белми эшләдек. Шуңа күрә безнең отряд турында Смоленск шәһәренең җәмәгать эзләнү отряды рәисе Нина Германовна Куликовскихның җылы сүзләр белән генә телгә алуы очраклы түгелдер…"
    Быел Сычев районының Аристово авылы янында эшләгән "Болгар" отряды вахта тәмамланып килгәндә бер генә солдат сөякләренә тап булган. Монысы да әле немец солдатыныкы. Сугыш барган көннәрдә авыл алты тапкыр әле немецлар, әле безнең гаскәрләр кулына күчкән.
    Авыл тулысынча диярлек яндырылган. Узган ел исә эзләнү отряды өчен шактый уңышлы булган: 60 совет сугышчысының сөякләрен исемсез каберләрдән казып алганнар һәм бөтен шартларын туры китереп зиратка күмгәннәр. Хикмәт санда түгел, ә әлеге акциянең никадәр мөһим булуында. Беррәттән башка файдалы гамәлләр дә кылганнар. Мәсәлән, исемлекләрне яңадан карап, чагыштырганнар. Нәтиҗәдә Аристовода безнең ике якташыбызның күмелүе ачыкланган. Болар Николай Алексеевич Трошин (Танкеевка) һәм Сәлимҗанов Нигъмәтҗан (Чәчәкле авылы). Аларның туганнары белән элемтә урнаштыру өчен икесенең кабереннән дә берәр уч туфрак алынган. Моннан тыш, безнең районда туган Василий Иванович Гришин (Бугровка), Максим Павлович Петров (Куйбышев районы дип кенә күрсәтелгән) җирләнгән урында Полосиново-Жеребцово тирәсендәге һәйкәлне дә барып караганнар.
    - Бәлки бу кешеләрнең туганнары исәндер, - ди Борис Алексеевич, - Без аларга һәрчак тиешле ярдәм күрсәтергә әзер… Бу җирләрдә узган сугышны бөтенләй икенче төрле итеп күз алдына китерәсең, ул синең янәшәдә генә, аның көйдергеч сулышын тоясың кебек…
    Әле дә булса җирдә төрле сугыш кораллары, меңләгән мина, төрле бомба ярчыклары, гильза, башка сугыш калдыклары саклаган Смоленск җирендә якташларыбызга тантаналы шартларда һәйкәл ачылуы зур вакыйгага әйләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: