Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

“Исәнме, чирәм җир…”

Быел чирәм җирләрне үзләштерә башлауга 60 ел тула. Шул уңайдан КПРФ ның Үзәк комитеты медаль булдырды. Медальләр әлеге зур һәм колачлы кампаниядә катнашкан безнең районның берничә кешесенә дә тапшырылачак.

Виктор ВЛАДИМИРОВ,

КПРФның җирле бүлеге секретаре.

1954 елда КПСС Үзәк Комитеты Пленумында "Киләчәктә илдә ашлык үстерүне арттыру һәм чирәм җирләрне үзләштерү турында" карар кабул ителә. Бу уңайдан СССР Госпланы Казахстан, Себер, Идел буенда, Уралда һәм илнең башка төбәкләрендә 47 миллион гектар җирләрне сөрүне максат итеп куя. Чирәм җирләрне шул ук елларда совхозлар төзеп үзләштерүгә керешәләр. Әмма шунысын әйтергә кирәк, совхозлар төзелсә дә, аларда тиешле инфраструктура - юллар, ашлык складлары, торак, ремонт базасы һәм квалификацияле кадрлар бөтенләй булмый. 1954 -1960 елларда 41,8 миллион гектар чирәм җирләр сөрелә. Беренче елда ук 425 хуҗалык төзелә, аграр гигантлар соңрак та булдырыла. Яңа җирләрдән моңарчы күрелмәгән ашлык үстереп алалар. Илленче еллар урталарында СССРда җитештерелгән ашлыкның яртысы яки өчтән бер өлешен чирәм җирләрдә үстерелгән бөртекле культуралар тәшкил иткән.

Чирәм җирләрне үзләштерүчеләр арасында безнең район кешеләре дә булган. Шуларның берсе - Анна Павловна Горбунова. Ул гомере буе диярлек Куйбышев урта мәктәбендә балаларга физика фәненнән белем биргән. Ул Казан педагогия институтының 5 нче курсын тәмамлаганнан соң 1958 елда Казандагы югары уку йортлары студентларыннан төзелгән зур отряд белән Казахстанга урып-җыю эшләренә җибәрүләре турында горурлану хисләре белән сөйли. Колхозчылар гаиләсендә туып үскәнгә күрә (дөрес, әтисе авыл Советы рәисе булган) урып-җыюның нинди җаваплы эш икәнен яхшы белгән. Шулай да, ерак юлга кузгалырга үзендә көч тапкан…

- Сменалап, тәүлекләр буе эшләдек, - дип сөйли Анна Павловна. - Кыр станында яшәдек. Әйбәт ашаттылар. Мондагы ашлыкның күплегенә ис китәрлек иде. Бөртекне йөк машиналарына төяп тимерьюл станциясенә озаттылар. Коллектив төрле милләт вәкилләреннән торса да, дус һәм тату яшәдек…

Чирәм җиргә аларны товар вагоннарына утыртып озатканнар. Мондый вагоннарда (аларны әле икенче төрле хайван ташый торган вагоннар, дип тә йөрткәннәр) бернинди уңайлылыклар булмаган. Ә инде Казанга пассажир поездына утырып кайтканнар. Аларны биредә тантаналы шартларда бик күп студентлар каршы алган. Эшләгән өчен акчаны Столбище районының (хәзерге Лаеш районы) Песчаные Ковали авылына кайткач түләгәннәр. Әнисенә ике капчык бодай һәм акча биргәннәр. Бу акчага Анна Павловна үзенә пәлтә һәм туфли сатып алган.

Анна Павловна безнең шәһәргә 1959 елда институтны тәмамлаганнан соң кайта. Эшли, җәмәгать эшләрендә катнаша. Мәсәлән, район Мәдәният йортындагы хорга йөри. Хор белән ул елларда Василий Иванович Горбунов җитәкчелек иткән. Шуңа кияүгә дә чыга ул. Бергәләшеп ул һәм кыз үстергәннәр. Анна Павловнаның инде оныклары да зурлар.

Чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашучыларның тагын берсе - Куйбышев өлкәсендә (Калинин брод авылы) туган Иван Петрович Юрин. Ул 1959 елда Кошка районындагы механизация училищесына укырга керә, ә инде 1960 елда Оренбург өлкәсендәге хуҗалыкларның берсендә урып-җыюда катнаша.

- Мин СК-3 һәм СК-4 комбайннарында эшләдем, - дип искә ала Иван Петрович. - ДТ-54 тракторы белән җир дә сөрдем. Гектардан 26дан 32 центнерга кадәр уңыш җыеп алдык. Моны ул еллар өчен рекордлы күрсәткеч дияргә мөмкин. Басуларда техника гөрелтесе бер дә тынып тормады, икешәр смена эшләдек…

Икенче елны исә Иван Петрович Кустанай өлкәсендәге Олег Кошевой исемендәге совхозда ашлык суктыруда эшли. Үзәк усадьбадан - илле, тимерьюл станциясеннән туксан километрда урнашкан кыр станында яшәгәннәр. Әйтүенә караганда, яхшы ашатканнар, суны машиналар белән ташып торганнар. Механиза торлар дус һәм тату булган. Дала киңлекләрендә төрле җәнлекләр күп иде, дип тә искә ала ул. Эш авыр булса да, һәркемнең күңеле күтәренке булган, романтик хисләргә бирелеп яшәүләре турында сөйли башласа, Иван Петровичның күзләрендә өмет чаткылары кабына. Ул әле дә тик тормый: хуҗалыгында хәлленнән килгәнчә мал асрый, ашлык кабул итү предприятиесенә барып булышырга да җай таба.

Сүз дә юк, чирәм җирләрне үзләштерүнең үз кыенлыклары да булган. Иксез-чиксез далаларда көтмәгәндә ком бураны күтәрелгән, айлар буе яңгырлар яумау нәтиҗәсендә ашлык корып һәм кибеп беткән. Шуңа да карамастан, чирәм җир ашлыгы тотылган чыгымнар буенча иң арзан саналган. Чирәм җирләрне үзләштерү чорында гына да Казахстанда 597,5 миллион тонна ашлык җитештерелгән. Биредә 6 миллионга якын рус һәм украин кешесе калган. Шуларның биштән бере СССР таркалгач яңадан туган илләренә әйләнеп кайткан.

Чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашкан 4000 кешегә орден һәм медальләр тапшырылган, алар арасында 5 Социалистик Хезмәт Герое да бар. Безнең районнан чирәм җирләрне үзләштерүгә Куйбышев механикалаштыру мәктәбе курсантлары үзләренең мастерлары белән барган. Аларның күбесе әле дә булса хезмәт энтузиазмы һәм романтика белән сугарылган ул елларны сагынып искә ала торгандыр. Әйе, кичергән вакыйгаларны тиз генә онытып булмый. Бәлки кемнең дә булса әлеге темага карата үз фикерләре белән уртаклашырга теләр. Сездән хатлар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медаль КПРФ ның Үзәк комитеты чирәм җирләр