Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Өчкүл авылының ике юбилее

    Үз авылының килеп чыгу тарихы белән кызыксынмаган кеше аздыр ул. Минем туган авылым Өчкүлнең килеп чыгу тарихы да бик борынгы һәм кызыклы. Елъязмадагы мәгълүматларга караганда, өч күл янында беренче кешеләр яши башлауга 12 майда 1090 ел тулды. Россия тарихына караганда, беренче кешеләр монда нәкъ 320 ел элек килеп урнашканнар. Бу...

    Николай Марянин,
    туган як тарихчысы.
    Идел Болгары дәүләтендә өч күл турында беренче тапкыр Әхмәт ибн- Фадлан елъязмасында искә алына, ул безнең якларга 922 елның 12 маенда Багдадтан биш мең кешедән торган вәкиллек белән бергә килә. Күл буйларында ул чорда Болгар ханы Алмушның җәйге ставкасы урнашкан була. "Без хан янына килгәч, - дип яза Әхмәт ибн-Фадлан, - аны Хәлләчә дип аталган, икесе - зур, берсе кечерәк күлдән торган сулык янында таптык. Күлләрнең барысы да бик тирән, төбенә төшеп җитәрлек түгел". Алмуш хан өч күл буендагы ставкасына Болгар кабиләләре башлыкларын һәм вәкилләрен җыя. Багдад хәлифе язган хатны тыңлаганнан соң, алар Ислам динен Идел Болгарының рәсми дине буларак кабул итәргә риза булалар. Гарәп кулъязмасының соңгы тәрҗемәләренең берсендә өч күл буендагы урын Халеҗа дип тә язылган. Вәкиллек монда июнь ахырына кадәр була, Әхмәт ибн-Фадлан бу урыннарда күргән башка могҗизалар турында кызыклы истәлекләр калдыра.
    Монгол явыннан соң, 1240 елларда, Болгар шәһәре Алтын Урданың беренче башкаласы ролен уйный, Батый ханның ставкасы да монда урнаша. Күлләрнең бик уңайлы урында булуы рәхимсез илбасар гаскәрләренә сыеныр урын биргән, бу тирәдән уза торган кәрваннарга һәм мосафирларга ял итү урыны булып та хезмәт итә. 1431 елда, Фёдор Пёстрый кенәзе походыннан соң, Болгар шәһәре тулысынча җимерелә. Риваятьләргә караганда, аннан соңгы гасырларда өч күл буйларында "татар, чегән һәм башка күчмә халыклар", шул исәптән изге санаган шәһәргә хаҗ кылучы мосафирлар да яшәгән.
    1691 елда Мәскәү дворяны Иван Иванович Молоствовка Петр I грамотасы буенча "Казан өязенең Кама аръягында" Полянка авылыннан башлап, Бизнә елгасына кадәр урнашкан "кыргый басулар, җирләр, болыннар һәм урманнар" бирелә. Грамотада (ввозная грамота) шулай ук "Өч Күл ызаны" - тирә-яктагы урыннардан нык аерылып торган күлле участок та искә алына. Идел Болгары чорыннан соң монда утрак тормыш алып барган авыллар булмаган. 1692 елда бу урынга беренче кешеләрне - Молоствовларның Түбән Новгород һәм Свияжск өязләреннән крепостной крестьяннарын китереп урнаштыралар, ә Өчкүл авылына 226 ел буе, 1918 елга кадәр, тулысынча яки өлешчә Молоствовлар хуҗа булган.
    Иван Иванович Молоствовтан соң Өчкүл авылы мирас буенча бертуганының улы Иван Дмитриевичка кала. Авылда 1716 елга кадәр агач чиркәү салалар, ә документларда әлегә кадәр авылның икенче исеме - Рождественское дип искә алына. Аннары авылга Иван Дмитриевичның улы Лев Иванович Молоствов хуҗа була. Аның акчасына авылда таштан чиркәү салына (1778 елда беренче гыйбадәт кылалар). 1789 елгы межа китабы буенча, Өчкүл авылының хуҗасы итеп Лев Ивановичның улы - секунд-майор Порфирий Львович Молоствов, шулай ук титуляр советник Мария Осиповна Нилова һәм Катерина Михайловна Суровцева билгеләнә. Тик инде берничә елдан ук җирләрне Молоствовлар гаиләсе сатып ала.
    1811 елгы ревизия нәтиҗәләре буенча Өчкүлдә алпавыт кешеләреннән 73 кеше яши (иң өлкән яшьтәге Никита Афанасьевка - 68 яшь, иң яшь Егор Ивановка - алты ай булган, иң күп санлы гаилә - 8 кешедән торган Григорий Васильев гаиләсе). Авылда крестьяннарның саны 763 кеше тәшкил иткән (иң өлкән яшьтәге Аврам Дмитриевка - 77 яшь, иң яшь Лаврентий Ефимовка бер ай булган, иң күп санлы гаилә - 10 кешедән торган Александр Григорьев гаиләсе). Иң еш очрый торган фамилияләр - Васильевлар, Степановлар һәм Григорьевлар.
    Порфирий Львовичның вафатыннан соң, авыл мирас буенча Гражданннар судының Казан палатасында 1823 елда теркәлгән бүлү акты нигезендә, аның улларына - полковник Орест Порфирьевич, генерал-майор Владимир Порфирьевич һәм гвардия-поручик Модест Порфирьевич Молоствовларга күчә. Аларның балалары һәм оныклары революциягә кадәр авылның төрле якларында урнашкан дүрт аерым утарда яшәгән. Хөкүмәткә большевиклар килгәннән соң Молоствовларның барысы да диярлек чит илгә китәргә мәҗбүр була.
    1861 елгы реформага кадәр Өчкүл халкы алпавыт крестьяннары дип саналып, игенчелек, терлекчелек, тегермән тарту белән шөгыльләнә. Реформадан соң авыл өч крестьян җәмгыятенә бүленә, 1859 елда монда 2183 кеше яши. Итекчелек, ат дирбиясе, мичкәләр ясау һәм тимерчелек һөнәрләре иң зур үсеш таба. 1911 елда авылда җиде тимерчелек булган, һөнәрчеләр сабаннар ясау белән шөгыльләнәләр.
    Авылда шулай ук кирпеч ясаучы өч оста, бер тире иләүче яши, өч хуҗа камытлар ясый, дүрт кеше - күн аяк киемнәре тегә (ирләр өчен итекләр, хатын кызлар өчен башмаклар һәм ботинкалар). Өчкүл һөнәрчеләре шулай ук итек басу һәм тукымалар буяу белән дә шөгыльләнәләр. Ләкин халыкның төп шөгыле игенчелек була.
    20 гасыр башында Өчкүл авылында статс киңәшчесе Гравеның аракы һәм шәраб ясау заводлары, рейн базлары була, җирнең хуҗасы Надежда Сергеевна Молоствова урманында 2нче гильдия сәүдәгәр Николай Михайлович Анашкинның такта заводы эшли. Авылда Кирилл Тихонович Кадковның, Осип Григорьевич Пузановның, Григорий Федорович Данилинның бакалея лавкалары, Александров сәүдә йортының сыра кибете була. 1911 елда Өчкүл авылында крестьянка Мария Семеновна Вдовина йортында ваклап чәй, тәмәке, сабын, шырпы, порошок сатканнар ( еллык әйләнеш 400 сум булган). Крестьян Иван Андреянович Танкеев йортында (совет власте елларында аның йортын пекарня һәм мәктәп мастерскойлары итәләр), Маклашеевкадан Петр Андреевич Танкеев йортында (1200 сум), Варвара Плаксина (1000 сум), Полянкадан Сергей Дмитриевич Сидоров (6000 сум) йортында мануфактура һәм бакалея товарлары сатканнар.
    Өчкүл авылында ярминкәләр үткәрелмәгән, шулай да шимбә көннәрдә атна саен базарлар булган, анда пычаклар, төрле савыт-сабалар һәм башка кирәк-яраклар сатканнар. Ел саен базардан авылга 25 сум керем алынган. Архивта 1879 елгы Өчкүл авылының планы сакланган, анда урамнар, иске һәм яңа йортлар, бакчалар, көтүлек җирләре күрсәтелгән. 20 гасыр башына авылда волость идарәсе була, чиркәү эшли, 1888 елда ачылган чиркәү мәктәбе, 1869 һәм 1907 елларда ачылган 2 земски мәктәп, фельдшер пункты, 10 тегермән, 2 ярма ярдыргыч, 3 сыраханә, казнага караган 1 шәраб кибете һәм 9 ваклап сату кибетләре була. 1897 елда авылда 3127 кеше, ә 1908 елда 3362 кеше яшәгән.
    1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Спас өязе Өчкүл волосте үзәге була, аннары ул ТАССРның Спас кантоны составына, ә 1930 елның 10 августыннан Спас районына керә. 1920 елда авылда 3205 кеше яши,1926 елда 2635 кешегә кала. 1930 елда җирле крестьяннарны "Красное озеро" һәм М.Фрунзе исемендәге ике колхозга берләштерәләр, ә 1957 елда "Трехозерский" совхозы итеп үзгәртелә, 1997 елда аны «Трехозерский» СХПК итәләр. Советлар вакытында авыл халкы даими кими һәм 1989 елда биредә 712 кеше генә яши, хәзерге вакытта авылда 583 кеше исәпләнә. Монда урта мәктәп, Мәдәният йорты, китапханә бар. 1999 елда авылда чиркәү эшли башлый, ул 1932 елда большевиклар тарафыннан ябылып, тегермән һәм ашлык саклый торган склад хезмәтен үти. Авыл халкы аның эчке һәм тышкы ягын элекке хәленә кире кайтаралар.
    Ләкин авылның иң матур урыны - аның күлләре. Аларның тарихи исемнәре 1859 елда чыккан "Список населенных мест Казанской губернии" язмасында искә алынган- Атман, Курышев, Чиста күлләр. Совет чорында аларны Атаман, Чиста, Безымянный күлләре дип йөртә башлыйлар, ул рәсми документларда да шулай дип языла. 1978 елда бу өч күл Татарстан Республикасының табигый истәлекләре дип игълан ителде һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр кадастрына кертелде. 2009 елда Кама Тамагында үткәрелгән Бөтенроссия спелеологлар конференциясендә 10 гасырда гарәп сәяхәтчесе Әхмәт ибн-Фадлан сүрәтләгән бу өч күлнең килеп чыгышы карст катламы белән бәйле дип аңлаттылар. Икенче төрле әйткәндә, күлләр тау токымнарын җир өсте һәм җир асты сулары юу аркасында килеп чыккан. Конференциядә катнашучылар шулай ук Россия территориясендә карст күренешләре турында моның беренче язма чыганак булуын әйтәләр. Ләкин кайбер чыганакларда бу күлләр ясалма рәвештә килеп чыккан дигән ялгыш аңлатма бирелә. Моның сәбәбе дә бар.
    Алпавыт Молоствовлар авыл крестьяннарыннан күлләрне казытып, берничә тапкыр киңәйтәләр, шуңа күрә кайбер архив документларында күлләрнең казылуы турында мәгълүматлар сакланган. Алар яңгыр һәм җир асты сулары белән тула.
    Атман күле (Атаман күле) авылның төньяк- көнбатыш ягында урнашкан. Революциягә кадәр иң кырый урамны халык Атманка дип йөрткән (хәзерге Садовая), күлгә дә шул исемне биргәннәр. Халык телендә иң читтә урнашкан урамны "атманка" дип йөртә торган булганнар.
    "Атаман" сүзенең күлнең килеп чыгышына бернинди катнашы булмый. Рәсми мәгълүматлар буенча Атман күленең су өсте мәйданы -14 гектар, суы -113 мең куб метр, озынлыгы 500 метр, максималь киңлеге - 380 метр, уртача тирәнлеге - 0,8 метр, максималь тирәнлеге - 1,8 метр. Күл озынча түгәрәк, суы сары төстә, иссез, бик тонык, минераль матдәләре юк дәрәҗәсендә.
    Чиста күл авыл уртасында урнашкан. Башка күлләр белән чагыштырганда суы чистарак булганлыктан, исемен дә шуңа карап биргәннәр. Моның сәбәбе - басулардагы язгы сулар башта Атман күленә агып төшеп утырганнан соң гына Чиста күлгә агып чыга. Моннан тыш, Чиста күл башкалардан тирәнрәк, төбе ләмләнмәгән һәм ул җир асты сулары белән даими тулыланып тора. Рәсми мәгълүматлар буенча Чиста күлнең өске мәйданы 13 гектар, суы - 220 мең куб метр, озынлыгы - 640 метр, киңлеге - 380 метр, уртача тирәнлеге - 2,0 метр.
    Курыш күле (Безымянный) авылның көньягында урнашкан. Элеккеге заманнарда Россиядә җирле крестьяннар асраган күркәләрне русча "курыш" дип йөрткәннәр, күрәсең урамга да, күлгә дә шундый исем биргәннәрдер. Өлкән яшьтәге кешеләр авылның бу өлешен Курыш дип йөртүләрен әле дә хәтерлиләр, бу йортларның урамның бер ягына гына урнашуларын аңлата һәм күлгә дә исемне шуннан чыгып бирүләре мөмкин. Безымянный дип аны революциядән соң йөртә башлыйлар, бу вакытта инде кешеләр революциягә кадәрге исемнәрне оныта башлаганнар, күрәсең. Рәсми мәгълүматларга караганда, Курыш күленең өске мәйданы - 10,4 гектар, суы- 135 мең куб метр, озынлыгы- 480 метр, максималь киңлеге - 410 метр, уртача тирәнлеге -1,3 метр, максималь тирәнлеге - 1,9 метр. Суы бик йомшак, минераль матдәләре аз, тоныграк, сары төстә, иссез, гидрокарбонат-сульфат-кальций тибында.
    Күлләрнең барысы да балыклы, бүген дә авыл халкы монда рәхәтләнеп балык тота.
    Рәсемдә: Чиста күл буенда.
    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: