Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Спастагы ФЕТНӘЛӘР

    Казан губернасы Спас өязе Бизнә авылында (хәзерге Антоновка авылы)1861 елда килеп чыккан крестьяннар бунты тарихка кереп калган. Крепостное правоны бетерү турындагы патша указын авыл крестьяны Антон Петров үзенчә аңлатып бирә. Өч губернаның 90лап авылында яшәүче кешеләр аның чыгышына ышаналар. 12 апрельдә 5 меңгә якын крестьян Бизнәгә Антон Петровтан "чын ирек"...

    Николай Марянин, туган як тарихчысы.

    Акрамоводагы бунт

    Бизнә восстаниесенә кадәр ике дистә ел алдан Урта Иделдә мари, татар һәм чуаш крестьяннары баш күтәрә, ул бөтен Спас өязенә тарала. 1827 елда Россиядә "бергә сукалау" дигән яңа хезмәт бурычы кертелә. Бу ни дигән сүз? Иң яхшы крестьян җирләре бергә кушыла һәм бергә эшкәртелә башлый, ә алынган уңышны патша гаиләсенә башкалага озаталар. Крестьяннар, бигрәк тә даими кабатланып торган ачлык елларында, мондый талауга каршы торып карыйлар. Ниһаять, халыкның түземлелеге бетә.

    1842 елның язында Казан губернасының берничә өязендә - Цивильскида, Чебоксар, Ядринскида, шулай ук Сембер губернасының Буа өязендә моңа каршы крестьяннар чуалышы башлана һәм май аенда Акрамово авылы (хәзер ул Чувашия җирендә) аның үзәгенә әверелә. Монда сәнәкләр, балталар, чалгылар, таяклар белән коралланган 8 меңгә якын кеше җыела һәм аларга ярдәмгә тагын меңләгән кеше Акрамовога агыла. Озакламый авылга хөкүмәт гаскәрләре килә һәм баш күтәрүчеләрне бик каты бастыралар. 30дан артык крестьян үтерелә, 250гә якыны яралана, бик күпләрне чыбыркы белән суктыралар, меңнән артык кеше Себергә каторгага озатыла. Дөрес, шуннан соң "бергә сукалау"дигән нәрсә бетерелә.

    Тынычсыз тормыш

    1897 елның гыйнварында, Россия империясендә Беренче гомуми халык санын үткәрү алдыннан, Самара губернасы Ставрополь өязе татар авылы Боровкада (хәзерге Улъяновск өлкәсе Мәләкәс районы) халык чуалышлары була. Тарихчы Ю.Н.Гусева мәгълүматларына караганда, полиция ачыклаганча, тәртипсезлекләрнең башында Казан губернасы Спас өязе Иске Бәрән авылы (хәзерге Иске Рәҗәп авылы) кешесе Мостафа Иксанов тора. Боровка мулласы Вәлиәхмәт Мохтияров Иксанов "монда күптән йөри, аның аркылы Казан татарларыннан кайбер мәгълүматлар алынды" дип хәбәр итә. Еш кына күрше өязгә барып, ул авыл халкы белән әңгәмәләр оештыра, Казан губернасында хәлләр начар, муллалар хакимият белән элемтәдә, "үз диннәрен саттылар"дип сөйләп йөри. Ул сан алыр алдыннан таратылган брошюраларда татар авылларында рус укытучылары белән рус мәктәпләре ачу планнары барлыгы турында язылган, димәк, балаларны чукындыралар дип тә өсти.

    Ләкин бу мәгъматлар ялган була. Иксанов грамоталы кеше була һәм ул брошюраларда белем бирү һәм дин турында түгел, ә халык санын алуның мәгънәсе һәм максатлары турында аңлатылуы турында яхшы белгән. Ләкин авыл халкы арасында ул үзенә фикердәшләр таба һәм чуалышлар башлана. Имам Шакировны үтерәләр. Кешеләр халык санын алучыларны өйләреннән куып чыгаралар, аларның нинди максат белән йөрүләрен аңлаткан муллаларны кыйныйлар.Чуалышлар якын-тирә Урта Сантимир белән Иске Сантимир авылларына да (хәзер Ульяновск өлкәсе Яңа Малыклы районы) тарала. Ставрополь өязе приставы Казан губернасы белән чиктәш авыллардагы хәлләр турында Самара губернаторы А.С.Брянчаниновка хәбәр итә һәм ул 14 гыйнварда Боровкага Борисов батальоныннан бер рота солдат җибәрә. Оештыручылар кулга алына. 16 гыйнварда 500гә якын авыл кешесе җыела, алар алдында яшерен советник Кузьмин һәм Богрыслан исправнигы кенәз Акчурин чыгыш ясый, халык санын алучыларның тыныч максат белән йөрүләрен аңлатырга тырышалар.

    17 гыйнварда Боровкада халык санын алу тәмамлана, 18ендә солдатлар кайтыр юлга кузгалалар. Чуалышларны башлаучыларга, күрәсең шул исәптән Мостафа Иксановка да, сыек чыбык белән 50 тапкыр суктырганнардыр. Ләкин үз динеңне югалу куркынычы бик көчле була. Халык санын алганнан соң, Боровка халкы чукындыру үткәрмәү турында раслаучы рәсми кәгазь җибәрүләрен үтенеп, Самара губернаторына хат яза. Күрәсең, бу шикләнгән кешеләрне тынычландыру өчен кирәк булгандыр.

    Баш күтәрүчеләр җәзага тартыла

    1919 елның язында большевиклар керткән продразвёрсткага каршы Спас өязе халкы баш күтәрә. Гражданнар сугышы барган һәм ачлык куркынычы янаган бу вакытта Кызыл Армия отрядлары крестьяннардан бушлай икмәкләрен тартып алалар. Салымын түли алмаган крестьянга бөтен хуҗалыгын һәм терлек-туарын тартып алу куркынычы яный.

    Продразвёрстка отрядлары халыкның икмәген, ашлык фуражын, бәрәңгесен, итен тартып алалар. Җирле башлыклар, үзләрен аклап восстаниене " Уфадан килгән акларның агентлары күтәрде" дип, аларга сылтыйлар.

    24 мартта ВЧКга җибәргән телеграммада Казан губернасының гадәттән тыш комиссия рәисе К.М.Карлсон болай дип хәбәр итә: "Спас өязенең бөтен авылларында продотрядчыларны кыйныйлар. Баш күтәрүчеләр бер авылдан икенчесенә йөреп восстание күтәрәләр". Җирле крестьяннар кызылармиячеләрне коралсызландыралар, ә яңа отрядлар килгәч, аларга тартып алган кораллардан аталар. Мисал өчен Карлсон Спас өязе Матвеевка авылын (хәзер Улъяновск өлкәсе Иске Майна районы) китерә. Монда крестьяннар большевиклар отрядын коралсызландыралар һәм барысын да кыйныйлар.

    Ләкин баш күтәрүчеләрне каты бастыралар. Спас өязен һәм күрше өязләрне камалышта дип игълан итәләр. Казаннан бер рота солдат килә, ә өяздә барлык коммунистларны җыеп, коралландыралар, килгән кешеләрне каты контроль астына алалар. Буйсынырга теләмәүчеләрне шунда ук атып үтерәләр. Моннан тыш, баш күтәргән авыллардан 5-10 хәлле крестьянны заложник итеп алалар. Әгәр авылдашлары продотрядчыларга каршылык күрсәтсә, аларны атып үтерәчәкләр дип әйтәләр. Карлсон шулай ук Спас өязе гадәттән тыш комиссия каршында баш күтәргән крестьяннарга каршы көрәшү өчен махсус отрядлар оештырырга һәм концентрацион лагерьлар оештыру өчен ашыгыч рәвештә акча сорап Мәскәүгә хәбәр җибәрә.

    Сөргенгә сөрөлөр

    1930 елның башында Спас кантоны Өчкүл волосте Танкеевка авылында Троица чиркәвеннән чаңнарны алуга каршы бунт күтәрәләр. 1929 елда җирле авыл Советы пленумында чаңнарны алып, аларны дәүләткә тапшыру һәм шуннан кергән акчага авыл хуҗалыгы машиналары һәм трактор сатып алу турында карар кабул ителә. Алар 180 кеше килгән Танкеевка авылы ярлылары җыелышында әнә шундый карар кабул ителүенә сылтыйлар. Пленумда шулай ук чиркәү советы чиркәү эшендә катнашудан баш тартты дип хәбәр итәләр. Авыл Советы карарын 5 гыйнварда, Рождество бәйрәме алдыннан үтәргә булалар. Бу көнне пленумда билгеләнгән комиссия Өчкүл волость башкарма комитеты һәм якындагы дүрт авыл вәкиле белән Троица чиркәвенә киләләр.

    Бу күңелсез хәбәр бөтен Танкеевка авылына тарала һәм 5-10 минут эчендә 200-300 кеше җыела. Соңрак җирле хакимият отчетында болай дип язалар: "Әлеге мәсьәлә гомуми җыелышта тикшерелмәгәнлектән, кулаклар контрреволюцион баш күтәрү әзерлиләр..." Ә дөреслектә бу үзеннән-үзе килеп чыга, авыл халкының иң зур бәйрәм алдыннан моны алардан да сорап тормыйча эшләмәкче булуларына бик ачулары килә. Иң активлар колокольняга менеп, чаңнарны ала башлагач, астагы халык кире куюны таләп итә:" Талаучылар! Безгә тракторлар кирәк түгел! Чиркәүгә кагылмагыз!" дип кычкыралар. Алар колокольнядан төшәргә мәҗбүр булалар, ачуы чыккан халык волисполком вәкилләре Емельяновны һәм Орловны кар өстеннән өстерәп йөриләр. Аннары акцияне оештыручыларны кыйный башлыйлар, ләкин алар ычкынып качалар.

    Бу вакыйгалардан соң Танкеевка авылының 300гә якын кешесе җыелышка җыела, ул кичке биштә башланып, ярты төнгә кадәр бара. Җыелышта авыл Советы рәисе дә катнаша һәм монда катгый карар кабул ителә: 1) чаңнарны бирмәскә; 2) чиркәүне кире кайтарырга; 3) авыл Советын яңадан сайларга; 4) балаларны мәктәпкә җибәрмәскә; 5) укытучыларны авылдан куарга. Чыгышларда каты әйтелгән сүзләр дә була: "Безгә Совет власте кирәкми, ул халыкны талый!", "Элеккеге тормышта без яхшырак яшәдек!", "Колхозлар кирәкми!" Акцияне оештыручыларны да гаепләделәр, "алар исерек иде, кешеләрнең дини хисләрен мыскылладылар" дип кычкыралар.

    Бу Спас кантоны җитәкчеләренә каршы чыгу иде. Танкеевкага милиция отряды җибәрәләр. Авылның берничә дистә кешесен кулга алалар, 15е соңрак "кулаклар һәм сәнәкчеләр восстаниесендә катнаштылар" дип (бу көнне аларның сәнәк белән чыкканнарын күрүчеләр булмаса да) җәзага тартылганнар. Крестьян В.И.Тареев 58-11 маддә ("колхозга каршы агитация, ярлылар терроры") буенча гаепләнә һәм 1930 елның августында атып үтерелә, аның улы И.В.Тареев шул ук маддә буенча гаепләнеп ("восстаниедә катнашты, РИК вәкилен кыйнады"), төрмәгә утырталар (икесе дә 1989 елда акланалар). Моннан тыш, Ардатовскийлар гаиләсеннән 9 кешене Амур өлкәсенә сөрәләр, ә П.Е. Ардатовский 8 елга концлагерьга хөкем ителә һәм аны Төньякка озаталар (алар барысы да 2003 елда акланалар). Отчетта авыл җитәкчеләре "кантон оешмаларына гаеплеләрне җәзага тарту турындагы резолюциясенә авырлык белән генә ирештеләр" дип мактаналар. Һәм шуның белән чиркәүне яклаучылар процессы сәяси эш дип расладылар. Ләкин чаңнарны барыбер алып ташлыйлар, ә 1859 елда Танкеевка авылында алпавыт Д.Н.Блудов акчасына төзелгән Троица храмы әле хәзер дә эшләми, аны реставрацияләргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: