Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Бураково алпавытлары

Дворяннар Россиясенең күп кенә авылларында йөзләрчә ел яшәү дәверендә җирле алпавытларның фамилияләре берничә тапкыр алышынган. Ни өчен? Нигездә, алар кызларын кияүгә биргәндә бирнә итеп авыллар бүләк иткәннәр һәм ул утарларны кызларының ирләре фамилиясе белән йөртә башлаганнар. Читтән караганда төрле вакытта авылларга төрле алпавытлар хуҗа булган кебек, ләкин бу алай түгел,...

Николай Марянин,
тарихчы.
Бураково авылына 17 гасыр ахырында нигез салына. Аңа кадәр, 1656-1698 елларда, бу җирләр Азмер (хәзерге Әҗмәр) авылына караган була. 1698 елда аны Михаил Бараковка бирәләр,1716 елда бу җирләргә аның уллары хуҗа була. Тикшерүчеләр фикеренә караганда, Бураково исеме авылга нигез салган кешенең фамилиясен бераз үзгәртүдән килеп чыккан. Революциягә кадәр булган чыганакларда аны Актай (мондагы елга исеме) дип тә, авылдагы чиркәү исеме белән Богородское дип тә йөрткәннәр. Бараковлар авылга ничә еллар хуҗа булган, аны кызларын кияүгә биргәндә бирнә итеп биргәннәрме, әллә сатканнармы - бу әлегә кадәр билгеле түгел, ләкин 18 гасырның икенче яртысында бу җирләргә алпавыт Толстойлар хуҗа булган...
Граф Александр Васильевич Толстой 1738 елда туган, ул яшерен советник дәрәҗәсенә җитә һәм 1797-1799 елларда яңа гына оешкан Сембер губернасына гражданнар губернаторы итеп билгеләнә. Аның төп утары Сембердән ерак түгел генә урнашкан Ундоры авылында була. Казан губернасының Спас өязендә дә Александр Васильевич "Актай, шул ук Бураково" авылында 329 крестьянга хуҗа була, аннан ерак түгел Долгоруково авылындагы 236 крестьян да аңа карый (1795 елда биредә аның хатыны Ф.В.Толстая 434 крестьяны булган 56 хуҗалыкка баш була). Аларның кызлары Вера Александровна Толстая 1796 елда П.Н.Ивашевка кияүгә чыга һәм бирнә итеп аңа Ундоры авылын бүләк итәләр, яшь гаилә шунда урнашып кала. 1815 елда А.В.Толстой үлгәннән соң, Бураково авылы Ивашева фамилиясен йөрткән аның кызына күчә.
Аның ире Петр Никифорович Ивашев 1767 елда Буа өязе дворяннар җитәкчесе гаиләсендә туа. 1787-1791 елларда рус-төрек сугышында катнаша, Измаил һәм Очаковны штурмлаган өчен алтын тәреләр белән бүләкләнә. 1788-1796 елларда полководец Александр Суворов штабында хезмәт итә, аның көрәштәше була. В.А.Толстаяга өйләнгәннән соң да ул хәрби хезмәтен дәвам итә. 1812 елгы сугышта ул генерал- майор, хәрәкәттәге армия юлларының хәрби директоры була. Французларга каршы Бородино һәм башка сугышларда катнаша, чит илләрдә походта була, рус һәм чит ил орденнары белән бүләкләнә. Отставкага чыккач, хатыны белән Ундорада яши, ә кызлары Екатерина Петровна Ивашева (ул 1811 елда туа) кенәз Ю.С.Хованскийга тормышка чыга һәм аңа Бураководагы әти-әнисе җирләрен бүләк итәләр.
Екатерина Петровнаның ире, Юрий Сергеевич, 1806 елда туа, аның әтисе 1804-1808 елларда Сембердә гражданнар губернаторы булып тора. Юрий Сергеевич Царскосельский лицейда укый, статский советник дәрәҗәсенә җитә, әдәбиятны һәм сынлы сәнгатьне ярата, композитор М.И.Глинка белән дус була.
Өйләнгәннән соң аларның гаиләсе Сембер губернасының Ставрополь өязе Архангельски авылындагы Хованскийлар утарында яши. Ләкин аларның Бураково авылында да алпавыт йортлары була, биредә нигездә күбрәк Екатерина Петровна Хованская хуҗа була. 1839-1851 елларда монда аның акчасына чиркәү салына. Башта аның проектын эшләүне Петербург архитекторы Бенземаннга тапшыралар, ләкин аны тормышка ашыру өчен акча таба алмыйлар. Ә чиркәүне архитектор, академик, Император Сәнгать академиясе укытучысы А.П.Брюллов проекты буенча төзиләр. Ә иконостасны һәм стена рәсемнәрен аның энесе, танылган рәссам Карл Брюлловның укучылары ясый. Екатерина Петровна бу рәссам белән таныш була.
Екатерина Петровнаның бертуган абыйсы, танылган декабрист - Василий Петровичның язмышы да кызыклы. Ул Кавалергард полкы ротмистры, 2нче армия баш командующие П.Х.Витгенштейнның адъютанты була. 1823-24 елларда туган авылы Ундорада дәвалана, ә декабристлар восстаниесе көнне, 1825 елның 14 декабрендә Сембердә була. Ләкин аның исеме восстаниене оештыручылар исемлегендә килеп чыга һәм Василий Петровичны 1826 елның гыйнварында Мәскәүдә кулга алалар һәм 15 елга каторгага озаталар. Аны Чита шәһәренә сөрәләр, биредә ул "Стенка Разин" поэмасын яза. 1830 елда аны Петров тимер юл заводына күчерәләр (хәзерге Петровск-Забайкальск шәһәре). Аның янына Себергә Ивашевлар йортында хезмәт иткән гувернантканың кызы, француженка Камилла Ле-Дантю килә. 1831 елда алар никахларын теркәтүгә ирешәләр. Ләкин кырыс тормыш шартлары аның сәламәтлеген какшата һәм Камилла 1839 елда вафат була, ә бер елдан соң ире Василий Ивашов та үлә. 1841 елда аларның балалары Мария, Петр һәм Вера Ивашевларны туган апалары Екатерина Петровна Хованская тәрбиясенә кайтаралар. Балалар Васильев фамилиясе астында тәрбияләнәләр. Алар Архангельск авылында да, Бураковода да яшиләр, соңыннан Санкт-Петербургка күчеп китәләр. 1856 елда гына амнистия буенча манифест чыкканнан соң Василий Ивашов балаларына үз фамилияләре һәм дворянлыклары кире кайтарыла.
Ә Екатерина Петровнаның кызы княжна Вера Юрьевна Хованская 1853 елда статс советнигы Владимир Васильевич Трубниковка тормышка чыга. Бирнәгә ул әти-әнисеннән Спас өязе Бураково, Екатериновка һәм Воскресенск авылларыннан 774 крестьян һәм 5801 десятинә җир ала. Туйны Бураково авылында үткәрәләр. Декабрист кызы 18 яшьлек Мария Васильевна Ивашева белән кияүнең энесе 24 яшьлек Константин Васильевич Трубников бәлки нәкъ менә шушында очрашканнардыр. Бер елдан соң, 1854 елда аларның да туе була. Константин Васильевич Мәскәү дворяннар институтында һәм Мәскәү университетында белем ала. 1852-1859 елларда Россия Эчке эшләр министрлыгында хуҗалык департаментында хезмәт итә. 1850 еллар ахырыннан ул "Русалка" пароход җәмгыяте директоры, шулай ук танылган публицист һәм нәшир була. Аның җитәкчелегендә Санкт-Петербургта "Журнал для акционеров" (1857-59), "Биржевые ведомости" (1860-75), "Вечерняя газета" (1865-75), «Телеграммы русского телеграфного агенства» (1867-71), "Записки для чтения» (1866-68), "Новое время» (1875-76), «Финансовое обозрение и вестник железных дорог и пароходства» (1876-78) "Телеграф" (1878-80), "Русский экономист" (1884-86) "Экономические ведомости" (1896), "Мировые отголоски" (1897-98), көн саен чыга торган "Русский голос" (1901-04), шулай ук экономика һәм сәясәт өлкәсендә бик күп кенә брошюралар һәм тәрҗемәләр бастырып чыгара. Аның гаиләсе Санкт-Петербургта яши, хатыны Мария Васильевна Трубникова ул елларда Россиядә хатын-кызлар хәрәкәтенең лидеры, ә кызлары "Черный передел" дигән революцион группа әгъзалары була.
Владимир Васильевич Трубников, Вера Юрьевна Хованскаяга өйләнеп, Бураково авылының хуҗасына әйләнә. Хәрби хезмәте мөмкинлек бирмәгәнлектән, ул Петербургта яши, авылдагы биләмәсенә сирәк килә. Аларның биш балалары була: Мария (1854 ел), Екатерина (1855), Ольга (1856), Георгий (1857) һәм Аглаида (1859 ел). Трубниковлар нәселе Рязань губернасы дворяннарыннан чыга, ләкин Владимир Васильевичның тырышлыгы белән 1862 елда ул Казан губернасының дворяннар нәсел китабының 6нчы өлешенә кертелә. Ул үзе Рус император армиясе генералы дәрәҗәсенә җитә. 1872 елда Трубниковлар акчасына Бураководагы чиркәү тагын да зурайтыла, ә1880 елда янкорма төзелә. 1878 елда Владимир Васильевич үзенең таш йортын авылда ачылган мәктәпкә бирә. Монда Лидия Михайловна Дубова беренче укытучы була, соңыннан аңа Хезмәт Герое исеме бирелә.
Трубниковларның кызлары тормышка чыгып таралалар, ә утарлары нәсел буенча уллары Георгий Владимировичка кала. Авыл халкы аны үз итеп Юрий дип йөртә. Ул агроном белгечлеге ала, шуңа күрә зур шәһәрләргә китми һәм үз утарында яши. Аның биләмәсе Спас өязендә иң яхшыларның берсе була. Юрий Владимирович актив җәмәгать эше алып бара: җир органнары эшендә катнаша, ә 1893-96 елларда Спас дворяннар җитәкчесе була, бу инде өязнең чын хуҗасы дигән сүз. Актай елгасы буендагы утары янындагы алма бакчасына сирәк очрый торган үсентеләр алып кайтып утырта. Франциядән ак сирень алып кайта, барбарис үстерә. Бу үсемлек Бураковода елга буенда яз көне әле дә чәчәк ата. Җирле авыл халкы арасында Юрий Владимирович тиз кызып китүчән, коры кеше булган дигән риваять яши, шуңа күрә анда эшләгән җирле крестьяннар аннан бик курыкканнар. Берәр төрле йомышлары чыкса, башта аның хатынына мөрәҗәгать иткәннәр.
Бураково авылы халкы 1861 елгы реформага кадәр алпавыт крестьяннары категориясенә кергән, аннары авыл общинасын төзегәннәр, 20 гасыр башына аларның 436,7 десятинә җирләре булган. Халык игенчелек белән шөгыльләнгән, терлек үрчеткәннәр, мичкәләр ясаганнар. Авылда чиркәү һәм земский мәктәптән башка 2 тимерчелек, 4 тегермән, кечерәк кенә 3 лавка булган. Ел саен 8 июньдә Бураково авылында зур ярминкә үткәргәннәр. Авыл Спас өязе Николо-Пичкас волостена караган. 1917 елгы революцион вакыйгаларда Бураковода төзелгән ярлылар комитеты Юрий Трубниковның җирләрен һәм мал-мөлкәтен тартып алган һәм җирле крестьяннарга өләшкән, ягъни алпавыт утарын талап бетергәннәр. Ә Совет чорында чиркәү янындагы өч катлы бик матур йортларын сүтеп ташып бетергәннәр, экзотик агачлар утыртылган бакча ташландык хәлгә килгән, карамагач анда берни калмаган. Трубниковлар утарыннан безнең көннәргә кадәр алпавыт китапханәсенең беркадәр китаплары һәм рәссам Голицын рәсеме генә сакланып калган. Алар Болгар шәһәре район китапханәсендә саклана.
Җирләрне Трубниковлардан гына түгел, Бураково авылы крестьяннары общинасыннан, кайбер хәллерәк крестьяннардан да тартып алалар һәм аларга кулак исеме тагалар. 1931 елда авылда "Ильич" колхозы оеша, ул 1959 елга кадәр яши (1947 елда аның 1594 гектар сөрү җирләре була). 1960 елда бу җирләрне "Пичкас" һәм Абдулла Алиш исемендәге совхозларга кушалар, аннары "Бураково" совхозы оеша, ә 1998 елда ул "Бураково" СХПК итеп үзгәртелә. Монда 1931 елда авыл Советы барлыкка килә һәм ул Кожаевка авылын да үз эченә ала.
Ә хәзерге вакытта Бураково авыл җирлегенә Кожаевка, Көек һәм Коминтерн авыллары керә. Кайчандыр җирле алпавытларга караган Долгоруково авылы 1950 елда су басу зонасына эләккәнлектән, күчерелә, ә Екатериновка хәзер Куралово җирлегенә карый. Революциягә кадәр Бураково авылында 1100дән артык кеше яшәгән, соңгы халык санын алганда анда 60лап кына кеше яшәве билгеле була...Ә авылның бизәге булган Казан-Богородица чиркәве (рәсемдә) кайчандыр монда атаклы Бураково алпавытлары яшәгәнен искә төшереп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев