Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Авылларда зур үзгәрешләр чоры

    Район газетасы 1930-1960 елларда "Колхозный путь» исеме астында чыга башлый. Илдә башланган күмәкләшү, сәяси репрессияләр, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр газета битләрендә яктыртылып бара. Әлеге язмамны әзерләр алдыннан мин район архив бүлегендә сакланучы газеталар белән якыннан танышып чыктым.

    Казаков Айдар,

    Көек төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы

    Туган авылым Көектә колхоз төзелүен күрше авылларда барган хәлләрдән аерырга мөмкин түгел, шуңа күрә мин әлеге язмамда анда барган вакыйгаларны да телгә алдым.

    Районда беренчеләрдән булып колхоз Вожи авылында оештырыла. "Колхозный путь" газетасының 1930 елның 11 октябрь санында менә ниләр язылган: "Вожи авылында "Октябрьнең 13 еллыгы" исемендәге колхоз оештырылды. Колхозга күпчелеген ярлылар тәшкил иткән 15 хуҗалык керде". Әмма шул ук елны авыл Советы рәисе Тючеев (Тютеев) һәм аның ярдәмчеләре Котенков белән Климов эштән алыналар һәм аларның "эше" судка тапшырыла. Төп гаепләү пункты булып " эшсезлек һәм кулакларны яшереп калу" тора. Пичкас авылында оешкан " Авангард" коммунасы рәисе Сударев" Колхоз себеркесе" дигән рубрикага үзе язган гаризаны кертә. Мөгаен бу гариза көчле басым "пресс" астында язылгандыр дип уйларга нигез бар. Бу гаризада Сударев үзенең эшчәнлеге хакында гына сөйләп калмый, ә бәлки каенатасы булган Зюкалин фамилияле икенче берәүне дә каралта: "Мин Зюкалинның" каты заданияне" үтәмәвен белгән килеш, аның бу гамәлен яшереп калдырганым өчен Зюкалиннан бер тәпән бал һәм тарантас алдым". Икмәк әзерләү планы өстән төшерелеп торганлыктан, күпчелек колхозчылар икмәкне яшереп калдыруны өстен күрәләр. "Кожаевка авылында кулаклар артык икмәкне тапшыруга каршы котырынып агитация үткәрәләр. Кулак Волков: "Әгәр дә дәүләткә икмәк кирәк икән, ул аны базардан да сатып ала ала", - дигән. Заем тарату эше белән урәтник улы Асафьев шөгыльләнә" (соңрак бу кеше Спас төрмәсендә атып үтерелә). (Автор искәрмәсе).

    Шушы чорларда социалистик ярыш шаукымы авылларга килеп ирешә. "Көекне ярышка чакырабыз" дигән мәкаләсендә Җәмил абый Хәсәнов түбәндәге мәгълүматне бирә: "Әҗмәр авылында мәктәп яшендәге укучыларның 100% да укуга җәлеп ителгән. Яшьләре 16 яшьтән алып 40 яшьлек укый-яза белмәүчеләр белән (220 кеше) дәресләр үткәрелә. Әҗмәр всеобуч комитеты ярышка Көек всеобуч комитетын чакыра. "Районның барлык күрсәткечләре буенча Әҗмәр авыл Советы һәм " Интернационал" колхозы алдынгылар рәтендә бара. Көектә Буденный исемендәге, Бураководагы Ильич исемендәге һәм Ямбактыдагы Октябрьнең 13 еллыгы исемендәге колхозлар 1930 елны төзеләләр. Әҗмәр авыл Советы пленумының үтенече буенча Җәмил абый "Пичкаслылар артта калмагыз" дигән мәкаләсен яза. Әлеге мәкаләдә "Әҗмәр авыл Советы Пленумы карары нигезендә, Пичкас авыл Советы социалистик ярышка чакырыла "диелгән. Кулакларга һәм һәртөрле "корткычларга " каршы көрәш чорында гади кешеләрдә әлеге вәзгыятькә яраклашу тенденциясе барлыкка килә. Бу "Колхозный путь" газетасы битләрендә дә чагылыш таба. Газетаның 25 ноябренә караган санында түбәндәге хәбәр бу фактны дәлилли: "Промпартия" эшчәнлеге хакындагы хәбәрне тыңлаганнан соң, Көек авыл Советы утырышы, актив белән бергә үзләренең нәфрәтләнүләрен белдереп, корткычларны атып үтерүне таләп иттеләр. "Теле һәм аңарда язылган язмаларның эчтәлеге буенча газета олы бер әләк китабын хәтерләтә». Корткычларга каршы көрәш йөзеннән кызыл олаулар оештырыла. Авылларда оешкан всеобуч комитетларында, кызыл почмакларда һәм уку йортларында гына түгел, ә җирле идарә органнарының эшчәнлегендә дә күп кимчелекләр була. Кайбер бик тә "тәртип яратучы" кешеләр, район газетасына әлеге оешмаларның эшчәнлекләре турында гел шикаять яудырып торалар. "Сәүдәгәр буларак, сайлау хокукыннан мәхрүм ителгән Симоновның улы, Иван Григорьевич Симоновны Пичкастагы уку йортына мөдир итеп билгеләделәр. Бу кешене билгеләгәндә РОО кая караган?" Латин графикасына күчү күренеше дә шактый озакка сузылган,чөнки Ямбакты авыл Советы һәм авыл суды, Көектәге стена газетасы һаман да гарәп графикасыннан файдалана. Авыл Советлары эшчәнлегендә дә тискәре яклар була. Мәсәлән, кайбер авыл Советы рәисләре карарлар кабул итәләр дә, үтәлүен күзәтмиләр. Кожаевка авыл Советы 4 кешене ликбезга йөрмәгәннәре өчен штрафка тарткан булса да, штрафны түләтә алмый. "Укучылар моны түбәндәгечә аңлаталар: "Укырга йөри алмыйбыз, эрләргә кирәк. Штраф салдылар да түләтмәделәр, димәк, көчләреннән килми". "Итне шәхси кулларга сатуны тыю турындагы" ТАССР Министрлар Советының карары да тормышка ашырылмый. "Кожаевкадан итне олаулап Казанга озаталар". Җирле әһәмияткә ия булган урманнарны законсыз рәвештә кисүгә каршы чыгарылган карар да тормышка ашырылмыйча кала. Ул чорларда медицина ярдәме күрсәтү дә патша Россиясе күрсәткечләреннән калышмый, чөнки элеккеге Николо-Пичкас волостенә кергән 10га якын авылда 10000нән артык кеше яшәсә дә, бары бер фельдшер гына медицина ярдәме күрсәтә. Осовиахим оешмасы файдасына һәм илнең оборона сәләтен ныгытуга акча җыюда Көек авыл Советы актив катнаша һәм бу эшкә җирле мәктәпне дә җәлеп итә. Крестком (крестьян комитеты) белән авыл Советының мәктәпкә даими рәвештә ярдәм итүе дә уңай күренеш була. Бабаларыбызның изге риясыз эше хәзерге авыл Советы җитәкчеләренә ничек эшләргә кирәклегенә мисал булып тора. 1931 елны өч авылга коточкыч афәт килә. 1931 елның 22 апрель көнендә Әҗмәрдә булган янгын вакытында 41 (!) йорт нигезенә кадәр янып бетә. Көектә һәм Пичкаста да булган янгыннарны өлкән буын вәкилләре әле яхшы хәтерлиләр. НКВД органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә Әҗмәрдәге янгында гаепләнүче булып элеккеге старшина Сәйфулла Сафин, Пичкастагы янгынны ясаучы ирле-хатынлы Самсоновлар (барысы да бу кешеләр Спас төрмәсендә атып үтереләләр, Самсонова исә 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә. (Автор искәрмәсе) Туган авылымда оешкан Буденный исемендәге колхозда да җитешсезлекләр күп була, әлбәттә. Су үтеп, 19 тонна бодай череп бетә,техника яңгыр астында күгәреп аунап ята һәм башкалар. Колхоз рәисләре исә өстән төшерелгән директивалардан читкә бер адым да китә алмыйлар. Бу чорларда колхозныкы булган тегермәннәрдә көрәк тубалы (русчасы-гарнцовый сбор) алу тәртибе хуҗалык тибына карап билгеләнелә. Кулаклар 1 центнер икмәктән 15 килограмм, аерым хуҗалыклар исә 12,5 килограмм бирергә тиеш булалар.Алынган җыем колхозның икмәк планын тутыру өчен тотылганы көн кебек ачык. Кайбер җитәкчеләр исә ашлыкның бу өлешен дәүләткә тапшырырга теләмиләр, Вожидагы колхоз рәисе Усов 1200 пот ашлыкны колхозчыларга аванс итеп өләшә, 400 потын исә атларга ашата. Көектәге колхоз рәисе Хәйруллин исә көрәк тубалын дәүләткә бирми. Нәтиҗәдә Хәйруллин эштән алыныла, ә Усов исә 6 айга төзәтелү эшләренә хөкем ителә. "Сыйнфый дошман-кулакка" каршы көрәш кызган чорда хәтта хәллерәк күршеңә ярдәм итү дә гаепле эш булып санала: "Көектә күп кенә колхозчылар кулак агитациясенә бирелеп икмәк хәзерләү планын өзмәкче булып кулакка эшлиләр.Колхоз идарәсе кулак Л.га утын чыгару өчен ат биргән." Урак өстендә күмәкләшеп эшләү һәм ярышу хас билге. Бураководагы Ильич исемендәге колхозда ашык-пошык ашлык суктырганда, бер сәнәк борчакта 400 грамм ашлык калган. Буденный исемендәге колхоздагы бишенче бригаданың көлтә бәйләүчеләрнең 20% эш көннәрен кисеп, бригадир Вафа Сәлимовны 50 сум штрафка тарталар. Колхозда тырышып эшләүчеләр хакында түбәндәге мәкаләдә болай диеп язылган: "Көектәге Буденный исемендәге колхозның ярымкатлаулы молотилкасы смена саен 1200 дән алып 1300 потка кадәр ашлык суктыра. Суктыру бригадиры Галәветдинов Хәйдәр үзе үк көлтә бирүче булып тора. Машинист Мисалимов Нургалиның даими кайгыртып торуы аркасында локомобиль бер өзлексез эшли. Ашлык суктыруда гадел һәм намуслы хезмәт күрсәтүчеләр арасында Казаков Хәбибулла, Хәмидов Хәсән, Нәҗипов Галим, Казакова (Казаков) Миңҗамал, Ильясова Миңнегөл, Нургаязова Хәдичә дә бар. Без "Лена" колхозының катлаулы молотилкасында эшләүче колхозчыларны ярышка чакырабыз".

    Язмаларда шул заманның сулышы

    Әлеге язмамны район газетасының 1940-1945 елларда басылып чыккан мәкаләләренә нигезләнеп эшләдем. Көектә Буденный исемендәге колхоз 1930 елны төзелә, әмма мине 10 ел узганнан соң колхозда нинди үзгәрешләр булуы кызыксындырды.

    Кайбер күрсәткечләр буенча колхоз урталыкта баручылар рәтенә кергән. Колхозлар бу чорларда авыл хуҗалыгы салымының суммасы буенча өч группага бүленәләр. Буденный исемендәге колхоз беренче группага кертелгән колхоз булып санала, чөнки авыл хуҗалыгы салымының ставкасы 36 сумга тигез була. Дөрес, бу исемлектә Буденный колхозы 19нчы урынны биләп тора, шунысы да кызыклы, бөтенләй 30 урында булучы колхозлар да була. Колхозда башта кырчылык өлкәсендә генә дә 7 бригада булуы билгеле, соңрак бригадалар саны 5кә калдырыла. "Бишенче бригада бригадиры Вафин Хатыйп иптәш Сталинның югары уңыш өчен көрәшергә кирәклеге хакында онытмый. Чәчүлек яхшы шартларда саклана, һәр биш көн саен бригада әгъзалары аның торышын карап баралар. Кар тоту, тавык тизәге, көл җыю буенча бригада норманы 200% арттырып үти. Артта калучы 3 нче бригаданы буксирга алырга кирәк булачак". Колхозның комсомол оешмасы вәкилләре дә ярышта актив катнашалар. "Тырмалауда эшләүче комсомолец Н. Яруллин норманы 140% ка арттырып үти. Язгы сукада эшләүче И.Хөснетдинов нормасын 150% ка җиткерә". "Кул белән чәчкәндә көндәлек норма 7 гектарга тигез булган очракта да - диелә әлеге язмада - чәчүчеләр Хәмит Сибгатуллин, Ибраһим Хәлилов норманы арттырып көненә 9 гектар җир чәчәләр". 1930 елларда башланган әләкләшү, ялагайланып бер-береңне газетага һәм НКВД органнарына чагу 1940-1945 елларга да хас. Агитаторлык эше халык массаларын агартуның бер чарасы буларак кабул ителә. "Җирле Советларга сайлаулар үткәрелгәннән соң да, Көек авылының агитколлективы үзенең эшчәнлеген туктатмый" дигән язмада агитколлектив җитәкчесе Фәйзуллин булган, иң яхшы агитаторлар арасында Сиразов һәм Галиуллин исемнәре дә яңгырый: "Сиразов белән Галиуллин иң зур тәҗрибә туплаган агитаторлар буларак,көн саен бригадаларда кычкырып газеталарны укуны оештыралар. Партия һәм хөкүмәтебезнең карарларын аңлату өстендә киң эш җәелдерделәр". Терлекчелек өлкәсендә бернинди яңалык та кертелми, чөнки һаман да "Буденный исемендәге колхозның сыерларын көн саен биш чакырым ераклыкка болыннарга куалар. Нәтиҗәдә йөзләрчә литр сөт югала, инде күптән лагерьда тотуны кертергә кирәк. Агитация-пропаганда көчле булган чорлар да да, балаларның иҗатына зур игътибар бирелә". "Безнең районыбызның яшь талантлары" дигән мәкаләдә Куйбышев шәһәрендәге беренче номерлы мәктәпнең укучылары призлы урыннарны яулап алулары хакында хәбәр ителә. Көек авылының иске клубында 1940 елны кинофестиваль үткәрелә. "Барлыгы өч фильм күрсәтеләчәк. Билет бәясе 2 сум 50 тиен". Комсомол оешмасына килгәндә, ул даими рәвештә тәнкыйтькә дучар була. 1940 елның сентябрендә Көек комсомол комитетына сайлаулар булды. Отчет доклады белән комитетның секретаре иптәш Хәмитова чыгыш ясады. Докладчы "комсомол оешмасының эшен бик тә начар чагылдырды. ВКП(б) ның район оешмасы безнең оешма хакында онытты", - диде.

    Кайчакта район газетасы битләрендә туган мәктәбемнең укытучылары да үзләренең агитаторлык эшчәнлекләре хакында язалар. Мәсәлән Г. Сираҗиев үзенең агитаторлык эшчәнлеге хакында түбәндәгеләрне сөйли: "Һөнәрем буенча мин - укытучы. Көек авылында эшлим. Язгы чәчү эшләре барышында миңа зур җаваплылык таләп ителә торган агитаторлык эше йөкләнелде һәм 7 нче бригаданы миңа беркеттеләр. Эштән азат вакытта мин кыр станында колхозчылар өчен газеталарны кычкырып уку оештырам. Елдан-ел колхозчыларныңмәдәнилек дәрәҗәсе арта бара һәм шуңа бәйле рәвештә аларның кызыксыну дәрәҗәсе дә үсә. Шуңа күрә дә мин, зур тәҗрибә туплаган агитаторларны район газетасы битләрендә үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашырга чакырам". Хезмәт алдынгылары хакында газета битләрендә даими рәвештә язылып килә. Мәсәлән, арыш урагында иң күп уручылар арасында Лотфуллина Маһруй, Ибниева Сара, Гатауллина Мәрзия, Абдрашитова Мәрфуга,Исхакова Мөнирәләрнең исемнәре очрый. Алар көненә норма буенча 0,16 гектар урынына 0,26 гектар уралар.

    Агитация эшен киң җәелдерү аркасында 3 нче бишъеллык заемына язылу нәтиҗәләре буенча Көек авыл Советы районда 1нче урын ала. Заемга язылуның беренче өч көне дәвамында барлыгы 14100 сумга язылу, әлбәттә, каты кысу аркасында булуын газета битләрендә бер генә сүз дә язылмый. Хәрби -патриотик эшкә зур игътибар бирелгәнгә күрә, гражданнар сугышында катнашкан шәхесләрнең истәлек-хатирәләре басыла. Шул исәптән, Врангель гаскәрләренә һәм Польшага каршы сугышта катнашкан райвоенкомиссар, 3 ранг интенданты Коптевның хәтирәләре дә басылып чыга.

    1930 елларның икенче яртысыннан башлап газетада тагын ике рубрика барлыкка килә - "Фронт хәбәрләре" һәм " Европа илләрендә". Бу рубрикаларда совет -фин сугышының барышы һәм Европадагы вәзгыять күзәтелә һәм якынлашып килүче сугышның салкын сулышы сизелә.

    (Спас муниципаль районы архив бүлеге җитәкчесе Рузания Харис кызы Низамовага әлеге материаллар белән танышырга мөмкинлек биргәне өчен олы рәхмәтемне белдерәм).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: