Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Борынгы Болгар буйлап...

1969 елның 1 июлендә урта гасырлар дәүләте башкаласы булган шәһре Болгар һәйкәлләре сакланган җирдә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы оешты. Татарстанда ул беренче тарихи музей-тыюлык иде. Әле шушы көннәрдә генә безнең тарих-археология комплексы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Хәзерге вакытта төрле илләрдән килгән туристлар биредә ниләр күрә ала?

Илшат Мөхәммәтшин,
фәнни хезмәткәр.
Тыюлык оешу белән Болгарда археологик казу һәм реставрация эшләре тагын да киңрәк җәелде һәм туристлар да күбрәк килә башлады.
Аннан соң шактый еллар үтте, бүген бу тарихи урыннарны карарга килүчеләр саны бермә-бер артты. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту буенча республика фонды тырышлыгы белән бик күп объектлар төзелде.
Мәсәлән, Ак мәчет, Истәлек билгесе, Болгар цивилизаациясе музее урнашкан Елга вокзалы һәм башкалар туристларның игътибарын үзенә тартып тора. Безнең гаҗәеп матур урыннарга кешеләр ял итү, борынгы урыннар белән танышу, яңалыкларны күрү өчен килә. Кешеләрнең нинди тәэсирләр алып китүе күбесенчә экскурсоводларга бәйле. Музей экспозицияләре хәзер бик яхшы эшләнгән һәм Европа дәрәҗәсенә җитте. Бездә зур мәйданнарда казу эшләре үткәрелде һәм алар туристларга күрсәтү өчен әзер.
Безнең якларга елга транспорты белән килүчеләр борынгы шәһәр манзарасына Иделдән килгәндә үк хозурлана ала. Болгарда кунакларны зур, яңа вокзал кабул итә. Аның тирәсендәге яр буйлары зәвыклы һәм матур итеп эшләнгән. Су вокзалын борынгы шәһәрнең биек ярын казып төзеделәр, юлдан аның иң биек - алтынчы каты гына күренә. Килеп җитеп, су буена төшүгә (бусы автобус белән килүчеләргә) гаҗәеп матур күренеш ачыла. Борынгы Болгар архитектурасы стилендә, зур манаралар белән бизәлгән бина игътибарны әллә каян җәлеп итеп тора. Аның янында үтә күренмәле гөмбәз астында - борынгы мунча хәрабәләре. Заманча хозур бина һәм борынгы заманнар сулышын саклаган ташлар...
Болгар цивилизациясе музееның беренче катында туристларны бөек акыл иясе Кол Гали скульптурасы каршылый. "Кыйссаи Йосыф" авторы милләтенең киләчәге турында тирән уйга баткан кебек тоела. Татар халкы тарихына багышланган экспозиция ике катны били һәм анда күбесенчә шәһәр урынында барган казу эшләре барышында җыелган бай археологик материал тупланган. Монда уникаль әйберләр очратырга була. Менә Татарстан территориясендә табылган гун казаннары. Алар монда IV-V гасырларда килеп эләккән һәм безнең җиргә килеп урнашкан беренче төрки кабиләләренеке булгандыр. Менә Коминтернда табылган бай сугышчы каберлеге, шунда ук Перещепкино хәзинәсеннән кыйммәтле әйберләр, борынгы болгарлар һәм аларның күршеләре ясаган керамика, Алмуш хан чорында сугылган көмеш тәңкәләр, хәтта тәңкәләр ясау өчен штемпельне дә күрергә була. Стенада тарихи чорларны сурәтләгән карталар. Мондый зур музейның Казанда түгел, Болгарда оештырылуы бер дә гаҗәп түгел, чөнки монда тарихны күзалларга зур шәһәр күренешләре комачауламый. Болгарның борынгы башкаласы Биләрдә дә менә дигән музей ясадылар, ләкин аны Хуҗалар тавына күчергәч, ул үзенең әһәмиятен саклый алмады, туристлык тармагының бер өлеше генә булып калды. Ә Болгар, беренче чиратта, күңел ачу түгел, аң-белем туплау үзәге булып тора.
Дүртенче каттагы экспонатлар Болгар шәһәре тарихына багышланган. Беренче чиратта Җәмигь мәчете, Хан сарае, Көнчыгыш, Кара пулат макетлары күзгә ташлана. Зур масштабта ясалган борынгы шәһәр макеты һәркемнең игътибарын җәлеп итеп тора. Туристлар музейдан чыккач, тирә-як табигатьне күзәтергә яраталар. Каршы якта мул сулы Иделнең биек ярлары аермачык күренеп тора, күпсанлы яшел утраулар бу күренешкә аерым бер ямь өсти.
Юкка гына борынгы чорларда басып алучылар бу җирләргә кызыкмагандыр. Ә хәзер үзенең матурлыгы белән килгән туристларны хозурландыра.
Музейдан чыгуга туристлар игътибарын тагын бер гаҗәеп күренеш җәлеп итә. Алтын гөмбәзле зур бина янында һәрвакыт кеше күп була. Ул - болгарларның ислам дине кабул итүе хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе. Монда дөньядагы иң зур басма Коръән саклана. Бина архитектурасы белән Кара пулатны хәтерләтә. Беренче катта картиналар галереясы урнашкан. Килүчеләрнең игътибарын шунда ук рәссам Равил Ваһаповның Алтын Урда шәһәрен реконструкцияләгән "XIII-XIV гасырларда Болгар" дигән картина җәлеп итә. Картинада шәһәр читендә урнашкан рус бистәсе, әрмән колониясе, Кече шәһәрчек, көнчыгыш капка янындагы бистә аермачык күренә. Б. Гыйлфанов, Р.Заһидуллин картиналары да үткән тарихны су-рәтли.
Галереяда төп урынны заказ буенча Италиядә эшләнгән мозаик панно алып тора, ул Ибн-Фадланның Болгарга килүе һәм мондагы халыкның язмышын хәл иткән ислам дине кабул итүгә багышланган. Панно икенче катка менә торган җирдә урнаштырылган. Туристлар астагы каттан менеп, зур гөмбәзле, иркен залга килеп кергәч, бермәлгә югалып калгандай булалар. Постаментка куелган Коръәнне зур дулкынлану белән карыйлар. Шушында ук Болгарда исламга багышланган экспозиция булса, бигрәк тә урынлы булыр иде, ләкин хәзергә стеналар буш тора.
Төрбәләрне, Җәмигъ мәчетне туристлар аеруча зур кызыксыну белән карыйлар, чөнки алар тарихи вакыйгаларның чын шаһитләре. Мәчет белән Успение чиркәвенең бергә урнашуы да ниндидер бер мәгънәгә ия, болгар тарихы белән рус тарихы арасындагы элемтәне күрсәтеп тора.
Чиркәүнең нигезе болгарның төзелеш һәм кабер ташларыннан салынган. Мәчетның Олы манарасы ул заманда ук болгарларның мәһабәт биналар төзергә осталыгын күрсәтә һәм моңа гаҗәпләнми мөмкин түгел.
Борынгы шәһәр үзәген йөреп чыккач, ирексездән элеккеге замандагы шау-шулы шәһәрне күз алдына китерәсең: менә ерак илләрдән килгән сәүдәгәрләр, чит илләрнең дәүләт эшлеклеләре, сугышчылар, шәһәр халкы - барысы да үз эше белән мәшгуль. Үзәктә урнашкан Хан сараеннан Идел ягына бик матур күренеш ачыла, ул бит борынгы заманнарда да шулай булган, бәлки хан кунаклары шушы матурлыкка сокланып утырганнардыр.
Шушында ук сувенирлар сатып алырга мөмкин. Табиб йортында музей экспозициясеннән башка, ничек итеп элеккеге заманда табибның авыруларны дәвалау мизгелләрен күрергә мөмкин. Мондагы күп төрле дару үләннәре дә игътибарны җәлеп итә.
Ерак түгел генә казып табылган Көнчыгыш пулат - шәһәр байларына хезмәт күрсәтә торган иң зур җәмәгать мунчасы булган. Биредә юынудан башка төрле эшләр турында сөйләшкәннәр, киңәшкәннәр, фикер алышканнар. Җәмәгать мунчалары агачтан түгел, таштан салынган (бу традиция Византиядән килгән).
Юлны дәвам итеп, Хан төрбәсе белән Кече манарага барганда тирән чокырны чыгарга кирәк. Ул борынгы заманнарда ук дошманнардан саклану чокыры булып хезмәт иткән. Бу чокыр шәһәр үзәген аерып торган. Төрбәләр салганчы, ул урында йортлар булган, аннары гына бу урында байлар һәм хәллерәк кешеләрне күмә башлаганнар.
Кече манара һәр кешедә соклану уята. Ул җимерелмичә безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәйкәлләрнең берсе. Аның янында үткән ел Болгарга килгән өч сәхәбәгә һәйкәл салынды.
Аннары туристлар Ак пулатка юл алалар. Ул археологлар тарафыннан казып табылган алты мунчаның берсе. Мунчаның нигезе генә калган. Ә бит 19нчы гасыр рәсемнәрендә әле аның стеналары һәм гөмбәзе дә сакланган була. Болгарларның икенче мунчасы - Кызыл пулат һәм Меленка елгасы буендагы тагын бер мунча аннан яхшырак саклансалар да, хәзергә туристларга күрсәтерлек дәрәҗәдә түгел.
Ниһаять, туристлар Кара пулатка килеп җиттеләр. Ул башка биналарга охшамаган. Кара пулат тулысынча сакланган, бары тик ян-яклары гына җимерелгән. Болгарлар заманында Кара пулатның нинди хезмәт үтәве турында галимнәр әлегә кадәр бәхәсләшәләр. Бу турыда төрле риваятьләр яши. Кайбер бегечләр аны суд бинасы булган дип әйтәләр. Берничә каттан торган бу бинаның эчке ягы матур итеп бизәлгән була, кайбер урыннарда алар бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Әлбәттә, вакытлар үтү белән күп нәрсә югалган.
Күрәсең, монда монахлар ит ыслаганнардыр, бина каралып, исеме дә шуннан калган булырга тиеш.
Борынгы Болгар һәйкәлләре туристлар күңелендә онытылмас тәэсир калдыра. Ислам дине кабул ителгән бу җирләрдә кайчандыр тормыш кайнап торган. Алар дөньяның күп илләре белән сәүдә эшләре алып барганнар, иген үстергәннәр, хайван асраганнар, акча суканнар.
Борынгы Болгар җирендә әле күпме ачылмаган сер ята...
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X