Бу язманың авторы үзен "Новая жизнь" газетасының яшьтәше дип саный. Юк, 95 яшькә кадәр әле аңа яшисе дә яшисе. Район газетасы хәзерге исеме астында ул туган елны, ягъни 1963 елда чыга башлый. Бу яктан алар, чыннан да, яшьтәшләр.
Сергей Бедов.
Беренче тапкыр редакция бусагасын мин армиядән кайтып ун көн үтүгә, 1984 елның декабрендә атлап кердем. Комсомол райкомында миңа анда эш бар дип әйттеләр һәм рекомендация бирделәр. Газетаның редакторы Анатолий Петрович Самаркин минем белән сөйләшкәндә мәктәптә язган иншалардан нинди билгеләр алуым белән дә, стена газеталары чыгаруда катнашуым белән дә, шигырьләр язуым белән дә кызыксынды. Әңгәмә шактый дәвам итте. Без сөйләшеп торганда кинәт ишек ачылып китте дә, уртача яшьләрдәге ханым килеп керде, миңа аның борын өстенә генә эләгеп торган калын пыялалы күзлеге менә-менә төшеп китәр кебек күренде. Бер кулында-без, икенчесендә - газета бите. Зәңгәр алъяпкычы кара буяуга буялган, куллары кап-кара һәм хәттә битендә дә буяу эзләре. Миңа игътибар итмичә, ул туры редактор янына үтте дә, газета битен аның алдына куеп, күзлек өстеннән генә карап, таләпчән тавыш белән:
- Толя, подвал тишеген кем ямый? -дип сорады.
Анатолий Петрович, кәгазь битенә карап:
-Галина Александровна, язманың исемен иркенрәк куеп таркатып кара, - диде.
- Карадым инде... - Аннары бераз йомшара төшеп.
- Барыбер аз.
Алар берничә минут шулай сөйләшеп алдылар. Ә мин берни аңламый аларны тыңлап торам.
Ни өчен подвалдагы тишекне ямау өчен язма исемен таркатырга кирәк? Күрәсең, бу профессиональ газетачылар теледер, дип уйлап кына тора идем, минем фикерләремне редакторның тавышы бүлде:
- Ярар, калдыр. Үзем эшләрмен. Миңа борылды да:
- Нишләп торасың? Утыр да, авыл хуҗалыгы бүлегенә хәбәрче булырга гариза яз. Һәм өстәп куйды: - Бер айга сынау срогы белән.
Эчкә җылы кереп китте. Мин бик бәхетле идем. Сынау срогы белән булса да, мине бит эшкә алдылар! Алга китеп булса да әйтим, мин сынауны вакытыннан алда үттем. Газетаның Яңа ел санында район элемтә узелыннан минем беренче репортажым басылып чыкты. Язмамда бөтен дөнья халкы рәхәтләнеп ял иткәндә элемтәчеләрнең һәм телефонисткаларның котлаулар кабул итеп алуы турында сөйләдем.
Планеркада миңа хәбәрче таныклыгы тапшырдылар. Аннары редактор мине кабинетлар белән таныштырып йөрде, теге яисә бу хезмәткәрнең нинди вазифа башкаруы турында сөйләде. Корректорлар бүлмәсеннән чыккач, типографиягә килеп кердек. Ишек янында ук газета басу цехы. Мондагы тавыштан башта югалып калдым. Без кергәндә бөтен өч станок та эшли, икесендә хатын-кызлар, ә өченчесендә бер ир кеше нидер баса. Анатолий Петрович берни булмагандай алар белән сөйләшә, минем якка да күрсәтеп ала. Ир кеше дәшми генә эшли, ә хатын-кызлар елмаеп тыңлыйлар, аңа нидер әйтәләр. Бигрәк тә Нина Евгеньевна Шинкарева истә калган, укый торган китабыннан аерылмый гына эшләп торган машинага өлгер генә кәгазьләр тыгып тора. Сүзнең минем турында барганын аңласам да, машина тавышы белән мин берни дә ишетмәдем. Станоклар шавыннан хәтта стеналар дерелдәгән кебек тоелды.
Тиздән безнең редакция һәм типография коллективы өчен станоклар тавышының, бигрәк тә газета басылган көннәрдә, җанга якын музыка тавышы кебек ишетелүен аңладым һәм үземә дә шулай тоела башлады.
Типографиянең икенче башындагы бүлмәдә ике линотип машинасында газетада чыгачак язмаларын җыялар. Беренче тапкыр ишеткәндә, мондагы тавышка кеше ничек түзә икән дип, уйлыйсың. Ләкин биредә дә җыючылар берни булмагандай эшләп утыралар. Линотип бүлмәсе янындагы цехта төрле шрифтлар салынган күпсанлы кассалар янында хәреф җыючылар утыра, бер касса янында Галина Александровна Кузнецованы (подвалдагы тишекне кем ямый дип сораган) танып алдым. Ләкин беренче тапкыр типографиягә кергәч мине иң шаккатырганы-кәгазь кисү машинасы булды. Ул ишек алдындагы аерым бинага куелган. Бу машина кайсы ягы беләндер гильотинага охшаган иде. Гаять авыр кәгазь рулонын шул машина янына кертеп урнаштыргач, аның ялтырап торган пычагы калын рулонны май кискән кебек күз ачып йомганчы кисеп куя. Минем бик нык кызыксынып карап йөрүемә игътибар итеп, редактор сөйли дә сөйли. Шушында ук аккургаштан коелган файдаланылган газета юлларын эретә торган кечерәк кенә мичкә игътибар иттем.

Боларның барсы да миңа нык тәэсир итте һәм беренче көннән үк кызыксынып эшкә тотындым. Коллективка да тиз ияләндем. Эшем мавыктыргыч, кызык булып чыкты. Редактор Анатолий Петрович Самаркин һәм җаваплы секретарь Лидия Георгиевна Кострулева эшемдә даими ярдәм итеп тордылар. Беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлаттылар. Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керергә кирәклеген дә алар төшендерделәр һәм укыган елларда да һәм укып бетергәнче мине һаман контрольдә тоттылар. Минем диплом эше дә "Новая жизнь" газетасы, дөресен әйткәндә "Колхозный путь" (элек газета шундый исем астында чыккан) газетасының беренче адымнары турында булды.
Мактана дип уйлый күрмәгез, ләкин газета өчен язмалар, корреспонденцияләр, репортажлар, интервьюлар, очерклар хәзерләү минем өчен кыен булмады.
Ә менә язмаларга баш куйганда шактый уйланырга туры килде. Бервакыт редакторга чираттагы язмамны кертеп бирдем дә, чыгып китим дигәндә, ул:
"Башын алыштыр", - дип кире миңа бирде. Ул көнне мин район Мәдәният йортына репетициягә ашыга идем. Тиз генә кәгазь бите алдым да, төрле-төрле биш-алты баш язып куйдым. Янәсе, теләгәнеңне сайлап ал! Берсеннән-берсе яхшырак. Редактор миңа карады да: "Ашыгасыңмы әллә?" - дип сорап куйды. Мин ачуланыр дип уйладым, ләкин бу сорауны көтмәгән идем. "Ярар, бар", - дигәч, уңайсызланып киттем. Чыгарга дип ишекне ачкач, Самаркинның тавышы ишетелде: "Кеше газетаны кулга алгач, нәкъ менә минем язманы укый башласын дип, тырышырга кирәк, ә игътибарны җәлеп итүдә язманың исеме зур роль уйный". Мин туктап калган җиремнән аңа әйләнеп карадым, ләкин редактор өстәлгә иелеп, берни булмагандай эшләп утыра. Ул мине тоткарламады. Шул вакыттан башлап язмаларга баш куюга мин бик җитди карый башладым.
Типография белән редакция бердәм коллектив булып яшәде. Безнең барыбызны да уртак эш берләштерде. Газета чыга торган көнне барыбыз да эштән соңгарып кайтабыз. Газетаның чираттагы санын чыгару белән бәйле мәсьәләләр хәл ителмичә берәү дә эштән китми. Бәйрәмнәрне дә гел бергә үткәрә идек. Вакыт җиткәч, райком кушуы буенча печән чабарга яки яфрак азык хәзерләргә китәбез. Хәтта гортопка утынга да үзебез барабыз (ул елларда мич яга идек), тракторга яки машинага төяп алып кайтабыз да, редакция ишек алдына бушатабыз, аннары шимбә, якшәмбе өмәләрендә үзебез ярабыз, өеп тә куябыз. Техничка авырып калса, мичен дә ягабыз. Донорлар көнендә кан бирергә кирәк булса, коллектив белән хастаханәгә кан бирергә китәбез. Ә бәйрәм вакытларында - Яңа елда, 23 февральдә, 8 мартта нинди генә концертлар куймадык, боларны ничек онытасың? Бәйрәм уңаеннан зур итеп редакциянең стена газетасын чыгарабыз. Матбугат көне бәйрәменә табигатькә чыгу күркәм гадәткә әйләнде. Уха пешереп, волейбол, бадминтон, шахмат уйнап ял итүләрне берни белән дә чагыштыра торган түгел. Казанга, Ульяновскига экскурсиягә барулар да истән чыкмый. Кыш көннәрендә чаңгыда йөрүләр үзе ни тора! Хәзер инде барысы да истә дә түгел, белмим, кем инициативасы булгандыр, кыш көне шәһәрдән нефтебазага, яки елга портына кадәр йөгереп кайтуны гадәткә керттек, редакция коллективы монда да бердәмлек күрсәтте. Бернинди спорт заллары да кирәк түгел. Үзем шушы юлларны язам, ә үзем гаҗәпләнеп утырам-ничек барысына да вакыт җитте икән?

Карьера үсешенә мин битараф кеше идем. Шулай да редакциядә бу яктан эшләгән кешене күрә белделәр. 1986 елның маенда мине хатлар һәм массакүләм эшләр бүлеге мөдире итеп куйдылар. Бу эшкә шунда ук ризалыгымны бирдем. Минемчә, төрле урында эшләп карау һәркемгә файдалы. Тора-бара яңа эшем ошап китте. Атна саен укучылардан дистәләгән хатлар килә. Хатларның күпчелеге табибларга, укытучыларга, күршеләргә рәхмәт белдереп язылган. Никольскидан килгән бер хат әле дә хәтердә. Анда үз эшенә җаваплы, хәтта иҗади караган мунчачыга рәхмәт әйтеп язганнар. Ә Полянка авылыннан бер механизатор район Эчке эшләр бүлегенең кизү торучы милиционерына рәхмәт әйтеп язган. Аның хатыны бала тудыру бүлегендә ята, күпме генә чылтыратып карасалар да, ала алмыйлар. Аптырагач, ул 02 номерын җыеп, хәлне аңлатып бирә. Кизү торучы милиционер шунда ук бала тудыру йорты белән элемтәгә керә, аннары яшь әтине "бер дә кайгырма, синең игезәкләрең бар" дип, тынычландыра.
Зарланып язган хатлардагы фактлар шунда ук тикшерелде. Моның өчен предприятие, оешма, совхоз яки колхозга чылтыратып, редакциягә сездән зарланып хат килде, проблемаларыгыз бар икән, дип әйтү дә җитә. Газетада хурлап язмасыннар өчен күпчелек мәсьәләләр шунда ук хәл ителде. Газетаның көче менә нәрсәдә иде!
Бүлекнең җәмәгать эшчәнлеге дә бик актив булды. Без монда да кул кушырып утырмадык. Бервакыт Матбугат көне алдыннан редакциянең комсомол коллективы шәһәрдә "Новая жизнь" газетасы призына җиңел атлетика эстафетасы үткәрергә тәкъдим итте. Спорт чарасының программасын ясап, бүләкләр сатып алдык. Үзебез кара белән ватман кәгазенә плакатлар язып, шәһәр буенча элеп чыктык, районның барлык оешмаларына чакыру кәгазьләре җибәрдек, газетада бу турыда игълан бирдек. Тырышлык юкка булмады, егермедән артык команда катнашкан спорт бәйрәме чынлап та бик күңелле үтте.
Редакция яшьләре арасында һәрвакыт иҗади, дустанә атмосфера хөкем сөрде. Тәлгат Җамалетдинов, Галя Грачёва, Талир Дәүләтшин, Леша Беляев, Володя Лапшин - без барыбыз да уртак максат белән эшләдек, редакторга әледән-әле яңа фикерләр тәкъдим иттек. Ул да безнең иҗади омтылышларыбызга комачауламыйча, иң кыю идеяләребезне тормышка ашырырга ярдәм итте.
Хатлар бүлегендә мин ел ярым эшләдем. Ә редакциянең икътисад бүлеге җитәкчесе Александр Юрьевич Шишмаревны партия райкомына эшкә күчергәннән соң, мине бу урынга билгеләделәр. Бу урында да яңа планнар, яңа бурычлар билгеләдем. Бу эштә миңа зур җаваплылык йөкләнде.
Район газетасы минем шәхси тормышымда да зур роль уйнады дип әйтсәм, бер дә арттыру булмас. Бервакыт кичкә таба фотолабораториягә кердем. "Безнең кечкенә шәһәребез" дигән тематик полоса өчен берничә фоторәсем сайлап алырга кирәк иде. Бу вакытта фотохәбәрчебез Талир Дәүләтшин, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең әле яңа гына ясаган фотоларын өстәлгә таратып куйган да, алар арасында иң яхшы чыкканнарын эзли. Үземә кирәкле рәсемнәрне сайлап алгач, мин дә өстәлгә күз салдым һәм көтмәгәндә югалып калдым. Фотоларның берсеннән миңа бик таныш кеше карап тора. Башта үз күзләремә үзем ышанмадым. Өстәлдән рәсемне алып карадым да, Талирдан:
- Бу кыз да хастаханәдә эшлиме әллә? - дип сорадым.
- Әйе, - диде ул. - Хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли.Син аны каян беләсең?..
Мәктәпне тәмамлагач, мин аңа Әлмәт музыка училищесына укырга керүемнең тарихы турында сөйләдем. Ул чакларда Куйбышевтан нефтьчеләр башкаласына барып җитү өчен Базарлы Матакта һәм Чистайда автобустан автобуска күчеп утырырга туры килә иде. Чистайдан Әлмәткә автобус төштән соң сәгать 3ләр тирәсендә кузгала. Вакыт тизрәк үтсен өчен автовокзал янында әрле-бирле йөргәндә, туңдырма сатып торучы зәңгәр күзле сөйкемле бер кызга игътибар иттем. Мин килеп танышырга булдым. Аның исеме Вера булып чыкты. Сигез классны тәмамлагач, документларын Чистай медицина училищесына тапшырган, ә җәен бераз акча эшләп алырга булган. Ләкин тиздән автобус килеп җитте һәм миңа китәргә туры килде. Бу вакыйгадан соң инде биш еллап вакыт узган, редакция фотолабораториясендә әнә шул кызның фотосын күреп алдым. Дулкынланып, Талирдан аның фотосын сорап алдым да хастаханәгә киттем. Бәхетемә, ул көнне Вера кизү тора икән. Ул мине шунда ук исенә төшерде. Теге чакта мин аны сөйләштереп торганда, ул шактый суммада хата ясаган булып чыкты. Язмыштыр инде, бер елдан без гаилә корып җибәрдек.
Бераздан мине Казанга эшкә чакырдылар, торак вәгъдә иттеләр. Мондый тәкъдимнән, билгеле, баш тарта алмадым.
Аннан соң шактый еллар үтте. Ләкин "Новая жизнь" газетасы редакциясендә эшләү еллары тормышымда онытылмас эз калдырды, моннан зур чыныгу алып киттем. Минем өчен бу үсеш еллары булды, монда хәбәрче буларак тәҗрибә тупладым һәм ул миңа киләчәк тормышымда бик кирәк булды.
Тиздән газетабызга 95 ел тула! Бу катлаулы юлның бер өлеше генә. Татарстанда мондый газеталар бармак белән генә санарлык. Район газетасы хәбәрчеләренә газетаның бер гасырлык юбилеена Мәскәү Китап палатасында саклана торган Спаста чыккан "Крестьянин" газетасы белән кушымта (вкладыш) итеп чыгарырга тәкъдим итәм. Коллективта булган барлык күркәм традицияләр киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанам!
Казан шәһәре.
Нет комментариев