Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Спастагы чиркәүнең төзелү тарихы

    Чиркәү төзүдә ярдәм күрсәтүләрен үтенгән игъланнар хәзер газета-журнал битләрендә еш очрый. Күптән түгел Болгарда яңа чиркәү төзүдә халыктан ярдәм итүләрен үтенгән шундый бер игълан чыкты. Мондый традиция күптәннән килә икән.

    Роман Бедов,
    А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ студенты.
    "Спас шәһәренең төп чиркәве 1874 елның 4 июнендә, күпсанлы халык катнашында ачылды. Бу чиркәү бик матур һәм зур булганга, Спас шәһәренең генә түгел, бөтен Спас өязенең баш чиркәве булырга лаеклы"-, дип язган 1874 елның 15 июнендә Казан һәм Зәй архиепископы Антоний. Соңрак аның күрсәтмәсе буенча бу турыда рәсми хәбәр "Известия по Казанской Епархии" басмасында чыга. Шулай итеп, Спас шәһәрендәге Троица чиркәве 1836 елның 2 апрелендә төзелә башлап, кырык елга якын дәвам итә.
    Бу көнне Спас рухание Пётр Покровский Казан һәм Зәй Архиепископы Филаретка шәһәр халкының ике өлешле таш чиркәү салырга теләве турында үтенеч җибәрә. Үтенечтә шулай ук "...шәһәрдәге агач чиркәү күптән төзелеп, соңгы тапкыр 1792 елда үзгәртелүе" турында да мәгълүмат языла. Аннары хатта чиркәү төзелешенә халык җыйган акчалар турында сүз бара: "бу изге эш өчен 800 сум көмеш акча җыйдылар, шулай ук алпавыт Христофор Львович Молоствов - 1000 сум көмеш акча һәм агач йорт, Титуляр киңәшче Сосипатр Михайлов - 500 сум акча бирде. Бу акча җитмәсә дә, өч елда үз теләге белән акча бирүчеләрне теркәү өчен "Сборный китап" җибәрүегезне үтенәбез". Үтенеч кәгазенә таш чиркәү салу өчен инициативалы төркем кул куйган, халыкның уртак җыелыш протоколы да теркәлә. Бу исемлектә минем әти ягыннан ерак бабамның - "Спас шәһәре крестьяны Степан Егоров Бедов" исемен күрү минем өчен икеләтә күңелле булды.
    Нәкъ бу төркемнең чиркәү төзү буенча үзәк рольне үтәвен билгеләп үтәргә кирәк. Алар аерым кешеләргә һәм инстанцияләргә төрле үтенечләр, хатлар язалар, бу кәгазьләрне адресатларга җиткерәләр һәм тапшыралар, төзелеш материалларына һәм эшләрне башкаруга килешүләр хәзерлиләр. Кайберәүләрнең алдында исә аеруча мөһим бурыч - акча җыю һәм шәһәр ярминкәләренә килгән сатучыларны храм төзелешенә акча бирергә агитацияләү тора.
    Инде 5 апрельдә үк үтенеч һәм протокол Казан архиепископы өстәленә килеп эләгә һәм аның имзасы белән эш башланып китә. Бер атна узгач, 1836 елның 13 апрелендә, Казан Дини Консисториясенең боерыгы чыга: "Епископ резолюциясе буенча, үз теләге белән акча бирүчеләрнең исемнәрен теркәү өчен №746 китапны сәүдәгәрнең улы Дмитрий Корноуховка кул куйдырып бирергә. Бу турыда Спас Благочинныена аерым указ белән хәбәр итәргә".
    Һәр кешегә мәгълүм булганча, храм төзү - гади төзелеш кенә түгел. Элек-электән чиркәүләрне халык акчасына төзегәннәр. Документлар буенча, бу эш шактый актив барса да, акча җитмәве төп проблемага әверелгән. Үз теләге белән акча бирүчеләр арасында күренекле дворяннар, сәүдәгәрләр, мещаннар, хәтта иң ярлы крестьяннарның да исемнәре бар. Чынлап та, халык чиркәү салуга акча гына түгел, күңел җылысын да керткәннәр. Күбесенең үз исемнәрен яздырмаулары да ихтирамга лаек. Үз теләге белән акча бирүчеләрне терки торган китапта да: "билгесез кешедән", " ирле-хатынлыдан", "сәдака итеп бирелгән" дип языла яки исемнәрен генә куялар.
    Ләкин 1838 елның 11 октябренә, документларга караганда, 3055 сум гына акча җыелды дип языла. Рухани Покровский: "Бу сумма материаллар хәзерләү өчен дә җитми, 11 октябрьдә бу акча процентларны арттыру өчен җибәрелде"дип языла.
    Соборны төзү хронологиясе документларда яктыртыла.
    1844 елның 17 марты. Спас городничие Андрей Тимофеевич Лихачев Казан губернаторы Сергей Павлович Шиповка язган хатында болай ди:"Спастагы таш чиркәү төзешенә ярдәм итү өчен шәһәргә ашлык сатып алырга килгән сәүдәгәрләргә мөрәҗәгать итеп, амбардагы һәр капчык исәбеннән бер тиен түли алмассызмы, дип сөйләштем. Аларның кайберләре риза булды, ә сәүдәгәрләр исеменнән килгән приказчиклар хуҗаларының акчаны кызганулары аркасында бирүдән баш тарталар. Шуңа күрә сез, Югары Галиҗәнәпләр, үзегезнең җаваплы вазифагыздан файдаланып, шәһәр ярлы булганлыктан, чиркәүгә акчалата ярдәм итү өчен рәсми документ җибәреп, Спас шәһәренең бөтен промышленникларыннан акча җыюны оештыра алмассызмы?
    Казан губернаторы городничийга мондый җавап җибәрә:" Сез биргән докладтан мин Спас шәһәрендә яңа чиркәү төзүгә ярдәм итәргә тырышуыгыз турында белдем. Ләкин икмәк белән сәүдә итүчеләрдән чиркәү файдасына акча җыю турындагы тәкъдимегезне аңлый алмыйм, сез беләсездер инде, аны Император Галиҗәнәпләре генә эшли ала. Әгәр дә сәүдә итүчеләр үз ризалыклары белән эшләсәләр, мин каршы килә алмыйм".
    1845 елның 21 марты. Троицк Соборы җыенына килүчеләр карары: "1845 елның 21 мартында Казан губернасы Спас шәһәре Соборы кешеләре: Спас шәһәре һәм тирә-яктагы Новомордово, Куралово (Молоствов алпавытларныкы), Косяково (Башмачников алпавытларныкы) нәсел һәм шәхес дворяннары, купецлар, мещаннар һәм казна крестьяннары Спас шәһәрендә таш Собор салу буенча Комитет төзергә булдылар. Расланган Комитетның попечителе итеп Спас өязе дворяннар предводителе, полковник һәм Кавалер Орест Порфирович Молоствовны сайладылар. Бу Комитет буенча бухгалтер вазифасы өяз казначее Василий Егорович Берсеневка йөкләнде".
    Шуның белән беррәттән экономия йөзеннән үз кирпечләрен ясарга булалар һәм бу максаттан ике мичле кечкенә генә кирпеч заводы төзеп куялар. Инициатива төркеме шулай ук махсус өндәү язып, аны типографиядә бастыралар һәм барлык епархияләргә җибәрәләр. Сәүдә эше буенча йөргән Спас сәүдәгәрләре дә башкаларны бу изге эшкә акча бирергә өндиләр. Епархия җитәкчелеге исә, Спас Соборының төзелеше бик акрын баруын күреп, искәрмә буларак, акча җыя торган тагын ике Китап бирәләр.
    Кабул ителгән чаралар ярдәмендә акча якын-тирә губерналардан гына түгел, Россиянең ерак төбәкләреннән дә керә башлый. Мәсәлән, 1845 елның 22 апрелендә Казан Дини оешмасына Брацлав шәһәре (1793 елда бу Польша шәһәре Россия составына кертелеп, хәзерге вакытта Украинаның Винница өлкәсендә урнашкан) башлыгы Василий Герштанскийдан хат килә. Хатта "бу исемлектә күрсәтелгән үз теләге белән акча бирүчеләр Спас шәһәрендә чиркәү төзү өчен егерме бер сум җитмеш биш тиен көмеш акча җыйдылар. Мин исә Казан Консисториясен бу акчаларны Спас шәһәре чиркәвенә тапшырырга үтенәм. Бу акчалар турында акча җыючы, Спас шәһәре сәүдәгәре Николай Иванович Королёвка мәгълүм булуын әйтеп үтәм".
    1849 елның 10 гыйнвары.
    Казан губернасы юл һәм төзелеше Комиссиясе Боерыгы чыга. "Губерна архитекторы Иннокентий Платонович Бессоновка Спас шәһәре Соборы проектын эшләүне йөкләргә".
    1849 елның 22 ноябре. Казан Дини Консисториясенең Архиепископ Григорийга хатыннан: "Спас шәһәренең Троица Соборы планы Казан губерна архитекторы Иннокентий Платонович Бессоновка җибәрелде. Ул аны караганнан соң, Комиссиягә аңлатма кәгазе белән тапшырырга тиеш. Аның фикеренчә, эш күләменнән һәм чиркәүнең зурлыгыннан чыгып, Комитет карамагында булган 30 мең сумга кадәр ассигнацияләр һәм 450 мең кирпеч бу бинаны төзергә җитмәячәк, моның өчен ким дигәндә, 50 мең сум көмеш кирәк булачак".
    1850 елның гыйнвары.
    Казан Дини Консисториясенең Архиепископ Григорийга биргән докладыннан: "... Хәзерге вакытта Чиркәү төзелеше Комитеты карамагында 30 мең сумга кадәр ассигнацияләр һәм 450 мең кирпеч бар. Шуңа ышанып, Комитет бу Соборның проектын ясату белән мәшгуль һәм киләсе җәйдә төзелешне башлап җибәрергә җыена. Булган акча һәм кирпеч А һәм Б хәрефләре белән билгеләнгән бинаны төзергә һәм тимер түбә ясарга җитсә дә, коридор һәм манарага җитмәячәк. Кешеләрдә инде күптән "Кайчан эш башланыр?" дигән сорау туа. Бу аларның Спас шәһәрендә моңа кадәр булмаган бинаны күрергә теләге зур булуын күрсәтә. Өяз дворяннары башлыгы Спас алпавытларын сигез ел дәвамында һәр икмәк капчыгыннан исәпләп, берәр тиен биреп барырга ризалатты. Бу эшкә ул кышын Спас пристаненә ел саен 250шәр мең капчык китерелгән икмәкне сату белән шөгыльләнгән сәүдәгәрләрне дә өндәде".
    31 август 1851 ел.
    Спас сәүдәгәре Корноухов Свияжск өязе Ключище авылының алпавыт крестьяннары белән килешү төзеде, аның нигезендә крестьяннар үзләрендә Спас Соборы төзү өчен таш чыгаруны үз өсләренә алдылар.
    20 май 1852 ел.
    Собор төзү өчен урын сайлау актыннан. "1852 елның 20 маенда Казан губерна архитекторы академик Иннокентий Платонович Бессонов...Спаска килә. Төзелеш Комитеты әгъзалары белән бергә таш Собор төзеләчәк урынны тикшерделәр. Ул агач чиркәү урынына туры килә. Агач чиркәүне сүтәргә туры киләчәк, яңасы төзелгәнче халык табыну урынсыз калачак. Комитетның акчасы чикләнгән булганлыктан, вакытлы чиркәү төзү өчен ярдәм итә алмый...
    Архитектор әфәнде җыелган кешеләр алдында төзелеш өчен материалларының булуы турында әйтте: кирпеч, бут ташы, известь һәм башкалар тупланган. Таш эшләрен башкару өчен үзе яхшы белгән оста крестьян Семен Петуховны тәкъдим итә..."
    Архитектор әфәнде төп гөмбәзнең ныклыгы өчен чиркәү төзүне трапеза белән бер үк вакытта башларга тәкъдим итте, ул храмның көнбатыш ягыннан куполны тотып торучы баганаларга таяныч көче биргән. Ягып җылыту өчен мичләр чыгарырга тәкъдим итә, аның өчен идәнне казып махсус тирән уемнар ясарга, ә төзегән вакытта стенада торбалар куеп калдырырга кирәклеген әйтә.
    15 июнь 1852 ел.
    Ташчы Семен Андреевич Петухов белән контракт төзелә, ул таш Соборны проект, план буенча эшләргә сүз бирә, нигезенә дүрт аршин тирәнлектә чокырлар казып, нигезен сала башларга куша...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: