Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Кырымның онытылмас хатирәләре

    Соңгы вакытларда иҗтимагый-сәяси тормышында зур вакыйгалар булган Кырымда ел саен ял итеп, истәлекле урыннарын карап кайткан кешеләр бездә дә аз түгелдер. Әлеге язманың авторына да, безнең Болгар кебек, бай тарихлы гаҗәеп бу җирләрдә берничә тапкыр булырга туры килә. Бүген ул укучыларыбызга монда алган тәэсирләре турында сөйли.

    Җәмил Мөхәммәтшин,
    тарих фәннәре кандидаты.
    Соңгы тапкыр мин Кырымга моннан берничә ел элек Халыкара нумизматлар конференциядә катнашу өчен бардым. Беренчедән, конференциядә Болгар нумизматикасының бик аз өйрәнелгән чорлары кертелгән булса, икенчедән, Урта Идел һәм Кырым тарихында архитектура һәм эпиграфик һәйкәлләр буенча уртак яклар күп. Кайбер Казан ханнары тумышлары белән Кырымнан булалар, ә кайберләре исә бер-бер артлы я Казан белән, я Кырым белән идарә итәләр.
    Урта гасырлар Кырым тарихы, Урта Идел кебек, ике чорга бүленә. Әгәр дә 13-14 гасырларда ярымутрауның баш шәһәре Иске Кырым (Солхат) булса, 15 гасырда башкала Бакчасарайга күчә. Монда да тарих кабатлана, бездә дә бит административ үзәк кайчандыр Урта Иделдәге Болгардан Казанга күчә.
    Бакчасарайга барган саен минем Ханнар зиратына керми калганым юк. Безнең Болгарда да, Казанда да мондый урын сакланмаган. Ә Кырымда Ханнар зираты туристларга күрсәтү объкты исемлегенә кертелгән...
    Кырымга баруы кыен булмады. Ярымбуш плацкарт вагонда өч тәүлеккә якын бардым. Кавказдагы вакыйгалардан соң, мин Россия-Украина чиген үткәндә бик нык тикшерерләр дип уйлаган идем. Бәхеткә, биш минут эчендә карточка тутырдым һәм паспортны гына карадылар да, багажны тикшереп тә тормадылар.
    Икенче көнне Омскидан килгән иптәш белән шәһәрне карарга чыгып киттек. Әлбәттә, Бакчасарайның иң истәлекле урыны - Хан сарае. Тарихи мәгълүматларга караганда, Кырым ханнарының шундый алты Сарайлары булган. Ни кызганыч, хәзерге вакытта шуның берсе генә сакланган.
    Хәзерге шәһәр территориясендә берничә борынгы авыл урыны сакланган. Кырымның беренче ханы Хаҗи Гәрәйнең резиденциясе дә нәкъ менә шушында була. Аның улы Миңле Гәрәй 16 гасыр башында Бакчасарай янындагы Салачыкта Кырык Җир тау битендә бик матур Сарай төзеттерә. Хәзер аның Венеция архитекторы Алоизо Ламберти тарафыннан төзелгән гаҗәеп матур порталы гына калган. Бу порталны яңа Сарайга күчерәләр һәм шуны белән юкка чыгудан саклап калалар. Алоизо рус архитектурасында тирән эз калдырган кеше. Ул Россиядә 11 чиркәү төзетә, Мәскәү Кремлендә Архангел Михаил соборын салдыра һәм шушында ук Благовещение соборы порталын эшләтә.
    Хәзер Салачык яңарыш чоры кичерә. 1500-1501 елларда Хаҗи Гәрәй кабере өстендә төзелгән мәдрәсә һәм төрбә - Зинҗирле элеккеге матурлыгы белән реставрацияләнгән.
    Кырым тарихын белмәгән кеше гаҗәеп матур Хан сараен беренче чиратта Пушкинның күз яшьләре фонтаны турындагы шигыре аша күз алдына китерә торгандыр. Риваятьләргә караганда, фонтан һәм Диләрә Бикәч мавзолее Кырымның Тадж Махалы була. Бу риваятьне бөек шагыйрь Петербургта С.С.Киселевадан (Потоцкая) ишетә. Бу легендар кызны Салоникада туган Динара исемле христианка дип уйлаганнар. Ул диңгездән Кафага абыйсы янына килергә чыга, ләкин давыл көймәне Очаковога чыгара һәм җирле паша кызны бик карт Кырым ханына китереп бирә. Кырым Гәрәй никадәр генә аның мәхәббәтен яуларга тырышса да, кыз риза булмый. Ул бик яшьли үлә. Кырым һәм Бакчасарай халкы аны Мария Потоцкая дип йөртә.
    Ләкин чынбарлык бераз башкачарак була. Ханны бик карт дип әйтеп булмый (Кырым Гәрәй 51 яшьтә үлә). Ә Диләрә Бикәч титулы ханның өлкән хатынына бирелә (яшь буенча түгел, дәрәҗәсе буенча), ул Хан сараенда хуҗалыкны алып бару өчен җавап бирә. Өлкән хатын хәйрия эше белән дә шөгыльләнә, мәчетләр төзү өчен акча бирә. Мәчетның өске өлешендә сакланып калган аның исеме шул хакта сөйли. Ә риваятьләр матур төсмер алып, халык телендә яши бирә.
    Хан сарае аерым-аерым берничә бинадан тора: Җәми Хан мәчете, Диван залы (киңәш һәм суды залы), кече сарай мәчете, Сокол башнясы белән гарем, конюшня, бассейн бакчасы, Сары Гүзәл мунчасы. Мавзолейлары белән Хан зираты зур урын алып тора. Ни кызганыч, 16 гасырдан Диванханә, Зур һәм кечкеннә мәчет, Алевиза порталы гына сакланып калган. Башка биналар 1736 елдагы янгын вакытында юкка чыга. 1783-1787 елларда Бакчасарайга Екатерина Икенче килер алдыннан сакланып калган сызымнар буенча Хан сараен торгызалар. Моннан соң бөтен патшалар, бөек кенәзләр, танылган рәссамнар, шагыйрьләр Бакчасарайда булалар. Әби патша килү хөрмәтенә Сарай алдына "1787 елның җәе" дигән истәлек билгесе ясап куялар.
    Хәзерге вакытта Сарайның барлык биналары реставрацияләнгән һәм күрсәтер өчен җайлаганнар. Күптән түгел Хан мәчете үзенең беренче максатын үти башлаган, ул хәзер гыйбадәт кылу урыны. Чиратта - Сары Гүзәл мунчасы. Фронтонындагы язуына караганда, бу бина 1532 елда, Сәхиб Гәрәй хан идарә иткән чорда төзелә. Ул башта шәһәр мунчасы була, соңрак аны Сарай комплексына кушалар. Аны иң яхшы Рим һәм Византия традицияләрен үз эчендә алган төрек мунчаларына охшатып төзиләр. Туры почмаклы мәһабәт бинаның өсте бер зур һәм берничә кечерәк гөмбәздән тора һәм шунда ук яктылык өчен тәрәзәләр уелган. Мунча каршында фонтаннары белән өсте ябулы ишек алды. Идән астына һәм стеналарга мунчаны җылыту өчен катлаулы система эшләнә.
    Юына торган урыннарга кургаш торбалар аша, стенага беркетелгән таштан эшләнгән фигуралы раковиналарга кайнар һәм салкын су килеп тора. Безнең борынгы Болгардагы Ак пулат, Кызыл пулат, Ханнар мунчасы да нәкъ шулай эшләнгән була... Болгар археологлары алты мунча нигезен таптылар. Алар вакыт сынауларын җиңә алмады, соңгы мунча - Ак пулат бинасы 19 гасырның 60нчы елларында җимерелә. Ә Кырымдагы мунча 1927 елга кадәр эшләп килә һәм ул кабат эшли торган хәлгә китереп реставрацияләнерме, моны киләчәк үзе күрсәтер.
    Бакчасарайдагы иң борынгы Иске төрбә мавзолее классик төстә: портал-гөмбәзле мавзолей итеп төзелгән: аскы ягы түгәрәк формада, ул сигез кырлы барабанга күчә, өсте киль рәвешендәге гөмбәз белән капланган. Мавзолейның нык чыгып торган порталы көнчыгыш якта эшләнгән. 14 -15 гасырларга караган шундый ук мавзолей Бей-Юде-Солтан каберенә куелган. Бу мавзолейлар барысы да Алтын Урда культурасы һәйкәлләре кебек эшләнгән. Болгар мавзолейлары да нәкъ шундый ук.
    Бераз соңрак, сельджук архитектурасы тәэсирендә, Кырым төрбәләрен үзгәртеп, нигезен сигез кырлы итеп төзи башлыйлар. Туктамыш ханның кызы Җаникә (1437 ел) төрбәсе әле дә үзенең порталын саклый. Ә менә Дәүләт-Гәрәй төрбәсенең (XVI гасырның икенче яртысы) һәм аннан соңгы ханнарның порталлары күренми. Бары тик Миңле Гәрәй төрбәсе генә ачык өсле утыргыч-ротонда рәвешендә.
    Төрбә һәм мазарларны җентекләп карап йөрүнең максаты бер генә иде - Казан ханы Сәхиб Гәрәйнең һәм Казанның өч ханы - Сәхиб Гәрәй, Абделлатыйф һәм Мөхәммәдәмин әниләре Нурсолтанның күмелгән урынын табу. Беренче ханга килгәндә, Сәхиб Гәрәйне гомеренең чәчәк аткан елларында, 1551 елда хан сараендагы переворот барышында үтерәләр. Шулай ук аның алты улын һәм ике оныгын да үтерәләр. Аны Салачыктагы бабасы Хаҗи Гәрәй төрбәсендә җирлиләр. Ни кызганыч, аның эпитафиясе сакланмаган.
    Нурсолтанга килгәндә исә, аның 1523 елда үтерелүе турында гына билгеле. Хан зиратында хан нәселеннән булган унбер хатын-кызның эпитафиясе сакланган. Әмма алар арасында Нурсолтан исеме күренми.
    Нурсолтан Казан, Кырым һәм гомумән, Россия тарихында сизелерлек эз калдырган. Чибәр, танылган нугай княжнасын Казан ханы Хәлилгә кияүгә бирәләр. Әмма бәхетне бик аз татып калган ул, бала табарга да өлгерми, ире үлә.
    Казан белән мәрхүмнең туганы Ибраһим хан идарә итә башлый. Ул Нурсолтанны үзенә хатынлыкка ала. Икенче никахтан Нурсолтанның ике улы - Мөхәммәдәмин белән Абделлатыйф туа. Тик 1479 елда Ибраһим үлә, Нурсолтан ун һәм дүрт яшьлек ике улы белән ялгыз кала.
    Ул чорда Казанда Мәскәү яклы һәм көнчыгыш партияләр арасында көрәш көчәя. Мәскәү партиясе Казан ханы итеп Нурсолтанның олы улы Мөхәммәдәминне күрергә тели. Әмма көнчыгыш партиясе җиңә, хан итеп Ибраһимның башка хатыннан туган улы - Алины билгелиләр. Нурсолтанга Казаннан китәргә туры килә. Мөхәммәдәминне Бөек кенәз Иван III кулына тапшыралар. Ул малайга бай җирләр - Кашираны бирә. Нурсолтан исә Кырымга китеп бара, биредә Миңле Гәрәй ханда аның ике туганы хезмәт иткән булган. Хан Нурсолтанга беренче күрүдә үк гашыйк була. Ул аңарга өйләнә һәм өлкән хатыны дәрәҗәсе дә бирә. Нурсолтанның Миңле Гәрәйдән тагын ике улы, булачак ханнар туа. Кырымда ул тыныч гомер кичерә, Иван III белән дусларча хат та алыша.
    Бу вакытта аның олы улы Мөхәммәдәмин Казан ханы итеп билгеләнә, бераз идарә иткәннән соң аны төшерәләр һәм күп тә үтми яңадан тәхеткә утырталар. Ә менә бераз үсә төшкән Абделлатыйфны Мәскәүгә чакыралар.
    Әниләре Нурсолтанның, ике бертуганны үзара ызгыштырып, шуннан оста файдаланып калырга тырышучылар табылачак, дигән шөбһәле уйлары чынга аша. Иван III Мөхәммәдәминне Казан ханы тәхетеннән төшерә һәм аның урынына Абделлатыйфны билгели. Тик ни хикмәт, тәхеткә утыргач та, Абделлатыйф Мәскәүнең өметен акламый. Кырымдагы хан сараенда тәрбияләнгән бу кеше Мәскәүгә карата бәйсез һәм бик кырыс сәясәт алып бара башлый.
    Казан сәясәте тәэсирендә, Иван IIIнең Нурсолтанга язган хатлары танымаслык булып үзгәрә, ике дәүләт арасындагы союзга ничек тә булса ярдәм итәргә кирәк, дигән тәкъдимнәргә генә кайтып кала.
    1502 елда Мәскәү Абделлатыйфны тәхетеннән алып ташлый, аны көчле сак белән сөргенгә җибәрәләр. Бары тик Кырым ханы булышлыгы белән генә Абделлатыйфны азат итәләр. Нурсолтан 30 елдан артык үзенең олы улын күрергә тилмереп яши. Ниһаять, 1510 елда аңа Казанда һәм Мәскәүдә яшәүче уллары янында берничә ай кунакта булырга туры килә. Нурсолтан үзе белән кайчандыр Казан ханы булган улы Сәхиб Гәрәйне дә алып бара. Нурсолтанның иң кече улы Мөхәммәт Гәрәй бераздан Кырым ханы булып китә. Бу ананың олы уллары белән соңгы очрашуы була, дип тә әйтергә мөмкин. 1517 елда Казан ханы Мөхәммәдәмин каты авырый башлый. Тәхеткә Абделлатыйф килергә тиеш, дигән сүзләр йөри. Әмма ул кинәт үлә. Моны очраклы үлем дип булмый - бәйсез һәм үзсүзле Абделлатыйфны Мәскәүдә яратмыйлар. Бер елдан соң Мөхәммәдәмин дә үлә.
    Гомер буе улларын көткән Нурсолтанга бу хәбәрне ишетү җиңел булмагандыр. Нурсолтанның фаҗигале язмышы Казанның икенче бер ханбикәсе - Сөембикә язмышынан бер ягы белән дә аерылмый.
    Әлбәттә инде, без Чуфут Кала крепостенда да булдык. Аның тарихы өч чорга: алан, татар һәм караим чорларына бүленә. VI гасырда төзелгән әлеге крепость баштарак Фулла дип аталган һәм Византия тәэсире астында булган. Хазар каганаты чорында хазарларның басымы белән аның исеме Кырк-Ер дип үзгәртелә. Хазарлар тарихи аренадан төшеп калганнан соң Алан кенәзлеге оеша. Халкы башлыча христиан кешеләреннән торган, үзәге исә Кырк-Ерда урнашкан. 1299 елда крепостьны Алтын Урда әмире Нугай гаскәрләре җимерә һәм ул зур Алтын Урда империясенең бер өлеше булып санала. ХV гасырда Кырк-Ер бик аз вакытка гына булса да Кырым ханлыгының башкаласы да булып ала. Башкаланы Бакчасарайга күчергәннән соң бирегә үзенең яраннары белән хан, алар артыннан бөтен мөселманнар да күченә. Әмма крепостьны корал склады яки төрмә итеп файдалануны дәвам итәләр.
    Бераздан крепость яңадан Чуфут Кала дип йөртелә башлый. Моны икенче төрле Иудей крепосте, дип тә әйтергә була. Биредә бары тик караимнәр генә яши. Караимнәрнең тормышы, киемнәре, ашаган ризыклары, хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны татарныкыннан бер ягы белән дә аерылмый. Төрки телдә сөйләшәләр, кыпчаклар төркеменә керәләр.
    Күпчелек галимнәр караимнар хазарлардан килеп чыккан, дигән фикерне алга сөрә. Әмма еврей галимнәре караимнәрне Иран, Бохара һәм Төньяк Кавказдан XIII-XIV гасырларда күченеп килгән еврейлар, дип саныйлар. Кызыгы шунда, бу еврейларда күпмедер күләмдә татар каны да бар, дигән фикерне дә куәтлиләр. Әнә шул уникаль саналган шәһәр ХIХ гасырның икенче яртысында бушап кала. Караимнәрнең бер өлеше Литвага күченә. Сакланып калган Тракай замогы да караимнәр белән бәйле. Интеллигенциянең аерым вәкилләре, мәсәлән, А.С.Фиркович гомеренең соңгы көннәренә кадәр шәһәрдә яшәгән. Ул Йосафат үзәнлегендә күмелгән. Иерусалим тирәсендә дә нәкъ шундый ук исемдәге үзәнлек бар. Монда да борынгы каберләрне очратырга мөмкин. Риваятьләргә караганда, биредә соңгы Куркыныч суд булган.
    Үле шәһәрнең буш урамнарыннан атлаганда мин ХVI-ХVII гасырдагы Болгарны күз алдына китердем. Бу чорда шәһәрдә яшәгән татарлар киткән, ә менә булачак хуҗалар, руслар, әле килмәгән була. Болгарда хәзер һәйкәл дип йөртелгән күпме манара, мәдрәсә, төрбә, мунча булды икән? Ни дисәң дә, Болгар Чуфут Калага караганда бик күпкә зур, биредә кешеләргә яшәү өчен шартлар да бик яхшы булган.
    Чуфут Кала бушап калса да, ташландык хәлгә килмәгән. Биредә күмелү мактаулы саналган, халыкны башка урыннардан да алып килеп шушы туфракта җирләгәннәр. Йосафат үзәнендә үзебезне беркадәр уңайсызрак хис иттек. Куе булып үскән агачлар тирә-якка ниндидер шом өстәгән кебек, янтайган һәм ватылган һәйкәлләрне күреп йөрәк сыкрап куйды. Биредә үзеңне ялгыз хис итәсең, кабер ташларында язылганча, "бу җирдә без кунак кына" булуын яхшы аңлыйсың....
    Конференция барышында Чуфут Кала крепостында бик күп акчадан торган хөзинө табылуы турындагы хәбәр бездә зур кызыксыну уятты. Анда 30 алтын һәм 4256 көмеш тәңкә булган. Мондый хәзинә сирәк табыла. Шунысын әйтергә кирәк, хәзинәне археология эшләре барышында тапканнар һәм тулысынча музейга тапшырганнар.
    Тарихи Кырым җирләрендә моңарчы да булырга туры килгән иде. Бу сәфәр аеруча нык тәэсир калдырды. Өстәвенә, Бакчасарай районы Татарстан белән тугандаш та санала. Хәзер Бакчасарайда да күп үзгәрешләр булгандыр, бәлки әле аларны үз күзләрем белән барып күрергә дә насыйп булыр. Яңа очрашуларга кадәр, Кырым!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: