Айдар Казаков,
Көек мәктәбенең тарих
укытучысы.
"Ял иткән арада әткәй мәзәк сүз генә сөйләп калмый, ә күршеләр белән киңәш-табыш итеп тә ала. Җирнең өлгергәнлеген белү өчен ул бер уч туфракны кулына ипләп ала да, аны иснәп карый, кинәт кенә селтәнеп бер кисәк кәсне икенче кисәккә китереп суга. Кәс таралып китсә,...
Айдар Казаков,
Көек мәктәбенең тарих
укытучысы.
"Ял иткән арада әткәй мәзәк сүз генә сөйләп калмый, ә күршеләр белән киңәш-табыш итеп тә ала. Җирнең өлгергәнлеген белү өчен ул бер уч туфракны кулына ипләп ала да, аны иснәп карый, кинәт кенә селтәнеп бер кисәк кәсне икенче кисәккә китереп суга. Кәс таралып китсә, ул иркен сулыш алып, тырмаларны, орлык тубалын әзерләргә керешә. "Туфрак өлгергән, чәчәргә вакыт", - дигән сүзләре хәтергә уелып калган. "Полая" суы киткәннән соң, авыл картлары болыннарны тагын бер кат карап чыгалар да, очраклы рәвештә кешеләр, көтү таптамасын өчен үзләре арасыннан каравылчы билгелиләр. Болын читендәге шалашта һәр аршин саен төенләнгән печән бүлү арканнары, сап-сары төскә кергән баганалар үз көннәре җиткәнен көтә. Ат кузгалагы орлыгы коңгырт төс ала башлагач, картлар иртәнге намазны чык тамчылары ялтырап торган болын кырыенда укып алалар да, бергәләп дога кылгач, межа ерып, былтыргыдан калган багана урыннарын эзләп табалар.
Яшьләрне катыштырмыйча гына, арканнарны җайлап тарттыралар да, өлеш печәнен бүләргә керешәләр. Болынга илтүче юлдан уң якта, "аю куаклыгы" дигән аланлыкка авылдан бөтен умарта хуҗалыгы һәм гаиләсе белән Гыйният абзый күченеп килә. Юллар туңдыргач, умарталарын зимникка күчергәч кенә, ул кире үз йортына кайта да, кышын Габдрахман абзыйның тегермәненә барып яллана.
Болын аръягындагы Трутун елгасы, тал-зирек чытырманлыклары чолгап алган "кара җен" болынының печәне иң яхшылардан санала. Билдән биегрәк кондырак, торна борчагына уралып үскән тукранбашлы покосны чыгып җиткәнче кара тиргә батасың. Өстерлекләрдә типчак, солыча катнаш печән шулкадәр куе ки, хәтта ул җирләрне үз иткән йомраннар да бу куелыкны көч-хәл белән үтәләр. Кыш көннәрендә әремле, хуш исле болын печәнен салгач, сарыклар хуҗаны аяктан егардай булып, дәррәү килеп ябырылалар.
Гаиләдә безне, өч кызны да, әткәй карышуга карамастан, бабай чалгы тотарга өйрәтте. Чык кипкәнче безне үзе белән ияртеп, урман кырыена бастыра да, чалгыларыбызны янавычлап биргәч, арттан көлеп: "Үкчә, үкчә", - дип кычкырып кына тора. Төш вакытында мин чикләвек саплы җиңел тырма белән печәнне кабартып чыгам. Әткәйнең: "Син, кызым, тырмаң астыннан ут чыгарасың", - дигән сүзләре миңа иң зур мактау булып тоела. Кибән куйганчы, беләк калынлыгындагы усакны каезлый да, кибән уртасына бастыра. "Усак печәнгә кызарга ирек бирми, юкә, каен кисеп куйсаң, чапкан печәнеңнең тирескә әйләнәсен көт тә тор", - дия, минем сүзсез соравыма җавап итеп. Кемнең инде авыр хезмәт җимешен юкка чыгарасы килсен ди.
Болыннар арасында бер-берсеннән тар бугазлыклар белән аерылган күлләрнең суы чиста. Иң зурысы - олы болындагы Корбан күле. Кырыйларын камышлык баскан һәм аяк белән басканда тубыктан югары кап-кара ләм белән каплана, шуңа күрә аның кырыйлары бераз коенучыларны шомландыра. Әмма уртасында чишмә бәреп торганга күрә, суы ул урында саф һәм иң эссе көнне дә боздай салкын. Тирәнгә кермичә генә чумсаң, ияк астына кап-кара сакал ябышып чыгасын көт тә тор.
Камыш арасыннан саргылт-көрән мамыклы үрдәк бәбкәләренең бер-бер артлы тезелеп йөзүләрен мин еш күрәм. Уртадарак, көтмәгәндә бүрәнкә ясала да, берәр үрдәк бәбкәсе яман чыелдап юкка да чыга. Бары тик зур чуртанның ялкау гына койрык лапылдатып суга чумганын күреп каласың. Башкалары мизгел эчендә куркынычсыз урынга йөзеп китәләр дә, ана үрдәкнең сизелер-сизелмәс бакылдавын ишетеп, аңа таба борылалар. Төштән соң үрдәкләр болынга чыгалар, ди бабай. Шулчак мин болын сукмагы буенча барам, алда нидер кыштырдый.
Бермәлне ана үрдәк мин барган сукмакка чыкты да, канатын салындырып, сукмак буенча йөзеп китмәсенме! Мин, канатын имгәткән, тотыйм әле, дигән балалык уе белән аның артыннан йөгерәм. Кул сузым гына ара калганда, үрдәгем һавага күтәрелмәсенме! Минем өстемдә, менә тоттыңмы койрыгымны, дип мыскыллагандай әйләнде дә, күлнең иң тирән җиренә төшеп, җай гына йөзеп тә китте.
Мин кире үзем килгән сукмакка чыкканчы, көн инде авышкан иде. Өлеш җиренә кайтып, канаты сынган үрдәкне тотарга теләвем турында сөйләгәч, бабай белән әткәй көлмичә түзә алмадылар. Мин аларга үпкәләүдән еларга җитештем: "Мин сезне үрдәк шулпасы белән сыйламакчы идем", - дигәнемнән егыла-егыла көлделәр дә, бабай миңа, ул ана үрдәк булган, бәбкәләре яныннан сине алып китмәкче булып шулай кыланган", - диде.
Көн сүрелүгә үк әткәй икенче өлеш печәнне карап килде дә, бабайга карап :"Әткәй, ни эшлик, кичә чабылган печән кибеп бетмәгән, әллә әйләндереп чыксыннармы?" - дип сорады. Бабай: "Ашыкма әле, улым, әйләндерү кирәкмәс, ватып кына әрәм итәрбез. Беренче өлешне җыеп куйыйк, икенчесе без җыйганчы кибә торыр", - дип җаваплагач кына, тынычлана төште. Чынлап та, иртә таңнан җыелган беренче өлешне кибәнләп бетерүгә, кичкә таба икенче өлеш печән дә кибеп җитте. Аны әткәй белән әнкәй төяп кайтырга булдылар. Өлеш зур, печән мулдан, ике олаудан артык булганга, бабай төнгә болында калды, әниләр кайтып киттеләр.
Печәнне бушатып, урнаштырдылар да, икенче көнне калганын да алып кайттылар. Кич белән әткәй, бабай белән мине ияртеп, өлешне бетерергә дип киттек. Монысын инде абзар-кура, ындырга таратып киптерербез дип, чабуга ук алып кайтабыз. Әткәй чаба, мин ташыйм, бабай да үзенчә булыша. Шулчак күзем чабылып бетмәгән өлешкә төште, ник бер җил әсәре булсын, ник бер сабак селкенсен. Әмма, ни гаҗәп, чабылмаган озын бер кондырак сабагы селкенеп-селкенеп торды да, кинәт кенә юкка да чыкты, әйтерсең лә аны күз күрмәгән куллар җир астына, безнең чалгыдан сакларга теләгәндәй тартып алдылар. Әткәй моны күреп торган, бабайның әллә ни исе китмәде, покос арасыннан җыелган эре җиләкләр белән тулган кәләпүшен миңа бирде дә: "Су күсесе, мөгаен, оясы шушындадыр", - диде.
Болын җирләренең иң зур өлешенә ия булган старшиналар, авыл байлары үз өлешләрен ялланган кешеләрдән чаптыртсалар да, беркайчан да ярлы - ябагайны пар ат җигелгән тимер худ арбаларына да, тарантасларына да утыртмыйлар.
Көн кызуында телеңне салындырып кайтканда, юл читендә яңгыр сулары җыелган күлләвекне очрату зур бәхет. Апам тиз генә алъяпкычын сала да, су өстенә җәеп тота, ә без ятып күлләвек суын эчәбез.
Болында чакны әткәй кич белән учакка шомырт ботакларын сала. "Су эчәргә теләсәгез, әнә теге балан куагы төбендәге кизләүдән генә эчегез", - дип кисәтә. Байлар өлешен чапканда берәрсенең хатыны чиләк белән аш китергәч, әткәй гел: "Галләметдин, син иң яше, чиләк тирәли әйләнеп чык та, кара, сыекмы, куемы бүгенге аш", - дип куя. Тегесе исә каршы килмичә, чиләкне бер-ике кат әйләнеп чыга да, капкачын ачып, бутап карый. Сүзсез генә ашны табакка бушата да, һәр кеше бисмилласын әйтеп, үзенең кашыгы белән табакка сузыла.
Кайвакыт: "Байның йорт түбәсе биек тә шул, өйрәсе сыек", - дип куя. "Бер-ике селтәнүгә җитә ул, - дип өсти әткәй, - күп булса, артыкка китә."
(Дәвамы бар).
Нет комментариев