Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Спастагы чиркәүнең төзелү тарихы

    Архитектор әфәнде җыелган кешеләр алдында төзелеш өчен кирпеч, бут ташы, известь һәм башка материалларның барлыгын әйтте. Таш эшләрен башкаруга үзенең танышы, оста куллы крестьян Семен Петуховны тәкъдим итә... "Архитектор әфәнде төп гөмбәзнең ныклыгы өчен чиркәү төзүне трапеза өлеше белән бер үк вакытта башларга тәкъдим итте, ул храмның көнбатыш ягыннан гөмбәзне...

    15 июнь 1852 ел. Ташчы Семен Андреевич Петухов белән контракт төзелә, ул таш Соборны проект, план буенча эшләргә сүз бирә, нигезенә дүрт аршин тирәнлектә чокырлар казып, нигезен сала башларга куша...
    30 ноябрь 1852 ел. "Собор төзелеше быелның 15 июнендә башланды," - дип рапорт бирәләр Казан епархиясенә.
    29 май 1854 ел. Спас шәһәре Троица Соборына йөрүчеләрнең гомуми җыелышыннан: "Сез Югары Галиҗәнәп әфәнде, Казан хәрби губернаторы 1854 елның 12 мартында 1914 номеры астында Чиркәү төзелеше рәисе Санкт-Петербургка киткән Молоствов урынына башканы, ышанычлы һәм тәҗрибәле кешене куярга. Аны Казан Архиепископы расларга тиеш.
    Приход кешеләренең җыелышы 29 майда була. Комитет попечителе итеп кавалерия подполковнигы Иван Карлович Шенвальд сайлана".
    6 март 1855 ел. Спас шәһәре Троица Соборы рухание Семен Соловьевның Казан Духовный Консисториясенә биргән рапортыннан. "... 1854 елның 1 сентябреннән 1 декабренә кадәр таштан яңа Собор төзү буенча зур эшләр башкарылды. Барлык эшләр югары Галиҗәнәпләре проекты буенча, бик төгәл алып барылды".
    5 июль 1856 ел. Губерна архитекторы Бессоновның Архиепископ Григорийга язган рапортыннан: "...Быел эшләр чыгып, Спаска барырга туры килде. Комитет идән өчен таш плитәләр хәзерли. Төзелә торган бинаны карап йөрдем, җылытыла торган храмның стеналары һәм гөмбәзе штукатурланган, чиркәү эчендәге тәрәзәләргә наличниклар эшләнгән, минемчә, бу урынлы килеп чыкмаган. Тагын шунысы да бар, салкын храмның кирпечтән салынган аркасы яңгырлардан һәм кардан, гомумән, явым-төшемнәрдән берничек сакланмаган. Югары Галиҗәнәпләр, бу хакта Сезгә җиткереп, Комитетка башта бинаны бозылудан сакларга, ә аннары эчке эшләрне башкару кирәклеге турында әйтергә кирәк".
    31 июль 1857 ел. Спас Төзелеш Комитетының Казанга биргән докладыннан: "Чиркәү Комитеты 1855 елның 17 октябрендә Югары Галиҗәнәпләре, Казан Архиепископы Григорий хуплаган Иконостаска ясарга тиешле рәсемне җибәрәм. Ул Соборның җылытыла торган ике өлешенә куелырга тиеш... Мондагы идән Мамадыш тавы ташыннан җәелгән, аның бер өлешен алырга төрле катлам Спас приход халкы, икенче өлешен Алабуганың 1нче гильдия сәүдәгәре Дмитрий Иванович Стахеев алырга ярдәм итте...".
    Мин Мамадыштан Спаска кадәр ташны ничек ташулары турында документлар тапмадым, күрәсең, алар юктыр. Казан губернасы картасына карасаң, бу кадәр авыр йөкне шул ерак арадан (200гә якын авыр таш плитәләр) атлар белән ташуларын күз алдына китерүе дә авыр. Күрәсең, бу ташларны Спаска Вятка, Кама, Идел, Бизнә елгары аша алып килгәннәрдер.
    30 ноябрь 1860 ел. Казан губернаторы Петр Федорович Козляниновның Казан Архиепископы Афанасийга язган хатыннан: "Спас городничие шәһәрдә 1852 елда таш Собор төзелә башлавы турында хәбәр итте. Төзү эшләрен алып бару өчен бина тирәли тактадан басмалар куелган, известь һәм су өчен чокырлар казылган, ләкин боларның берсе дә тотып алынмаган. Акча булмаганлыктан, эшләр икенче ел инде туктап тора, аны киләсе елда гына эшли башларга тиешләр. Бина Базар мәйданында төзелә, базар көннәрендә бина тирәли ясалган басмаларның җимерелеп төшү куркынычы бар. Полиция командасында кеше җитмәгәнлектән, городничий аны карарга кеше дә куя алмый. Бәхетсезлекне кисәтү өчен я басмаларны алып ташларга, яки койма белән әйләндереп куярга кирәк..."
    17 август 1863 ел. Түбән Новгород губернасы Балахнино өязе П.Александровның Казан Архиепископы Афанасийга язган хатыннан: "Бер крестьянның тол хатыны Авдотья Степановна Петухова миңа түбәндәге үтенеч белән мөрәҗәгать итте: "Минем кайнатам Семен Андреевич Петухов, 1852 елда Спас чиркәве Төзелеш Комитетыннан Казан губернасының Спас шәһәреннән таш Собор төзүне үз өстенә алып, төзелешне шул ук елда башлап, 1855 елда төгәлләү турында Комитет белән килешү төзеде. Тик төзелеш тәмамланмады, бу Петуховның гаебе белән түгел, ә Чиркәү Комитеты материалларны үз вакытында бирмәүдән. 1858 елның март аенда каенатам каты авырудан соң үлде. Спас Соборы төзү эшен аның улы, минем ирем Яков Семёнович Петухов шул ук шартларда үз өстенә алды. Төзелешне 1859 елда тәмамларга килештеләр. Тик аңа 1858 ел нәтиҗәләре буенча акча түләнмәгәнгә һәм 1859 елга материаллар китерелмәгәнгә, ул да Соборны төзеп бетерә алмады. 1862 елда ул да үлеп китте. Чиркәү Комитеты кассасында каенатам Семён Петуховның залог суммасы - көмеш акчалар белән 600 сум калган иде, аның 300 сумын ул чиркәү төзелешенә бирә. Калган акчаларны кайтарып бирүегезне үтенәм, чөнки кызым белән туйдыручысыз һәм акчасыз калдык".
    18 сентябрь 1864 ел. Спас протоиерее Семён Соловьевның Казанга язган рапортыннан: "... 1865 елның июнь, июль һәм август айларында манарадан кала, Собор төзелеп бетте диярлек. Бу айларда өч кенә гөмбәз төзелеп, дүртенчесе кебек үк, калай түбә ябу өчен бәбкәләр эшләнде. Комитетта акча җитмәгәнлектән, әлегә калай белән яба алмыйбыз. Биш гөмбәзгә дә алтын йөгертелгән тәреләр куелды. Собор Архитекторы бу турыда Комитетка аерым хәбәр итәчәк".
    8 сентябрь 1874 ел. Казан Архиепископы Антонийның Троица Соборы старостасы, Спас сәүдәгәре Иоаким Алексеевич Улитинга Рәхмәт хатыннан: "Спас шәһәренең Троица Соборы Протоие рее Пётр Покровский сезнең Приход попечительләре һәм Спас Троица Соборы чиркәү старостасы буларак, Спас шәһәрендә Собор төзү эшендә күп тырышлык куюыгызны билгеләп үтте. Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә ул узган 1873 елда ук әзер булды. Быелның 4 июнендә бу Соборның баш чиркәвен ачып, мин сезнең тырышлык нәтиҗәләрен үз күзләрем белән күрдем. Шуңа күрә бу изге эшегез өчен Епархия җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерәм".
    11 сентябрь 1874 ел. Казан Дини Консистория отчётыннан: "...Епархия җитәкчелегенең Спас Троица Соборы каршындагы Попечительләр Рәисе Евлампий Николаевич Дурасовка һәм чиркәү старостасы сәүдәгәр Иоаким Алексеевич Улитинга рәхмәт белдерүен билгеләп үтәргә".
    Бәлки, бу Спас шәһәренең Троица Соборы турында сакланган рәсми хәбәрләрнең соңгысыдыр. Ә аның турындагы 1911 елгы ведомостьта Собор 1874 елда "Спас шәһәре прихожаннары тырышлыгы һәм өлешчә шул ук Соборның акчасына төзелгән" булуы билгеләп үтелгән. Бина һәм манаралар таштан ясалган. Нык, тимер белән ябылган, майлы буяу белән буялган. Эчтә диварлар һәм түшәм майлы буяулар белән буялып, рәсемнәр һәм орнамент белән бизәлгән. Төп чиркәүдәге иконостас 4 катлы, башкалары икешәр катлы. Шәһәрдә ике часовня бар.
    Чиркәү кырык ел чамасы эшләгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: