Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Тарих битләреннән

Елга буендагы йорт

1950нче елларда ГЭС төзелгәндә, авыллар, чиркәүләр, зиратлар, басу-болыннар гына түгел, күпсанлы елга-күлләр, сулыклар да Куйбышев сусаклагычы төбендә кала. Мәсәлән, ТАССРның Куйбышев районында Актай белән Кама арасында аккан Мешкала елгасы тулысынча Идел суы астында кала. Мешкала елгасының башы Кама тугаеның Широкое күле янында, ә Әҗмәр авылыннан берничә километр астарак ул Актай...

Николай Марянин,
туган як тарихчысы.
Галим һәм аучы
Юлий Михайлович Смельницкий 1851 елда Омск округының Акмолинск шәһәрендә (Совет чорында бу шәһәргә Целиноград дигән исем бирелә, ә бүгенге көндә ул Казахстан башкаласы Астана шәһәре) дөньяга килә. Томск гимназиясен тәмамлаганнан соң, Смельницкий Казан университетының юридик факультетына укырга керә. 1873 елда диплом алгач, присяжный поверенный, 1883-1887 елларда - Казан шәһәр думасында эшли. Озак еллар Казан политехника институтында укыта, хокук профессоры дәрәҗәсен ала. Юлий Михайлович гомере буе аучылык һәм балыкчылык белән шөгыльләнә. 1877-94 елларда, 17 ел буе, ул Казан аучылар җәмгыяте рәисе вазифасын башкара. Шулай ук үзлегеннән фотолар ясау белән мавыга һәм 1890 елда Казанда үткән фотокүргәзмәнең көмеш медаленә лаек була. Әдәби иҗатка тартылганлыктан, үзенең ау маҗаралары турында яза һәм тиздән аның очерклары Россиянең популяр газета һәм журналларында дөнья күрә башлый.
Смельницкийның әсәрләре аның дусты, балыкчылык һәм аучылык турындагы рус әдәбияты классигы, үзешчән ау һәм балыкчылык өлкәсендә абруй казанган Леонид Сабанеев Петербургта чыгара торган "Табигать һәм ау" журналында да басыла. Журналда аның ау законнары, җир-сулар, ау хуҗалыгын алып бару проблемаларына багышланган язмалары даими чыга. Казанда "К проекту нового закона об охоте" дигән беренче брошюрасын Смельницкий 1890 елда бастырып чыгара. Ә 1894 елда аның "Охота на утренних утиных скидках в устьях Камы" дигән әдәби повесте дөнья күрә.
Соңрак "Аучы хатирәләре" рубрикасы астында Юлий Смельницкийның китаплар сериясе басылып чыга: "На бабьем болоте" (1905 ел), "Осиновский Антошка" (1906), "На глухариных токах" (1907), "На Волге" (1909), "Весной. Спортсмены. Браконьеры" (1914), "Осенью" (1914), "Злые птицы" (1916), "Друг человека" (1925), "На привале охотников: Монтекки и Капулетти", "На охоте" (1927). Күп кенә әсәрләрендә ул Казан губернасы Спас өязенең Мешкала елгасы буенда, үзенең аучы йорты торган җирдә булган, ау тарихларын һәм шул як табигатен сурәтли.
"Су өстендә сыерчык оясы"
Тәҗрибәле аучылар ки-ңәше белән Смельницкий Кама Тамагына кыр казлары һәм үрдәкләре очкан чорда дистә еллар ауга килә. Бу урында Кама һәр язда дистәләрчә километрга җәелә һәм иксез-чиксез диңгезгә әверелә. Шуңа күрә 1890 елда Смельницкий Мешкала елгасы буендагы аучы йортын биек субайлар өстенә салырга була, язгы ташу вакытында монда куркыныч булмый. Ике десятина урманы белән 12 десятина болын җирләре сатып алып, ул 6 метр чамасы биеклектәге 18 субай өстендә өч бүлмәле агач йорт төзи. Җирле крестьяннар аны "Язгы ташу белән йортыгыз Әстерханга агып китәчәк" дип кисәтәләр. Ә шәһәрдәге танышлары, Смельницкийның су өстендә йорт төзеп, җәйгә шунда китәргә җыенуын белгәч, гаҗәпкә калалар. Бернинди кисәтүләргә игътибар итмичә, Юлий Михайлович Казанда йортның бурасын ясата һәм май аенда, әле су акканда аны баржа белән Спас өязенә алып килә.
Смельницкий җәй буе балта осталары белән Мешкалада яши, 16 августта беренче тапкыр "сыерчык оясына" керә. Ул әлеге корылманы үзенчә шаяртып әнә шулай атый торган булган. Тирә-яктагы крестьяннар барысы бер авыздан "Барыбер су агызып китәчәк!", дисәләр дә, аның бу сүзләргә артык исе китми. Кызыгы шунда, йортны беренче көннәрдән үк кошлар сырып алалар, чөнки язын Кама елгасында су күтәрелә башлау белән якын-тирәдә бер генә коры урын да калмый. Юлий Михайлович киләсе елның язында көймә белән бирегә килгәч, "сыерчык оясы"ның кошлар белән шыплап тулуын күреп гаҗәпләнеп бетә алмый. Кошлар бөтен җиргә оя корган: идән астындагы субай өстенә карлыгачлар урнашкан, тәрәзә йөзлекләре һәм кәрниз тактасы артын күгәрчен һәм чыпчыклар өере сырып алган, баскыч һәм балкон тирәсендәге таш араларында да ниндидер кошлар утыра. Крестьяннар Кама суы йортны Әстерханга кадәр алып китәчәк, дип куркытсалар да, йортка бернинди зыян килми. Смельницкий биредә 19 ел яши. Бу вакыт эчендә бары ике субайны гына алыштырырга туры килә.
Аның хатыны Вера Викторовна да аучылар җәмгыяте әгъзасы булган. Әле 1880 елда ук гаилә Казанның Ново-Комиссариатский урамында (хәзерге Мөштәри урамы) йорт сатып алган. Мешкалада йорт төзеткәч, Вера Викторовна һәр ел саен май аеннан октябрьгә кадәр биредә ире белән яшәгән. Язгы су басу чорында яшәү өчен "кая теләсәң, шунда алып барырлык яки илтеп куярлык могжизалы көчкә ия булган көймә" кирәк, дип яза Смельницкий. Һәм ул мондый көймәне төзеп, аны Чайка дип атый. Көймәдә Кама елгасы су белән тулгач та, шул тирәдәге Плоское, Светлое, Вшивое, Марьино, Соловское, Белобокое, Семитонное, Кобылье, Кочень, Прорва күлләрендә дә курыкмыйча йөзә ул.
Кеше дусты
Смельницкий этләр яраткан. Үз гомерендә аңа бик күп эт алыштырырга туры килгән. Шулар арасыннан аеруча да яратканы Макбет (кызгылтырак төстәге ирланд терьеры) булгандыр, шәт. Юлий Михайлович яраткан этенә багышлап хәтта "Друг человека" дигән повесть та язган. Макбетны ул ике атналык көчек вакытында 1912 елның мартында алып кайта, май аенда исә үзе белән Мешкаладагы ау йортына алып китә. Шунысын әйтергә кирәк, түбәсен акшар белән агартканнан соң, йортны шаяртып "Белый дом" дип атыйлар. Июнь аена кадәр бирегә бары тик көймә белән генә килергә мөмкин. Хуторга иң якын саналган авыл сигез чакрымда урнашкан, тирә-якта болын, урман-күлләр җәйрәп ята. Макбет аучы йортына тиз ияләшә. Аның өчен биек баскычтан йортка менү генә бераз читен булган, чөнки яңгыр суы җыелып ятмасын өчен баскыч такталарына тишекләр тишеп чыкканнар. Көчек хуҗасына ияреп ауга да бара, куаклар астына ятып, Мешкала өстендә очкан кошларны кызыксынып күзәтә. Болыннарда йөргәндә бытбылдык, кыр үрдәкләре, үзенчәлекле тавыш чыгарып кычкыручы кошлар белән таныша. Август аенда инде атылган кошларны хуҗасының аяк астына алып килеп сала, көз азакларында инде кошларны салкын судан да кереп ала.
Макбет Смельницкийдан бер адым да читкә китми, балыкка, ауга, урманга гөмбә һәм җиләк җыярга, печәнгә, Мешкалада су коенырга ияреп бара, патрон корганда, балкондагы гөлләргә су сипкәндә дә гел янәшә була. Үзенең повестында Юлий Михайлович эт белән килеп чыккан байтак хәлләрне тасвирлый һәм аның хуҗасына шулкадәр тугрылыклы булуына исе китә. Макбет йорттагы барлык хезмәтчеләрне исемнәре буенча таныган, Смельницкий кушуы буенча бернинди ялгышусыз горничная Настяны, кухарка Григорьевнаны, каравылчы Алексей Васильевичны яки Ак Йортка күршедәге авылдан почта ташучы Петя исемле малайны табып китергән. Кайвакыт өреп, аларның кием читеннән дә тешләп тарта торган булган. Үзенчә шулай ашыктыргандыр инде хайван.
Смельницкий җәен һәм көзен ике атна саен ял көннәрендә Казанга бара торган булган. Спас Затоныннан сигездә кузгалып китүче пароходка өлгерү өчен җигүле атка утырып юлга бик иртән чыккан. Ике чакрым Мешкала елгасы ярыннан баргач, юл елга аша салынган күпердән почта трактына килеп чыга. Казанда ике төн кунгач, өченче көнне көндезге сәгать дүртләр тирәсендә яңадан кайта. Ике көн буе хуҗасын эзләп, Макбет моңарчы елга буенда балык тоткан урыннарны әйләнеп чыга, аннары ике көн Смельницкий бүлмәсе идәнендә селкенми дә ята, өченче көнне исә күпер янына килеп хуҗасын көтә. Смельницкий күренү белән шатлыгыннан өреп аның үрелгән арбасына сикереп менеп утыра. Берсендә, ашыгыч эш килеп чыгу сәбәпле, Смельницкий Казаннан бер көнгә соңлап кайта. Ә Макбет беләсезме нишли? Күпер янында кунарга кала. Хуҗасын күрү белән аның арбасына менеп утыра һәм бөтен гәүдәсе белән калтырап шыңшый, хуҗасын борыны һәм аяклары белән этә, кулларын ялый. Моны игътибар белән күзәтеп торган карт ямщик Хәйрулла Макбетны сыйпый да: "Бигрәк акыллы эт инде, хуҗасын ничек ярата!" дип әйтә. Шулай диюе генә була, Макбет Хәйрулланың да битен ялап ала. Үзен көтмәгәндә генә эт "үбеп" алыр, дип көтмәгән Хәйрулла соңыннан төкерә-төкерә битен пычрак кызыл чүпрәк белән сөртә.
Этне мең сумга саткан
Һәр җәйдә һәм көздә Смельницкий үзенең аучы йортында Казаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан кунаклар кабул итә, табигатьнең Кама буендагы әлеге гаҗәеп матур почмагына хәтта ерак Кавказдан кадәр киләләр. Өстәге каттагы балконда утырырга яратканнар алар. Балконнан хәтта кырык чакрым ераклыктагы Лаеш шәһәре чиркәве, Иделнең уң як ярында урнашкан Богородское авылы (Кирельское) пароход пристане, егерме чакырымдагы Лебедино һәм Березовая Грива авылларына кадәр ярыйсы гына күренеп торган. Килгән кунакларны баздан тозлы гөмбә, ит деликатеслары, варенье, төрле спиртлы эчемлекләр алып менеп сыйлаганнар. Округта әлеге баз турында күбесе белгән, шуңа күрә төннәрен Макбетка әлеге базны карак мужиклардан сакларга туры килгән. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Смельницкий инициативасы буенча Мәскәүдә "Лазарет русских охотников и охотничьих обществ" ачыла. Биредә аучылар җыйган акчага яралы солдатлар һәм офицерлар дәваланган. Биредә хәтта "Именная койка членов Казанского общества охоты Юлия и Веры Смельницких" та булган. Бу уңайдан Юлий Михайлович 1914 елда Казанда "Открытое письмо русским охотникам" брошюрасын бастырып чыгара. Тагын ике елдан соң аның "Ядовитые газы в тылу армии" дигән бер китабы чыга.
Аннары авыр вакытлар - революция, гражданнар сугышы башлана. Мешкаладагы йортка бару куркыныч тудыра. 1920 нче елда Смельницкий һәм аның хатыны тиф белән авырый башлыйлар. Тамак туйдыру, җан асрау өчен алар Казандагы йортларыннан әйберләрне сатуга керешәләр. Ау мылтыгын да сатарга туры килә. Сатып алучы мылтык белән бергә этне дә сорый. Смельницкий ул вакытта инде урыныннан тора алмый, ачтан тилмереп үлгәнче, чит кеше кулында Макбетның ичмаса тамагы тук булыр, дип этен дә биреп җибәрә. Хуҗасын сагынудан, Макбет яңа урында нык ябыга, тагын да усаллана, ауга баргач та тыңламый, яңа хуҗаның улын тешли. Ачуыннан нишләргә белмәгән хуҗа аны таяк белән кыйнап үтерә. Юлий Михайлович гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзен кичерә алмый, иң яхшы дустымны мең сумга саттым, дип үзен тирги.
1924 елда Екатеринбургта "Уральский охотник" журналы чыга башлый, Смельницкий үзенең язганнарын әлеге басмага җибәрә. Журналда аның бик күп хикәяләре һәм очерклары, шул исәптән "Чайка", "Друг человека", "Охотничий стан", "Глухари, медведи, люди" басылып чыга. Язучы 1931 елның 19 октябрендә үлә, аны Казанның Арча зиратына күмәләр. Ә менә Вера Викторовна, мәгълүматларга караганда, ике елдан соң Казан янында урнашкан Раифа картлар йортында вафат була. Юлий Михайловичның Казан шәһәренең Мөштәри урамындагы йорты берничә гасыр саклана. Бу йортның бер өлешен ул кайчандыр бушлай Казанның аучылар җәмгыятенә тапшырган булган. Хәзер инде бу бина сүтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев