Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Болгар өчен тавыш бирегез!

Агымдагы елның 25 мартыннан 29 сентябренә кадәр "Россия-1" телеканалы башка телевизион каналлар, радио һәм "Комсомольская правда" газетасы ярдәме белән "10russia.ru " мультимедиа конкурсы үткәрә.

Проектның максаты - илебезнең халыкара туризм объекты буларак, аңа карата кызыксыну уяту, Россиянең географик, архитектура һәм тарихи объектларының үзенчәлеген ачып бирү. Һәр төбәк тавыш бирү өчен шундый 10 объект куя ала. Проектта җиңүче дип табылган Россиянең 10 иң яхшы объекты макет рәвешендә Мәскәү өлкәсенең Россия ландшафт Паркына карау өчен куелачак.
Татарстан Республикасы бу конкурска 10 объект, шул исәптән борынгы Болгар ядкарен - "Шәһри Болгар" ны куйды. Конкурста Интернет челтәренә керү мөмкинлеге булган теләсә кем катнаша ала. Моның өчен 10russia.ru сайтына кереп, Идел буе федераль округын эзләп табарга, Татарстан Республикасын сайларга һәм "Болгар" битендә туктап, аның өчен тавыш бирергә кирәк. Тәүлек әйләнәсендә һәр кеше туган шәһәре өчен өч тапкыр тавыш бирә ала. Һәр тавыш безгә бер балл өстәп, Болгарның җиңүче булу мөмкинлеген арттырачак. Конкурсның киләсе этабында нәтиҗәләр ясалып, җиңү өчен көрәшне иң күп тавыш җыючылар гына дәвам итәчәк.
Язманы әзерләгәндә, Болгар Татарстан объектлары арасында өченче урында тора иде. Һәр кешене тавыш бирүгә катнашып, борынгы шәһәребезгә җиңеп чыгарга ярдәм итәргә чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев