Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Французлар Спаста

1812 елның июнендә Наполеон армиясе Россиягә басып керә. Французлар бик тиз генә җиңүгә өметләнсәләр дә, ышанычлары акланмый. Ярты елдан соң, Наполеон гаскәренең аз санлы солдатлары Көнбатыш Европага кире әйләнеп кайта. Ә дистәләрчә мең солдат һәм офицер әсир төшеп, Россиянең төрле якларына җибәрелә һәм сак астында алар Франция өчен хурлыклы сугышның...

Николай Марянин,
туган як тарихчысы.
1813 елның 13 гыйнварында Пруссиянең Данциг шәһәрендә (хәзер бу Польшаның Гданьск шәһәре) әсир төшкәндә Фюзейега әле 19 яшь тә тулмаган була. Рус армиясе ул вакытта инде французларны Россия чикләреннән куып бара. Ун ай үткәч кенә, 28 ноябрьдә, француз әсирен Казанга озаталар һәм тагын сигез офицер һәм өч солдат белән Спас өяз шәһәренә әсирлеккә җибәрәләр. Фюзейе үзенең көндәлегенә бу шәһәрнең Иделгә коя торган кечкенә елга буенда урнашуын яза. Спас шәһәрен ул квадрат рәвешендә сурәтләгән, "аның бер ягы елгага карап тора"дигән. Монда тоз руднигы управляющиенең утары һәм берничә шәхси йорт була. Шәһәрнең тагын бер ягы "төрмәгә карап тора", ерактарак кырлар китә. Чиркәүгә караган өченче якта городничий йорты була. Ә дүртенче якта ике рәт: сулдан беренче - шәһәрдәге иң бай кеше Глазатов йорты, уңда - крепость коменданты йорты, ә аннары городничий ярдәмчесе, хирург һәм җирле аристократ йортлары тезелеп китә.
Спас шәһәре күбесенчә он һәм балык сату исәбенә яхшы яши, шулай ук монда тирә яктан киндер, бал һәм балавыз да ташыйлар. Товарларны елга буенча башка шәһәрләргә җибәргәннәр. Көзен шәһәр янына көтүләре белән килгән куяннарны ятьмә белән тоталар. Фюзейе русларның куян ите ашамауларын, аны французларга сатулары турында яза, эшкәртелгәнен - биш тиеннән, "тиресе белән өч сум акчага" саталар. Кар эрегәч, бу якларга күпләп үрдәкләр, кыргый казлар, бекаслар, миләш чыпчыклары, песнәкләр һәм башка бик күп кошлар очып килгән. Базар атнага бер тапкыр - якшәмбе көннәрендә була, ярминкәләр үткәрелми. Фюзейе тагын бер истәлекле урынны билгеләп үткән - шәһәрдә зур шәраб склады булган.
Французларны Спаска китергән чакта, городничий өйдә булмый. Аның ярдәмчесе Фёдор Иванович тоткыннарны вакытлыча шәһәр читендә иң ярлы кварталдагы өч йортка фатирга кертә. Бүлмәләрдә дуңгызлар, тавыклар һәм сыерлар ашатканнар, французлар "бу шыксыз йортларда" эсселектән һәм "терлек тизәгенең сасы исеннән" интегәләр. Моннан тыш, аларга дуңгыз балалары арасында йокларга туры килә, ә тавыклар өйнең мич астында төн куналар. Французлар городничийның кайтуын көненә берничә тапкыр барып белешәләр. Бер барганда исправникны, отставкадагы полковникны очраталар һәм ул аларны үзләренә иртәнге ашка чакыра. Пост барганга күрә өстәлгә чыгарылган балык пирогы кунакларны артык сөендерми. Моннан тыш, шушы закускага французлар хуҗа белән бер шешә аракы эчәләр, барысының бер стаканнан эчүе аларны бик гаҗәпләндерә.
Исправникның французларны кунакка чакыруы турында хәбәр шәһәргә тиз тарала. Тиздән крепость коменданты да әсир французларны кунакка чакырып, берничә стакан аракы белән сыйлый һәм кияве Глазатов янына барырга тәкъдим итә. Монда кунакларны туйганчы сыйлыйлар. Бу очрактан соң җирле дворяннар французларны кунакка чакыра башлыйлар, табынга төрле эчемлекләр, ә кайчакта кыздырган тавык яки кыргый кош ите куялар. Өстәлгә ипи, кул сөртү өчен ике салфетка, тимер чәнечкеләр һәм пычаклар, настойка белән ике зур графин һәм тагын бөтен кешегә бер стакан куялар...
Городничий Спаска 1814 елның гыйнвар башында гына кайтып җитә. Ул французча бер сүз аңламаса да, тоткыннарның яхшырак шартларга күчерү турындагы үтенечен аңлый. Десятский яхшырак йортлар таба алмавы турында хәбәр иткәч, городничий үзенең кул астындагы кешенең сакалыннан тотып алып, "йодрыклары белән кыйный, аеруча башына суга" башлый. Мондый дәлилләрдән соң йортлар бик тиз табыла. Тик өйләрдә төтен чыгу юллары булмый, ә французлар, городничийны бүтән борчымас өчен йортларны үз хисабына табалар.
Шулай итеп февраль башлана, урамда салкыннар 32-33 градуска җитә. Фюзейе үзенең көндәлегендә урамга чыккач, юлны күрә алмавын, күзләре бозланып катуы турында яза. Бармаклары туңып катканлыктан, хәтта базарда акча да санап бирә алмый. Март ахырында салкыннар бетсә дә, французлар барыбер урамга чыкмаска тырышалар.
Җирле хирург Кириллда медицина буенча берничә китап күреп, Фюзейе аларны укып торырга сорый. Ә тегесе, көндәшлектән куркыпмы, китапларны бирүдән баш тарта. Француз аңа үч итеп офтальмия һәм язва белән авыручыларны түләүсез дәвалый башлый. Тиздән аның исеме тирә-якка тарала, табиб янына авырулар хәтта Сембер губернасыннан да килә. Якшәмбе көннәрендә чират аеруча күп булганга күрә, аның иртәнге ашны ашарга да вакыты булмый. Тиздән аны дворяннар, аеруча еш авыручы шәраб склады хуҗасы чакыра башлый. Ул французга Мәскәү газеталарын укырга бирә, андагы язмалардан Фюзейе Парижга баручы Россия армиясенең җиңүләре турында белеп кайгыра.
Күрше авыл алпавытлары да ярдәмчел табибны үз утарларына чакыра башлыйлар. Городничий Фюзейега еракка чыгып китәргә рөхсәт бирми, "25-30 льега" (100 километрдан артык) чыгып китәргә туры килгәндә, аның артыннан экипаж яки атлы җайдакны җибәрәләр. Ләкин француз аның чак кына сукыраймый калган улын савыктырганнан соң, городничий әсир хирургның чыгып йөрүләренә игътибар итми башлый.
Командировкалар булмаган көннәрдә Фюзейе һәр көн иртәнге биштән кичке сигезгә кадәр перевязкалар ясый һәм Казанга җибәрү өчен рецептлар яза (якын-тирәдә фармацевтлар булмаган).
Дәвалаган өчен акча алмаса да, ул әкренләп хәерчелектән котыла башлый. Крепостной крестьяннар французга йомырка, май, бал, үрдәк, казлар, тавыклар китерәләр, иректәге крестьяннар киндер һәм он тәкъдим итә, дворяннар исә акча бирә. Бүләкләрдән баш тарта башласа аңа: "Авыруның бүләкләреннән баш тартмагыз, алар савыккач, сез аларны бүтән күрмисез бит" диләр. Бүләкләрен алмаган кешеләр табиб аларны дәвалаудан баш тарта, дип үпкәли торган булалар. Шуңа күрә бүләкләрне алырга туры килә. Табиб биргән күчтәнәчләрне башка француз әсирләре белән дә уртаклаша. Дезире исеме җирле халык өчен бик гаҗәеп тоелганга күрә, аны Иван Иванович, яки Жан-Жан дип йөртә башлыйлар.
Майның беренче көннәрендә Спас шәһәренә рус гаскәрләренең Парижга керүе турында хәбәр килеп ирешә һәм французлар тиздән туган якларына әйләнеп кайту турында хыяллана башлыйлар. Өйгә кайту турында хат килмәсме дип, Казаннан килгән почтаны көн саен түземсезләнеп көтәләр. Вакыт уза, инде Сембердәге әсирләр дә кайтып китә. Бары тик 18 июньдә генә Спас шәһәре городничиена французларны Казанга озату турында боерык килеп җитә. Бу яңалыкны ишеткәч, Фюзейе шатлыктан күз яшьләрен тыя алмый. Французлар биешергә, кочаклашырга тотыналар. Аннары городничий янына килеп, әсирлектә алар турында кайгыртканы өчен рәхмәт белдерәләр. Күңеле тулган гордничий да аларны кочаклап ала да, пунш һәм чәй белән сыйлый. Алар мәҗлесне өйдә дәвам итәләр, француз табибына Иван Дмитриевич Кларевка җибәргән ветчина белән сыйланалар.
Кичен исә французлар зур бәйрәм оештырырга карар бирәләр. Пешекче Оливье белән солдат Журданска сыра, шикәр һәм аракы алырга кушыла. Ишек алдына өстәлләр куеп, күңел ачалар, "Яшәсен Франция! Яшәсен Россия!" дип кычкыралар. Бу шау-шуга Спас һәм тирә-яктагы авыл халкы да җыела. Тиздән бөтен урам халык белән тула, аларны французлар зур табакка салып яндырган аракы аеруча борчый. Ялкын телләре югары күтәрелгәч, барысы да янгын чыгар дип курка. Тик бу кичне һава аяз, бер җил дә булмый. Французларны дворяннар уратып ала, алар артына ирекле һәм крепостной крестьяннар тезелеп киткән, кайберәүләр яхшырак күрү өчен күрше-тирәдәге йорт түбәләренә менәләр.
Башта сыра эчәләр, ә шикәр белән яндырган аракы әзер булгач, французлар дворяннарны һәм дусларын бергә эчәргә чакыралар. Кычкырып тавышлары карлыкканлыктан, бүтән җырлый алмыйлар. Шәраб склады хуҗасы Фюзейене һаман бер кырыйга алып китеп, Россиядә бөтенләйгә калырга үгетли. "Гаиләләребез янына кайтырга ашкынганны күреп, сез ничек алай әйтә аласыз?" - дип җавап бирә аңа француз. Төн уртасы җитә, бер чиләк шикәрле аракыны да эчеп бетерәләр, исергән дворяннар, иртәгә французларны үзләренә кунакка чакырып, өйләренә таралышалар. Ә французлар шәһәр буенча җырлап йөриләр, бөтен урамнарны әйләнеп чыгалар. Инде җырларга да, селкенергә дә хәллләре калмагач йокларга яталар.
Иртән французлар ипи пешерү һәм Казанга кадәр җитәрлек азык-төлек сатып алу турында кайгырта башлыйлар. Төштән соң Спас шәһәренең иң хөрмәтле кешеләренә кунакка йөриләр. Традиция буенча хәмер күп эчкәнгә күрә, йокларга иртә яталар. Ә 20 июньдә иртә белән Фюзейены гордничийга кунакка чакыралар, аларда шәраб склады хуҗасы да була. Икәүләшеп француз табибын үгетләп карыйлар: "Сез инде безнең ышанычны казандыгыз, калыгыз. Шикләнмәгез, сез монда тиздән бик бай булырсыз". Тик француз барлык тәкъдимнәрдән дә баш тарта. Хуҗаларга кунак белән кочаклашып саубуллашырга гына кала.
Экипажлар иртәнге сәгать 10га килеп җитәләр, французлар үзләренең әйберләрен төяп, Казанга кузгалып китәләр. Аларны озатырга әллә никадәр кеше җыела һәм читтән караганда, шәһәрдән хәрби әсирләр түгел, ә күренекле вельможалар киткән кебек тоела. Фюзейе Спас шәһәреннән җылы хатирәләр белән китә, үзенең юл көндәлегенә өяз шәһәре турында: "Башка губернага җибәрелгән французлар белән чагыштырганда, безгә Россиянең иң яхшы урыннарының берсендә яшәргә насыйп булды", - дип яза. Французлар үзләре дә шәһәр халкында уңай тәэсир калдыралар. Бары тик хирург Кирилл гына Фюзейе китеп баргач, француз табибында дәваланган кешеләр янына барудан баш тарта.
Казанга французларны 22 ноябрьдә алып киләләр. Шәһәрдә Наполеон гаскәрләре җиңелүен бәйрәм итәләр, туплардан аталар, урамнарда утлар балкый, бөтен җирдә: "Париж алынды!" дигән тавышлар яңгырый. Французларны бу бик тетрәтә һәм Фюзейе үзенең көндәлегендә: "Спаста мондый авыр хисләр кичергәнем булмады. Россиядән киткәнче, бу шәһәрне сагынып искә алырбыз!"
Наполеон гаскәре табибының язмалары аның архивында ике йөз елдан артык сакланган. Бары тик 1991 елда гына аның оныкчыгы Р. Фюзейе аларны Франциядә "1812-1814 рус тоткынлыгы көндәлеге" дигән исем астында бастырып чыгара, 2004 елда китап тагын бер тапкыр нәшер ителә. Русча тәрҗемәсе Санкт-Петербургның "Лепта" журналында басылып чыга. Китапка кереш сүзендә ерак бабасы көндәлегенең эчтәлеге турында аның оныкчыгы болай дигән: "Дезире әсир төшкән илдә үзенә һәм иптәшләренә карата тагын да кырысрак мөнәсәбәттә булырлар дип уйлаган һәм ул моны гадел дип санаган, алар моңа әзер булган. Ә менә үзен мәгърифәт иле дип санаган Франция үзен начар яктан күрсәткән; күпчелек французлар кыргый, артка калган дип санаган Россия үзенең кешелекле булуын күрсәткән..."
Рәсемдә: Д. Фюзейеның 2004 елда, Франциядә басылып чыккан китап тышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дезире Фюзейе әсир француз