Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Һәлак булган батырларга – якташларыннан

    Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышында Смоленск җирендә һәлак булган якташларыбызга һәйкәл ачылды.

    Бу вакыйга тантаналы шартларда үтте. Чарага барган делегация составына район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев һәм Татарстан Республикасы Спас районы хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Илһам Мидхәтов керде. Һәйкәл ачу тантанасында инде берничә ел буе Смоленск җирендә эзләнү эшләре алып баручы "Болгар" отряды эзтабарлары да катнашты. Отрядка Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов җитәкчелек итә.
    - Сычевка шәһәрендә безне Сычевка районы башлыгы Петр Васильевич Князев һәм башка җитәкчеләр каршы алды, - дип сөйли Илһам Илдус улы. - Шул чакта һәйкәлнең төгәл кую урынын һәм ачылу тантанасының тәртибен билгеләдек. Билгеле инде, Смоленск җирендә барган канкойгыч сугышлар, Ватан азатлыгы өчен шаһит булган сугышчыларның истәлеген кадерләп саклау, яшь буынга патриотик тәрбия бирү кирәклегенең мөһимлеге турында да сүз барды...
    Бу дәһшәтле елларда илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатлар арасында безнең якташларыбыз да шактый була. Батырларның кайберләре тиешенчә күмелмәгән, күбесен ашык-пошык кына җирләгәннәр. Аларның җәсәдләрен гореф-гадәт кушканча җир куенына тапшыру, хәбәрсез югалган, дип саналган солдатларның язмышын ачыклау өчен сугыш барган җирләрдә эзтабарлар эшли. Мәсәлән, безнең эзтабарлар белән бергә бу экспедициягә Әлки, Алексеевск районы отрядлары да чыктылар. Алар арасында ундүрт яшьлек егетләр дә, инде олырак ир-атлар да бар. Аларның барысын да бер теләк - сугыш кырында һәлак булучылар алдында изге бурычны үтәү, аларга соңгы хөрмәтне күрсәтү омтылышы берләштерә.
    - Смоленск шәһәренең иҗтимагый эзтабарлар оешмасы рәисе Нина Германовна Куликовских безнең отрядның эше турында югары фикердә, - дип дәвам итә сүзен Илһам Илдус улы. - Ул оешманың бердәм, тәртипле, актив булуын билгеләп үтте һәм һәлак булган сугышчыларның истәлеген онытмаулары өчен район җитәкчелегенә һәм халкына рәхмәт белдерде.
    Безнең делегация да эзләнү эшләрендә катнашып, 1942-1943 елларда дошман белән канкойгыч бәрелешләр барган Смоленск өлкәсенең Аристово авылы янындагы җирне тимер капшавычылар белән тикшереп чыкты. Эзләнүдә катнашучыларның сүзләренә караганда, бу урында җир әлегә кадәр снаряд кыйпылчыклары, шартламаган гранаталар, төрле калибрдагы атылган гильзалар белән тулы.
    - Безнең егетләр кыр шартларында яшәүдән, авыр физик хезмәттән зарланмыйлар, - диде хәрби комиссар. - Сугышчыларның җәсәден эзләп табу, җир өстенә күтәрү өчен километрлаган юл үтәргә, күпме җир казырга туры килә... Ә кичен барысы да учак янына җыелып, сугыш җырларын башкаралар. Сугыш эзе сакланган Смоленск җирендә бу җырлар Ватан азатлыгы өчен башын салган батырлар турында истәлек булып яңгырый...
    Сугыш елларында Смоленск җирендә һәлак булган якташларыбызга һәйкәл куйдылар; "Болгар" эзләнү отрядында катнашучылар һәм делегация әгъзалары Смоленск җирендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: