Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Онытылган батырлык

Бөек Ватан сугышы елларында өч тапкыр Дан ордены кавалерлары Советлар Союзы Героена тиң була. Тиздән Бөек Җиңүгә 70 ел тула, ләкин, ни кызганыч, безнең хәтер дәрьясында исемнәре онытыла башлаган батырлар да бар әле. Аларның берсе - тулы Дан орденнары кавалеры, беренче хәрби бүләген моннан житмеш ел элек - 1943 елда...

Николай Марянин,
туган як тарихчысы.
Сугышчан чыныгу
Василий Иванович Филиппов 1914 елның 15 октябрендә эшче гаиләсендә туа. Аның биографиясендә Самара губернасы Ставрополь өязенә кергән Чардаклы авылында туган дип язылган. Ләкин сугыш чорының бүләкләү турындагы документларында мин В. Филипповлар гаиләсенең башка урында - Чардаклы районы Ивановка авылында яшәвен һәм аның шунда тууын раслаучы фактларга юлыктым. 1919 елга кадәр бу авыл шулай ук Ставрополь өязенә, 1919-1928 елларда Самара губернасы Мәләкәс өязе Иске Майна волосте составына кергән, ә 1930 елда Урта Идел краеның Чардаклы районына кушылган. Шул вакыттан алып, Ивановка авылы 35 ел буе Чардаклы районы составында булган, Василий Филипповичның документларында да ул шулай теркәлгән. 1935 елдан Чардаклы районы башта Куйбышев крае, аннары Куйбышев өлкәсе составына кергән, ә 1943 елда яңа оешкан Ульяновск өлкәсенә кушылган. Ивановка авылын 1965 елда Иске Майна районына кайтаралар, ул бүгенге көнгә кадәр аның составында...
Туган авылында башлангыч белем алганнан соң, Василийның Чардаклы тимер юл станциясендә балта остасы булып эшләве билгеле. 1935 елда ул Чардаклы район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә алына. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, 1938 елның 29 июленнән 11 августына кадәр Хасан күле янындагы бәрелешләрдә катнаша. Бу вакытта Япониянең император армиясе Кытайның Маньчжуриясен басып ала, Советлар Союзы белән чиктәш булган бәхәсле җирләрне басып алырга теләп, безнең ил чигеннән 6 километр эчкә керә. Кызыл Армия японнар һөҗүмен кире кайтара, ә Филиппов бу ике атналык сугышта беренче хәрби чыныгу ала.
1939 елда армия сафыннан кайткач, акча эшләү максаты белән Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород) Дзержинск шәһәренә китә. 1930нчы еллар ахырында монда берничә химия промышленносте заводы, шул исәптән иприт һәм фосген кебек агулы матдәләр эшләп чыгара торган заводлар төзелә. Шәһәр чын мәгънәсендә зур коммунизм төзелешенә әйләнә, ә Василий Иванович монда ике ел буе Дзержинск төзелеш участогында маляр булып эшли.
Батырлык өчен бүләкләр
Бөек Ватан сугышы башлангач, аны шунда ук фронтка алмыйлар.1941 елның 29 ноябрендә генә Дзержинск хәрби комиссариаты Филипповны хәрәкәттәге армиягә, яңа оешкан 145нче Витебск укчылар дивизиясенә җибәрә. Биредә ул ефрейтор дәрәҗәсендә 213нче аерым сапер батальонының 2нче рота 2нче взводында сапер булып хезмәт итә. 1942 елның мартында Калинин фронтында беренче тапкыр сугышка керә. Монда, Велиж шәһәре белән Слобода авылы арасында, 43нче армия составындагы дивизия 1943 елның җәенә кадәр оборонада тора. Аннары Василий Филипповның часте Смоленск һөҗүм операциясе барышында 22 сентябрьдә Демидов шәһәрен азат итүдә катнаша. 16 октябрьдә Витебск юнәлешендә барган сугышларда ул зур батырлык күрсәтә. Бу көнне бер төркем саперларга дошманның тимерчыбык киртәләрен өзеп, юл ясарга боерык бирелә. Василий Иванович аңа беренче булып шуышып килеп җитә. Немец патрульләренең читкә китүен көтә дә, тимерчыбык киртәнең беренче рәтенә куәтле заряд куеп, селтәнеп, икенче рәткә 16 килограммлы шартлаткыч ыргыта. Көчле шартлау гитлерчыларның ике патрулен юк итә, һөҗүмгә күтәрелгән пехотага юл ача. Батальон командиры капитан Петров батырлык күрсәткән саперны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләү турында приказ хәзерли, ләкин майор Голотин 5 ноябрьдә В. Филипповны "Батырлык өчен" медале белән бүләкләү турындагы приказга кул куя, чөнки беренче сугышчан бүләккә орден бирелми торган була.
Озакламый Василий Иванович тагын батырлык күрсәтә. Белоруссия җирендә барган сугышларда ул Витебск өлкәсенең Гаврики авылы янында 8 ноябрьдән алып 20 ноябрьгә кадәр төрле системадагы 70 минаны зарарсызландыра. Бервакыт шундый операцияләрнең берсендә сапер көрәге белән шуышып барганда, дошман патруле килеп чыга. Василий Иванович үлгәнгә сабышып, тын да алмый ята. Немец бар көченә дагалы итеге белән аның күкрәгенә китереп тибә, ләкин ул тавыш-тынын чыгармый. Шулай итеп, үзенең хәйләсе аркасында гына исән кала. Ә 20 ноябрьдән 21 ноябрьгә каршы төндә дошманның көчле уты астында Янович поселогыннан 9 километр читтәрәк, ул ике рәт булып сузылган тимер чыбыкны өзеп юл ясый һәм безнең гаскәрләрнең укчы һәм артиллерия сугышчыларына алга барырга мөмкинлек тудыра. Бу юлы капитан Петров Филипповны 3нче дәрәҗә Дан орденына тәкъдим итә. Майор Голотин да аның белән килешә, 1943 елның 9 декабрендә бүләкләү турында боерыкка кул куела. Дивизияне ул вакытта 1нче Балтыйк буе фронтының 1нче укчылар корпусы карамагына тапшыралар.
1944нче елның башында ефрейтор Филипповны "тел" алырга тиешле разведгруппа составына кертәләр. Аңа Витебскидан 14 километр төньяктарак разведчикларны немецларның мина кыры һәм чәнечкеле тимер чыбык киртәләр аша үткәрү бурычы тапшырыла. Рейд вакытында 27 гыйнвар көнне Василий Иванович гитлерчыларның туктаусыз яуган уты астында разведгруппа маршрутында пехотага каршы куелган 14 минаны зарарсызландыра, тимерчыбык аша үтәргә юл ясый. 28 гыйнвардан 29 гыйнварга каршы төндә дә шул хәл кабатлана. Башта Филиппов "S" тибындагы 10 минаны зарарсызландыра, аннары тимер чыбыклар арасыннан алты метрлы юл ясап, немец окоплары янына килеп җитә, дошман брустверы янында тагын 10 минаны зарарсызландыра. Разведчиклар белән бергә ул көтмәгәндә траншеяга бәреп керә һәм немец офицерын әсирлеккә алырга ярдәм итә. Инде икенче көнне үк батальон командиры майор Петров Филипповны 2нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләргә тәкъдим итә. 145нче дивизия командиры бүләкләү кәгазен 5 февральдә раслый, 13нче мартта карарга 43нче армия командующие генерал-лейтенант Голубев кул куя. Ә бер атна алдарак Витебск янында барган сугышларның берсендә Филиппов җиңелчә яралана. Аның сугышчан батырлыгы турында берничә тапкыр фронт газетасында язып чыгалар, Василий Ивановичны инженер разведкасы остасы, дип мактыйлар. Бу эшендә Филипповка Стрелка кушаматлы эте ярдәм итә, ул аны немецларның яшерен миналарын табарга өйрәтә.
Орденны Калинин үзе тапшыра
1944 елның 21 декабрендә Литва җирендә барган сугышларда ефрейтор тагын бер батырлык күрсәтә. Бер төркем саперларга Салдус шәһәреннән 20 километр читтәрәк урнашкан Бруклайн торак пункты тирәсендә Заня елгасына бару юлларын тикшерергә боерык бирелә. Дивизия юлындагы күперләрне саклап калып, чигенүче дошман гаскәрләренә ничек тә шартлатырга ирек бирмәскә... Василий Филиппов, гадәттәгечә, беренчеләрдән булып күпергә килеп җитә һәм немецларның аны шартлатырга әзерләүләрен күреп ала. Ул күперне саклаучы ике немец автоматчысы яшеренгән блиндаж янына сиздерми генә килеп җитеп, эчкә танкка каршы ата торган граната ташлый.
Филиппов куелган шартлаткычны тиз арада зарарсызландыра, 250 метр детонатор шнурын кисә һәм килеп җиткән безнең частьләргә күперне төзек килеш тапшырып, частьнең елга аша үтүен тәэмин итә. Ул чакта 213нче сапер батальоны командиры булган гвардия капитаны Усанов 30нче декабрьдә үк аны 1нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләргә тәкъдим итә. 1945 елның 6 гыйнварында бу кәгазьгә 1нче укчы корпус командиры, Советлар Союзы Герое, гвардия генерал-лейтенанты Васильев, ә 28 гыйнварда 1нче Балтыйк буе фронты гаскәрләре командующие, армия генералы И. Баграмян кул куя.
Моның белән бергә ике ай алдарак тутырылган, шул ук Усанов, Васильев һәм Баграмян кул куйган икенче бүләкләү кәгазе дә тапшырыла. Монда Василий Филипповның 1944 елда күрсәткән сугышчан батырлыклары язылган була. 22 мартта ул алгы сызыкта, фашистларның көчле уты астында пехотага каршы 100ләп мина урнаштыра һәм безнең окопларны дошманнан саклый; 14 сентябрьдә, гитлерчыларның бертуктаусыз ут яудыруларына карамастан, беренче булып Латвиянең Лиелупе елгасына килеп җитә һәм безнен гаскәрләр үтәр алдыннан аның тирәнлеген тикшереп чыга; 3 һәм 4 октябрьләрдә ул Латвиянең Каршунай торак пунктында саперлар белән бергә дошманның алгы сызыгына чыгып, безнең гаскәрләр һөҗүмгә барганда минага эләкмәсен өчен гитлерчыларның ут нокталарына кадәр булган җирне тикшереп чыга. Филипповны 1нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләү турында карар 1945 елның 24 мартында СССР Югары Советы Президиумы утырышында кабул ителә. Бүләкне тапшыру өчен Василий Ивановичны махсус Мәскәүгә чакырып алалар һәм бүләкне аңа Кремльнең Георгий залында Михаил Иванович Калинин үзе тапшыра.
Мондый бүләктән соң геройга туган якларына кайту өчен өч атналык ял бирү каралган булса да, Филиппов ялдан баш тарта, чөнки аңа кадәр иптәшләре аңа хатынының башка кеше белән тора башлавы һәм улын да үзе белән алып китүе турында хат язалар. Өенә аягы тартмаганлыктан, Василий Иванович үзенең яңа частенә кайта. Сәбәбе - март башында 145нче дивизия зур югалтуларга дучар булганлыктан, аларның үз частен Вейверы (Литва) авылы янында тараталар, ефрейтор Филипповны Ленинград фронтының 306нче Рибшев укчылар дивизиясенең 342нче саперлар батальонына отделение командиры итеп күчерәләр. Ә 14 апрельдә ул икенче тапкыр "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Бу юлы ул Латвиядәге Виесата елгасы тирәсендә барган сугышларда батырлык күрсәтә. Җиңү көненә бер айдан да кимрәк вакыт калып бара. Сугыш бетүен Василий Иванович Көнчыгыш Пруссиядә ишетә. 1945 елның октябрендә старшина дәрәҗәсендә "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнә һәм туган якларына әйләнеп кайта. Тугрылыклы дусты һәм ярдәмчесе Стрелка кушаматлы этне үзе белән алырга теләсә дә, аңа рөхсәт итмиләр. Ә менә сугышлар тынып торган арада өздереп уйнаган гармунын Василий Иванович үзе белән алып кайта һәм гомере буе кадерле ядкарь итеп саклый.
Хәтеребездә сакланырга тиеш
Сугыштан соң ул Ульяновск янындагы Верхняя Терраса бистәсенә килеп урнаша, аннары Чардаклы эшчеләр бистәсендә Северный урамында яши. Икенче хатыны Анна Семеновна белән бергә яшәгән агач йортлары әле дә исән. Сугыштан соң каравыл начальнигы, штукатур-маляр булып эшли, азык-төлек сәнәгате предприятиесе цехларын төзи. Еш кына җирле мәктәптә һәм ветераннар белән очрашуларда сугыш турындагы истәлекләре белән уртаклаша. Аңа илебезнең төрле төбәкләрендәге эзтабар отрядлардан да хатлар күп килә. Ә 1965 елның 9 Маенда, Җиңү бәйрәмендә, аны Ульяновск шәһәрендә бәйрәм тантаналары үтә торган "Труд" стадионына чакыралар. 1967 елның ноябрендә Чардаклы районының "Приволжская правда" район газетасында Василий Филиппов турында "Жизнь - подвиг" дигән зур язма басылып чыга, ә 1970 елда Идел буе китап нәшриятында аның сугышчан батырлыклары турында "Подвиг солдата" дигән китап дөнья күрә.
Аннары Филипповлар Татарстанның Куйбышев районы Ржавец авылына күчәләр, чөнки Анна Семеновна чыгышы белән Красная Слобода авылыннан була һәм ирен үзенең туган якларына кайтырга үгетли. Анна Семеновна гомере буе колхозда тракторчы булып эшли. Балалары булмый. Василий Иванович Филиппов 1981 елның 26 октябрендә 67 яшендә вафат була. Ржавецта зират булмаганлыктан, Анна Семеновна ирен, тулы Дан орденнары кавалерын, ТАССРның Куйбышев районы Красная Слобода авылында күмдерә. Ни кызганыч, 30 елдан соң җирле халык герой турында оныта. В. Филипповның каберен миңа хәтта Красная Слобода авыл җирлеге башлыгы да күрсәтә алмады. Күптән түгел без абыем Александр белән авыл зиратында булдык. Гаҗәп, тулы Дан орденнары кавалерының каберен без тиз таптык. Зур мәрмәр таш, геройның ташта уелган рәсеме, сугышчан бүләкләре турында язулар, мәңгелек ут рәсеме, утыртылган чәчәкләр һәм чардуганга бәйләп куелган Георгий тасмасы кешеләрнең сугыш батыры турында онытмауларын, кабере турында кайгыртып торуларын күрсәтә. Дөрес, язулар инде кыршылып, беленер-беленмәс кенә калган, аларны яңартырга кирәк, герой фамилиясендә бер "п" хәрефе дә төшеп калган... Хатыны Анна Семеновна Филиппова да ире янәшәсендә күмелгән, ул 2009 елда 88 яшендә вафат булган. Соңгы елларда тормышы бик авырлашкан. Бервакыт Ржавец авылына Казаннан коллекционерлар килеп, өлкән яшьтәге әбине алдап, өч орденнан иң кыйммәтлесен - алтыннан коелган 1нче дәрәҗә Дан орденын сатарга мәҗбүр иткәннәр. Хәзер инде аның кая икәне дә билгесез. Аннары Анна Семеновнага Болгар музей-тыюлык хезмәткәрләре мөрәҗәгать итәләр, ул Василий Филипповның калган ике Дан орденын музей фондына тапшырырга риза була...
Куйбышев районы инде күптән Спас районы итеп үзгәртелде, ә аның үзәге булган Куйбышев хәзер Болгар шәһәре. Шәһәрдә 1990 елда ук "Геройлар Аллеясы" һәйкәл-мемориалы ачылды, монда биш Советлар Союзы Герое һәм өч тулы Дан ордены кавалерлары бюсты куелган. Тик алар арасында Василий Филипповның сыны юк, нигәдер ул вакытта аны чит итәләр. Шул ук вакытта Тәтеш өязендә туып, сугыштан соң ТАССРның Куйбышев районында яшәгән һәм Болгарда күмелгән тулы Дан орденнары кавалеры Н. И. Зотовның сыны куелган... Бәлки гаделлекне кире кайтарып, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Василий Филипповның да сынын шәһәрнең үзәк мәйданына куярга вакыт җиткәндер? Чардаклыда җирле геройларның берсенең дә бюсты куелмаган (бу әле проектта гына), ә җирле парктагы истәлек стеласында Филиппов фамилиясе турысында хәтта рәсеме дә юк - бары тик каска, пулемет лентасы һәм ике канәфер чәчәге генә уелган. Моннан тыш, архивта эзләнүләр Василий Филипповның Ивановкада тууын расласа, ул автомат рәвештә Иске Майна районына керәчәк. Ә анда 2005 елда ук Геройлар аллеясын булдырганнар һәм 9 батырның бюстын куйганнар, шулай булгач тагын бер бюстны гына куймый калмаслар...
Василий Филиппов кебек батырлар Бөек Ватан сугышында Җиңү яулап кайтканнар, шуңа күрә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына аның югалган данлы исемен кире кайтарырга кирәк.
Рәсемнәрдә: тулы Дан ордены кавалеры В. И. Филиппов; Красная Слобода авылында Василий Филиппов каберендәге һәйкәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев