Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Авылымның еракта калган тарихы”

    (Дәвамы газетаның 2 сентябрь санында) Ә "Капайса" кушаматының тарихы да кызыклы иде. Аларның сыерлары бар, шуңа күрә ишле гаилә сөт-катыктан өзелмичә җан асрый ала. Әниләре кырдан кайткач, кич белән кар базына төшеп, зур табак белән катык алып чыга. Баз авызы тирәли тезелеп утырган балалардан беренче булып бәләкәй Габдулла: "Әни, бераз...

    (Дәвамы газетаның 2 сентябрь санында)
    Ә "Капайса" кушаматының тарихы да кызыклы иде. Аларның сыерлары бар, шуңа күрә ишле гаилә сөт-катыктан өзелмичә җан асрый ала. Әниләре кырдан кайткач, кич белән кар базына төшеп, зур табак белән катык алып чыга. Баз авызы тирәли тезелеп утырган балалардан беренче булып бәләкәй Габдулла: "Әни, бераз гына катык кабыйм ласа" дигәнне "капайса" дип кенә җибәрә.
    Авылга якын гына җил тегермәннәренең берсендә Бурзай кушаматлы Миңнегали бабай эшли. Иртә белән йокыдан торып, чәйләп алгач, ул йортның бәләкәй тәрәзәсеннән тегермән янәшәсендә хан заманннардан бирле үскән наратны күзәтә. "Нарат башы шауласа, Миңгали тирмән тарта, нарат башы шауламаса, кайтып йокларга ята" дияргә яраталар аның турында. Моңардан тыш, арыш серкә очырып аҗаганласа, Миңгали абзый тегермәнен эшләтми һәм бу көнне "Хозыр бабай көне" дип атый. Ә яхшы җилле көннәрдә исә тегермәннән кайтып та керми. Печән өсте җиткән чакта, халык Миңгали бабайга чалгы таптатырга бара.
    Әмма Галләм абзый гаиләсен сынаячак җилләрнең әле кай тарафтан исәчәген беркем дә белми иде. Гаиләдә, төзәлсә дә башка кешеләр белән бертигез дәрәҗәдә эшли алырлык хәлдә булмаган малайдан тыш, берсеннән-берсе кечкенә 5 бала бар. Кайгы-хәсрәтләрдән, авыр хезмәттән кешеләрне бер көнгә булса да ял иттерүче бер көнлек бәйрәм бар. Бу - майның унбишләренә туры килүче Полая суын каршылый торган бәйрәм. "Полая суы Чыгыш тавына җиткән" дигән хәбәрне авылдагы барлык кеше зур түземсезлек белән көтә. Хәтта челләдә дә аякларыннан киез итек төшмәгән картлар да үзара гәпләшеп алырга, килгән су күләменә карап, көтүдәге сыерларның сөтен арттыручы меженьга, печән уңышына бәя бирергә теләк белдерәләр. Теләк белдереп кенә калмыйча, улларын да мич башыннан төшәргә мәҗбүр итәләр. Пар атлар белән калкурак, кипшенгәнрәк җирләр буйлап халык Чыгыш тавына таба агыла. Яшь җилкенчәкләр картларның үткен күзләреннән яшеренеп очрашуга өметләнсә, чирлеләр "Полая суы чир-зәхмәтне агызып китсен" дип язгы судан сихәт алырга телиләр. Барып җитүгә гаиләләп күрше-күләнне дәшеп өлкәннәр самоварлар янында чәйләп алганда, яшьләр түгәрәк уены оештыра. Уенга кертелмәгән бала-чаганың үз күңел ачуы бар: былтыргы каудар, коелып калган салам, печән көлтәләренә ягылган учаклардан ут кабызып җибәрәләр дә, суга төшерәләр һәм бу үзенчәлекле маякларны Әчтерханның кая икәнен белмәсәләр дә "Әчтерханга, сәлам" дип кычкыра-кычкыра күздән югалганчы озата баралар. Очраклы рәвештә, төптә утырып калган бозлар булмаганда көймәләр белән утрауларга кадәр чыгалар. Кич җиткәндә, күккә кадәр чаткыларын күтәреп янучы учаклар чын бер сихерле күренешне хәтерләтә. Кыркапка ягында яшәүчеләр исә боз агуын да, Полая суын карарга да Актай елгасы ярына иң яхшы, матур киемнәрен киеп чыгалар. Берничә көннән соң, Актай да, Мәшкел дә көчсезләнеп, саегып, әле генә үзләре күрсәткән көчтән оялган шикелле кире үз ярларына кайталар. Чиста, эре бөртекле комлыклар аша сөзелеп чыккан су, әкренләп кенә җылына башлый. Әле кибеп җитмәгән болыннар, төрле төстәге җепләр белән тукылган эскәтер кебек яшелләнеп күтәрелергә җыеналар. Әмма кайбер урыннарында, чиста ком өемнәре, су китергән кабырчыклар кала. Язгы боз урыннарына кузгатып китергән тирәк түмгәкләре исә яңа урында булмагандай кызгылт сабакларын җибәрә. Елга су чигенгәннән соң калган күлләвекләрдән кереп калган балыкларны тотарга дип шау-шулы бала-чага төркемнәре болынга тарала. Бары тик батырлары гына, аякларын салып, үтә күренмәле, боздай салкын күллеккә керергә җөрьәт итә. Күллектә калган чуртаннар авызыңны ачып торсаң, кара яшен кебек, аяклар арасыннан бәрелә-сугыла узып китәләр. Су салкыны үзәккә үтә торгач, кем дә булса ярга чыга, түземлерәкләре калып, аяклары белән суны болгаталар да, кесәл кебек болганчыктан тешләк ерткычны эләктереп ераккарак, коры җиргә атып бәрәләр.
    Бәйрәм бары тик бер көн генә дәвам итә. Икенче көннән әткәй, без өч кызны утыртып кырга, тырмага алып чыга. Гаиләбездә бары тик кызлар гына булганга күрә, тырма артыннан апам Зәйнәп белән күбрәк мин йөрим. Кайберәүләр кызганып "Нотфулла агай, кызларың үзләрен уракта күрсәтерләр, нигә берәр малайны ялламыйсың?" дип әткәйгә сүз катып карасалар да, әткәй беркемне дә читтән ялчылыкка дәшмәде.
    Кыр уртасындагы күллектә зирек куаклары серкә очыра башласа, әткәй солы чәчү вакыты җитә, дип, ат асрарга җитәрлек бер өлешкә солы чәчә. Ә без эшкәрткән җирдәге арышның вакыты җиткәч, дугалы атны күмәрлек булуын күреп, киңәш бирүчеләр үзләре дә "ай-һай, Нотфулла абзыйның арышы" дип башларын чайкап китә торган булдылар. Төш вакытында, ял иткән арада ирләр, егетләр безнең янга җыелалар да әткәйнең әле рекрутка каралганчы, кырда каһәрле хәзинәгә юлыгуы турындагы хикәяне сөйләтәләр.
    Ул елны мин әткәй белән Олы сыза янындагы кырда җир сукалый идем, дип сөйли иде ул. Инде соңгы өлешне генә тәмамлыйм дигәндә сука төрәне ниндидер чүлмәк тартып чыгармасынмы. Әткәй теге баштарак, мин чүлмәк авызына тулган балчыкны алып ташладым да катып калдым. Карасам, чүлмәк тулы алтын тәңкәләр. Чүлмәкне кулыма алдым да, бар көчемә "әткәй, кил тизрәк, әткәй…", дип кычкырдым. Әткәй килеп җиткәнче кулымдагы алтыннар… күмергә әйләнмәсенме. Берсендә генә "Лә иллаһы, иллә Аллаһы" дигән язу күренә иде. Әткәй, ап-ак булып катып калды да, тизрәк чүлмәкне дә, алтын тәңкәләрне дә (дөресен әйткәндә, кара күмерләр) җиргә күмәргә һәм беркемгә дә әйтмәскә кушты.
    Менә шундый була ул каһәрле хәзинә. Алла миңа бары тик сөялле куллар белән ат һәм өч кыз гына бирде, дип әткәй сүзен тәмамлауга халык көлеп җибәрә дә эшкә тарала.
    (Давамы бар)
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: