Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Оля Балыкина йолдызы

Инде күп еллардан бирле Урал пионеры Павлик Морозов турында бәхәсләр тынып тормый. Ул вакытта аның күрсәтүе буенча 1931 елда әтисен 10 елга төрмәгә утырталар. Бу батырлыкмы әллә якын кешене сатумы? Нәкъ шушы ук вакытта (бәлки хәзер бу турыда белүчеләр бик аздыр) ТАССРның Спас районында да шундый хәл кабатлана. Ул вакытта...

Николай Марянин,
тарихчы.
Никольск авылыннан берничә чакрымдагы Отрада авылына 19 гасыр башында нигез салына. Анда алпавыт утары була, ә1889 елда чиркәү каршында мәктәп ачыла, 1900нче елда аны земски мәктәбе итеп үзгәртәләр. Революциягә кадәр Отрада авылында шулай ук җил тегермәне, тимерчелек, кибет һәм вак-төякләр сата торган лавка була. Совет власте урнашып, илдә күмәкләшү башланганда, авылда 400дән артык кеше яшәгән була, 1930 елда биредә "Красный пахарь" колхозы оеша. Ул елларда Спас районының башка авылларында да күмәк хуҗалыклар оеша башлый. Колхозга керергә көчләп, крестьяннарның җирләре тартып алына, риза булмаучыларны кулак дип игълан итәләр. Колхоз басуларында үстерелгән ашлыкны тулысынча Спаска, ә аннан Казанга ташыйлар. Мондый сәясәт бер елдан соң районда ачлык китереп чыгара...
Бу вакыйгалар турында 1932 елда Казаннан Спас райисполкомы рәисе итеп билгеләнгән Петр Ершовның истәлекләре сакланып калган. Ул менә ниләр язган: "Спаска караганда көчле ачлык хөкем сөргән районнар да күп булды, ләкин монда халык ачлыктан бигрәк каты интекте. Икмәк бөтенләй булмады, кайбер авылларда кешеләр ачтан шешенә башлады. Язгы якка хәлләр тагын да куркыныч төс алды, Идел буеның ачтан интеккән башка районнарыннан балалары белән качаклар Спас районы аша башка җирләргә китәләр. Алар басуларда җыелмыйча калган башаклар белән туенып, яман ангина чиреннән күпләп кырылалар. Чәчү башлангач, атларның яртысыннан артыгын абзарлардан алып чыга алмыйлар, күтәрәмгә калалар. Җирле җитәкчеләрнең көчле басымы астында колхозлар бөтен ашлыкны дәүләткә тапшыралар, үзләренә чәчүлек тә, фураж да калдырмыйлар".
Җирле хакимияткә үз чиратында ТАССР җитәкчелеге каты басым ясый, дәүләткә ашлык тапшыру турында кабинетларда төзелгән планнарны үтәмәгән очракта тиешле чаралар күреләчәге белән куркыталар.
Шушындый куркыныч шартларда балаларын ач үлемнән коткарып калу өчен кешеләр барысына да бара. Басуларда төшеп калган башакларны җыялар, алып чыгып китүдән саклап калу өчен үз бакчаларында үстерелгән уңышны яшерәләр, колхоз ашлыгын урлаган очраклар да була. Моңа җавап итеп, хөкүмәт каты җинаять җаваплылыгы кертә. Менә шундый шартларда 1933 елда Отрада авылында фаҗига килеп чыга. Язга таба П.Ершов районда чәчүне үткәрү өчен Казаннан ашлык алып кайта. Ә берничә айдан соң, уңыш өлгергәч, "Красный пахарь" колхозы җыеп алган ашлыкны капчыкларга тутырып, үлчәп, Спаска озату өчен атларга төйиләр. Крестьяннарның үзләренә берни дә калмас дип куркып, бригадир җитәкчелегендә берничә колхозчы ул елларда киң таралган урлашуга баралар: төннәрен алар һәр капчыктан берничә уч ашлык урлап, җитмәүчелекне сизмәсеннәр өчен аның урынына туфрак салалар. Алар арасында Григорий Балыкин да була, 11 яшьлек кызы Оля Балыкина аңа капчык авызын тотарга ярдәм итеп тора. Ә көз көне мәктәпләрдә укулар башлангач, аны пионерга кабул итәләр һәм ул шунда яшь дозорлар хәрәкәтенең киң җәелүе турында ишетә, алар социалистик милекне урлау фактлары турында хәбәр итәргә тиеш булалар.
Шунда Оля укытучыга барысын да сөйләп бирә, аннары зурлар әйтеп торып, контрреволюциягә һәм совет властена чит элементларга каршы көрәш буенча җирле органнарга гариза яза. Бу гаризаны тулысынча китерәм:" Спас, ОГПУга. Отрада пионер отряды пионеркасы Балыкина Ольгадан. Гариза. ОГПУ органнарына Отрада авылында хөкем сөргән тәртипсезлекләр турында хәбәр итәм. Колхоз малын урладылар һәм урлыйлар. Мәсәлән, минем әти Григорий Семенович беренче бригада бригадиры Кузнецов, кулак В.Ф.Фирсов белән бергә, ашлык суктырганда һәм Спаска ташыганда колхоз икмәген урладылар. Төнлә, кеше йоклагач, әти янына аның дуслары -бригадир Кузнецов Кузьма белән В.Фирсов киләләр. Алар өчесе дә урларга китә. Бригадир Кузнецов һәрвакыт минем әтине Спаска ашлык озатырга куя. Йөкне безнең капка төбенә китерәләр. Бу караклар һәр йөктән ашлык урлыйлар, аннары күпме алсалар, аңа шуның кадәр туфрак өстиләр. Икмәкне буш өйгә яшерәләр, аннары аны саталар. Урлаган вакытта миңа капчык авызын тотарга кушалар. Мин тотам. Күңелгә авыр таш утыра. Мин моның начар булуын белсәм дә, берни эшли алмыйм. Мин әле пионер түгел идем. Пионерга кергәч, аның нинди булырга тиешлеген белдем. Мин бүтән күңелемдә таш йөртә алмыйм. Башта минем күз алдымда эшләнгән бу җинаять турында үземнең укытучыма сөйләргә булдым. Аның белән киңәшкәч, тиешле урынга хәбәр итәргә куштым. Милиционер килде, ләкин ул дөрес эшләмәде. Ул сорау алырга мине әни белән бергә чакырды. Әни мине куркытканлыктан, күңелемдә булганның барысын да сөйләп бетерә алмадым. Мин үземнең пионер бурычын үтәп, барысын да сөйләргә булдым, шулай эшләмәсәң, бу караклар урлауларын дәвам итәчәк һәм киләчәктә безнең кохозны җимерәчәкләр. Бу хәл кабатланмасын өчен мин берсен дә яшермим, ә югары хакимият алар белән нәрсә эшләсен үзләре хәл итсен. Минем бурыч үтәлде. Әти миңа яный, ләкин мин аннан курыкмыйм".
Нәтиҗәдә Балыкина гаризасы буенча тикшерү төркеме оештырыла, Отрада авылының ашлык урлауда гаепләнгән 16 кешесе җинаятьчеләр скәмиясенә утыра. Оляның әтисе Григорий Балыкинны, 1нче бригада башлыгы Кузьма Кузнецовны, кладовщик Петр Кузнецовны, колхозга кермәгән һәм протоколлар буенча "кулак агенты дип язылган, өендә эчүләр оештыру белән колхоз активының ышанычын яулаган" Василий Фирсовны оештыручылар дип табалар. Суд каракларны төрле срокка төзәтү эшләренә хөкем итә, ә Балыкин белән Фирсовны 10 елга катгый режимлы төрмәгә утырталар. Судтан соң авылда Оля өчен бик авыр вакытлар башлана. Өйләрендә көн дә тавыш, аны сүгәләр, күрәсең, кыйнаганнардыр да, әнисе Оляны, әтиең син кыш көне ачтан үлмәсен өчен шуңа барды, дип ышандырырга тырыша. Яшьтәшләре, төрмәгә эләгүчеләрнең туганнары да аңа яный. Үч алудан Оля Балыкинаны Спас районо мөдире Валентина Оханина гына коткарып кала. Аның ярдәме белән пионерканы тулысынча дәүләт кайгыртуына тапшырып, балалар йортына озату турында карар кабул итәләр.
Оля Балыкина турында 1934 елда пропаганда итеп төшерелгән документаль фильм сакланып калган, Советлар Союзының барлык почмакларында күчмә кинолар шуны күрсәтә. Фильм нибары ике минут бара һәм ул шул вакытның атмосферасын ачык күрсәтә, илнең барлык укучыларын Отрада пионеркасы кебек батыр булырга чакыра. Беренче кадрда Балыкина портреты куелган "Красная Татария"газетасының баш мәкаләсе күрсәтелә, анда Балыкинаның ничек итеп үз әтисен ОГПУга тапшыруы турында язылган була. Кадрлар дәвам итә: кар баскан авылдан җигелгән чаналы ат чыгып килә, чанада пальтога төренеп утырган Оля туган йортын ташлап китеп бара. Менә аны Казанда каршы алалар. Пионерлар "Привет Оле!"дигән бик зур плакат тотканнар. Җирле яшь шагыйрь Борис Шахович уйчан гына шигырь язып утыра:" Так решила Оля смело, и раскрыла до конца,все вредительское дело, кулаков, друзей отца". Зур зал пионерлар белән тулган, президиумда олылар утыра. Титрда: "Ул үз авылларында караклар шайкасы белән колхоз милкен урлаган әтисен фаш итте",- дигән сүзләр язып эленгән. Ә партия чиновнигы халыкка: "Бу батырлыгы өчен Наркомпрос Оля Балыкинаны тулысынча дәүләт карамагына алырга карар бирде",- дип хәбәр итә. Оля үзе дә сәхнәдә бәхетле елмаеп басып тора. Чыгыш ясаучылар бер-бер артлы Балыкинаны мактыйлар, аңа бүләкләр бирәләр, ә зал аны көчле алкышлар белән сәламли. Үзенең йомгаклау сүзендә Оля тыйнак кына: "Минем урында һәр пионер шулай эшләр иде",- дип әйтә.
1934 елның мартында Отрада авылы укучысы турында "Пионерская правда" газетасы язып чыга. Редакция үзенең аңлатмасында Оляны Павлик Морозов белән чагыштыра һәм болай ди: "Пионер кемнең дә булса, хәтта әтисенең дә, эшче сыйныфка зарар китерүе турында белсә, икеләнеп калырга тиеш түгел". Газета шулай ук пионерканы кыйнаулары турында да хәбәр итә:"Медицина тикшерүе, кыйнаулар аркасында Оляның сәламәтлеге какшавын күрсәтте. Оляны дәваланырга ике айга санаториягә озаталар". Ә җәй көне Советлар Союзының 200 иң яхшы пионеры арасында аны Бөтенсоюз "Артек" пионер лагерына җибәрәләр. Шул ук елның августында Балыкина турында "Пионер бурычы" дигән тагын бер язма чыга - бу юлы "Смена" дигән яшьләр журналында басыла.
1934-1935 елларда язучы Абдулла Алиш драматург Абдулла Әхмәт белән бергә пионерканың батырлыгы турында "Йолдыз" дигән пьеса язалар һәм аны Казан театрлары сәхнәгә куялар.
Ә берничә елдан соң язмыш аның белән бик усал шаяра. Бөек Ватан сугышы елларында 20 яшьлек Ольга Балыкина фронтка китә һәм дошманга әсирлеккә эләгә. Азат ителгәннән соң, ул туган якларына әйләнеп кайта. Ләкин авылдашлары үткәннәр өчен аны гафу итмиләр һәм Дәүләт куркынычсызлык органнарына хәбәр итәләр һәм әсирлектә Ольга Балыкинаның немецлар белән хезмәттәшлек итү - итмәвен тикшерергә кушалар. Шулай итеп, аны 10 елга совет лагерына утырталар.
Балыкина моны да кичерә, ә акланганнан соң, аны Павлик Морозов батырлыгын кабатлаган батыр пионерка буларак, тагын искә алалар. Ул ТАССРның Куйбышев шәһәрендә яши башлый. Ул хәзер Ольга Григорьевна Балыкина түгел, ә Ольга Ильинична Манстакова була. Күрәсең, балалар йортында яшәгәндә ул әтисенең исеменнән баш тартып, үзенә яңасын алгандыр, ә фамилиясе тормышка чыккач, үзгәрә.
1960 елларда Ольга Манстакова Куйбышев пионерлар йортында Кызыл эзтабарлар клубы оештыра. Ул фронтовиклар белән хатлар языша, яшь эзтабарлар белән онытылган исемнәрне кире кайтара, район тарихының яңа битләрен яза. Манстакова җитәкчелегендә җыелган уникаль документлар коллекциясе, фоторәсемнәр, төрле әйберләр, этнографик материаллар 1969 елда оештырылган революция, сугышчан һәм хезмәт даны музеена нигез салды, ә бер елдан аңа "ТАССРның иң яхшы мәктәп музее" исеме бирелде. Соңыннан аның нигезендә район туган якны өйрәнү музее ачылды. 1973 елда Ольга Манстакова ире белән бергә Куйбышев шәһәреннән Үзбәкстанга китә. Ләкин анда озак тормыйлар, кире кайталар һәм ул кабат үзенең яраткан эшенә тотына. Ире үлгәч, ул яңадан Үзбәкстанга юл ала, бу сиксәненче еллар ахыры була. Туган яктан аерылу авыр булгандыр,күрәсең. Ул кабат кайтырга чыга. Ләкин юлда авырый башлый һәм аны хастаханәгә салалар. Ольга Ильинична бу юлы терелә алмый, 1995 елда үлә һәм аны Чиләбе өлкәсендә җирлиләр.
Ә бераздан туган якны өйрәнү музеена таныш түгел кешедән хат килә, Ольга Ильинична бу кешедән документлар тутырылган чемоданны музейга җибәрүен үтенгән була.Ул аның амәнәтен үти...
Ә җәмгыятьтә хәзергә кадәр бәхәсләр тынмый: Павлик Морозов һәм аның кебекләр кемнәр - батырлармы, әллә коммунистлар чоры корбаннарымы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев