Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Эзләнүләр дәвам итә

Борис Андриянов җитәкчелегендәге Ким урта мәктәбенең эзләнү отряды элеккеге фашист концлагерьлары тоткыннарын эзләү эшен дәвам итәләр.

Газета битләрендә без моның турында берничә тапкыр язган идек инде. Бу эштә кайбер яңалыклар бар. Мәсәлән, күптән түгел эзләнүчеләр элекке хәрби тоткын Иван Трусовның улын тапканнар. Ул 1941 елда әсирлеккә эләгеп, сугыш беткәнче шунда була. Аның 1945 елның 1 апрелендә, бомбага тоткан вакытта һәлак булуы турында үзенең истәлекләрендә дусты язып калдырган (бу язма шулай ук документлар арасыннан табыла). Ул иренең язмышы турында Иван Трусовның хатынына сөйләргә теләгән, әмма аны таба алмаган. Ә улы Александр Иванович хәзер Казан шәһәрендә яши. Тумышы белән безнең Пичкас якларыннан, монда яшәүче туганнарына еш кунакка кайта. Әтисенең язмышын, кайда күмелүен ачыклаулары өчен ул эзләнүчеләргә бик рәхмәтле.
Тагын бер кызыклы факт. Быел яз Борис Алексеевич район "Болгар" эзләнү отрядының башка әгъзалары белән бергә регионара "Хәтер вахтасы"нда катнашкан, моның өчен Смоленск өлкәсенә махсус экспедиция оештырылган. Биредә безнең эзләнүчеләр башкалар белән бергә солдат каберлекләрен тапканнар.Танкеевка мәктәбе укытучысы Игорь Юзеев тапкан медальонны әле күптән түгел генә укый алганнар. Смоленск өлкәсендәге билгесез кабердә Кострома өлкәсендә туган Фёдор Григорьевич Молодкинның күмелгәне ачыкланган, аның исә туганнары табылган. Тагын бер Ватан сакчысының язмышы ачыкланды. Шуңа күрә безнең районда туып-үскән, сугыш вакытында хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбызның исемлеген игътибар белән укыгыз. Кемне дә булса алар турында мәгълүмат кызыксындырса, Ким урта мәктәбенә мөрәҗәгать итегез.
1. Пестряков Алексей Николаевич, 1920 елда туган, Балымер.
2. Игнатов А., 1918 елгы, Долгоруково.
3. Князев Фёдор Никитич, 1904 елгы, Ширбәт.
4. Соловьев Михаил Михайлович, 1918 елгы, Спас Затоны.
5. Малов Николай Михайлович, 1900 елгы, Нәлет.
6. Фролов Павел Ефимович, 1913 елгы, Нечаевка.
7. Логинов Николай Фёдорович, 1901 елгы, Полянка.
8. Трифонов Дмитрий Николаевич, 1914 елгы, Полянка.
9. Захаров Александр Антонович, 1920 елгы, Пичкас.
10. Здобнов Василий,1920 елгы, Куйбышев.
11. Минзин Шакир Мингали улы, 1919 елгы, Новый Баран.
12. Кыямов Гыйльфан Кыям улы, 1907 елгы, Старый Баран.
13. Варфоломеев Иван Иванович, 1914 елгы, Танкеевка.
14. Кондратьев Степан Петрович, 1904 елгы, Танкеевка.
15. Лохин Афанасий Степанович, 1921 елгы, Лобовка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев