Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Күрешүләр тагын насыйп булсын...

Кояшлы, җылы җәйне барыбыз да көтеп ала. Табигатьнең бу ямьле фасылын һәркем үзенчә файдалы һәм истә калырлык итеп уздырырга тырыша. Җәй – ул бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр, яллар, туганнар, дуслар, сабакташлар белән очрашу чоры да әле...

Лидия КОСТРУЛЕВА

Ни гаҗәп, без, Куйбышев урта мәктәбенең 10 В классын тәмамлаучылар, сабакташлар белән беренче тапкыр кырык ел узганнан соң гына очраштык. Җәйләрен кайчандыр үзебез белем алган мәктәп янында төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызларның җыелышып торганын күп күрергә туры килде. Үзләренең яшьлек еллары белән күрешергә килгән бу кешеләргә карап сокланып та куя идем әле. Ә инде 2009 елның җәендә без дә сабакташлар белән җыелырга булдык. Әле беренче тапкыр гына очрашкан булсак та, ул вакытта күңелдә нинди хис-тойгылар калганын белсәгез икән. Шуннан соң без, ун ел узгач, тагын бергә җыелдык. Безгә 10 Б классында укыган тагын берничә кеше килеп кушылды. Инде ел саен очрашырга кирәк, дигән карарга килдек. Ни дисәң дә, вакыт аккан судай тиз үтә, кеше бу дөньяга мәңгелеккә килми. Исән чакта күрешеп калуың хәерлерәк...


Инде менә мәктәпне тәмамлавыбызга 50 ел тулды. Бу – үзенә күрә бер юбилей, аны билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу хакта алдан ук сөйләшеп, үзебезчә план корып куйдык. Дөрес, безнең шәһәребездә яшәүче сабакташларыбыз бер-берләре белән очрашкалап торалар. Әмма берничә генә минутка туктап хәл-әхвәл сорашуга караганда, кичен бергә иркенләп җыелып утыруыңа ни җитә инде. Бу юлы да шулай булды. Мәктәп еллары, укытучыларны, һәркемгә дә килә торган беренче мәхәббәтне искә алдык, бик күп яңалыклар ишеттек. Очрашуны Надежда Ильдарханова башлап җибәрде. Ни өчен дигәндә, аның гомеренең күп еллары мәктәптә үтте. Үзе белем алып чыккан мәктәпкә химия укытучысы булып эшләргә килде, аннан соң егерме ел тирәсе коллектив белән җитәкчелек итте. Дөрес, ул чакта мәктәп башка бинада урнашкан иде. Надеждага үзенең кайбер укытучылары – Лариса Анатольевна Якимова, Капитолина Александровна Кривошеева, Анна Павловна Горбунова, Лидия Сергеевна Волкова белән эшләргә туры килде. Без Роза Гаяз кызы Мәгъзанованы, Галина Николаевна Захарованы, Анатолий Алексеевич Емельяновны, Николай Иванович Мельниковны, Гордей Дмитриевич Крайновны, класс җитәкчебез Нина Григорьевна Марюхованы, яраткан директорыбыз Юлия Ивановна Мулинованы җылы хисләр белән генә искә алдык. Алар әйбәт белем һәм тәрбия бирү өчен тырыштылар, бездә бик күп кирәкле сыйфатларны булдырдылар, кешелекле, ярдәмчел булырга өйрәттеләр. Тормышта боларның файдасын күп тойдык!
Шунысын әйтергә кирәк, сабакташларымның барысы да тормышта үз урыннарын таптылар. Светлана Ананьева, мәсәлән, заманында Ульяновскидагы заводларның берсендә әйдәүче экономистларның берсе булып эшләде. Зинаида Хисаметдинова (Дудко) гомеренең күп елларын Украинада яшәп үткәрде, әмма кайбер сәбәпләр аркасында яңадан туган шәһәренә әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Түбән Кама шәһәрендә эшләгән Лидия Лифантьева (Кузнецова) да үзенең туган шәһәренә кайтып яши башлады. Рәшит Хәмидуллин эчке эшләр органнарында хезмәт итте, Людмила Воронова (Яшина),Людмила Мулинова (Федонина), Любовь Демина балаларга белем бирделәр, Татьяна Грунис Казандагы дары заводында эшләде. Владимир Горшунов, Ольга Елизарова (Карпунина), Нина Николаева (Кускова) – һәркайсы тормышта үз урынын тапты. Бу юлы очрашуга 10 Г классында укыган Николай Мамшов белән Вячеслав Широков та килделәр. Әйе, мондый мөмкинлектән файдаланмый калырга ярамый, чөнки сабакташлар белән очрашу яшьлек хатирәләрен яңарта, күңелдә онытылмас эз калдыра.
Яшь вакытта җырларга, биергә артык яратмасак та, олыгая барган саен бераз җырлап аласы, биисе һәм, әлбәттә инде, шаяртып аласы да килә. Көтеп алынган очрашуга барлык классташларыбызның килергә җай тапмаулары гына кызганыч. Хәер, моның үз сәбәпләре бар, инде арабыздан мәңгелеккә китеп баручыларның да саны арта. Николай Сыряпов, Владимир Лысов, Вера Салмина, Нина Крайнова, Валентина Баширова, Сергей Синицин, Лидия Беляева, Лидия Семенова, Владимир Зюкалин һәм башкалар әле дә булса безнең өчен шук һәм шул ук вакытта җитди сабакташлар булып кала бирә...
Кичәдән тагын шулай бергәләшеп җыелышу турында сүз куешып таралышсак та, күңелдә ниндидер моңсулык калды. Еллар үткән саен бу хис тагын да арта гына бара. Исән булсак, тагын күрешербез әле...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев