Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Есенинның Спаска җибәргән хатлары

    Россиянең 50дән артык шәһәрендә, шул исәптән Болгарда да, Есенин исемендәге урам бар. Бу күренекле шагыйрьнең әсәрләре Советлар Союзында берничә дистә еллар дәвамында тыелган булуы һәркемгә билгеле. Бу хәл әле алтмышынчы еллар ахырында гына бетерелде. Сергей Есенинның туган ягы Рязань шәһәрендә дә аның исемендәге урам 1965 елда гына барлыкка килде. Бу...

    Николай Марянин,
    туган якны өйрәнүче.
    1915 елның җәендә Сергей Есенин Бураково авылында яшәүче кемгә хат язган? Владимир Степанович Чернявский шагыйрьнең якын дусларыннан берсе булган. Ул 1889 елда Санкт-Петербург шәһәрендә дөньяга килгән, шунда 1912 елда университет тәмамлаган. Студент чакта ук башкала театрларында чыгыш ясаган, шигырьләр язган. Есенин белән ул 1915 елның 28 мартында "Шагыйрьләр - сугышчыларга" дигән әдәби кичәдә таныша. Бу турыда В. Чернявский болай дип искә ала: "Мин ике яшь шагыйрь белән баскыч төбендә торганда, баскычтан менеп килүче зәңгәр сатин күлмәк өстеннән соры пиджак кигән, кыска итеп киселгән аксыл чәчле бер малайны күреп алдым. Аның белән бергә килгән кеше безнең белән исәнләште дә, бу күптән түгел Рязань якларыннан килгән авыл шагыйре, дип аңлатты. Малай, һәрберебез белән кул биреп исәнләшеп чыкканда, фамилиясен дә атады. Есенин... Ул вакыт өчен гадәти булмаган кунак иде. Безнең сорауларга гади һәм төгәл җавап бирде, вокзалдан туп-туры Блок янына килүен, ә ул аны Городецкийга җибәрүен, авылда Петербург шагыйрьләре әсәрләрен яратып укуын, аларның барысы белән дә бик танышасы һәм үзе белән алып килгән шигырьләрен укып күрсәтәсе килүен әйтте".
    Шул ук кичәдә С. Есенин, Рюрик Ивнев һәм В. Чернявский бергәләшеп фотога төшәләр, шагыйрьләр бик тиз дуслашып китәләр. Чернявский хәтта Есенинга багышлап шигырь дә яза, ә дүрт айдан Казан губернасының Бураково авылына кунакка килә. Бу авылга 19 гасырда Екатерина Петровна Хованская хуҗа була, 1851 елда аның акчасына Казан Богородицасы чиркәве төзелә. Ә ике ел үткәч кызы, княжна Вера Юрьевна Хованская, статс-киңәшче Владимир Васильевич Трубниковка кияүгә чыга. Аңа әти-әнисе Бураково һәм якындагы ике авыл - Екатериновка һәм Долгоруководан 774 крестьянны һәм 5801 десятина җирне бирнә итеп бирә. 1857 елда аларның уллары Юрий Владимирович Трубников дөньяга килә, тиздән аңа Бураково авылындагы утар мирас итеп күчә. 1878 елда Юрий Владимирович үзенең таш йортын земство мәктәбенә бирә, 1893 елдан алып 1896 елга кадәр Спас өяз дворяннар башлыгы вазифасын башкара. 1915 елның җәендә Владимир Чернявский аңа кунакка килә. Аның Трубниковларга кем булуын әле дә ачыклап булмады. Бәлки туган тиешле булгандыр, чөнки Юрий Владимировичның дүрт кыз туганы була, алар кияүгә чыгып, фамилияләрен алыштырганнар. Яки Чернявский Юрий Трубниковның берәр баласы белән дус булып, ул әтиләренең утарында ял итәргә чакыргандыр? Ничек кенә булса да, 1915 елның җәендә Бураковога ерак Петербургтан килгән кунак 11 июльдә Есенинның туган авылы Константиновога яңа адресы язылган хат җибәрә.
    Үзенең истәлекләрендә Чернявский Есениннан беренче хатны июль аенда ук алуын яза. "Кадерле Володя! Хатыңны алуга бик шатмын. Кызганыч, мин кайтканчы килеп кенә җитә алмады. Ул чакта минем янына К.килгән иде. Без аның белән җәяүләп Рязаньга, шәһәрдән шактый ерак урнашкан монастырьга бардык. Бездә аңа бик ошады. Болыннарда йөрдек, учаклар яктык, тальян гармуны моңнарын тыңладык. Кичен урамга да алып чыктым. Кызларны бик ярата икән. Аңа бик ошады, тагын килергә җыена. Миңа ул Питердагыга караганда да күбрәк ошады. Хәзер мин берәр җиргә китәргә уйлыйм. Хәрби хезмәттән мине көзгә кадәр азат иттеләр. Күзләрем начар күрә икән. Башта алабыз дигәннәр иде. Шигырьләрне күп яздым. Хәзер хикәяләр язам, икесе инде әзер. К. сүзләренә караганда, алар аңа мине яхшырак аңларга ярдәм иткәннәр. Бик ошаганнар. Шигырьләремнең кайберләре аңа ошамаган, ләкин күбесен бик яраткан. Ул минем пантеизм турында аңлатты һәм мәкалә язарга булды. Фикерләрнең төрле булуы бик кызык икән ул. Мине бу артык борчымаса да, Философов белән Гиппиусның кем яклы булуларын беләсе килә. Володя, мин аларга шигырьләремне җибәргән идем, ә алардан җавап юк, шуңа борчылам - шул турыда белеш әле. Шигырьләрнең караламалары сакланмаган. Чөнки балык тоту белән ауга йөрү күчереп язудан күпкә кызыклырак. Июнь аеның "Северные записки" журналын кара. К. анда минем шигырьләрне бастыруларын әйткән иде. "Русская мысль" не көтәм. "Голос жизни"да Струвены укыдым. Ике шигыре дә ошады. Алар да бераз синекеләргә тартым. Тиздән шигырьләремне сиңа да укырга җибәрермен. Синнән тизрәк җавап көтәм. Чынлап та, мин тиздән китәм. Городецкий да миңа хат язарга җыена, әле алганым юк. Клюевтан хат килде, җавап язганым юк. Костяга ачуландым. Ул мине аңламаган... Каләмем начар. Карасы да кипкән. Язганда пычрата. Сау бул. Сине яратып, Сережа".
    Чернявский да Есенинга җавап хаты язган (хаты сакланмаган). Ә 22 июльдә шагыйрь Константиноводан икенче хатын җибәрә. Аны Чернявский Бураковода август башларында гына ала. "Кадерле Володя! Минем өчен шатлана аласың. Көзен яңадан Питерда булачакмын. Адреска тагын Константиново авылы дип куй. Хатыңны печән чапканда алдым, шуңа күрә язарга урын булмады. Шигырьләремне тиздән җибәрермен. "Голос жизни" журналының ябылуы кызганыч, әлбәттә. Сәбәбен белмисеңме? Миролюбовның "Ежемесячный журнал"ында шигырьләрем чыкты. Городецкийга күптән түгел хат җибәргән идем, тик нигәдер җавап бирми, эше күптер. Бу хат әле тулы түгел. Синнән тулы җавап көтеп калам. Костя белән Рюрик ничек? Аларны күргәнең бармы? Сине яратып С. Есенин".
    Чернявский Бураководан 8 августта җавап язган. "Кадерле Сережа, вәгъдә иткән озын хатны язмавыма ачуланма, эшем бик күп, сентябрьдә имтиханнар (син миннән һаман имтихан турында гына ишетәсең, әйтерсең, мин һаман уку белән генә мәшгуль). Синең элеккеге үтенечеңә килгәндә исә, мин бернәрсә белә алмадым... Костя белән Рюрикны күргәнем юк, Рюрик Иделдән бездән ерак түгел генә үткән, ләкин хәбәр итеп өлгермәгән. Костя танышлары утарында рәсем ясау белән мәшгуль, бу эш аңа шигърияттән күбрәк ошый ахры... Питерда сентябрь башында, ә бәлки бераз соңрак булырмын".
    Бу хатлардан күренгәнчә, Чернявский Бураковода ике айга якын торган. Соңрак ул шагыйрь Н. Клюев белән С. Есенинның якынаюын, аларның иҗади һәм шәхси мөнәсәбәтләр уртаклыгын күргән. 1915 елның 25 октябрендә Петербургның Тенишево училищесында үткән "Краса" кичәсендә катнашкан, Есенин, Клюев һәм башка шагыйрьләрнең чыгышын тыңлаган. Барысы бергә Александров театрында А. С. Грибоедовның "Горе от ума" әсәре буенча куелган спектакль караганнар. 1916 елда бүләк иткән "Радуница" шигырьләр җыентыгына С. Есенин: " Сөекле дустым Володя Чернявскийга. Изге теләкләре өчен истәлеккә" дигән сүзләр язган. Ә 1917 елның февраль революциясеннән соң ике дус көн саен диярлек очрашалар, аеруча С. Есенинның Зинаида Райх белән бергә яши башлаган айларында. "Литейный урамындагы 33нче йортта Есениннар гаиләсе икенче катта җиһазланган, тәрәзәләре ишек алдына караган ике бүлмәдә тордылар, - дип искә ала Чернявский. - Ноябрьдән (1917) мартка (1918) кадәр мин аларда бик еш, көн саен диярлек булдым. Артык яхшы булмаса да, ярлы да яшәмәделәр. Сергейның әсәрләре, еш бастырылды, аңа зур шагыйрь буларак түләделәр. Ачлык башлануга карамастан, ул да, Зинаида Николаевна да бик кунакчыл булдылар".
    1917 елның декабрендә Чернявский Есенин һәм башка шагыйрьләр белән бергә Нарва заставасы янындагы Баш вагон мастерскойларында чыгыш ясыйлар. 1918 елда "Красный звон" җыентыгының тышына: "Кадерле Володяга мине яратуы һәм дуслыгы өчен. Сергей", - дип яза. Шул ук елда Есенин Чернявскийга «Сельский часослов» дигән поэмасын багышлый". Чернявский шагыйрьнең кызы Татьяна тугач, аның рухи әтисе була. Аннары алар алты ел буе күрешмиләр, хат та язышмыйлар. С. Есенинның Айседора Дунканга өйләнүе, аның чит илгә китүе турында Чернявскийга Н. Клюев хәбәр итә. Дуслар яңадан 1924 елның 14 апрелендә С. Есенинның Ленинградтагы чыгышы вакытында гына очрашалар. "Элеккеге Шәһәр Думасы залына мин бик дулкынланып кердем, - дип искә ала В. Чернявский, - Сергейны кабат күрәсем килде. Эстрада янында җыелган халыктан бераз өстәрәк, люстра яктысы төшкән, бөдрә чәчле, кулына папирос тоткан элеккеге, сары чәчле Рязань егете Сергей басып тора. Аның исерек булуын башта аңлап бетермәдем. Тавышы бераз карлыккан, интонациясендә бераз ясалмалык сизелде". Чернявский эчүен ташлавын үгетләгәндә Есенин аеруча дулкынлана. "Мин эчмичә тора алмыйм, син ничек аңламыйсың,-дип аклана. - Эчмәсәм, мондый хәлләргә түзә алыр идемме?"
    Ленинградка бу юлы килүендә Есенин күп вакытын Чернявский белән уздыра, бигрәк тә янында шагыйрьне исерткәнче эчертергә маташкан кешеләр булмаганда. Соңгы тапкыр алар 1925 елның июнендә Мәскәүдә очрашалар. "Бу юлы Сергейның төсе мине куркытып җибәрде, - дип яза В. Чернявский. - Йөзе ничектер киңәеп киткән кебек тоелды, аяк атлаулары да авыр күренде. Йөзе кершән яккандай ап-ак, шешенгән. Күз кабакларының кызыллыгы аркасында бу аклык аеруча күзгә ташланды. Без гадәтәгечә, кочаклашып исәнләштек, тик Сергей гына үзен бөтенләй башкача, ят кеше кебек тотты, мин аңа чит һәм кирәкмәгән кешегә әйләнгәнмен ". Бу юлы Сергей эчүне ташлыйм, яңа тормыш башлыйм, дип ант итте. Саубуллашканда соңгы сүзләр итеп: "Көт, мин килермен", - диде. Ләкин Есенин үләр алдыннан, 1925 елның декабрендә Ленинградка килсә дә, дусты белән очрашырга насыйп булмый.
    1926 елда В. Чернявский Есенин турында истәлекләр яза ("Три эпохи встреч").
    Ул күренекле артист, шагыйрь, нәфис сүз остасы булып китә, озак еллар актриса В. Комиссаржевская һәм театр эшлеклесе В. Мейерхольд белән дус була. 1920-40нчы елларда Зур драма театры артисты, радио дикторы булып эшли, аннары концерт эстрадасында нәфис сүз остасы була. А. Пушкин, А. Чехов, А. Блок әсәрләре аның башкаруында бөтенләй башка яңгыраш таба. В. Чернявский 1948 елның сентябрендә Ленинградта вафат була. Безгә якын дусты - бөек шагыйрь Сергей Есенинга багышланган шигырен калдыра...
    Рәсемдә: С. Есенинның дусты В. Чернявский.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: