НЕМЕЦ сәяхәтчесенең күргәннәре
Бу немец экономистының күренекле барон Мюнхгаузенга бернинди бәйләнеше юк. Шулай да 19 гасыр урталарында барон Гакстгаузен рус крестьяннарының тормышы турында гаҗәеп хәлләр сөйли... 170 ел элек, 1843 елда, Россия буенча сәяхәткә чыккач, ул Казан губернасының Спас өязендә дә була, күршедәге ике алпавытны - Өчкүл авылыннан Модест Молоствов һәм Красная Слободадан...
Николай Марянин,
туган як тарихчысы
Россия буенча сәяхәт
Август фон Гакстгаузен 1792 елда Вестфалиядә туып, Геттингенда юридик фәннәрне өйрәнгән, халык җырлары, мәкальләр һәм риваятьләрне җыйган, бервакыт хәтта күренекле әкиятчеләр - бертуган Гриммнар белән бергә журнал да чыгарган. 1819 елда Германиядәге аграр мөнәсәбәтләрне өйрәнүгә керешә. Ә 1842 елда ул язган мәкаләләрнең берсенә Берлиндагы рус илчесе игътибар итә һәм Гаксгаузенның Россиягә килүе Пруссия белән безнең аграр мөнәсәбәтләрне өйрәнү өчен әйбәт булыр иде дип, Петербургка хәбәр итә. Император Николай I немец баронына 1500 сум күләмендә пособие түләргә боера һәм 1843 елның язында Гакстгаузен Петербургка килеп җитә.
Россия буенча сәяхәтендә галимне немец телен белүче Россия министрлыгы чиновнигы Адеркас озатып йөри. Аңа "җирле гореф-гадәтләрне белмәгәнлектән, күргән хәлләрдән чит ил кешесе ялгыш нәтиҗә ясамасын өчен, тәрҗемә иткәндә сиздермичә генә кирәкмәгән урыннарны төшереп калдырырга"дигән киңәш бирелә. Апрель аенда сәяхәтче Петербургтан чыгып китеп, алты ай эчендә Үзәк Россия, Идел буе, Кавказ һәм Украина буйлап 11 мең чакрымнан артык җир уза. Октябрь аенда сәяхәтен тәмамлап, 1844 ел башында Германиягә кайтып китә.
Бу сәяхәтнең нәтиҗәсе: 1847-53нче елларда немец һәм француз телләрендә крестьяннар тормышы, җир мөнәсәбәтләре һәм авыл тормышын сурәтләгән өч томлы китап басылып чыга. Бу китапны нәшер итүне шулай ук Россия хакимияте финанслый, тик алар рус теленә тәрҗемә ителергә тиеш түгел дигән шарт куя. Ләкин 1870 елда Л. Рагозин А. Гакстгаузенның "Россия халык тормышының эчке мөнәсәбәтләре һәм аеруча авыл учреждениеләрен тикшерү" дигән 1нче томын тәрҗемә итеп бастыра. Китапта баронның Казан губернасы Спас өязендә булуы турында да истәлекләре язылган.
Красная Слобода
Немец икътисадчысын бигрәк тә немец фамилияле алпавыт Альберт Карлович Пирхның утары урнашкан Красная Слобода авылы кызыксындыра. Ул Гакстгаузеннан бер генә яшькә олы була, бик иртә рус хезмәтенә эләгә, Петербургтагы 1нче кадет корпусын тәмамлый, 1812 елдагы Ватан сугышында һәм рус гаскәрләренең чит илгә походларында катнаша, Казан коменданты була, генерал-майор дәрәҗәсен алып, 1830-31 елларда Казанда гражданнар губернаторы вазифасын башкара. Анна Николаевна Мусина-Пушкинага өйләнеп, Спас өязенең бай алпавытына әверелә, ә отставкага чыккач, Красная Слободадагы имениесендә төпләнеп яши башлый. "Хәзер инде ул чын рус патриотына әйләнгән, - дип яза аның турында Гакстгаузен. - Рус кешеләренең холкына күнеккән, крепостнойлары белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Бик акыллы кеше".
Пирх утары "матур урнашкан, тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган, иркен һәм чиста ишек алдында ике катлы йорттан тора". Йортның икенче ягында паркка охшаган әйбәт кенә бакча. Ә утар янында гадәти авыл башланып китә. Киң урам авылны ике өлешкә бүлә, үз чиратында ул тигез тыкрыкларга киселгән була. Авылның һәр биш йорты дүртпочмак булып урнашкан, анда яшәгән халык алпавыт хезмәтендә дә бергә эшләгән. "Пирх әфәнде рус халкы арасында туганлык җепләренең бик нык булуын билгеләп үтә, - дип яза Гакстгаузен, - һәм үз крестьяннары арасындагы туганлыкны теркәп бара торган махсус китап булдыра: мөмкин кадәр ул туганнарның шушы дүртпочмакта яшәүләре турында кайгырткан. Ә бу авыр вакытларда яки мохтаҗлык кичергәндә, шулай ук алпавыт хезмәтен башкарганда бер-берсенә ярдәм итеп яшәргә мөмкинлек бирә".
Пирх принциплары
Альберт Пирх 1829 елда утарны кабул итеп алгач, беренче тапкыр Красная Слободага килгәннән соң, барлык крестьяннарны җыеп, алар алдында дулкынландыргыч чыгыш ясаган һәм алпавытның сүзләре буенча, аны Гакстгаузен язып алган һәм үз китабында китергән. "Мин әйткәннәрне игътибар белән тыңлагыз, - ди Пирх крестьяннарга. - яхшылап аңларга тырышыгыз һәм беркайчан да онытмагыз, чөнки мин аларны бүтән кабатларга җыенмыйм! Миңа хәзер 38 яшь, 7 ай, 9 көн, 11 сәгать; миннән бер генә сәгатьткә олырак булучыларны да мин игътибар белән тыңлап, акыллы киңәшләрегезгә колак салырга әзер; тик миннән бер генә минутка яшьрәкләрдән берсе минем сүзне бүлү өчен авызын ачса, яки мин кушкан боерыкларны үтәмәсә - 24 сәгать эчендә минем авылымда аның эзе дә калмаячак! Мин сезнең хуҗагыз, ә минем хуҗам - патша. Патша миңа әмер бирә ала һәм мин ул кушканнарны үтәргә тиеш, ләкин ул сезгә әмер бирми. Ә үз утарымда мин патша да, сезнең җирдәге тәңрегез дә һәм киләчәктә мин Алла алдында сезнең өчен җавап бирергә бурычлы! Ләкин миңа баш ияргә кирәкми, ә менә күземә туры карарга курыкмагыз, чөнки мин нәкъ сезнең кебек кеше. Йомшак щетка белән чистартканчы, атны башта ун тапкыр тимер кыргыч белән кырырга кирәк. Миңа да сезне тимер кыргыч белән кырырга туры киләчәк, ә йомшак щеткага чират, бәлки, бөтенләй җитмәс. Тәңре һаваны күк күкрәтеп һәм яшен яшьнәтеп чистарта, ә үз авылымда мин үзем кирәк дип санасам, бу эшне күк күкрәтеп һәм ут уйнатып белән башкарырмын".
Гакстгаузен Пирхның үз хуҗалыгы белән идарә итүдә кулланган тагын берничә принцибын язып алган. Аларның берсе: "Хуҗа биргән әмер үзгәртелмичә, тулысынча һәм җиренә җиткереп үтәлергә тиеш. Шуңа күрә артык күп боерык бирүдән сак булырга кирәк". Менә тагын берсе: "Әгәр крестьяннарымның берсе миннән ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, мин башта аңа ярдәм итәм, аннары гына аның ярдәмгә мохтаҗмы-юкмы булуы турында белешәм. Әгәр чынлап мохтаҗ булмаган икән, кырыс җәза бирәм. Крестьяннарым моны белеп алганнан соң, мине юк-бар белән борчымыйлар".
Игенчелек серләре
Пирх Красная Слободада яшәгәндә беренче 12 елда иске авылны тулысынча үзгәртеп төзи. Гакстгаузен авылда йортлар нык, таза дип яза, һәр ишек алдында кое була. Крестьяннар да шактый хәлле яшиләр. Барлыгы авылда ир затыннан 456 кеше исәпләнә. Аларга Пирх үз җиренең 3/4 өлешен бүлеп бирә, һәр йортка даими файдалануга икешәр десятина җир бирә, бу участокларны бүләргә ярамый. "Моннан тыш, - дип яза Гакстгаузен, - һәр кырда 180шәр десятина резерв җир калдырыла. Бу резервтан эшкә яраклы өч улы булган һәр картка 3/4 десятина җир бирелә, ә үзе ул эштән тулысынча азат ителә. Эшкә яраклы, әмма өйләнмәгән һәр егеткә 1/4 десятина җир бирелә. Моннан да артып калган җир башка килеп чыккан ихтыяҗларны каплау өчен тотыла. Тик Пирх әфәнде бу ихтыяҗлар килеп чыгуны контрольдә тота; ул 20 яше тулмаган егетләргә өйләнергә, ә кызларга 18 яше тулганчы кияүгә чыгарга рөхсәт итми".
Монда кулланыла торган игенчелек алымнары Гакстгаузенга бик гади булып күренә, чөнки уңдырышлы кара җир өстәмә ашлама кертүне таләп итми. Шуңа күрә сыерларны Красная Слободада сөт өчен генә асрыйлар. Пирхның бөтен хуҗалыгы сөт яки ит җитештерүгә түгел, игенчелеккә нигезләнә. 600 десятина сөрү җирләре булган алпавыт үзе дә хуҗалыгында 8 генә сыер асрый. Җирне эшкәрткәндә кискечсез сабан кулланыла, ә тырмалау өчен бергә бәйләнгән чыршы ботаклары кулланалар. "Бу эш кораллары белән җир тырналып кына бара, сука 3 дюймнан да тирәнгәрәк керә алмый. Өлгергән уңышны урак белән уралар, аннары урамда киптереп, бик сыйфатсыз суктыралар. Бихисап булган җил тегермәннәре ашлыктан он ясап, аны чыпта капчыкларга тутыралар һәм шул рәвешле саталар", - дип бетерә Гакстгаузен Пирх хуҗалыгын сурәтләвен.
Өчкүл
Красная Слободада булганнан соң, Гакстгаузен Өчкүл авылыннан, Молоствовлар утарына юл тота. "Өлкәннәре - генерал, бик әйбәт кеше, - дип яза Гакстгаузен. - Мондагы барлык алпавыт крестьяннары барщинада икән, туфрак бик тә уңдырышлы, Иделгә якын булуы аркасында игенчелек продукциясе яхшы сатыла". Ләкин хуҗа генерал булмый, ә отставкадагы гвардия поручигы, Пушкинның яшьтәше, ул чакта Спас өязе дворяннары җитәкчесе Модест Порфирьевич Молоствов була. Хуҗа кунакка Өчкүлдә алпавыт җирләренең 3 мең десятинадан артып китүе, туфракның искиткеч уңдырышлы булуын аңлата. Кырчылык бик гади: өч кырның берсендә көзге арыш, ә икесендә бодай һәм солы чәчелә. Алпавытлар үзләренә җирләрнең өчтән бер өлешен, кайчакта 2/7 яки ? өлешен калдыралар, калганнарын крестьяннарга тапшыралар. Крестьяннар 3 көн барщинада эшлиләр. Һава шартлары уңай килгән елларда һәм ашлыкның бәясе югары булганда һәр десятинадан алынган җыем алпавытка 150 сумнан 250 сумга кадәр табыш бирә.
Яшь Молоствов (Модест Порфирьевичның 4 улының берсе) баронга, крестьяннарга җир, терлек-туар, урман, чәчүлек орлыгы һәм башка нәрсәләр белән күпме бирүен исәпләп чыгарсаң, алпавытка һәр эш көне 4 сумга төшүен хәбәр итә. Гакстгаузен Өчкүлне Красная Слобода белән чагыштыра: "Авыл тигез төзелгән һәм урнашкан, ләкин Пирх авылындагы кебек хәрбиләрчә төзеклек юк: эшчеләр өчен аерым бүлекләр монда да бар",- дип яза. Ул Өчкүл ягында "артык урманнар юк", ди. Шуңа күрә "урман хуҗалыгы кебек" нәрсә бар һәм агачларны сакларга, урман кисүне дөрес оештырырга тырышалар.
Тәнкыйть уты астында
Модест Молоствов 1845 елда, Гакстгаузен килеп ике ел үткәч дөнья куя, ә аның кабер ташы әлегә кадәр Өчкүл авыл чиркәве янында саклана. Альберт Пирх исә 1853 елда вафат була, аның утарын кызы, кияүгә чыгып, Комаровская фамилиясен йөртүче Аделаида Альбертовна мирас итеп ала (аның акчасына 1855-59 елларда Красная Слобода авылында чиркәү төзелә). Ә Август фон Гакстгаузен, Россиядә үз эшен башкарып, рус общинасы турында өч томлык китап чыгарганнан соң, Чернышевский һәм Герценның каты тәнкыйть утына эләгә. Безнең революцион демократларга немец баронының Россияне пролетариаттан саклап калуның бердәнбер юлы - авыл общинасын саклауда күрүе һәм крепостной правоны әкренләп кенә гамәлдән чыгарырга дигән тәкъдиме ошамый.
Совет чорында Гакстгаузенны танылган тарихчы М. Покровский нык тәнкыйть итә. Шуңа күрә баронның китаплары Россиядә бүтән нәшер ителми, 1937 елда гына "Татария тарихы документларда һәм материалларда" җыентыгында бу китаптан кыска өзекләр китерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев