Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Бердәнбер һәм соңгы сүрәт

Бу сүрәт 1941 нче елның август аенда Бөгелмә шәһәрендә төшерелгән.

Уңнан беренче әтиемнең әтисе (минем бабам) Минсәлимов Нургаяз, уртада – күршесе Мингалиев Рәхимҗан һәм сулда Гәрәев Мирзаҗан. Бу сүрәт бабамнан калган бердәнбер сүрәт, соңгы истәлек, онытылмас мирас.

Реклама

Бабам, Минсәлимов Нургаяз, Урта Йорткүл авылында 1901 елда гади крестьян гаиләсендә туган. Аңардан башка гаиләдә Минсәгыйр исемле абыйсы һәм Мәгүзә исемле сеңелесе була. Балачак еллары революциягә кадәрге чорда гади татар авылында уза.
Авылдагы крестьян тормышы бик авыр, ике-өч елга бер корылык кабатлана тора. Аерым хуҗалык чорында көзен чәчеп калдырган арыш кына беркадәр уңыш биргән. Сабан игене сирәк елны гына уңа: мәсәлән, солы коры елны яратмый, борчакны бөҗәк-корткычлар ашап бетерә, тарыны чүп үләне баса, карабодайны рәшә кызуы көйдерә. Бодай безнең тирәлектә шулай ук начар уңыш биргән, күп елларда чәчкән чәчүлек кадәр дә җыеп ала алмаганнар.
   Авыл хуҗалыгы коралларына килгәндә, ага-кәкре сукалар белән урганнар. 1909 -1910 елларда бер яки ике калаклы тимер плуглар һәм чалгылар күренә башлый. Көлтәләрне сугып ашлыкка әйләндерү өчен агач чабагачлар кулланалар. Тулысынча кул хезмәте хөкем сөргән, урып-җыю чорында крестьян тәүлегенә 20шәр сәгать эшли торган булган.
  1926 елда Нургаяз бабай шушы авыл крестьяны Нәҗип кызы Саниятелькамәргә өйләнә һәм хәзер мин яши торган нәсел нигезенә алып кайта. Шул нигездә аларның балалары Харис, Нургазиз, Асия һәм Сәвия туа.
   Бабамның әтисе Минсәлим бабайны Бекетовка кырында, Апанаев дигән алпавытка иген урганда, яшен сугып үтергән. Бабамның әнисе Фатыйха карчык, бик батыр һәм белемле, авыруларны дәвалау сәләтенә дә ия булган.  Ул чорда хатын-кызлар өйдә бәбиләгән, мондый вакытларда Фатыйха әбине чакырганнар. Авылдагы күп балага тормыш бүләк иткәнгә күрә, аны кендек әби, дип тә йөрткәннәр.
   1929 елда вак крестьян хуҗалыкларыннан күмәк хуҗалык төзелә һәм Буденный исеме бирелә. Нургаяз бабай үзенең җире һәм эш кораллары белән шушы колхозга керә. Күп еллар шушы хуҗалыкта балта остасы булып эшли. Колхоз остаханәсендә ат дугасы бөгәләр, чана һәм арба, көянтә, тәрәзә рамнары, ишек һәм башка нәрсәләр ясыйлар.
   1936 елның август аенда Урта Йорткүл авылында зур янгын чыга. Бер әби базга катыкка төшә, менгәч кулы кылтырап китә һәм лампасы авып керосины ага, баз өстенә ут каба. Ул чорда йортлар, лапаслар бар да салам түбәле. Җәйге челләдә уйнап торган кайнар җил утлы салам кисәкләрен түбәдән түбәгә күчерә. Янгын авылны уртасыннан аркылыга кисеп чыга. Авылдагы ат тартып йөри торган бердәнбер кул насосы белән сүндереп карыйлар, ләкин җиңәрлек түгел, урамнар арасына керерлек, янган йортларга якын килерлек булмый. Авылдашларым булдыра алган кадәр йорт кирәк-яракларын, терлекләрне коткарырга тырыша, ләкин янгын шулкадәр тиз тарала, күбесенең бөтен әйбере янып бетә. Ул вакыйганың шаһиты булган 88 яшьлек әтием Нургаязов Нургазиз искә ала: «Миңа 5 яшь, әти-әниләр эштә, инде йортыбызның түбәсенә ут капкан иде. 8 яшьлек Харис абыем өйдән казанны күтәреп чыкты, мин  бер яшьлек Асия исемле сеңелемне өстерәп чыгып урамдагы чирәмгә утырттым, өйдән башка нәрсә коткарып кала алмадык». 
   Янып үлүчеләр булмаса да, зур зыян күрә авыл халкы: йортлар, мунча, киртәләр, барысы 32 бина яна, күбесе өсләрендәге киемнәре белән генә кала. Янгыннан зыян күрүчеләргә колхоздан ике пот көнбагыш бирәләр, дәүләттән бөтенләй бернинди ярдәм күрсәтелми, шуңа зыян күрүчеләрнең күбесе читкә: Казанга, Донбасс, Магнитогорск  якларына чыгып китә, авыл бушап кала. Шушы авыр чорда да Нургаяз бабам нәсел нигезен таркатмый, күрше авылдан иске бура алып кайтып йорт тергезә, тормышны дәвам итә. Илебез тарихына буйсынып авылым кешеләре дә «Ходай биргәненә» шөкер кылып, киләчәккә бәхетле планнар белән тормышларын дәвам итәләр.
   Сугыш башланганда Нургаяз бабайга 40 яшь була, шуңа 1941 елның август аенда ук мобилизациягә чакырып повестка килә. Бөгелмә шәһәрендә ике атна дәвамында хәрби өйрәнүләр үткәч, фронтка җибәрәләр. 1941 елның 30нче сентябрендә немецларның Мәскәүгә генераль һөҗүме башлана. Нургаяз бабай шушы юнәлештә барган сугышларда, Жуков командалык иткән Көнбатыш фронтының 380нче укчы дивизиянең 1180нче полкында укчы-кызылармияче булып батырларча сугыша. Башкаланы саклаучыларның кыюлыгы, батырлыгы нәтиҗәсендә ноябрьнең беренче көннәрендә немецларның һөҗүме туктатыла. 7 ноябрь элеккечә үк Кызыл мәйданда хәрби парад була. 1941 елның 5-6 декабрендә совет гаскәрләре Мәскәү янында һөҗүмгә күчә һәм немецларның 38 дивизиясен тар-мар итә. Дошман чигенсә дә, әле бик көчле, техникасы һәм сугыш кирәк-яраклары күп, шуңа күрә, снаряд һәм пуляны кызганмыйча ата.
   Бабам Нургаязның сугыш һәм гомер юлы 1941 елның 30 декабрендә Орлов өлкәсе Волхов районындагы Чегодаево авылын азат иткәндә өзелә. Хатынына ул хезмәт иткән частьтан «Минсәлимов Нургаяз хәбәрсез югалды» дигән кара кәгазь килә. Әнә шулай итеп, сугышның беренче елында ук әбием тол, ә балалар әтисез калалар. 37 яшендә ирсез калуына карамастан, Саниятелькамәр әбием башка ирләргә карамый, кияүгә чыкмый, бөтен көчен сабыйларын тәрбияләүгә бирә. Ә балалар барысы да исән-сау үсеп җитәләр, гаилә коралар, аларның инде оныклары бар. Тормыш дәвам итә, буыннар чылбыры өзелми.
   Әле шушы көннәрдә генә Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. Шунысы кызганыч, Минсәлимов Нургаяз Минсәлим улы «Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар исемлегендә түгел, ә һаман да хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. Хатыны Саниятелькамәр, балалары Харис, Асия, Сәвия инде бакыйлыкка күчтеләр. Шул елларның шаһиты, бердәнбер исән калган баласы, 88 яшьлек малае Нургазиз улы сугышта һәлак булган әтисе белән горурлана алмый, чөнки андый статусы юк. Мондыйлар авыл, район, республика һәм ил масштабында бик күп. Бу мәсьәләне хәл итәсе иде, чөнки «Хәбәрсез югалганнар» өстендә ниндидер билгесезлек шәүләсе эленеп тора, аларның нәселен дәвам итүчеләргә тынгылык бирми.
 Сарыйм Нургаязов,
 Урта Йорткүл төп мәктәбе укытучысы, сугышта һәлак булган 
Минсәлимов Нургаязның оныгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X