Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Бергә өйрәндек, бергә остардык

Үз вакытында редакциядә эшләгән яки аның белән хезмәттәшлек иткән һәр кешенең язмышында газета сизелерлек эз калдырды. Бу турыда газетаның юбилее алдыннан алар үзләре сөйли.

Вячеслав Карпов,
"Элита Татарстана" журналының баш редакторы:
- Газета белән балачактан ук таныш булсам да, аның белән җиденчеме, сигезенчеме классларда укыганда хезмәттәшлек итә башладым. Бервакыт Анатолий Петрович Самаркин миңа спорт темасына язарга тәкъдим итте. Мин бу эшкә кызыксынып алындым һәм язмаларымны газетага китерә башладым. Газетаны алгач, иң беренче үз фамилияңне эзлисең, шунда исем киткән вакытларым күп булды - минем язмада исемем һәм фактлар гына калган, чөнки ул танымаслык булып төзәтеп язылган.
Редакциягә эшкә килүемнең дә тарихы бар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби училищега да, төгәл фәннәрне яхшы белгәнгә күрә, югары уку йортларына да керергә мөмкинлегем бар иде. Ләкин газета белән мавыгуым көчлерәк булып чыкты. Ул чакта газетада Евгений Кулагинның фотолары чыга иде, ә өлкән классларда укыганда, мин дә фотога төшерү белән мавыга башладым. Редакциягә эшкә китергән төп сәбәп шул булгандыр, дип уйлыйм. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, фотохәбәрче урыны бушаганы билгеле булды. Ул чакта редактор урынбасары булып эшләүче Анатолий Петрович мине үзләрендә эшләп карарга чакырды. Мин баштарак икеләнеп калдым. Шулай да үземне сынап карарга булдым. Баштарак тәҗрибәм булмаганлыктан, бергә эшләгән хезмәттәшләремнән өйрәнергә, үзлегемнән укырга, күп нәрсәне яңабаштан белергә туры килде.
Газетада эшләү елларында алган тормыш сабаклары киләчәктә миңа бик кирәк булды. Беренче чиратта, чын журналист булырга, теләсә нинди катлаулы хәлдән чыгу юлын эзләргә өйрәтте. Район газетасында эшләү башка басмаларга караганда күпкә катлаулырак: гадәттә рәсми чаралар күп, ә иң отышлы һәм кызыклы фоторепортаж ясарлык вакыйгалар аз була... Ләкин без бу хәлдән чыгу юлын табарга тырыша идек. Мәсәлән, "Кичә, бүген, иртәгә" рубрикасы астында авылларның тарихы, аның киләчәге, күренекле кешеләре, үсеш планнары турында язып, шактый фотолар бирә идек.
Газетада эшләү кешене күп нәрсәгә өйрәтә. Биредә профессиональ база салынды, кирәкле күнекмәләр алдым. Ул елларда безнең идеология фронты хезмәткәрләре булуыбызны да онытырга ярамый, төрле чикләүләр бик көчле иде. Ә безнең яшь вакыт, күп нәрсәгә үз фикеребез бар, кызыклы иҗади омтылышлар белән яшәдек, үзебезне күрсәтү юлларын эзләдек. Бу юлда уңышлар да, уңышсызлыклар да аз булмады...
Мин үземнең беренче редакторым Равил Ибраһим улы Исмәгыйловны әлегә кадәр рәхмәт хисе белән искә алам. Ул беркайчан да акыл өйрәтеп тормады, үзенең тырышлыгы, белеме, эшкә җаваплы каравы белән безгә үрнәк күрсәтте. Без барыбыз да аны хөрмәт иттек. Мин редакциягә килгәндә, анда көчле журналистлар коллективы эшли иде - Саша Шишмарев, Миша Швецов, Таня Ананьева, бераз соңрак Лида Кострулева килде. Көн саен кызыклы иҗади бәхәсләр барды, без бер-беребездән өйрәнеп эшләдек.
Бервакыт шундый хәл булды. Мин ниндидер сәбәпләр аркасында, бер кеше белән сүзгә килдем. Күпмедер вакыттан соң миңа аны газетага бирү өчен фотога төшерергә куштылар. Ләкин мин, аның белән мөнәсәбәтләрем шәптән түгел дип, баш тарттым. Шул чакта редакторның: "Шәхси мөнәсәбәтләреңне өйдә калдыр, ә монда эшләргә кирәк",- дигән сүзләре мәңге күңелдә калды һәм миңа зур сабак булды.
Мәгъсүм Мәгъзанов,
ВЛКСМ райкомының беренче секретаре (1966-1971 еллар):
- "Новая жизнь" газетасына 95 яшь тулуга ышанасы да килми. Гомер үткәне сизелми дә икән. Мин аның белән ярты гасыр таныш дип, горурланып әйтә алам. Беренче тапкыр газетаны 1965 елда кулыма алдым һәм хәзергә кадәр аның белән элемтәдә торам. Даими булмаса да, анда басылган язмалар белән танышып барам. Газета дистәләгән еллар буе кешеләрнең тормышын чагылдырып, районның ирешкән уңышлары, күренекле кешеләренең исемнәрен теркәп барган елъязмага әверелде.
Газета белән мин Куйбышевка килеп, бер елдан комсомол райкомының беренче секретаре итеп сайлангач, хезмәттәшлек итә башладым. Ул чакта редакциянең яшь хезмәткәре Анатолий Петрович Самаркин райком бюросы әгъзасы иде, җәмәгать эшенә җитди һәм җаваплы карады. Ай саен басыла торган "Комсомол яшьлеге" тематик рубрикасын хәзерләүнең күп өлешен ул үз өстенә алды. Бу эштә аңа Люда Козарь, Иршат Хәмидуллин ярдәм итте. Үзенә күрә "газета эчендәге газета" комсомол проблемаларын гына түгел, барлык яшьләрне борчыган хәлләрне яктыртып барды.
Алтмышынчы елларның икенче яртысында районда комсомолларның һәм яшьләрнең тормышы гөрләп торды, даими рәвештә төрле чаралар үткәрелде. Без яшь хезмәт алдынгылары һәм яшь депутатлар слеты оештырабыз, Рабига күле янында дуслык учаклары ягып, яшьләр бәйрәме һәм күп кенә башка чаралар үткәрәбез, аларга йөзләгән егетләр-кызлар җыела иде. Шулай ук шәһәр үзәгендә парк ясау өчен шимбә өмәләре оештырдык. Шәһәр ашханәсе базасында оештырылган "Бригантина" яшьләр кафесының халык арасында зур популярлык казануы әле дә хәтердә. Барлык чаралар район газетасында һәм кинотеатр фойесына куела торган "Алый парус" шәһәр стена газетасында яктыртылып барды. Язмаларны комсомол оешмасы секретарьләре һәм күпсанлы активистлар хәзерләде. Әгәр хәзер шул елгы газеталарны актарып карасаң, яшьләрнең ничек яшәве, аларны нинди проблемалар борчуын күзалларга мөмкин.
Ул елларда туган якны өйрәнү эшенең бик актив алып барылуы турында берничә сүз әйтәсе килә. Бу эшне Ольга Ильинична Манстакова башлап йөрде. Мин аның район тарихын шулкадәр яхшы белүенә соклана идем. Укучылар һәм яшьләр районның үткәне, Бөек Ватан сугышы батырлары, район тарихында сизелерлек эз калдырган башка кешеләр турында гаять бай материал тупладылар. Бу материаллар район газетасы битләрендә тулысынча яктыртылып барды.
Мин чын күңелдән газетаны юбилее белән котлыйм, аның әле тагын бик озак еллар чыгуын, ә хәбәрчеләргә һәм штаттан тыш авторларга халык өчен бик кирәк булган эшләрендә иҗади уңышлар телим.
Николай Вдовин,
матбугат ветераны:
- "Новая жизнь" газетасында мин ике ел чамасы гына эшләдем. Аңа кадәр бераз Мордовиядә чыга торган газеталарның берсендә хезмәттәшлек иттем. Район газетасы журналисты шактый четерекле эш, баштарак тәҗрибәмнең җитеп бетмәве үзен шактый сиздерде. Нинди генә басмада эшләсә дә, журналист һәрвакыт һөнәри яктан үсәргә, белемен камилләштерергә тиешлеген шул чакта яхшы аңладым. Ә "Новая жизнь" газетасы минем өчен практик тәҗрибә бирүче икенче университет кебек булды. Редакциядә эшләгән Александр Васильевич Щелкуновны үземнең чын остазым дип саныйм, ул бик талантлы журналист, теләсә нинди вакыйганың асылын аңлап, укучылар өчен мавыктыргыч итеп яза белән торган кеше иде. Мария Харитоновна Козарь, редакциянең башка хезмәткәрләрен дә җылы хисләр белән искә алам. Ә район үзәгенең гүзәл табигатен, Идел буйларын беренче күрүдә үк яраттым.
Әле аннан киткәч тә шәһәрдә яшәүче шактый кеше белән элемтәдә тордым. Биредә минем өчен тагын бер истәлекле вакыйга булды - кызым Ольга шунда туды.
Аннары мин озак еллар буе "За регулярный рейс", "Строитель", "Природа и мы" газеталары редакторы булдым. Ләкин "Новая жизнь" газетасында эшләгән елларымны әле дә сагынып искә алам. Аның 95 еллык тарихына минем исемнең кереп калуы белән чын күңелдән горурланам.
Николай Спирчагов,
ВЛКСМ райкомының беренче секретаре (1983-1987 еллар):
- Яшьлек еллары һәркемнең күңелендә онытылмаслык эз калдыра. Ул безнең яңа идеялар белән дәртләнеп йөргән, яңа ачышлар эзләгән вакытлар. Безнең буын яшьләре киләчәккә зур өметләр белән яшәде, һәр эштә башлап йөрүчеләр булдылар. Алар төзелешләрдә, басу-кырларда, терлекчелек фермаларында эшләп ныгыдылар, яңа үрләр яуладылар. хезмәттә яңа казанышларга ирештеләр. Яраткан газетабыз әнә шундый хезмәт алдынгылары турында мактап язды. Ул чакта без бөтенләй башка чорда яшәдек, рухи байлыкларның кадерен белдек. Без газетада басылган һәр язманы игътибар белән укып бардык һәм ирешелгән уңышлар турында башкаларга җиткерә идек. Үзебезнең нинди кызыклы чорда яшәвебезне еллар үткәч кенә аңлый башладык...
Мин үзебезнең районда комсомол оешмасы җитәкчесе булуым белән горурланам. Без район газетасы журналистлары белән бердәм эшләп, яшьләрне Ватанга мәхәббәт, тугрылык рухында тәрбияләргә тырыштык.
Людмила Козарь (Петрова), матбугат ветераны:
- Гомеремне багышлаган һөнәргә тәүге адымнарымны "Новая җизнь"да башладым. Мәктәптә укыганда журналист булырмын, дип уема да китермәгән идем. Дөресен әйткәндә, әни редакциядә эшләсә дә, бу хакта кызыксынып караганым булмады. Барысы да көтмәгәндә килеп чыкты, дип кенә әйтә алам. Әтине 1965 ел башында Куйбышев партия райкомының беренче секретаре итеп сайладылар, Буадан без дә аның белән күченеп килдек. Әни җаваплы секретарь булып эшли башлады, миңа исә редакциядә корректор урыны табылды. Буш вакытларда аз-маз язгаладым, бераздан соң әдәби хезмәткәр итеп күчерделәр. Соңрак хатлар бүлеге белән җитәкчелек итә башладым.
Яшь булганга, энергия ташып торганга күрәме икән, ул еллар безнең өчен бик күңелле тоелды. Газетага күтәренке күңел белән төрле мәкаләләр, репортажлар яздык, җәмәгать эшләрендә җиң сызганып катнашырга да өлгердек.
1974 елдан бирле, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр, мин Казанның "Электроприбор" заводындагы күптиражлы "За прогресс" газетасында эшләдем. Мин элек тә, хәзер дә "Новая жизнь" газетасы белән бәйле елларны сагынып искә алам.
Рада һәм Сергей КОРНИЛОВЛАР,
«Pulse Казань» газетасының редакторы һәм бүлек редакторы:
- "Новая җизнь" газетасында эшләү безнең өчен чын тормыш мәктәбе булды. Биредә эшләү елларында без күп нәрсәләргә өйрәндек. Журналистика факультетын яңа гына тәмамлаган кешене әле журналист дип әйтеп булмый. Сүз дә юк, безне университетта күп нәрсәләргә өйрәттеләр. Әмма университет теориясе белән генә күп нәрсәләргә ирешеп булмый. Район газетасында эшли башлагач, без төрле темаларга язарга өйрәндек. Баштарак беренче редакторыбыз Анатолий Петрович Самаркин ни өчен безнең "искиткеч" язмаларыбызны шулкадәр кыскартып бетерә дә, болай да "суперкамил" әсәрләребезне берничә тапкыр күчертеп яздыра икән, дип аптырый идек. Бераздан редактор безнең материалларны азрак төзәтә башлады. Шулай да, аның үткен каләме тимәгән вакытлар аз була иде. Без әле дә аның яратып әйтә торган: " Күбрәк языгыз, зур материалдан һәрвакыт кечкенә язма ясарга була" дигән сүзләрен еш искә төшерәбез. Чыннан да, безнең тырышып язган зур күләмле язмаларны кечкенә мәкалә итеп кенә калдырган чаклары күп булды. Бу хәл безне бер яктан нык гаҗәпләндерсә, икенче яктан исә кыска һәм барысын да төгәл итеп язарга өйрәтте. Моның файдасын үзебез башкалар текстын төзәткәндә яхшы аңладык.
Журналист булып җитешүдә без редакциянең дус һәм тату коллективына бик рәхмәтле. Әле бүген дә Надежда Александровна Тимофеева, Лидия Георгиевна Кострулева, Венера Фәтхри кызы Мөхәммәтшинаны, тәрҗемәче Тәлгать Мансур улы Җамалетдиновны һәм башкаларны бары тик җылы хисләр белән генә искә алабыз. Үткән еллар һәм башка редакцияләрдә эшләү тәҗрибәсеннән чыгып, "Новая жизнь" коллективы безнең хәтердә бүгенге көнгә кадәр иң тату һәм бердәм коллектив булып саклана.
Язмабызны беренче редакторыбызның тантаналарда яратып әйтә торган: "Безнең "Новая жизнь" өчен!" дигән сүзләре белән тәмамлыйсы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев