Әле кайчан гына аның район газетасында алдынгы сыер савучылар, механизаторлар, укытучылар, табиблар, сугыш ветераннары, яшьләр турында кызыклы язмалары чыга, теге яки бу вакыйга турында үзенең уй - фикерләре белән уртаклаша иде. Ә менә бүген аның үзе турында сөйләргә вакыт җитте.
Лидия КОСТРУЛЕВА.
"НЖ".
Бүген сүзебез район газетасында утыз елдан артык эшләп киткән Надежда Александровна Тимофеева турында. Газета укучылар аның язмаларын һәрвакыт зур кызыксыну белән укып бардылар. Кем турында гына язса да - терлекчеме, укытучымы - ул аларның хезмәт уңышларын гына түгел, эчке халәтләрен оста итеп ачып бирә белде. Бу осталык аңа каян килгән соң?
Журналистикага килгәнче, җиденче классны бетергәч, Надежда Александровна Тәтеш педагогия училищесын тәмамлый, чөнки кечкенәдән үк укытучы булырга хыяллана.
Башта аны Чистай районындагы (хәзер бу авыл Яңа Чишмә районына керә) авылларның берсенә эшкә җибәрәләр. Бу хәлләрдән соң күп еллар үтсә дә, ул үзенең беренче дәресен әле дә яхшы хәтерли. Класста гел малайлар гына, зурлар, күбесе яшьләре буенча яшь укытучы белән бер... "Төрле вакытлар булды, дәресләрне дә өзделәр, минем арттан йөрүчеләре дә булды,- дип искә алды Надежда Александровна,- хәер, яшь укытучылар өчен бу гадәти хәлдер".
Ул мәктәпкә тиз ияләнә, яшьлек дәрте белән кызыксынып, инициатива күрсәтеп, һәр эштә башлап йөри. Кечкенәдән үк мөстәкыйль, кызыксынучан кызга барысы да җиңел бирелә. Аның балачагы башта Казанда үтә, анда мәктәпкә керә. Аннары гаиләләре Әлки районына кайта, соңрак безнең шәһәргә күченәләр.
Ул санаторий мәктәп-интернатта тәрбияче булып эшли. Мәктәптә төрле балалар укыса да, ул авырлыклардан куркып тормый. Тик үз балалары белән проблемалар килеп чыкканга күрә, аңа бу мәктәптән китәргә туры килә. Үз эшенә яңадан кайтырмын дип уйласа да, язмыш аны редакциягә эшкә китерә.
Редакциягә машинистка кирәклеге турында очраклы гына белеп ала. Анда кереп, ул чакта җаваплы секретарь булып эшләүче классташы Толя Самаркин белән сөйләшә. Равил Ибраһим улы Исмәгыйлов аны эшкә ала. Машинкада баса белмәсә дә, бер атнадан ук телетайп агентлыгының радио буенча район һәм шәһәр газеталары өчен тапшырган материалларын кабул итәргә туры килә. Башта катлаулы тоелса да, соңрак бу эшкә дә күнегә...
Вакыт үткән саен, газета Надежда Александровнаның тормышына тирәнрәк үтеп керә. Материалларның күпчелеге кулдан язылганга күрә, машинистка эше бик җаваплы һәм шактый авыр эш була. Вакытка экономия ясау өчен, редактор еш кына ашыгыч мәгълүматларны, конференция, төрле утырышлардан отчётларны әйтеп кенә бастыра. Ә читтән торып укучы хезмәткәрләр укырга киткәч, бөтен өмет белемле машинисткада була: кирәге чыкса, ул иртәрәк тә килә, килгән хатларны да эшкәртә, шунда ук бастырып та бирә...
Күпмедер вакыт машинистка булып эшләгәннән соң, аны башта корректор, аннары хатлар бүлеге мөдире, редакциянең партия бүлеге мөдире, соңрак редактор урынбасары итеп билгелиләр. Үзенең "Шундый гади гаилә" дигән беренче язмасын ул әле дә яхшы хәтерли. Язманың бернинди үзгәртүләрсез һәм төзәтүләрсез дөнья күрүе аның өчен көтелмәгән шатлык була...
Ул бөтен авылларны тулысынча йөреп чыга, кешеләр белән аралашу эшендә нык ярдәм итә. Кызыклы очрашулар һәм вакыйгалардан соң, эчтәлекле язмалар, репортажлар, корреспонденцияләр дөнья күрә. Аларда Надежда Александровна үзенә хас ихласлылык белән алган тәэсирләрен уртаклаша, проблемалар турында сөйли, үзен борчыган сорауларга җавап табарга тырыша. Ул һәрвакыт тәҗрибәле хезмәттәшләре, беренче чиратта яраткан эшенә җаны-тәне белән бирелгән Равил Ибраһим улыннан үрнәк алырга тырыша.
Надежда Александровна җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Редакциянең профсоюз һәм партия оешмаларына, мәдәният хезмәткәрләре профсоюз райкомына, район хатын - кызлар комитетына җитәкчелек итә, озак еллар дәвамында халык суды утырышчысы булды. Хәтта судья вазифаларын да башкарды - аның профессиональ эшләвен югары органнар да билгеләп үтә.
...Очрашкан вакытларда авылларга командировкаларга баруларны, безнең белән хезмәттәшлек иткән кешеләрне еш искә алабыз. Бервакыт Кузнечихада эшләрен бетерә дә, кайту өчен автобус тукталышына китә. Көн бозыла, яшенле яңгыр башланырга тора. Ә транспорт юк. Колхоз рәисе Валентин Филиппович Байкинга рәхмәт, олы юлга кадәр чыгарып куярга машина бирә. Ул елларда парторглар булып эшләгән Алексей Николаевич Коптев, Виктор Степанович Севастьянов, Александр Иванович Котенковларга һәм күп кенә башкаларга рәхмәт. Алар һәр үтенечне аңлап, ярдәм итәргә тырышалар. Башка хәлләргә дә еш юлыга ул: берәр җитәкче белән очрашу турында алдан сөйләшеп куясың да, билгеләнгән вакытка килеп җитәсең, ә ул күптән чыгып киткән була. Шуның белән алар кешене бик авыр хәлдә калдыралар.
Надежда Александровна тормышта үз көченә генә таянып яши. Бөтен кыенлыкларны, авырлыкларны үз тырышлыгы белән җиңде. Язмыш арбасын үзенә генә тартырга туры килгәнлектән, тормышта таянычы булган башка хатын-кызларга кызыгып куйган вакытлары да була. Үз куллары белән ниләр генә эшләми ул! Йортка күчәр алдыннан түшәмен дә җәя, мич торбасын да үзе чыгара, башка бик күп эшләр башкара. Салкыннан туңып утыра алмыйсың.
Кырык яшьтә иреннән аерылу да бик авыр була. Ләкин иң зур сынау, иң авыры алда булган икән - улы Александр фаҗигале һәлак була. Улы балачактан очучы булырга хыяллана, мәктәпне тәмамлагач, Александр Киров хәрби авиация-техник училищега укырга керә. Таҗикстан өчен иң авыр вакытта, гражданнар сугышы барганда, шунда хезмәт итә. 1995 елның октябрендә ул утырган МИ-26 вертолеты Арктикада боз тауларына бәрелә һәм ул шунда һәлак була. Бу югалту әлегә кадәр ана күңелендә төзәлмәслек яра булып тора...
Ярый әле, авыр минутларда хәлләрне җиңеләйтә белә торган чиктән тыш игътибарлы, ярдәмчел кызы Ольга бар. Хәзер ул аеруча ярдәмгә мохтаҗ, чөнки аңа авыруы белән дә көрәшергә туры килә. Без, озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре, аны яхшы беләбез, Надежда Александровна бөтен авырлыкларны да җиңәр. Бары тик киләчәккә ышанычны гына югалтмаска кирәк. Без аңа сабырлык, рухи ныклык, сәламәтлек телибез.
Нет комментариев