Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Әнисе улын өзелеп көткән…

Әле күптән түгел генә безнең газетабызда Бөек Ватан сугышы барган көннәрдә фронтта ике якташыбызның очраклы рәвештә очрашуы турында сөйләүче язма басылып чыккан иде. Көектән Абдулла Вафин Ямбакты авылыннан Хәсият Закировның гомерен коткарып калса да, ни кызганыч, үзе һәлак була. Әлеге язма укучылар арасында, аеруча Абдулланың сеңлесе Һаҗәр Хамматовада зур кызыксыну...

Нинель САДРИЕВА,
Болгар тыюлыгының "Суар" филиалы җитәкчесе.
Исегезгә төшерәм, бу гаҗәеп хәл турында сөйләгән Абдулла Хәсият улы Закиров белән мин Казанда көтмәгәндә-уйламаганда таныштым. Әнә шулай итеп, Бөек Ватан сугышы елъязмасына тагын бер бит өстәлде. Аның әтисе Хәсият сугышларның берсендә яралана. Бодай басуы эчендә ярасы авыртудан ыңгырашып ятканда, кинәт немецлар килеп чыга. Яшь сугышчыны үтерергә теләп, фашистларның берсе аның күкрәгенә пычак белән кадый. Немецлар киткәннән соң аның янына якташы килеп чыкмаса, ул гомерлеккә Украина җирендә ятып калган булыр иде. Хәсиятнең бәхете булгандыр инде, Абдулла аны юлга күтәреп чыгара һәм санитарларга тапшырып, үз частен эзләп йөгерә.
Шулчак дошман пулясы аның гомерен өзә.
Бу хикәят Көек авылы укытучысы, туган ягы тарихын, анда гомер иткән кешеләрнең язмышын өйрәнүче Айдар Харун улы Казаковны да битараф калдырмаган. Соңрак ачыкланганча, көеклеләр арасында һәлак булган сугышчының туганнары юк. Әмма барысына да нокта куярга иртәрәк булган. Көннәрнең берсендә телефон шалтырады: Айдар Харун улы Абдулланың Ямбакты авылында яшәүче сеңлесен табуы турында хәбәр итте. Әнә шулай итеп, җепнең очы табылды. Ямбакты авыл җирле Советында миңа Һаҗәр апаның телефонын бирделәр. Озакламый ул миңа үзе шалтыратты. Дулкынланудан тавышы калтырап чыккан хатын һәлак булган туганының язмышын ачыклауда ярдәм итүчеләренең барысына да рәхмәтен җиткерде. Һаҗәр апа намазга баскан саен аның рухына дога кыла, урыны җәннәттә булсын, дип тели…
Абдулла башта Көектә, аннары Әҗмәр мәктәбендә укыган. Армиягә 1942 елда алганнар. Казанда беркадәр өйрәнүләр үткәннән соң аны фронтка җибәрәләр. Язган хатларында әнисенә сабырлык тели, еламаска куша. Әлбәттә инде, Һаҗәргә, башка туганнарына кайнар сәламнәрен юллый. Сугышларның ничек барышы, туган йортын өзелеп сагынуы турында да яза. 1943 елның көзеннән хатлары килүдән туктый. Әни улыннан түземсезлек белән хәбәр көтте, дип искә ала Һаҗәр апа. Кечкенә Һаҗәр дә абыйсын көтә.
Сугыш беткәч, Көек авылы халкының ничек сөенүен ул бүген дә яхшы хәтерли. Бу көнне кибеткә барган әнисе сөенеп тә, көенеп тә кайта: барысы да Җиңү көнен бәйрәм итә, ә аның улы нигәдер һаман күренми… Ана кеше сыкрап булса да улының кайтуын көтә, бәлки берәр могҗиза белән исән калгандыр, дип өметләнә. 1946 елда хәрби комиссариаттан кәгазь китерәләр. Анда Абдулла Корбан улы Вафинның сугышларның берсендә хәбәрсез югалуы турында язылган була. Әмма ана йөрәге барыбер көтә.
Җиденче классны тәмамлаган Һаҗәр Куйбышев педагогия училищесына укырга керә, аннан соң Татар Такталы, Сабанча, Ямбакты авылы балаларына башлангыч белем бирә. Хәсият Закиров исә "Ямбакты" совхозы директоры булып эшли. Һаҗәр Нуретдин кызының үзен үлемнән коткарып калган солдатның сеңлесе булуын ачыклагач, ул аның белән очраша һәм барысын да сөйләп бирә. Хәтер Китабы басылып чыккач, Һаҗәр апа Абдулланың Ростов өлкәсендәге Степное авылында күмелүе хакында белә. Каберен күреп кайтырга да җыенган ул, әмма мең төрле мәшәкатьләр аркасында юлга кузгала алмаган. Хәзер инде исәнлеге юк. Абыйсының хатларын ул бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклый.
Язмыш аңа көтелмәгән шатлык бүләк итә: күпме еллар узганнан соң Һаҗәр апа Казанда яшәүче Хәсият Закировның улына үзен үлемнән коткарып калган Абдулла исеме кушуы турында ишетә. Игелек беркайчан онытылмый икән шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев