Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Онытылмас еллар

    Бөек Ватан сугышы тәмамлануга күп еллар үтсә дә, хәтергә уелып калган истәлекләр һич онытылмый. Искә төшкән саен йөрәк әрнеп куя. Фиркат ГАЛИМОВ, ТРның атказанган табибы, район пенсионерлар союзы рәисе. Мин әтинең фронтка китүен әле дә әйбәт хәтерлим. 1942 елның апрель ае иде. Моңа кадәр, кырык беренче елның ноябрь-декабрендә безнең өйгә...

    Бөек Ватан сугышы тәмамлануга күп еллар үтсә дә, хәтергә уелып калган истәлекләр һич онытылмый. Искә төшкән саен йөрәк әрнеп куя.

    Фиркат ГАЛИМОВ,

    ТРның атказанган табибы, район пенсионерлар союзы рәисе.
    Мин әтинең фронтка китүен әле дә әйбәт хәтерлим. 1942 елның апрель ае иде. Моңа кадәр, кырык беренче елның ноябрь-декабрендә безнең өйгә Казан обводын төзергә килгән 13 кешене вакытлыча яшәргә керттеләр. Алар кырык градуслы салкында саклану ныгытмалары төзеделәр. Кәйлә, балта, лом белән кулларын өшетә-өшетә окоп, урман буенда дзотлар казыдылар. Бу авыр хезмәт кешеләрнең үзәгенә үтте, әмма алар тешләрен кысып булса да түзделәр. Саклану ныгытмалары казуда минем әни дә катнашты. Аны күрше Апас районына җибәрделәр.
    Авылга немецлар басып алган шәһәрләрдән һәм авыллардан гаиләләр күчеп килә башлады. Беренче булып ике балалы хатын килде, әллә Белгород, әллә инде Смоленск якларыннан килгән бер кызның колхозда счетовод булып эшләгәнен хәтерлим. Сталинградтан улы белән килгән хатын үзе белән берни дә алырга өлгерми калган...
    Сугышлар бездән еракта барса да, аның кайтавазын без дә тоеп тордык. Архив документлары белән эшләгәндә, мин, мәсәлән, Куйбышев районына эвакуацияләнүчеләр турында мәгълүматларга тап булдым. 1941 елның июненнән декабрь аена чаклы бирегә 2679 кеше, шул исәптән 1930-1941 елларда туган 1027 бала килгән. Качаклар күбесенчә Украина, Төньяк Кавказ, Белоруссия, Мәскәү, Ленинград, Карелия-Фин республикасыннан килеп сыену урыны тапкан. Аларны район авылларына бүлеп таратканнар. Мәсәлән, Куралово авыл Советы территориясенә 352 кеше килеп төпләнгән, Яңа-Мордово авыл Советы 321, Полянка -191, Никольский -182, Новослободский - 145, Антоновка -132, Танкеевка - 130, Ширбәт 102 качакны кабул итеп алган.
    Килүчеләрнең күпчелеге олырак яшьтәге кешеләр булса да, аларны эш белән тәэмин итәргә тырышканнар. Документларга караганда, 602 кешегә эш табылган. Куйбышев хастаханәсенә, мәсәлән, төрле белгечлек буенча 18 табиб эшкә кабул ителгән. Аларны эшкә республиканың наркомздрав приказы буенча җибәргәннәр. Соңыннан әлеге табибларның байтагы хәрәкәттәге армия сафларына алынган.
    Архив документларына караганда, 1941 елда балалар бакчасындагы урыннар саны - 117 гә, яслеләрдә 78 гә арткан. Шунысын әйтергә кирәк, килгән кешеләргә хезмәт күрсәтү, аларны эшкә урнаштыру белән бәйле мәсьәләләр район Советы башкарма комитеты утырышларында даими тикшерелгән. 1942 елның 10 сентябрендә Танкеевка авылында балалар йорты ачылган.
    Илне тетрәткән ул еллар сугыш авырлыкларын күргән кешеләрнең бәгыренә сеңеп калган. Вакыт сизелми үтсә дә, сугыш яралары һаман да төзәлми...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: