Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Китап әзер дияргә була

    Белгәнегезчә, узган ел Спас районы энциклопедиясен чыгару буенча эш башланган иде. Рәсми рәвештә расланган һәм район халкы тарафыннан хупланган әлеге проект бүген ни хәлдә? Бу хакта сөйләвен үтенеп, хәбәрчебез проект җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган табибы Фиркат ГАЛИМОВКА мөрәҗәгать итте.

    - Әлеге проектны тормышка ашыру юнәлешендә күп эшләр башкарылды. Редакция коллегиясе һәм җәмәгатьчелек көче белән төп материал җыелды һәм эшкәртелде. Моны уртак эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе дияргә була. Тупланган материалларның барысы да бүген тиешле тәртипкә китерелә.
    Энциклопедиягә 1683 кандидатура кертелүен дә әйтергә кирәк. Бу кешеләрнең гомере һәм язмышы безнең район белән аерылгысыз бәйләнгән. Кыска гына биографик белешмәләрдә теге яки бу кешенең тормыш юлы чагылдырыла, мәгълүматлар әле фоторәсемнәр белән дә тулыландырыла. Тапшырылган фоторәсемнәрнең күбесе нык искергән, сыйфаты түбән, шуның өчен аларны өстәмә эшкәртергә туры килә. Биографик белешмәләрнең дә дөреслеген тикшерергә тырышабыз.
    Сүз дә юк, бу эштә хаталар һәм төгәлсезлекләр булырга тиеш түгел. Безнең редакциягә тапшырылган биографик фактлар, төрле бүләкләр турындагы мәгълүматлар йөз процент дөреслеккә туры килә торгандыр, дип әйтеп булмый. Шулай да, энциклопедия басылып чыкканнан соң, басманы чыгаруга әзерләүчеләр исеменә тәнкыйть сүзләре булмасын иде. Әмма кеше хатадан хали түгел, диләр. Һәрхәлдә, редакция коллегиясе бу җитди һәм әһәмиятле эшкә зур җаваплылык белән карый һәм ветераннар, җәмәгатьчелек вәкилләрен дә җәлеп итә.
    Энциклопедиягә торак пунктларның географик исеме, тарихи һәйкәлләр һәм район тормышында зур әһәмияткә ия булган вакыйга һәм фактлар турында сөйләүче 434 материал кертелгән. Аларның барысы да эксперт тикшерүе үтте һәм эшкәртелде.
    Басма өстендә эшләүгә Татарстан энциклопедиясе редакциясе белгечләре дә җәлеп ителде. Аеруча энциклопедиядә районыбызның бөтен тормышын чагылдыруга үзләреннән зур өлеш керткән авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары, тарих укытучылары, мәктәп музейлары җитәкчеләре һәм барлык активистларның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Шулар арасыннан аеруча күп ярдәм иткән Ольга Сергеевна Самохвалова, Клара Анатольевна Марюхова, Нина Анатольевна Романова, Надежда Александровна Тужилкина, Зиннәтулла Гыйззәтулла улы Гыйззәтуллин, Флюра Әхмәт кызы Хәйретдинова һәм башкаларны әйтергә була. Аларның ярдәме белән, материаллар бүгенге көндә бастырып чыгаруга әзер.
    Кыенлыклар да булмады түгел. Алар күбрәк мәсьәләнең финанс ягына кагыла. Без "Россельхозбанк" бүлегендә район энциклопедиясен бастырып чыгаруга акчалата ярдәм күрсәтү өчен махсус счет ачылуы турында да хәбәр иткән идек. Тик анда акча бик аз җыелды. Шуңа да карамастан, башлаган эш ярты юлда бүленеп калмады. Озакламый, моның шулай булуына туган ягыбыз тарихы, туган төбәгебезнең үсешенә үзләреннән өлеш кертүчеләрнең язмышы белән кызыксынучылар тагын бер кат инана алачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: