Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Идел буенча сәяхәт

    Идел елгасында пассажирлар йөртү киң тарала башлаган 19 гасырның икенче яртысында, Россиядә бөек елга буйлап сәяхәт итүчеләр өчен юлкүрсәткечләр (путеводитель) чыга башлый. "Волга от Твери до Астрахани" дигән шундый китапны 1862 елда Александр Радищевның оныгы -язучы Николай Боголюбов бастырып чыгара. Ә 1894 елда Василий Сидоров китапның тагын да зуррагын -...

    Николай МАРЯНИН,
    туган якны өйрәнүче.
    Тверьдән Астраханьгә кадәр
    Идел буйлап сәяхәт итүчеләр саны арта бару сәбәпле, "Самолёт" дигән пароход җәмгыяте идарәсендә беренче юлкүрсәткеч бастырып чыгару идеясе туа. Бу китап "сәяхәтчегә Идел буендагы иң истәлекле урыннарны күз алдына китерү мөмкинлеге бирергә" тиеш була. Әлеге эшкә шул чорның танылган язучысы Николай Петрович Боголюбов алына. Бу вакытта ул "Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт" дигән китап авторының (А.Радищев) музеен эшләү белән мәшгуль була. Диңгез офицеры буларак, үзенең тарихи һәм фәнни-популяр китапларын Н.Боголюбов шушы темага багышлый. "Волга от Твери до Астрахани" дигән юлкүрсәткече моннан 150 ел элек - 1862 елда басылып чыга.
    Боголюбовның китабын укып, пассажирлар ниләр белә алды икән соң? Казаннан 79 чакрымда Кама елгасы Иделгә килеп кушыла. Монда балыкларның ниндие генә юк, ә Кама балыгы Иделнекенә караганда тәмлерәк була. Камада 1700 судно һәм 125 сал исәпләнгән. Мул сулы Кама елгасы Иделгә коеп, Иделнең агымы көнбатышка һәм көнчыгышка борылыш ясый- ясый көньякка ага. Кама тамагыннан яр буйлап төрле култыклар һәм затоннар очрый, бу инде Иделнең шушы тирәләрдә шактый үзгәрүе турында сөйли. Шуларның берсендә - Спас затонында "Кавказ һәм Меркурий" пароход җәмгыяте механика заводы төзи. Аңа бик күп акча тотыла, ләкин предприятие бик үк уңышлы булмый, дип хәбәр итә Н.Боголюбов. Шул тирәдән аккан Бизнә елгасының яр тирәләре ком агымы белән бик саеккан була, шуңа күрә бер генә судно да заводка якын килә алмый. Ерак түгел Свияжск өязеннән чыгучылар яшәгән Тенишево авылы урнашкан. Иделдә Кабаний дигән утрау да телгә алына, ул тирәдә суднолар йөрми, чөнки елга төбендә 8 саженьлы бик зур чокыр була (тирәнлеге 17 метрга якын). Көз көне ул чокыр кызыл балык белән тула. Бу чокырны шушы тирәдәге бөтен балыкчылар белә, уңышлы елны аннан 1600 потлап балык тоталар, аның 1000 поты - чөгә (стерлядь) балыгы.
    Юлкүрсәткечтә шулай ук Иделнең уң ягында, Спаска якын урында, атаклы Болгар патшалыгының башкаласы -шәһре Болгар җимерекләре урнашкан. Шунда ук Болгар авылы. Авыл чиркәве тирәсендәге җимерек һәйкәлләр борынгы вал белән әйләндереп алынган, ерак түгел мөселманнарның манарасы, ул җимерелмәгән. Бу урында озак вакытлар беркем дә яшәмәгән, шуңа күрә ул куе урман белән капланган.
    Үз вакытында патша Петр I урманнарны чистартып, исән калган борынгы һәйкәлләрне сакларга әмер бирә. Ләкин тора-бара бөек патшаның әмере онытылды, дип борчыла Н.Боголюбов. Бу урыннарны урманнардан чистарталар, җимерек һәйкәл урыннарында крестьяннар җирләрне сөрә башлыйлар, ә гарәп, төрек, әрмән телендә язылган кызыклы кабер ташларын, төзелеш ташларын йорт төзүгә ташый башлыйлар. Кайбер каберләрне Казан татарлары әлегә кадәр зурлыйлар, анда күмелгән мөселманнар рухына килеп дога кылалар. Монда яшәүче халык төрек, әрмән, гарәп акчалары, төрле бизәнү әйберләре табалар.
    Болгарда яшәүче халык арасында шундый риваять яши: Идел Болгарлары вакытында жирле патша Руська сугыш белән бара һәм сугыштан зур табыш белән кайта. Үзе белән Болгарга искиткеч матур әсир кыз - рус княжнасын алып кайта. Болгар патшасы бу кызга өйләнә һәм аңа динен алыштырырга куша. Ләкин кыз риза булмый, христиан динендә кала, үзләренең уразалары вакытында ул табыну өчен Иделнең икенче ягына чыга торган була. Соңрак бу урында,Тәтеш шәһәреннән бераз түбәндәрәк, Никольск монастырен төзиләр, 17 гасыр уртасында аны болгар юлбасарлары талап, җимерәләр. Йөз елдан соң балыкчылар бу урында кыйммәтле икона табалар һәм озакламый монда часовня төзеп куялар. Иделдәге бурлаклар табыну өчен гел биредә туктый торган булалар.
    Спастан Утка елгасы ягына бара торган юлда Никольская Поляна авылы урнашкан, дип языла юлкүрсәткечтә. Монда 1778 елда Изге Богородица чиркәве төзиләр. Бу авылга беренче кешеләр 17 гасырда килеп урнашалар. Патша Борис Годунов Казан патшалыгы чикләрен саклау өчен Тәтеш засекасы (дошманга комачаулау өчен аркылы-торкылы аударылган агачлар) эшләттерә һәм шәһәргә нигез салдыра. Бу авылның алпавыт йортында саклана торган борынгы документларында аны Острог һәм Полянка шәһәрчеге дип йөртәләр. Утарда бер урын бар, шуннан төньякка таба җирдән өелгән вал бара. Аны кем эшләгәндер, дип яза Н.Боголюбов, ләкин Балымер авылының якынлыгы бу валның борынгы Болгар шәһәре Балымат булуы мөмкин дигән нәтиҗә чыгара. Шунысы бар, Балымер авылын кайвакыт Балымат дип тә йөртәләр, авыл җирләренең борынгы актында ул шулай күрсәтелгән. Балымат, башка шәһәрләр кебек үк, князь Федор Ростиславич Смоленскийга бирелә.
    Балымер авылы Иделнең сул ягында, Полянкадан югарырак урнашкан. Анда 452 кеше яши, алар игенчелек, балык тоту һәм поташ (үсемлек көленнән, калий тозларыннан алына торган селтеле каты ак матдә) заводлары өчен имән кисмәкләр эшләү белән шөгыль-ләнәләр. Монда кирпеч заводы бар, ә Щучий елгасы тамагында пристань һәм бүрәнәләрдән эшләнгән ашлык амбары була. Моннан ел саен 50 мең капчык ашлык озатыла. Ярга якынрак урында бер биеклек бар, аның берничә җирендә чокыр күренеп тора. Халык риваятьләренә караганда, бу чокырда Болгар патшалыгыннан алып чыккан зур хәзинә яшеренгән. Авылдан алты чакрымда җирдән эшләнгән шәһәрчек күренеп тора, ул валлар белән әйләндереп алынган һәм куе урман белән капланган, аннан ерак түгел Мордовски каберлеге дигән урын бар. Балымердан көнчыгышта балчыктан өелгән вал сузылып киткән, аны кайчан һәм кемнәр эшләгәндер, билгесез, дип язган юлкүрсәткечнең авторы.
    Валдайдан Каспийга кадәр
    Н.Боголюбовтан соң утыз ел үткәч, рус сәяхәтчесе шагыйрь, драматург, тәрҗемәче һәм натуралист Василий Михайлович Сидоров "По России"дигән зур китап яза, аның беренче өлеше Идел буенча сәяхәт турында була. Бөек елга турында ул үзенең шигырьләрен В.Отрадин псевдонимы белән чыгара. "Волга. Путевые заметки и впечатления. От Валдая до Каспия" дигән китабын Василий Сидоров 1894 елда бастырып чыгара. Ул анда өлешчә мәгълүматларны Н. Боголюбов юлкүрсәткеченнән ала, ләкин аны киңәйтеп, бигрәк тә Спас өязенә барудан алган тәэсирләре белән тулыландыра. Ул да безнең якларны Кама тамагыннан башлый, "утраулар һәм сай җирләр артында сул якта Спас Затоны урнашкан, аннан берничә чакрымда Спас өяз шәһәре. Спас Затонына Казаннан теплоходта 1 сум 75 тиенгә, Сембердән 2 сум 15 тиенгә килеп җитәргә була. Спастан Тәтешкә почта тракты үтә, шул юлның урта бер җирендә (Успения авылы янында Иделдән 6 чакрымда Меленка елгасы янында ) "борынгы Болгарның җимерелгән һәйкәлләрен күрергә була".
    Яз көне, су күтәрелгәч, дип хәбәр итә В.Сидоров, Спас Затоныннан көймәдә борынгы һәйкәлләрне барып карарга була, ул 7 чакрымда гына. Башка вакытта сәяхәтчеләргә пристаньнән атка утырып (затоннан Спаска кадәр 10 чакрым һәм Спастан Успения авылына кадәр - 22 чакрым барырга була). 10,13,14 гасырлардан калган Болгар хәрабәләре "онытылган кабер ташлары кебек яталар". Ул "байлыгы һәм сәүдәсе белән шаккатырган, гарәпләрнең Багдадтагы һәм Дәмәшыктагы биналары кебек, гаҗәеп җанлы" шәһәр булган. Автор үз китабында шәхси кичерешләрен дә яза: "Аунап яткан таш өемнәре арасыннан йөрүе, ишелүче валларны, җимерелергә җиткән искиткеч кызыклы һәйкәлләрне күрүе бик авыр тәэсир калдыра. Караусыз калган, вакыт һәм вандализм нәтиҗәсендә җимерелгән әкияти борынгы ташларны берәмтекләп ташуларын күреп күңел әрни". Бу һәйкәлләрне киләчәк буыннарга сакларга кушкан Петр Беренченең дә зур роле билгеләп үтелә. Ләкин " 19 гасыр замандашлары илнең борынгы һәйкәлләренең кадерен белмичә җимерәләр" дип борчыла автор.
    Василий Сидоров җирле истәлекле урыннарны да яктыртып үтә. Успения авылы чиркәвендә - борынгы ташлар музее. Чиркәү нигезенә "бик матур итеп гарәп, татар һәм әрмән язуларыннан торган плитәләр салынган". Мәчетләр, сарайлар, биналар, төзелешләр арасыннан безгә кадәр "яхшы ташлардан һәм нык цементтан салынганнары, бернинди сугышларга, җимерелүләргә, утка, вакытка бирешмәгәннәре генә калган". Борылма баскычлы Кече манара - барысына караганда да яхшырак сакланган. Ул ерактан, Иделдән үк күренеп тора, баскычтан өскә менсәң, тирә-якка искитеч күренеш ачыла. "Моннан кайчандыр мөәзин болгарларны намазга чакырган, ә хәзер җимерек ташлар патшалыгына, авыл басуларына гына карап торырга туры килә. Манара биеклегеннән бөтен хәрабәләр күренеп тора. Ерак түгел генә болгарларның изге кешеләре күмелгән борынгы зират бар, Идел татарлары монда даими рәвештә аларның рухларына дога кылырга килеп торалар" дип аңлата автор.
    Манарадан Кече шәһәрчек күренеп тора - ул болгарларның борынгы ныгытмасы булган, ә хәзер биредә таш өемнәре генә калган. Бераз читтәрәк калын диварлы, ярымҗимерек, үлән белән капланган Кара пулат, яки Суд палатасы бар. "Сукыр күзләр кебек аның кара тишекләре басу ягына күңелсез генә карап торалар, - дип яза В.Сидоров. - Кайчандыр бу стеналар кешеләрнең ыңгырашкан, кычкырган тавышларын ишеткәннәрдер. Тамерлан, Болгарны басып алгач, Болгар ханы Абдулла хатыны, балалары белән шунда кереп яшеренә, Тамерлан калын стеналы бу башняның тирә-ягына салам өеп чыгарга һәм ут төртергә куша. Суд палатасын ут ялкыны чорнап ала, эчендәге кешеләр кызудан, төтеннән янып, тончыгып үләләр, ә таш стена кара корым белән каплана. Бу җәһәннәмдә Болгар патшасының бер кызы гына исән кала. Кара Пулат өстендә ак киемле кызны күргән халык таң кала. Үзенең яхшылыгы белән халык арасында изге дип танылган бу кыз гүзәлләрнең гүзәле була. Тамерлан аны үзе белән алып китә".
    Кара пулаттан ерак түгел генә В.Сидоров начар сакланган икенче бер һәйкәлне - Ак пулатны күрә. Ак пулат уртасында бассейн эзләрен таба, шуннан чыгып, галимнәр ул мунча булган дигән фикердә торалар. "Анда хәзер дә таш өемнәре күп, - ди автор.
    - Аның тирә-ягы чокырлар белән тулган. Хәзинә эзләүчеләр борынгы гадәт буенча күмелгән каберләрне казып, акчалар, көзгеләр, таш кораллар, бронза әйберләр бик күп тапканнар, шулай ук Кытай фарфоры кисәкләре, балчыктан эшләнгән савыт-сабалар, йөзекләр, беләзеклар күп чыга торган булган, башня нигезләрен казып, стеналарны җимергәннәр". Бөек Болгарга килеп, борынгы һәйкәлләрне сокланып карап йөргән Петр Беренче әле бу вакытта сакланып калган Зур Манараны тимер кыршаулар белән әйләндереп алырга кушкан, ләкин шуңа карамастан, ул 1841 елда ауган. Шуның кебек үк сакланып калган тагын берничә һәйкәлнең җимерелү куркынычы барлыгын автор укучыларның исләренә төшерә.
    Китап ахырында, юлкүрсәткечтә билгеләп үтелгәнчә, һәр шәһәрдәге истәлекле урыннар, кунакханәләр, рестораннар, андагы бәяләр, тимер юл һәм су юлы белән баручылар өчен пароход бәяләре, көймәләрдә йөрү һәм җәмәгать бакчасындагы күңел ачу урыннары, су коена торган җирләр, нинди китапханәләргә бару, кайда фотога төшеп булуы турында күптөрле белешмәләр бар. Мәсәлән, яз көне су арткач, Бөек Болгарга Спас затоныннан гына түгел, Иделнең уң ягындагы Сөкәй авылы янында тау куышы тирәсеннән яки 20 чакрымдагы Тәтеш шәһәре тирәсеннән көймәдә килеп булуы турында да аңлатып үткән.
    Н.Боголюбов белән В.Сидоров башлангычын тиздән башка язучылар да күтәреп ала һәм 19-20 гасырларда Россиядә Идел буенча сәяхәт итү турында тагын берничә юлкүрсәткеч чыгаралар, анда Спас өязенең истәлекле урыннары турында тагын да төгәлрәк язылган була. Ләкин бу инде башка тема.
    Иллюстрациядә: 1876 елда Иван Крамской тарафыннан ясалган Николай Боголюбов портреты (Саратовның сәнгать музеенда саклана).

    Теги: тарих
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: