Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Олы тормыш юлы үтте

    Нургаязов Сарим. Урта Йорткүл авылы. Еллар сизелми дә үтә. Әле кайчан гына җир җимертеп, көнне-төнгә ялгап эшләп йөргән әтиемә 11 ноябрьдә 80 яшь тулды. Ул ил тарихында тирән эз калдырган бик күп вакыйгаларны үз башыннан кичергән кеше.

    Әтием, Нургаязов Газиз Нургаяз улы, 1931 елда дөньяга килә. Ул вакытта хатын-кызлар бала карап өйдә утыра алмаган, әнисе аны карт әбигә калдырып эшкә чыккан, көндезләрен кырдан җәяү кайтып, баласын имезеп китә торган була.
    Безнең әти көндәлек алып барган, менә шуннан кайбер юллар:
    "Мин 1939 елда укырга кердем. Өченче классны тәмамлагач, сугыш башланды. Моннан соң безгә чын укулар насыйп булмады, колхоз эшенә йөри башладык, кырда чүп утадык. Укулар октябрь беткәч кенә башлана иде. Ә бишенче классны бетергәч, чын колхозчы булып киттек, өлкәннәр белән бертигез эшкә йөри башладык. 14 яшьтә иптәшләрем белән мине дә тракторга плугарь итеп куйдылар. Монда көнгә бер мәртәбә ашаталар, ипи дә бирәләр. Тамак туймый, өзелеп ашыйсы килә. Бигрәк тә кышларын ачлыктан җәфа чиктек. Язны түземсезләнеп көтеп алабыз, ачка тилмергән малайлар ашарга яраклы нинди үлән бар, барысын да ашыйбыз. Әнә шул безне ач үлемнән коткарып калды".
    1941 елның августында әтисен сугышка алалар. Әбием өч бала белән кала. Бабайдан бары ике генә хат килә. 1941 елның декабрендә Мәскәү өчен барган рәхимсез сугышларда ул хәбәрсез югала. Өйгә килгән кара хәбәрдән соң 10 яшьлек малайның балалык чоры сызып ташлана, аңа авыр тормыш арбасына төптән җигелергә туры килә. Әнисенең һәм ике кечкенә сеңлесе-Сәвия белән Асиянең ныклы терәгенә әйләнә.Чабата үрергә өйрәнеп, өйдәгеләрнең барсына да чабатаны үзе ясый башлый. Сугыш елларында ул үргән чабата хәзергә кадәр безнең гаиләнең кадерле ядкәре булып санала. Әллә Чаян йолдызлыгы астында тугангамы, табигате белән күңел төшенкелегенә бирелми торган, оптимист, тырыш малай ыңгырашмый-шыңшымый гаиләнең төп терәгенә әйләнә.
    Сугыш беткәч, 1947-48 елларның кышында 16-17 яшьлек егетләрне-кызларны Юхмачы районындагы урманга агач хәзерләргә җибәрәләр. "Көне буе кискәннән соң, көч-хәл белән шундагы авылның салкын клубына кайтып егылабыз, ашарга да үзебез хәзерлибез, чабаталарны киптерергә урын җитми иде",-дип сөйли әти ул еллар турында. Әле кирәккә булса бер хәл, әтиләр әзерләгән агачлар өемнәрдә шулай череп беткән.
    1949 елның көзендә әтине, Ибраһимов Шамил абыйны, Шиһапов Ибраһим абыйны, Шәрәфетдинов Кирам абыйны тракторчылахәзерли торган курсларга укырга җибәрәләр Шулай итеп, ул урман кисүдән котыла. Монда алты ай укыганнан соң, 50нче елның язында ул тракторга утыра һәм бөтен гомерен шушы эшкә багышлый.
    1951 елның ноябрендә әтиемне армия сафларына алалар. Моңа кадәр авылдан чыкмаган егет туган йортыннан бик еракларга барып эләгә: Ерак Көнчыгыштагы Татар бугазыннан ерак түгел Советская Гаваньдә хезмәт итә. Ул монда да сынатмый, намуслы хезмәте өчен аңа күп тапкырлар командование тарафыннан рәхмәт белдерелә. Кечкенәдән һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга күнеккән әти армиядә вакытта көндәлек алып барган һәм шул елларда язган шигырьләре сакланып калган.
    Өч ел әйбәт кенә хезмәт иткәннән соң, ул туган авылына кайта һәм яңадан механизатор булып эшли башлый. Күп еллар көпчәкле "Белорусь" тракторында эшләде, исеме һәрвакыт алдынгылар рәтендә йөрде.
    Балачакта без, балалары, әтине күрми дә идек,чөнки ул без йокыдан торганчы эшкә чыгып китә,ә без ятканда әле кайтмаган була. Җәен 12шәр сәгать-кырда, елның калган вакытында урман ташый, ашлама, чәчүлек, терлек ташыйлар. Ул елларда колхозлар зур мәйданнарда чөгендер,
    бәрәңге, кукуруз иктеләр. Безнең әти бу культураларны үстерү буенча тәҗрибәле белгеч иде, дисәм һич тә ялгышмам.
    Кайсы гына эшкә тотынса да, намус белән үти, сүз әйтерлек калдырмый, чын мәгънәсендә "социализм баласы". Бервакытта да түрәләргә ялагайланмады, кирәк чагында үз сүзен әйтә алды һәм үзенең хаклы булуын тырыш хезмәте белән исбатлады.
    Зур ышаныч күрсәтеп, аны 1961 елда Коммунистлар партиясе сафына алалар һәм гомере буе ул аңа тугрылыклы булып калды.
    Әтиебезнең намуслы хезмәте лаеклы бәяләнде: аның күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары гаилә архивында кадерләп саклана.
    Ә 1976 елның марты безнең өчен аеруча истәлекле булды, әтиебез "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнде.
    Алдынгы хезмәтчән буларак, ул күп тапкырлар партиянең район һәм өлкә комитеты конференцияләре депутаты итеп сайланды.
    Ул 1991 елда лаеклы ялга чыкты һәм туган авылында гомер кичерә. Әтиебез үзенең әнисе (инде мәрхүм) Нәҗипова Саниятелкамәр Нәҗип кызына чиксез рәхмәтле. 37яшендә ире фронтта һәлак булгач, бөтен тормыш авырлыгын күреп, балаларын аякка бастыру өчен көнне-төнгә ялгап эшли. Әле яшь булуына карамастан, башка ирләргә күтәрелеп карамыйча яши. Сабыр, акыллы, юмарт, изге күңелле кеше иде әбием. Ул үз балаларын гына түгел, оныкларын һәм оныкчыкларын да үстерергә булышты.
    1956 елда әти шушы авылның чибәр кызы Сәвиягә өйләнеп, менә 55 ел бергә тату гомер кичерәләр. Әниебез уңган, сабыр кеше. Аңа быел 75 яшь тулды. Ул оста пешекче, Юсупова Гөлле һәм Вафина Миңниса апалар белән бергә күп еллар колхоз ашханәсендә эшләде.
    Алар безгә, өч балаларына, үз үрнәкләре белән яхшы тәрбия бирделәр һәм тормышта һәркайсыбызга үз урыннарын табарга ярдәм иттеләр. Без барыбыз да югары белем алдык, күңелебез теләгән һөнәрне сайладык. Өлкән апабыз, Нәфисә, Казанның 56нчы балалар бакчасында җитәкче, хезмәттәге уңышлары өчен Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.Сеңлем Рузалия Дала Йорткүл авылында тормышта. Ире Мингазов Зөфәр белән фермерлар. Мин үз тормышымны туган авылыбыз мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладым.
    Әтиебезгә 80 яшь тулса да ул тик торырга яратмый. Дөнья хәлләре белән дә даими кызыксынып тора, газета-журналлар, китаплар күп укый, телевизор карый. Тынгысыз җанлы, гомер буе эшләп күнеккән куллары әле дә эшсез тормый. Үзенең Т-16М тракторы белән хуҗалыктагы бөтен эшләрне башкара. Җәй җитсә, печән, салам, ашлык, утын хәзерләргә булыша. Кирәк икән, тракторына утырып күрше авылдагы туганнарының хәлен белеп кайта.
    Әтинең авылдашлары арасында да абруе зур. Техникалары ватылса, киңәш яки запчасть сорап аңа киләләр, ярдәм итәсен алдан ук белеп торалар.
    Гаиләдә яхшы әти, әниебезнең ышанычлы, ныклы таянычы булганың өчен, гомер буе намус белән эшләп һәм яшәп безгә үрнәк күрсәткәнең өчен сиңа зур рәхмәт, әти! Әле сау-сәламәт булып, мул тормышта озак еллар яшәргә язсын. Син моңа бик лаек кеше.
    Рәсемнәрдә: әти белән әни (2011 ел); әти (1976нчы еллар); өлкә партия конференциясендә безнең район делегатлары. Басканнар-уңнан беренче С.И.Исаев (элеккеге райбашкарма рәисе), уртада-Г.Н.Нургаязов, утырганнар-уртада Н.Г.Гурьев (райкомның элеккеге беренче секретаре. 1975 ел).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: