Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бу исәннәргә кирәк...

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйрәмнәр узып китте. Илебезнең төрле төбәкләрендә парадлар, тантаналы митинглар үткәрелде, һәйкәлләргә һәм обелискларга чәчәкләр куелды, ветераннарга бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде. Беркем дә онытылмаган кебек... Ләкин бу чынлап та шулаймы?

    Борис Андреянов,
    укытучы.
    Эшем буенча миңа район хәрби комиссариатында еш булырга туры килә. Бервакыт шушында аптыравы йөзенә чыккан бер хатын-кыз, миңа кем ярдәм итә алыр икән дип сорады һәм үзенең борчулары белән дә уртаклашты. Сугыш ветераннарына социаль яклау буенча махсус программалар эшләнә, үлгәч, дәүләт исәбенә һәйкәл куялар. Ләкин акрынлап бу каберләр турында оныталар... Ни кызганыч, кайберләренең каберләрне карап торырга туган-тумачалары калмый, шуңа күрә кабер өстен үлән баса, һәйкәлләр җимерелә башлый. "Болай эшләргә ярамый бит, - диде ул. - Ата-бабаларыбыз кабере онытылырга тиеш түгел". Тормышта башкалар проблемасын күңеленә якын алган, битараф кала алмаган бу хатын-кызның соравына җавап бер генә: үлгәннәр турында онытырга ярамый, каберләрен без даими карап, кайгыртып торырга бурычлы.
    Шуннан соң мин туган авылым зиратын әйләнеп чыктым, күрше авылныкында да булдым. Чынлап та, ташландык каберләр шактый икән. Алар арасында канкойгыч сугышлардан исән кайтып, сугыш туздырган халык хуҗалыгын күтәрүдә катнашкан ветераннарның каберләре дә очрый...
    Нишлисең, вакыт бер урында гына тормый, нәрсәдер онытыла, яңа идеаллар барлыкка килә, һәр чорның үз батырлары була. Әле дә исемдә, мин мәктәптә укыган вакытта ветераннар колоннасында утызга якын кеше була иде. Узган ел алар икәү генә булды. Күп тә үтмәс, Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән, батырлыклар эшләгән, сугыш турында чын дөреслекне сөйләп бирә ала торган кешеләр бөтенләй калмас.
    Әйе, китаплар, кинолар, архив материаллары җитәрлек, тик шулай да тере шаһитләр белән очрашу бөтенләй башка тәэсир калдыра.
    Сугыш узган җирләрдә безнең солдатларның каберләре, алар хөрмәтенә куелган һәйкәлләр бик күп. Аларның күбесен яхшылап карап, хөрмәтләп торалар. Кеше буе үлән үскән, кабер ташында исемнәре бөтенләй күренмәгән солдат каберләре, чүплеккә охшап торган зиратлар анда бөтенләй юк. Мәсәлән, немецлар үз солдатларының да, совет солдатларының да каберләрен бер дәрәҗәдә үк карап торалар, истәлекле көннәрдә чәчәкләр куялар. Германиядә сугыш корбаннарының каберләре "Мәңге сакларга" дигән закондагы махсус гриф астында тора.
    Ә без нишлибез? Онытылган каберләр, ташландык һәйкәлләр... Шуңа бәйле күңелдә бер сорау туа: үткәннәрен оныткан буынның киләчәге бармы икән? Без бит киләчәкне үз кулларыбыз белән төзергә тиеш. Безнең халык дәүләтне, хакимиятне тәнкыйтьләргә бик ярата, ләкин беренче чиратта үз кимчелекләреңне күрә белергә кирәк. Зур батырлык кылган Бөек Ватан сугышчыларын онытмыйча, киләчәк буыннарда да аларга карата лаеклы хөрмәт тәрбияләү - безнең изге бурычыбыз. Ветераннарга авыр сынаулар үтәргә туры килсә дә, мин алар арасында битараф кешеләрне күргәнем булмады. Киресенчә, барысы да тормыштан тәм табып яшәделәр, намус белән эшли дә, ял итә дә белделәр, кирәк чакта мохтаҗларга ярдәмгә килделәр. Безнең өчен алар намуслылык, фидакарьлек үрнәге булып тора, үсеп килүче буынга да шундый рухта тәрбия бирә алсак, бик әйбәт булыр иде. Алар истәлегенә тугры калу - һәр кешенең хәленнән килә торган эш. Каберләрне төзәтеп, чүп-чардан арындыру, чәчәкләр утырту бер дә авыр түгел бит. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүче мәктәпләр бу эшкә аерым басым ясарга тиеш. Әйе, планнар, отчетлар төзелә, иҗади проектлар ясала, бәйрәмгә багышланган төрле чаралар үткәрелә. Ә ветераннарның ташландык каберләрен шефлыкка алып, аларны тәртипкә китерү ничектер игътибардан читтә кала. Бу балаларга гына түгел, өлкәннәр өчен дә бик мөһим. Җиңүне якынайту өчен кан койган батырларны онытырга хакыбыз юк.
    Ким поселогы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: