Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Онытмыйк без һәлак булганнарны, исәннәрнең белик кадерен!

Кузнечиха төп мәктәбенең тарих укытучысы Лариса Пашина Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә узган “Халкыбызның Ватаныбызны саклаганда күрсәткән бөек батырлыгы: тарих битләреннән” халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

Свердловск өлкәсе хөкү-мәте, төбәкнең Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Урал дәүләт педагогия университеты оештырып уздырган конференциядә Россия, Казагыстан, Кыргызстаннан килгән вәкилләр катнашты.
 Конференциягә килүчеләрне Свердловск өлкәсе губернаторының территорияләрне үстерү мәсьәләсе буенча урынбасары Олег Чемезов, төбәкнең Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министры Юрий Биктуганов сәламләделәр. Үзләренең чыгышларында, алар Уралның фашистларны җиңүгә зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр. Урал җирендә канкойгыч сугышлар бармаса да, бу төбәктән фронтка 700 мең сугышчы киткән, бирегә 930 предприятие һәм 150 госпитальне эвакуацияләгәннәр. Чыгыш ясаучылар конференциянең максаты һәм бурычын да атады: фронт белән тылның бердәмлеген, тарихи чынбарлыкны күрсәтергә, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә инновация юнәлешләренең ролен аңлатырга һәм педагогларга ярдәм күрсәтергә.
Конференциянең беренче өлешендә алты кеше доклад белән чыгыш ясады. Мәсәлән, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алексей Невгад билгеләп үткәнчә, күптән түгел генә табылган архив документлары киләчәктә зур хәрби конфликтларны булдырмый калырга, дөньяда тынычлыкны сакларга ярдәм итәргә тиеш. Профессор, тарих фәннәре докторы Андрей Сперанскийның доклады Россиянең тышкы разведкасы эшчәнлегенә багышланды. Аның сүзләренә караганда, 1939 елның июненнән 1940 елның маена кадәр совет иленең разведка челтәре 32 илдә булдырылган, аларда 116 резидент эшләгән. 1941 елның маеннан июненә хәтле совет разведчиклары Гитлерның Советлар Союзына бәреп керергә җыенуы турында 300дән артык хәбәр тапшырган. Кызганыч, СССР җитәкчелеге разведка мәгълүматларыннан тулы күләмдә файдаланып кала алмаган. Моның нәтиҗәсе буларак, Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә совет сугышчылары күп югалтулар кичерә.
Конференциянең икенче өлешендә эшләр ундүрт секциядә алып барылды. Мин, мәсәлән, җиденчесендә, “Сугышта һәм тылда эшләгән укытучылар” секциясендә эшләдем. Минем “Укытучы-җитәкче-тыл хезмәтчәне” дип аталган чыгышым Кузнечиха урта мәктәбенең беренче директоры Константин Николаевич Хвостовка багышланды. Язманы гаилә архивында сакланып калган материалларга, Константин Николаевичның элеккеге укучылары һәм хезмәттәшләре истәлекләренә, 1941 елда газетада чыккан мәкаләләргә нигезләнеп әзерләдем.
Секцияләргә бүленеп эшләгәндә, без Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрнең балаларны, гомумән, ватаныбыз патриотларын тәрбияләүдә тоткан роле турында сөйләштек, фикер алыштык. Сугыш белән бәйле мәгълүматны сугышта катнашкан, тылда фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшләгән кешеләрдән, китаплардан, тарих дәреслекләреннән алырга була. Укыту программасында әлеге чор буенча мәгълүмат бик күп бирелгән, ә менә дәресләр саны – аз.  Балаларга сугыш турында тарих укытучылары гына түгел, ата-аналар, җәмәгатьчелек тә барысын сөйләргә һәм аңлатып бирергә тиеш. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Миңа калса, безгә барысын да ал да гөл итеп күрсәтүдән туктарга, үсеп килә торган яшь буынга сугыш турында барысын да дөрес, аңлаешлы итеп сөйләп бирергә кирәк. Балалар илебез тарихы, яу кырында мәңгелеккә башларын салган батыр солдатлар өчен чын күңелдән горурланырлык булсын.
Конференциядә мәктәп укучыларының сугышчан дан урыннарында сирәк булулары, укыту процессында тәрбияви көчкә ия булган кинофильмнарның аз күрсәтелүе турында да әйтеп үттеләр. Шулай ук гаилә традицияләре, элек-электән килә торган гореф-гадәтләрне саклау кирәклегенә дә басым ясалды. Ә бит бу ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтне ныгытуда, тарихи истәлекләрне кадерләп саклауда әйтеп бетергесез зур роль уйный.
Төрле төбәкләрдән килгән вәкилләр конференциядә актуаль темалар кузгатылуын ассызыкладылар. Зур күләмле чарада катнаша алуыма мин дә бик шатландым. Мин фронттан килгән хатларга нигезләнеп материаллар язу буенча беркадәр тәҗрибә тупладым, хезмәттәшләрем белән аралашудан бик күп тәэсирләр алдым.
Язмамның азагында конференциядә катнашкан бер педагогның чыгышыннан өзек китерәсе килә. Дәрес барышында бер укучы аннан сорый икән: “Нигә без ул сугыш турында онытмаска тиеш?” Бу сүзләрне ишетеп, ул бөтенләй коелып төшкән. Бу сорауга җавап беркадәр вакыт узганнан соң табылган: педагог Андрей Крутошинскийның (Советлар Союзы Герое исеме 1944 елда батырларча һәлак булганнан соң бирелгән) танышы Елена Покровскаяга фронттан язган бер хатын тапкан. Хатта мондый юллар бар: “Без дә бит сезне, туган якларыбызда яшәүчеләрне бер генә минутка да истән чыгармыйбыз. Сугышлар барган вакытта да гел сезнең хакта уйлыйбыз. Сез безнең белән яшисез, әгәр үләргә туры килсә, безне беркайчан онытмаячакларын белеп үләчәкбез. Шулай бит, Ленка?”. Фронтовикның бу сүзләренә башка берни дә өстәп булмый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев