Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Халыкка тынычлык, иминлек кирәк

    Бөек Ватан сугышы елларында безнең илдә якыннары сугышта катнашмаган бер генә гаилә дә булмагандыр. Сугыш беткәнгә озакламый җитмеш ел тула, ләкин һәр гаиләдә ул елларның истәлеге кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырылып килә.

    Лидия Кострулева
    Кузнечиха авылында яшәүче Екатерина Антонова хәзер олы яшьтә. Тумышы белән ул Украинадан, төгәлрәге Никополь шәһәреннән. Ветеран хәзер биредә кызы Людмила Ивановна Филатова белән яши.
    Сугыш башланганда аңа ун яшь була, шуңа күрә барысын да яхшы хәтерли. Аңа хәтта дошман оккупациясе астында да яшәргә туры килә. Бу турыда безнең газета битләрендә кайчандыр аның дулкынландыргыч язмасы басылган иде.
    Ул үзенең әтисен, Григорий Федорович Семканы, яхшы хәтерли. Әтисе кырык беренче елның августында сугышка китә. Бүтән аңа газиз кешесен күрергә насыйп булмый, ул Севастополь өчен барган сугышларда батырларча һәлак була.
    "Безнең Никопольне 1944 елның 8 февралендә азат иттеләр, - дип искә ала Екатерина Григорьевна. - Без әтидән хатлар ала башладык. Хатларның берсендә ул бик мөһим торак пунктны азат итәргә әзерләнүләре, шуннан соң якыннары белән күрешү өчен өйгә җибәрергә вәгъдә итүләре турында хәбәр итте. Без аны түземсезләнеп көтә башладык. Аннары хатлар килүдән туктады, ләкин без аны барыбер көттек. Бераздан һәлак булуы турында кара хәбәр килде. Ышанмадык... Барыбер көттек.
    Менә җитмеш ел үтте. Мин әтинең кыска гына гомереннән ике тапкыр күбрәк яшәдем, ләкин күңел һаман аны көтә..."
    Екатерина Григорьевна кырык ел мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта. Аның дәресләрендә сугыш темасы аерым мәгънә ала. Укытучының истәлекләрен укучылар тын да алмый тыңлый, чөнки сугышны үз күзләре белән күргән, үзе кичергән кешенең сөйләве бөтенләй башка була икән.
    Ул әтисенең ничек һәлак булуын белү өчен бик күп урыннарга яза һәм хатлар ала. Менә шундый җавапларның барсе, без аны тулысына китерәбез.
    "Хөрмәтле Екатерина Григорьевна, исәнмесез!
    Хатыгыз һәм җибәргән фоторәсемегез өчен сезгә зур рәхмәт. Бабасының истәлеген кадерләп саклавы өчен оныгы Людмилага да зур рәхмәт...
    Безнең Балаклава район хәрби комиссариатында мондый мәгълүматлар бар: Семка Григорий Федорович, гвардия сержант, 1944 елның 5 маенда һәлак була, Камары авылы (хәзерге вакытта Оборонный) янында җирләнә".
    Кыр почтасының номеры Григорий Федоровичның 2нче гвардия укчы дивизиясенең 15нче гвардия укчы полкы составында булуын күрсәтә. Дивизия аерым Приморье армиясе составына керә. Шуңа күрә һәйкәлләрдә һәм обелискларда:" Вечная память Героям-приморцам!" дип язылган була.
    Армия кырык өченче елның апреленнән Кубаньда каты сугышлар алып бара, Крымск, Тамань шәһәрләрен, бик күп авылларны азат итә, Кырымга десант төшәләр, Керчь ярымутравында фашистлар оборонасын өзәләр, Ялта, Алупка, Балаклава шәһәрләрен азат итәләр, ә1944 елның 19 апрелендә Севастопольне дошманнан азат итәләр.
    ...Канкойгыч каты сугышлар бара. Фашистлар артиллериясе безнең сугышчылар позициясен туктаусыз утка тота, самолетлар күктән бомба яудыра. Апрельдә бик күп сугышчылар һәлак була. 5 майда безнең гаскәрләр авыр сугышлар белән алга бара, немецларларның таулы җирдә бик көчле ныгытылган чикләренә якынлаша. Безнең гаскәрләр Горный, Безымянный биеклеге, Сапун тавы (көньяк тау бите) тирәсендә дошманга төп удар ясыйлар. Һәлак булучыларны сугыш кырыннан алып чыгып, Камары авылы янында җирлиләр.
    ...Каберләр бик күп була. Бер сугышчы күмелгән кабергә сугышчының исеме языла, ә 40-60 сугышчы күмелгән туганнар каберендә фамилияләр күрсәтелми, саны гына языла.
    ...1953 елда приказ нигезендә, сугышчыларның җәсәдләрен табутларга салып, барысын да зурлап туганнар каберенә күмәләр.
    Аеруча каты сугышлар барган Сапун тавында обелиск куелган. Анда алтын хәрефләр белән: "Слава вам, храбрые! Слава, бесстрашные! Вечную славу поет вам народ. Доблестно жившие, смерть сокрушившие, слава о вас никогда не умрет!" дип язылган.
    Быел 29 ноябрьдә безнең Севастопольдәге Матрослар клубында отчет-сайлау комсомол конференциясе булды. Монда "Бөтенхалык батырлык эзләре буенча" дигән безнең эзләнү группасы экспозициясе дә урнаштырылды, әлеге күргәзмәгә хәбәрсез югалганнарның һәм исән сугышчыларның 20 фоторәсеме кертелде
    Григорий Федоровичның фоторәсемен мин беренче рәткә урнаштырдым... Һәлак булган сугышчыларга мәңгелек дан.
    Сезнең барыгызга да зур уңышлар телим.
    Эзләнү группасы штабы начальнигы Владимир Сергиенко.
    1. 12. 75 ел".
    Үз вакытында Екатерина Григорьевна да, аның кызы да каты сугышлар барган һәм батыр солдат Григорий Федорович Семка күмелгән җирләрдә булып кайталар. "Ә Камарыда бер хатын фоторәсемнән безнең әтине һәм бабайны таныды,-дип искә ала Людмила Ивановна. - Ул аның хәтта солдат котелогыннан үзен ботка белән сыйлавын да хәтерли..."
    Әтиләре һәм бабалары турындагы бөтен истәлек алар өчен бик якын. Шуңа күрә Екатерина Григорьевна кайчандыр бөтен Герой-шәһәрләрне йөреп чыга.
    Ә бүген алар үз гаиләләренең үткәненә кагылган бөтен истәлекләрне кадерләп җыялар һәм саклыйлар. Соңгы вакытларда алар Украинада, Кырымда барган хәлләрне игътибар белән күзәтеп баралар. Ничек кенә булмасын, гади халыкка сугыш кирәкми. Алар өчен тынычлыктан да кадерлерәк нәрсә юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: