Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Курку белмәс Мария

Моннан 95 ел элек, 1918 елның сентябрендә, Казан губернасы Спас шәһәрендә акчехлар Совет властен урнаштыруда катнашкан 11 кешене атып үтерәләр. Алар арасында 45 яшьлек эсерка Мария Вертынская да була. Хәзер Болгар шәһәрендәге бер урам һәм тыкрык аның исемен йөртә. Аның улы, Спас өязендә берничә тапкыр булып киткән Александр Аросев Советлар...

Николай Марянин,туган як тарихчысы.

Мария 1873 елда Латвиянең Митава шәһәрендә (хәзерге Елгава) Балтыйк немецлары гаиләсендә туа. Аның әтисе, музыкант Август Иоганн Гольдшмидт, "Народная воля"ның җирле бүлек оешмасы эшендә актив катнаша һәм шуның өчен гаиләсе белән бергә Пермь шәһәренә сөрелә. Аннары Гольдшмидтлар Түбән Новгородта яшиләр. Мария Августовна дүрт класслы училище тәмамлый, тегүчегә өйрәнчек булып керә һәм үзе дә тегүче булып эшли башлый. Монда ул Яков Михайлович Аросев белән таныша һәм озакламый алар өйләнешәләр. "Алар бер күрүдә үк бер-берсен яраталар,-дип яза соңыннан оныклары Наталья Аросева.- Уналты яшьлек Мария Гольдшмидт шул вакытта ук үзенең ныклы характерын күрсәтә һәм кыска гына гомерендә ул шундый булып кала да. Батыр, кыю кыз үзенең яраткан кешесенннән калмый, бирнәсез-нисез аңа тормышка чыга. Тормышка туры карарга, бәйсез караш һәм тирән гаделлек хисләре тәрбияләгән әтисе аңа тагын нәрсә бирә алсын? Боларны ул аңа артыгы белән бирә".

Иренең әтисе крепостной Михаил Аросев кареталар ясау остасы булып таныла һәм баһадир көченә ия була. Бервакыт кыш көне далада аның кибиткасына бүреләр һөҗүм итә, шунда ул бүреләрнең вожагын эләктереп, бер сугуда сыртын сындыра. Үзенең ике улын да Михаил Аросев ышанычлы һәм табышлы һөнәргә өйрәтә: Иван - ювелир, ә Яков тегүче булып китә. Яков Михайлович Казанда Воскресенский урамында (хәзер Кремль урамы) үзенең тегү мастерскоен, бераздан күлмәкләр сату кибетен ачып җибәрә. Ул хатыны Мариядән сигез яшькә олырак була. "Бабай күбрәк артистлыкка тартым була, сату-алу эшенә сәләте булмый, - дип яза аның турында Наталья Аросева.- Театрны, музыканы ярата, белемгә омтыла, үзлегеннән немец теле өйрәнә, күп укый һәм шуңа күрә эшенә артык игътибар бирми. Кыскасы, берничә елдан Яков Михайлович бөлгенлеккә төшә һәм, яшь вакыттагы кебек, яңадан үзенең конкурентына кием кисүче булып уранаша".

Аросевлар гаиләсе ишәйгәннән-ишәя. Мария Августовна бер-бер артлы дүрт малай һәм өч кыз бала таба. Алар барысы да Казанда укый: уллары - реаль училищеда, кызлары - шәхси хатын-кызлар гимназиясендә. Өлкән уллары Александр 1890 елда туа һәм 15 яшьтә 1905 елда Казандагы революция вакыйгаларында катнаша. Ә аннан бер ел алда бабасы Август Гольдшмитд аңа Смит-Вессон системасындагы чын револьвер бүләк итә. Гаилә башлыгы Яков Михайлович революциягә ышанмый, надан халыкның ил белән идарә итәргә сәләте юк дип саный. Ә менә Мария Августовна Аросевада народоволец геннары уяна һәм озакламый аларның фатирына күбесенчә эсерлардан торган студентлар һәм интеллигенция вәкилләре күпләп җыела башлый. Казан шәһәр думасы бинасының бер стенасы Аросевлар яшәгән ишек алдына чыга һәм 1905 елның 21 октябрендә, кулга алулар башлангач, солдатлар бу тирәгә җыелган революционерларны камап алып, кулга алырга маташканда, Мария Августовна улы Александр белән аларны коткара башлыйлар - үзләренең утын сараендагы җир асты юлыннан күрше тыкрыкка алып чыгалар. Качарга өлгермәгән дистәләгән кешене үзләренең мастерской эшчеләре итеп күрсәтәләр.

Бу вакытта гаилә башлыгы тулысынча бөлгенлеккә төшә, яшәргә акча җитмәгәнлектән, мастерское һәм кибете белән йортын сата һәм гаиләсен Казан читендә Суконный бистәсендәге арзанлы фатирга күчерә. Биредә 1909 елда Александр Аросевны револоюция идеяләре тараткан өчен беренче тапкыр кулга алалар. Аның төрмәләрдә һәм сөргеннәрдә интегүе шуннан башлана, тиздән ул чит илгә кача. Монда М.Горький һәм В.Ленин белән таныша. Аннары яшерен рәвештә Мәскәүгә кайта, полиция охранкасында ул Кряж кушаматы белән йөри. Озакламый аны тагын кулга алалар. Йөрәк авыруы белән интеккән әтисе Яков Михайлович 1913 елда 48 яшьтә башына кан савып үлә. Мария Августовна ирен соңгы көнгә кадәр яхшы карый һәм соңгы юлга озата. Ләкин озак та тормый, ул яңадан тормышка чыга. Яшь табиб Виктор Францевич Вертынский Александр Аросевның яхшы танышы була, студент вакытта ук ул алар өендәге революцион түгәрәккә йөри. Виктор Мариядән 15 яшькә кечкенә булса да, аны күптән яратып йөри, хәтта ире белән аерылуын да үтенә. Мария Августовна ул вакытта аның тәкъдименә кул гына селти, ләкин ялгыз калгач, ризалык бирә. Бу вакытта ул инде әби була. 17 яшьлек улы Вячеслав үз-үзенә кул салу белән янап, өйләнергә дип әти-әнисенең ризалыгын ала һәм тиздән аларның кызлары туа.

1916 елның язында Александр сөргеннән туган шәһәре Казанга кайта. Әнисенең икенче тапкыр тормышка чыгуы аны нык гаҗәпләндерә. Виктор Вертынский белән иптәшләрчә мөнәсәбәттә булса да, моннан соң аны күралмый башлый. Ничек инде, аның белән бер яшьтәге кеше аңа үги әти булсын? Ләкин гаиләгә килгән кайгы бу уйларны икенче планга калдыра. Бу вакытта Беренче Бөтендөнья сугышы бара һәм Перемышль янында барган сугышларда Александрның бертуган энесе Сергей һәлак була... Моннан соң Александр Петроградка китә, аннары Мәскәүгә күчә һәм прапорщиклар мәктәбенә укырга керә, 1917 елның февраль революциясеннән соң РСДРП(б)ның Мәскәү комитеты составына сайлана. Ә Мария Августовна яшь ире белән Казан губернасы Спас өязе Войкино (хәзер ул Татарстанның Алексеевск районына керә) авылына күчеп китә. Биредә Виктор Вертынский табиб булып эшли, ә Мария җирле мәктәпкә укытучы булып урнаша. Ләкин ул үзенең тынгысыз холкы белән Россиядәге революцион вакыйгалардан читтә кала алмый һәм Спас өязендә актив пропаганда эше алып бара.

Бу турыда Мария Вертынская 1917 елда Спастан Тверь шәһәренә улы Александрга язган хатында болай ди:" Кадерле улым! Беркайчан да кешелек дөньясы хәзерге кебек җиде юл чатында калмагандыр. Сезнең идеяләр минем өчен дә изге, чөнки анда гаделлек һәм дөреслек. Сукыр гына моны күрми, ә шәхси мәнфәгатьләре өчен куркып, моны күрмәмешкә салышучылар тагын да яман. Мин булдыра алган кадәр шушы юнәлештә эш алып барам. Җирле хезмәт интеллигенциясен крестьяннар белән берләштерә алдым, хатын-кызлар берлеге төзедем. Көн саен авылларга барам, җыелышлар үткәрәм. Халык теләп килә, тыңлый һәм ышана. Ләкин дошманнар да күп, хәтта укытучылар, крестьян-кулаклар арасында да "башыңны өзәбез" дип куркытучылар бар. Ләкин мин курыкмыйм. Кайчан булса да бер үләргә бит, ә хәзер мин ирекле, балалар үскән,аларның үз тормышлары, мин гаиләм өчен куркыныч тудырмыйча, халык эшенә бирелә алам..." Тверьдә Александр большевикларның Хәрби оешмаларын төзүдә катнаша, хәрби депутатлар Советына сайлана, ләкин әнисенең хатын аңа июль ахырында Мәскәүгә кайткач кына тапшыралар.

1917 елның октябрендә, большевиклар Петроградта властьны үз кулларына алгач, Мәскәү ревкомы әгъзасы буларак, нәкъ менә Аросев хөкүмәт гаскәрләрен куып чыгару өчен Воробьев тауларыннан Кремль территориясенә атарга әмер бирә. Нәтиҗәдә Кремль соборларына зыян килә, Спас башнясындагы курантлар ватыла. Мария Вертынская революциянең җиңүе белән котлап, ул көннәрдә аңа болай дип яза:" Мин бөтен көчемне биреп эшлим. Агитация алып барам. Нәтиҗәләр бик яхшы; большевизм дулкыны, дөресрәге халыкта большевикларга ышаныч артканнан-арта бара". Властьны алгач, Аросевны Мәскәү хәрби округы командующие урынбасары итеп билгелиләр.

1918 елда Ленин таләбе буенча Германия белән солых төзелә, ә Россиядә исә гражданнар сугышы башлана. Июль азакларында Спаска "Без чех" дип акцент белән сөйләшкән кызыл латыш укчылары килеп керә. Шәһәрнең кайбер кешеләре болар акгвардиячеләр, дип уйлап, аларны ипи һәм тоз белән каршыларга чыга. Әмма тозакка эләгүләрен сизми дә калалар. Нәтиҗәдә шәһәр башлыгы Смородинов, сәүдәгәр Калсанов, рухани Александров һәм акгвардиячеләрне өстен күргән башка шәһәр кешеләрен кулга алалар. Аларны судсыз-нисез, бернинди тикшерү үткәреп тормыйча, Переволоки пристане янында атып үтерәләр. Әнә шул ыгы-зыгы вакытларда Спаска бары бер генә көнгә Александр Аросев кайта һәм Спас советы башкарма комитеты утырышында катнаша. Берничә көннән бирегә акчехларның киләсен белгәнгә күрә, ул әнисен үзе белән Мәскәүгә алып китәргә тели. Тик Мария Вертынская каршы килә, үзе белән бергә яшәгән Виктор һәм кызларын калдырып китәргә теләми. Иң мөһиме - эшен ташлыйсы килми. Ни дисәң дә ул бу вакытта Спас өяз советы составына кергән, зурлар өчен һәм өяздәге "Союз женщин" грамота мәктәбен оештыра, Петр Деляев белән бергә кызыл гвардия отряды төзи. Отряд коралын хастаханәнең арттагы ишегалдында яшереп саклыйлар.

Аросев берүзе генә китә, акчехлар Спаска Иделдәге флотилиядән десант төшереп, 3 августта керәләр. Мария Вертынскаяны тотып китерүчегә 1000 сум бүләк вәгъдә итәләр. Ул туганнарында качып ята, яшеренеп бер авылдан икенчесенә барып чыга. Кызганыч, җирле базарда сәүдә итүче лабазник аны күрүе турында акчехларга барып әйтә. Мариянең эзенә төшәләр, ул револьверындагы соңгы патронына кадәр чехларга каршы ата. Аны кулга алалар һәм айдан артык Спас төрмәсендә ябып тоталар. Туктаусыз сорау алалар, бик түбәнсетәләр. 1918 елның сентябрендә Спастан чигенгән вакытта акчехлар Мария Вертынскаяны шәһәр читенә алып чыгалар һәм Куралово авылы тирәсендәге басуда аның белән тагын ун тоткынны атып үтерәләр. Тоткыннар арасында өяз милициясе башлыгы Н.Брендин һәм затондагы И.Нагаев отряды коммунистлары да була. Вертынская 12 сентябрьдә атып үтерелгән дип саналса да, әмма Александр Аросев көндәлекләрендә башка, төгәлрәк дата - 18 сентябрь тора (Идел һәм Камадагы сугышлар хронологиясенә караганда, аклар 18 сентябрьдә Спастан китә). Аннан соң әнисенең үлгән көнен улыннан да төгәлрәк белүченең булмавы ихтимал.

Иртәнге якта акчехлар шәһәрдән китә, Виктор Вертынский кызлары белән Мария Августовнаны эзләргә керешә. Төрмә камерасында аның бары тик бер ботинкасын гына табалар. Атарга алып чыкканда ботинкасын кияргә дә ирек бирмәгәннәр булса кирәк. Шаһитлар төнлә кайсы яктан ату тавышлары ишетелүен әйтәләр. Озакламый Спас читендәге басуда җирле табиб Н.Самостюк җир астыннан чыгып торган ертык носкилы аяк табаны күреп ала. Мәетне тиешенчә күмәргә дә өлгермәгәннәр… Бу Мария Вертынская була. Аны иң соңыннан атканнар, шуңа күрә башка мәетләрдән өстәрәк яткан. Пуля Мариянең пенснесен ватып, сул күзенә керә, аның тәненә 17 тапкыр штык белән дә кадаганнар. Башка мәетләрнең аяк-кулларын кылыч белән чабып өзгәннәр, битләрен яралап бетергәннәр. Марияне шәһәр зиратына күмәләр. Виктор Вертынский Кызыл Армия отрядына табиб булып языла һәм фронтка китә. Гражданнар сугышы мәхшәрендә ул эзсез югала.

Әнисенең атып үтерелүе турында хәбәрне алгач, Александр Аросев Мәскәүдән Спаска кайтырга чыга. Ул табутны яңадан казып чыгаруларын үтенә һәм аны узгынчы параход белән Казанга алып китәргә тели. Юл буе палубада басып бара ул, трюмдагы Мария Августовна табутын сеңелләре Надежда белән Вивея саклап торалар. Бу көнне Идел өстенә куе томан төшә, судно командасы арасында ыгы-зыгы башлана: янәсе, параходта мәет булу сәбәпле томан төшә, дигән ырымны искә төшерәләр. Томан таралсын өчен хәтта мәетне суга ташларга кирәк, диючеләр дә була… Александр әнисенең истәлеге итеп үзе белән аның ватылган пенсне салынган футлярны һәм медальонын ала. Әнисенең гел тагып йөргән бу медальонында түбәндәге сүзләр чокып язылган була: "Үлем - кечкенә сүз, әмма үлә белү - зур эш!" Казандагы балалары Мария Августовнаны шәһәр зиратында Яков Аросев белән янәшә җирлиләр. Кабер стенасында хәтта Аросевның табут такталары да күренеп торган.

Мәскәүгә кайткач, Александрны РСФСР Кызыл Һава Флотының Баш идарәсе комиссары итеп билгелиләр. 7 ноябрьдә, революциянең берьеллыгында, ул аэроплан белән Кызыл мәйдан өстеннән очып үткәндә Ленин һәм аның көрәштәшләре басып торган трибуна өстенә сугышчан өндәмәләр язылган листовкалар ташлый. Аросев ул вакытта Казанда танышкан Ольга Гоппенга өйләнә. Шуннан соң 20 ел эчендә төрле җаваплы вазифалар башкара: Төньяк фронтның 10 нчы армия штабы комиссары, Украинаның Югары революция трибуналы рәисе, В.И.Ленин Институты директоры урынбасары. 1922 елда "Пролетарская революция" журналында Аросев Спастан Мария Вертынскаядан килгән хатларны бастыра. 1924 елда, Ленин үлгәннән соң, нәкъ менә аңа Горкидан Мәскәүгә тикшерүләр үткәрү өчен Ильичның баш мие салынган тартманы илтүне ышандырып йөклиләр. Аннары Аросев Франция, Польша, Венгрия, Чехословакия, Швеция һәм Балтыйк буе хөкумәтендә вәкаләтле илче була, чил илләр белән мәдәни багланышлар Бөтенсоюз җәмгыяте рәисе булып эшли. Ул 30 дан артык повесть, хикәяләр һәм истәлекләр китабы бастырып чыгара, СССР Язучылар берлеге әгъзасына кабул ителә. Әйтергә кирәк, ул беркайчан да Мария Августовна турында онытмый.

1935 елда Александр Аросев хатынына һәм балаларына язган васыятендә яңадан әнисе турында искә төшерә: "1918 елның 18 сентябрендә ак колчак офицерлары тарафыннан атып үтерелгән батыр әнием турындагы истәлекләрне аеруча озак итеп кадерләп саклавыгызны үтенәм. Әнием турында сөйләгәннәрне һәм үзегез искә төшерә алган нәрсәләрнең барысын да язып куегыз. Үзегез үлгәндә, аның турындагы истәлекләрне балаларыгызга калдырыгыз. Безнең җиңү җыры белән аларның исемнәре миллионлаган кешеләргә изге җыр кебек булып калсын. Аеруча әниемнең пенсне салынган футлярын саклагыз. Көзнең караңгы шыксыз төнендә 10 кеше белән бергә атып үтерелгәндә ул шушы пенснедан булган. Аннары аларның гәүдәләрен барысын бергә ташлаганнар һәм ташлар белән күмгәннәр. Әнинең тәнендә атудан һәм штык белән кадаудан бик күп эзләр (сеңлесе Лидия Августовнада әнинең кипкән каны каткан һәм штык белән кадаудан тишелеп беткән яулыгы саклана) калган. Бер пуля күзенә эләгеп пенсне пыяласын ваткан. Мин аны һәрвакыт бумажникка салып йөрттем. Зур да түгел ул үзе, шул пенсне аша миңа әниемнең ягымлы күзләре мөлдерәп карап тора кебек…"

1937 елның июлендә Александр Аросевны кулга алалар һәм "халык дошманы", террорчы оешмада катнашкан дип игълан итәләр. 1938 елның 10 февралендә аны да аталар. Бу юлы акчехлар түгел, ә үзебезнекеләр, кызыллар. Дуслары, көрәштәшләренең барысы да аннан йөз чөерәләр. Казанда бер йортта яшәгән һәм революцион эшчәнлекне бергә башлаган яшьлек еллары дусты Вячеслав Молотовта булышмый. Аның икенче хатыны, чех милләтеннән булган Гертруда Фройндны да атып үтерәләр. Аросевның кече кызы Ольга бу уңайдан Сталинга хат яза, аннары комсомолга керүдән баш тарта. Александр Аросевны бары 1956 елда гына реабилитациялиләр.

Әтиләренең фамилияләрен саклаган кызлары аның васыятен үтәргә тырышалар. Олысы, Наталья Аросева тәрҗемәче, Язучылар берлеге әгъзасы була. 1987 елда үзгәртеп кору башлангач, ул әтисе турында "След на земле" дигән документаль повесть яза. Ике елдан соң Аросевның кызлары әтиләренең әдәби әсәрләрен туплап "Белая лестница" исемле китап чыгаралар. Аросевның уртанчы кызы Елена Омск драма театрының атказанган артисты исеменә лаек була һәм үзенең шигырьләр китабын нәшер итә. Китапта әтисенә багышланган шигырьләре дә бар. Кызларның төпчеге - РСФСРның атказанган артисты, «Кабачок «13 стульев» телевизион тапшыруында пани Моника ролен башкарган Ольга Александровна Аросева зур танылу ала. Моннан берничә ел элек ул Беренче каналдагы "Минем шәҗәрәләрем" телевизион тапшыруында катнаша, Казанга кайтып, Арча зиратында әбисе һәм бабасы - Яков Аросев белән Мария Вертынскаяның каберенә куелган ташны яңарта. 2012 елда Ольга Аросева "Прожившая дважды" дигән истәлекләр китабын бастырып чыгара, китапта әтисенең көндәлекләреннән алынган язмаларны да урнаштыра.

Һәлак булган революционерларга беренче һәйкәлне Спаста 1924 елда, Мария Вертынская атып үтерелгән урында, куялар. Иске Шәһәр утравында язулары танымаслык хәлгә килгән әлеге һәйкәлнең нигезләре әле бүген дә саклана. 1954 елда, Куйбышев шәһәрен су астында калачак урыннан күчергәч, монументы башка җирдә кирпеч һәм бетоннан төзиләр. 1975 елда шәһәрнең үзәк скверына Казан скульпторы В. Маликов тарафыннан революция каһарманнарына ясалган һәйкәл урнаштырыла. Моннан тыш, Болгардагы урамнарның берсенә Мария Вертынская исеме бирелгән. Революционерканың соңгы еллары үткән Алексеевск районының Войкино авылында да аның исемендәге урам бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мария Вертынчкая Спасск революция