Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Патша эскадрасы

Элек-электән Болгарга һәм тарихи урыннарга дәүләт башлыклары шактый килгән. Бу яктан бер генә район үзәге дә мондый игътибарга лаек булмагандыр. Күптән түгел Россия Президенты Владимир Путинның Болгарга визиты да күп гасырлык бу традицияне дәвам итү кебек булды. Элек бу якларда төрле сәбәпләр белән Борынгы Русь кенәзләре дә, Алтын Урда ханнары...

Николай Марянин,
туган як тарихчысы.
1767 елның май-июнь айларына билгеләнгән бу сәяхәте турында Екатерина II берничә ай алдан уйлый башлый. Патшабикәнең халыкка үзен дә күрсәтәсе, башкаладан читтәге халыкның ничек яшәвен дә күрәсе килә. Су буенча сәяхәт Тверь шәһәреннән башланып китә, сәяхәттә катнашкан Мәскәү кешеләрен алып бару өчен 300 юл коляскасы хәзерлиләр. Патшабикә тукталырга тиешле һәр станциядә алыштыру өчен 75әр ат хәзерләп куела. Тверьдән елга эскадрасы 2 майда, Иделдә боз киткәч, чыга. Зур шәһәрләр һәм монастырьларда Екатерина берничә көнлек тукталышлар ясап, җирле чиновниклар, дворяннар, сәүдәгәрләр, руханилар делегациясен кабул итә, чиркәүләрдә үткәрелгән гыйбадәтләрдә катнаша. Казанга килеп җитәр алдыннан губернатор А. Н. Квашнин-Самарин патшабикәгә губерна турында язып җибәрә. Ә аннан да алдарак аңа патша Пётр Iнең 1722 елда Персия походына барганда Идел Болгарының борынгы башкаласын кереп карап йөрүе турында хәбәр итәләр. Бәлки бу хәбәр дә патшабикә маршрутына борынгы Болгарны кертергә этәргеч биргәндер.
Казанда Екатерина 26 майдан алып 31 майга кадәр, биш көн була, Кремльне карый, мөселманнарга шәһәрдә мәчетләр төзергә рөхсәт бирә. Зурлап кабул итүләренә күңеле булып, ул үзен "Казан алпавыты" ди, ә аңа бөтен яклап ярарга тырышкан Казан чиновниклары һәм дворяннары турында: "Рөхсәт бирсәң, келәм урынына үзләре ятар иде…"дип яза Җәйнең беренче көнендә Екатерина Идел буенча сәяхәтен дәвам итә. Казан аны тантаналы озатып кала. Патшабикә каретасын "Ура!" кычкырып, бик күп кеше озата бара, пушкалардан ату тавышлары һәм кыңгыраулар чыңы ишетелә, пристаньдә ике яклап дворян һәм сәүдәгәр вәкилләре басып тора... Шул ук көнне Екатерина үзенең хатында Россия тышкы сәясәт башлыгы граф Н. И. Панинга: "Идел буенда халык шактый бай яши. Бәяләр бөтен җирдә югары булса да, барысы да ипи ашый, беркем мохтаҗлыктан зарланмый…" дип яза. Бу тема аны аеруча дулкынландыра: "Уңыш монда башка җирләр белән чагыштырганда мул була; урманнарда кыргый чияләр һәм гөлҗимеш үсә; урманнар имән һәм юкәдән тора; ә мондагы кебек кара җир башка урыннарда хәтта түтәлләрдә дә юк. Халык бернигә мохтаҗ түгел. Мондагы кебек тәмле балыкны моңа кадәр минем ашаганым юк иде. Яшәү өчен барысы да җитәрлек һәм бәяләре дә арзан".
Төштән соң якорьне күтәреп, ишкәк белән ишеп баралар, кичке 9га кадәр нибары 23 чакрым үтәләр. Төнгә Шеланга авылы янында, елганың таулы ягында туктыйлар. 2 июньдә барган уңайга җил исеп, җилкән астында йөзә башлыйлар. Алты сәгать эчендә 50 чакрым араны үтеп, Кирельск авылы янында төшке ялга туктыйлар. Аннары тагын ишкәккә күчеп, сәгать бишенчеләрдә елга эскадрасы Иделнең сул ягында, Чертык ермагы елгага тоташкан урыннан бераз астарак, борынгы Болгар хәрабәләреннән ерак түгел җирдә якорь салалар. Җирле атамаларны белмәгән писарь судно журналына эскадраның "Белгород пристаненә" килеп туктавы, ә патшабикәнең "Белгород шәһәрендә" булуы турында яза. Болгар сүзен ул руслаштырып "Белгород" дип аңлый. Елга ярында тезелеп торган патшабикә флотилиясе һәркемне шаккатыра, моның кадәр корабларны бу якларда соңгы тапкыр Пётр I килгән вакытта гына күрәләр.
Барлыгы эскадрада төрле - төрле 25 кораб була. Арасында иң зурысы - "Тверь" галерасында Екатерина, аның ике фрейлинасы, императрицаның фавориты граф Григорий Григорьевич Орлов, шулай ук аның энесе, Петербург Фәннәр академиясе директоры Владимир Орлов урнаша. "Волга" галерасында флот генерал-фельдмаршалы Иван Чернышёв, генерал-аншеф Александр Бибиков һәм Санкт-Петербург генерал-полицмейстеры Дмитрий Волков була. "Ярославль" галерасында Вольтер белән танышлыгы аркасында Екатерина үзенә якынайткан язучы Андрей Шувалов, тагын берничә дәрәҗәле чиновник һәм дәүләт эшлеклесе сәяхәт итә, алар арасында лейб-хирург Рейслейн һәм поход табибы да була. "Казан" галерасын атаклы бертуган граф Орловларның абыйсы Иван Орлов һәм аның икетуганы гофмаршал Григорий Никитич Орлов карамагына бирәләр. "Кострома", "Нижний Новгород", "Симбирск" галераларын поход кухнялары итәләр, анда азык хәзерлиләр һәм азык-төлек саклыйлар. "Ржев Владимиров" судносы йөзмә госпиталь ролен үти, монда сәяхәтчеләргә медицина ярдәме күрсәтәләр. Хәрби коллегия президенты Захар Чернышёв үзенең шәхси "Лама" галерасында сәяхәт итә. Григорий Григорьевич Орловның эскадрада "Севастьяновка" дигән үз судносы булса да, ул бөтен вакытын патшабикә янында үткәрә.
Сәяхәттә чит ил министрлары да катнаша. Саксония графы Сакчен "Воме" галерасында сәяхәт итә. Моннан тыш, экспедициядә Испания виконты Дегерерский, Цесария кенәзе Лобкович, Пруссиядән граф Сольмс һәм Дания бароны Ассебург да катнаша. Кечерәк суднолардан экспедициядә 10 ярымбарка (аларның икесе - армия командасы, калган сигезе патша запаслары белән) һәм 4 зур көймә була. Барлыгы судноларда 777 флот, артиллерия, адмиралтейство чиннары һәм хезмәткәрләре, шулай ук 345 солдат һәм офицер исәпләнә. Иң югары кешеләрне исәпкә алып, сәяхәттә 1150гә якын кеше катнаша. Патшабикәнең күп сандагы сак белән йөрүе ул елларда Иделдә сәяхәт итүнең шактый куркыныч булуы (Пугачёв фетнәсе Екатерина сәяхәтеннән соң берничә ел үткәч башлана) белән бәйледер...
Идел буенда эскадраны җирле дворян һәм чиновниклардан торган делегация каршы ала (ул чакта Спас шәһәре булмый, Успенское (Болгар) авылы Казан өязенә карый). Суднолар ярга ук килә алмыйча, якорьны тирәнрәк урында ташлыйлар, ә Екатерина шлюпкага утырып, "Тверь" галерасыннан махсус төзелгән пристаньгә төшә. Пристаньнән башлап Успенское авылына кадәр ясалган "патша юлы" буенча императрица һәм аны озатып йөрүчеләр берничә дистә экипаж белән шәһре Болгарга килеп җитәләр. Успение монастырендә гыйбадәт кылганнан соң, Екатерина ике сәгать дәвамында " борынгы заманнардан калган таш бина" хәрабәләрен карап йөри. Галерага ул кичке сигезләр тирәсендә әйләнеп кайта, флотилия якорьны ала һәм елганың түбән агымы буйлап сәяхәтен дәвам итә. Ике сәгатьтән соң алар төнгә туктыйлар, ә 3 июньдә иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә Щучий утравына килеп җитәләр, анда да пристань ясап куелган була. Императрица ярга чыгып, 10 чакрым ераклыкта урнашкан Вознесенское авылына (соңрак Иске Майна районының Головкино авылы, 1950нче елларда Куйбышев ГЭСы төзелү сәбәпле, су басу зонасына эләккән), граф Иван Григорьевич Орлов утарына юл тота. Монда Екатерина Н. И. Панинга язган хатында борынгы Болгардан алган тәэсирләре белән уртаклаша: "Кичә без ярга чыгып, Тамерлан хан тарафыннан төзелгән борынгы шәһре Болгарны карарга бардык, ул чынлап та зур, ләкин корылмалары бик яхшы хәлдә түгел. Шактый биек ике манара, монда булган корылмаларның барысы да бик сыйфатлы таштан ясалган. Татарлар бу урынны зурлыйлар һәм бу хәрабәләргә гыйбадәт кылу өчен киләләр". Патшабикәнең кайбер корылмаларның җимерелүе һәм үзгәртелүе аеруча ачуын китерә һәм ул Панинга гаепле кайбер кешеләр турында яза: "Казан архиерее Лука императрица Елисавета Петровна патшалык иткән чакта Пётр Iнең җимермәскә, зыян салмаска дигән күрсәтмәсенә игътибар итмичә, хөсетләнеп күп нәрсәне җимертә һәм ташлардан чиркәү, баз төзетә һәм монастырь өчен урын ала. Бүген монда булып, иртәгә Сембергә китәм…"
Екатеринаны Болгарда күргәннәре борчуга сала, Идел буенча сәяхәтенең соңгы көннәрендә ул "Болгарлар һәм хвалислар турында" дигән уникаль әсәр яза. Анда сурәтләнгән фактларның кайберләре тарихи чынбарлыкка туры килмәсә дә, бу язма Екатеринаның үз дәүләте тарихы һәм борынгы болгарлар белән күпме дәрәҗәдә кызыксынуын күрсәтә. "Болгарлар шактый киң таралып, хәзерге Казан губернасының Идел, Кама, Зөя буйларында яшәүләре билгеле", - дип башлап китә Екатерина язмасын. Аннары ул борынгы грек тарихчысы Геродотны искә төшерә, ул сурәтләгән "аргипей"ларның Идел болгарларына шактый гына охшавын билгеләп үтә. "Алар янына сәүдә эшләре белән Бористена һәм башка шәһәрләрдән греклар килә, - дип яза ул, - ә билгеле булганча, ул чакларда зур шәһәрләр болгарларда гына булган. Халык төрле һөнәрләргә оста булган һәм сәүдәгәрләре белән дан тоткан". Аннары патшабикә мондагы осталарның тырышлыгын билгеләп үтә. "Болгар җирләрен туздырганнан соң калган корылмалар һәм башка нәрсәләр бу халыкның һөнәрләргә бик оста булуын, сәүдә эшләрендә аңа тиңнәр булмавын дәлилли". Идел Болгарының башка илләр белән сәүдә эшләре алып баруын да ассызыклый: "Илдә очрый торган чит ил акчалары җирле сәүдәгәрләрнең Персия, Һиндстан якларына йөрүен, Русиянең Новгород якларында гына түгел, Швеция һәм Голландия кебек илләр белән сәүдә итүен күрсәтә".
Аннары Екатерина Идел Болгарының башка шәһәрләре турында да язып, кулъязмасында шәһәр исемен бозып күрсәтә: "Аларның башкаласы Боогард, бөек шәһәр, Кама тамагыннан 30 чакрым чамасы астарак урнашкан, ә Иделдән җиде чакрым чамасы болынлыклар белән бүленгән.
Иделнең шәһәр янында агымы калган. Шәһәр шактый зур, ул 5 чакрымнан күренеп торган, кайберәүләр 6 яки 7 чакрымнан да күренгән, диләр. Йортларның күбесе таштан эшләнгән, тышкы бизәкләре сакланган, чүлмәкченең эш урыны да сакланган. Бу шәһәр беренче тапкыр 1234 елда - татарлар, 1500 елда руслар тарафыннан җимерелгән, нәтиҗәдә бөтенләй туздырылган һәм Казан шәһәре төзелгән".
Патшабикә борынгы Болгарга сәяхәт кылганда ишеткән Идел Болгарының башка шәһәрләре, беренче чиратта Биләр шәһәре турында да яза: "Чирмешән елгасы буенда таш корылма бар, капкасы һәм баганалары аеруча яхшы сакланган. Кама тамагында башка шәһәр калдыклары да бар: болын ягында - Җүкәтау хәрабәләре; Камадан биш чакрым астарак тау ягында, Сембер өязенең Ташла авылы тирәседә Ашла шәһәре булган, тауларда Ташла шәһәре корылмалары бар, диләр".
Сембергә (хәзерге Ульяновск шәһәре) эскадра 5 июньдә килеп җитә һәм аннан сәяхәтчеләр коры юл белән Мәскәүгә кайтып китәләр. Соңрак Екатерина II тагын бер тапкыр бу якларга игътибарын юнәлдерә: 1781 елның 28 сентябрендә ул Спас өязен оештырып, Бизнә елгасында урнашкан авылга Спас шәһәре статусын бирү турында документка кул куя. Ә "Тверь" галерасын императрица боерыгы буенча Казанның Адмиралтейство бистәсенә куеп, ул ике гасырга якын музей ролен үти. 1956 елда янгын судноны һәм аның өстендә эшләнгән агач павильонны юк итә.
Рәсемдә: Идел буенча Екатерина II сәяхәт иткән "Тверь" галерасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев