Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Батырлар – безнең хәтердә

Полянка урта мәктәбенең 8 класс укучысы Валерия Масина туган ягыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы тарихына багышланган республика иншалар конкурсының муниципаль этабында беренче урынны алды.

Сезнең игътибарга аның иншасыннан бер өзек тәкъдим итәбез. Ул аны “Бабамнарның истәлеген кадерләп саклыйм” дип атаган.

Илебездә яшәүчеләр дөньяны фашизм коллыгыннан коткару өчен Ватаныбыз сагына баскан өлкән буын вәкилләренең батырлыгын беркайчан онытмас. 1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе Советлар Союзына бәреп керә, Бөек Ватан сугышы башлана. Илебезнең меңләгән кешесе Кызыл Армия сафларына китте, партизан отрядларына, дошманга каршылык күрсәтү отрядларына барып кушылды. Ул елларда Советлар Союзының бердәм гаилә булып яшәгән социалистик республикалары илебез сагына басты, дошманга каршы батырларча көрәште, тылдагылар баш күтәрми эшләделәр.
Сугыш! Ул кешеләргә сөйләп һәм аңлатып бетерә алмаслык кайгы китергән. Сугышта никадәр кешенең гомере өзелгән, никадәр кеше гомерлеккә гарип булып калган. Миңа сугыш турында туганнарымның сөйләгәне булды, тарих дәресләрендә күп нәрсә белдем, китаплар укыдым, нәфис фильмнар карадым. Бөек Ватан сугышы безнең гаиләбез тарихында да тирән эз калдырган. Мин бүген бабамнар турында сөйләргә телим. Кызганыч, мин аларны беркайчан да күрмәдем. Әмма аларның тарихи үткәне турында беркайчан онытмам.
Дәү әтием Тимофей Иванович Табунов 1900 елның 10 февралендә Иске Такталы авылында туган. Сихтермә мәктәбендә 7 класс тәмамлаган, аннары ВЦИК исемендәге югары хәрби мәктәптә укып офицер булган. Хәрби мәктәптә укыганда, берничә курсанттан торган отряд составында Кремльдә Владимир Ильич Ленинны саклаган. Аннары Төркестанда барган сугышларда яраланган. Кылыч белән башын бик каты җәрәхәтләгәннәр, шунда аякларын да өшеткән. Әмма бирешмәгән, барысына да тешен кысып түзгән һәм исән калган. Иске Такталда яшәүче әтисенә Октябрь революциясеннән соң «кулак» ярлыгы такканнар. Ни өчен дисезме? Чөнки аның бер көтү атлары һәм җире булган. Шуңа күрә 1937 елда ул, «кулак» улы буларак, репрессиягә эләгә. Аны атарга, дигән карар чыгаралар, алган бүләкләреннән мәхрүм итәләр. Дөрес, атмыйлар, ул озак еллар буе төрмәдә утыра. Көтмәгәндә совет-фин сугышы башлангач, бабамны фронтка, штраф батальонына җибәрәләр.
Бөек Ватан сугышы елларында Тимофей Табунов өченче артиллерия полкының 67нче укчы дивизиясе составында Заполярьены саклауда катнаша. Өлкән сержант буларак, аны орудие командиры итеп билгелиләр. Тәҗрибәле хәрби, физик яктан нык һәм таза булганга күрә, ул сугышның башыннан ахырына кадәр үтеп исән кала. Сугыш тәмамланганнан соң бабам Мурманск өлкәсенең Никель шәһәрендәге рудникта тау инженеры булып эшли. Соңыннан бу шәһәргә үзенең гаиләсен дә алып килә. Берничә елдан соң алар яңадан туган якларына – республикабызның Базарлы Матак авылына кайтып төпләнәләр. Биредә гаилә башлыгын хуҗалык җирләре буенча белгеч итеп билгелиләр. Сугыштан соң авыр еллар булуга карамастан, ул үз гаиләсенә зур йорт төзи, бакчага күп итеп алмагачлар утырта. Әнием сүзләренә караганда, бабам бик акыллы кеше булган, шаяртырга яраткан. Үз башыннан үткәннәр турында күп сөйләгән, тик менә сугыш турында искә алырга яратмаган. Сугышка кадәр ул җитди, кырыс кеше иде, дип сөйли торган иде әби.
Соңыннан ачыкланганча, бабам 1945 елда «Совет Заполярьесын саклаган өчен» медале белән бүләкләнгән. Тимофей Табунов 1917-1922 еллардагы Гражданнар сугышында катнашкан, совет-фин (1939-1940), Бөек Ватан сугышы гарасатларын (1941 елдан 1944 елга кадәр Заполярьены саклаган) үткән. Солдат бабам сугышта бик күп кыенлыклар күргән.
Сугыштан соң бабам күп эшләгән, балалар үстергән. Сугыш кырында авырлыкларны күп күрсә дә, бабам исәнлегеннән зарланмаган. Гомумән, тумыштан таза һәм көчле кеше булган ул. Үз эшләре бетеп тормаса да, җиде оныгына ярдәм итү җаен да тапкан. Әле бер оныкчыгын кулына алып яратырга да өлгергән. Ул 1983 елда, 83 яшендә вафат булган. Бабамнан гомерлек истәлек булып аның шәхси әйберләре, төрле елларда төшкән фоторәсемнәр калган. Аның турында мәгълүматлар Әлки районындагы С.М.Лисенков исемендәге музейда да бар.
Икенче дәү әтием – Степан Лукьянович Сомов. Кызганыч, аның белән бәйле мәгълүматлар бик аз, хәтта бабам да аны бер тапкыр да күрмәгән. Ул сугышка киткәндә бабама нибары 22 көн генә булган. 


Степан Лукьянович 1907 елда Казан губернасының Спас өязендәге Косяково авылында туган 2. Соңрак бу торак пункт Куйбышев сусаклагычы төзелү сәбәпле, су астында калган. Авыл урынында калган кечерәк утрауны әни миңа берничә тапкыр күрсәтте.
Степан Лукьяновичны фронтка Мурманск өлкәсенең Кандалакша районы хәрби комиссариатыннан озатканнар. Ул кече яшьтән укырга-язарга өйрәнгән, кибеттә эшләгән. Кырыс, таләпчән, шул ук вакытта гадел һәм юмарт булганлыгы да билгеле. Степан Лукьянович Курск дугасында сугышкан. Аның фронттан килгән соңгы хәбәрен хатыны Анна үзенә генә билгеле бер урынга яшереп куйган һәм бик еш алып укый торган булган. Гел бөкләп торганга күрә, өчпочмаклы солдат хатының чатлары тузып беткән. Хатта карандаш белән язган кайбер сүзләр укый алмаслык хәлгә килгән. Хатны кулына алган саен җыерчыклы битеннән күз яшьләре тәгәрәп төшкән. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр «каты сугышлар бара, командирны үтерделәр. Аның урынына мин калдым. Мине дә үтерерләр кебек тоела. Балаларны минем өчен дә кысып кочакла. Синең Степаның».
1943 елның 10 августында ул хәбәрсез югалган. Күп еллар узгач, архив документларын өйрәнгәндә, аның алган яралардан савыга алмыйча госпитальдә үлгәнлеге ачыклана. Сугыштагы батырлыгы өчен үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләгәннәр. Аны Курск өлкәсенең Михайловка (Трояново) районындагы Андреевка поселогындагы туганнар каберлегендә җирләгәннәре билгеле булды. Соңыннан Борис Андриянов җитәкчелегендәге эзтабарлар төркеме бабам Степан Лукьяновичның  сөякләрен аерым кабергә күчереп җирләделәр. Күчереп җирләү тантанасына аның барлык туганнарын чакырдылар.
Дәү әтиләрем белән бәйле истәлекләрне кадерләп саклыйм. Җиңү көнендә аларның портретларын горурлану хисе белән күтәреп чыгачакмын. Дөрес, быел коронавирус авыруы таралу сәбәпле, без районда узган бу акциядә онлайн режимдагы видеоконференциядә генә катнаша алдык. Инде менә түземсезлек белән Үлемсез полк йөрешенә әзерләнәм.
Бу хәтер-истәлекләр
Һәркемдә дә бик кирәк.
Сугыш утыннан беркайчан
Яраланмасын йөрәк...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев