Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Лаеклы тормыш юлы үтте

    Спас районы (ул вакытта Куйбышев) тарихында сизелерлек эз калдырган Николай Гурьевич Гурьев ноябрь ахырында үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул унбиш елдан артык район партия оешмасына җитәкчелек итте. Бу экономиканы һәм социаль инфраструктураны актив үстерү еллары булды.

    Анатолий Самаркин,
    ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.
    Еллар үткәч, күп нәрсәгә башкача бәя бирәсең. Вак-төякләр онытыла, ул вакытта бик кирәк дип саналганнары искә төшкәч, гаҗәпләнеп куясың, ә кечкенә генә фактлар зур вакыйгага әйләнә. Тормышта кабул ителгән карарлар белән дә шундый хәл, баштарак кискен каршы чыккан карарларның әһәмиятен еллар үткәч кенә тирән аңлый башлыйсың. Николай Гурьевич турында да нәкъ шуны әйтергә булыр иде.
    Бу кеше белән җаның теләгән темага сөйләшергә була. Авыл хуҗалыгымы, әдәбият һәм сәнгатьме, философияме - барысы турында да кызыклы әңгәмә корырга мөмкин... Ул һәр өлкәдә тирән белемле кеше. Гомер буе авыл хуҗалыгының бик җаваплы тармакларында эшләвенә карамастан, боларның барысы белән кызыксынырга ничек вакыт тапты икән дип, гаҗәпләнеп бетә алмыйсың.
    Заманында Николай Гурьев характерындагы иң үзенчәлекле сыйфатны "Советская Татария" газетасы хәбәрчесе Михаил Куклиннан да төгәлрәк әйтүче булмагандыр. Ул вакытта газетада "Лебединский" совхозының яшь директоры Н.Гурьев турында "Җиңүче" дигән язма чыга. Кайда гына эшләргә туры килсә дә Николай Гурьевич: "Эш өчен файдасы булмаган бер генә адым да ясама!"- дигән девизга гомере буе тугры кала. Аның бу сыйфатларын Әлки районының Салман МТСында да тиз күреп алалар. Ветеринария институтын "кызыл" дипломга тәмамлаган белгеч алдында аспирантурага керү, аннары диссертация яклау, укыту кебек перспективалар ачылса да, ул хезмәт юлын авыл хуҗалыгыннан башларга карар кыла. МТС хезмәте күрсәтелә торган зонага кергән колхозларда яшь белгеч хуҗалык рәисләре, зоотехниклар һәм ветеринарлар белән бик тиз уртак тел табып, терлекчелек тармагын үстерүдә ярдәм итә башлый. Ә бер елдан "Салман" совхозы оештырылгач, аны хуҗалыкка баш зоотехник итеп билгелиләр. Яңа хуҗалыкта ашыгыч рәвештә күп кенә оештыру һәм кичектергесез мәсьәләләрне хәл итәргә туры килсә дә, Николай Гурьевич аларның барысын да ерып чыга.
    Алексеевск районында эшләү еллары - аның тормышында иң мөһим чор була. Башта ул данлыклы "Красный Восток" совхозында, авыл хуҗалыгы идарәсендә, соңрак Левашоводан аерылып чыккан "Лебединский" совхозында хезмәт куя. Бу хуҗалыкта аңа бөтен эшне диярлек яңабаштан башларга - команда җыярга, производство нигезен булдырырга туры килә... Ике-өч елдан соң хуҗалык терлекчелек буенча да, үсемлекчелек буенча да алдынгылар рәтенә баса, җитәкченең тырышлыгын "Почет Билгесе" ордены белән билгеләп үтәләр (соңрак бу бүләгенә ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены, медальләр, "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы" кебек мактаулы исемнәр өстәлә).
    Шул елларда ул читтән торып аспирантура тәмамлый, кандидатлык диссертациясе яклый. Үзенә генә хас тырышлык, максатчанлык белән Николай Гурьевич дуңгызчылык совхозлары трестын оештыру эшенә керешә. Үз проектларын тормышка ашыру, шул исәптән Яр Чаллы янында 50 мең баш сыешлы дуңгызчылык комплексын төзү өчен аңа иң югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр янына керергә туры килә. Бу эш белән йөргәндә ул хәтта РСФСР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасарына кадәр барып җитә һәм уңай җавап ала. Аннары ул республика Авыл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшли, терлекчелек тармагына кураторлык итә.
    Көтмәгәндә аңа Куйбышев (Спас) районы партия оешмасына җитәкчелек итәргә тәкъдим итәләр. "Мин бу эшне белмим" дип каршы килүне ул чакта исәпкә дә алмыйлар, чөнки беренче секретарь ул чакларда идеолог түгел, ә күбесенчә хуҗалык эшләре белән идарә итүче ролен үтәде. Ә Гурьевның хуҗалык белән идарә итү тәҗрибәсе шактый була. Шуңа күрә яңа эшендә тәҗрибәгә таянып, үзе җыйган команда белән күп эшләр башкарырга өлгерә. Беренче чиратта, юллар төзү эшенә керешәләр, чөнки районда юллар чиктән тыш начар иде. Бу эштә совхоз, колхоз, промышленность предприятиеләре техникасын җәлеп итәләр, чөнки юллар аларның барысына да кирәк. Автотранспорт предприятиесенә дистәләгән яңа автобуслар һәм зур йөк машиналары кайтарыла. Районда авыр эшләр тулысынча механикалаштырылган берничә зур терлекчелек комплексы барлыкка килә. Агрономиянең яңа алымнарын кертү нәтиҗәсендә үсемлекчелек тармагы да сизелерлек алга китә. Ә район үзәгендә һәм авылларда төзелгән социаль-мәдәни объектлар - торак йортлар, мәктәпләр, клублар, кибетләр санап бетергесез. Кешеләрнең уртак көче белән шәһәрдә район үзәк хастаханә комплексы төзелә. Дөрес, шимбә һәм якшәмбе өмәләре даими үткәрелгәнлектән, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә аз булмады (төзелешне үзәктән финанслау соңрак башланды). Тырышлык бушка китмәде, табибларга эшләү һәм авыруларга дәвалану өчен менә дигән шартлар тудырылган хастаханә сафка басты.
    Мәдәният тармагы турында аерым әйтергә кирәк. Гурьевка кадәр дә, аннан соң да бу өлкәгә мондый зур игътибар биргән кеше булмагандыр. Районда клублар, китапханәләр төзүдән тыш, авыл халкын сәнгатькә тарту эше дә киң колач җәйде. Район халкы алдында Людмила Зыкина, Ольга Воронец, Эдуард Хиль, Валерий Ободзинский, Илһам Шакиров кебек ил күләмендә танылган җырчылар чыгыш ясады. Моннан тыш, ул елларда республика рәссамнар Берлегенең "Авыл" иҗади төркеме әгъзалары еш килде, алар район алдынгыларын, гүзәл табигатебезне үзләренең картиналарында чагылдырдылар. Боларның барысы да Николай Гурьевич инициативасы белән эшләнде. Инде лаеклы ялга чыгып, Васильево бистәсендә төпләнгәч, ул үзе дә рәсем сәнгате белән мавыгып китә, тулы бер күргәзмә оештырырлык рәсемнәр иҗат итә. Аларның сюжетлары төрле булса да, барысын да тормышның чын мәгънәсен аңларга ярдәм итү берләштерә.
    Ул журналистлардан да шуны таләп итте. Дөресен генә әйткәндә, Николай Гурьевич белән эшләве бик авыр һәм шул вакытта кызык та булды. Аның киңәше белән газетада "Гаилә" рубрикасы ачып җибәрдек. Әлеге язмаларда без хезмәт династияләре, гаилә традицияләре белән таныштырдык. Бу тема хәзер дә бик әһәмиятле, чөнки кешенең бөтен авырлыкны җиңәргә ярдәм итүче әхлак сыйфатлары нәкъ менә гаиләдә формалаша башлый. Кем белә, бәлки редакция хезмәткәрләре алдына куелган шушы катгый таләпчәнлек киләчәктә уңышлы эшләргә ярдәм иткәндер. Минем Николай Гурьевич белән килешмәгән вакытларым күп булса да, аның газета эшенә куйган таләпчәнлеге өчен әле дә рәхмәт әйтәм.
    Күптән түгел без аның белән бик озак сөйләшеп утырдык һәм мин "Новая жизнь" аның тормышында нинди эз калдырды дип сорадым.
    - Газета миндә онытылмаслык, тирән эз калдырды, үз вакытында мин аның бөтен саннарын тегеп бармавыма үкенәм,- диде ул.- Газетаның һәр санын җентекләп укып бардым һәм үзем өчен күп кенә файдалы мәгълүматлар алдым. Газетаның берәр санында тәнкыйть язмалары булмаса, журналистларны ачулана идем. Хәзер генә бит ул тәнкыйтькә игътибар итмиләр, ә ул вакытларда мондый язмаларның берсе дә игътибарсыз калмады. Бүген дә газета районда бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы һәм ул гаять зур роль уйный. Равил Ибраһим улы Исмәгыйлов турында бик җылы хатирәләр саклана.
    Ул унбиш ел газета редакторы булып эшләде, һәр нәрсәгә үз карашы бар иде, ару-талуны белмәде. Ни кызганыч, арабыздан бик иртә китте.
    Газетаның 95 еллыгы якынлашкада Николай Гурьевич журналистларга, активистларга һәм газета укучыларга иҗади уңышлар теләде.
    ...Николай Гурьевич озын һәм катлаулы тормыш юлы үтте. Алар гомер буе табиб булып эшләгән тормыш иптәше Рәисә Низаметдин кызы белән үрнәк гаилә булдылар. Балалары да әниләре юлыннан китте. Эдуард - доктор, ә Неля - медицина фәннәре кандидаты. Оныклары да тормышта үз юлларын тапкан, оныкчыклары үсеп килә. Кешегә җан тынычлыгы өчен тагын нәрсә кирәк?
    Тиздән Николай Гурьевичка 80 яшь тула. Аны якынлашып килүче юбилее белән ихластан тәбрик итәбез, нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: