Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Ачлык афәте

    Мансур Ганиев, һәвәскәр тарихчы. Сугышлар, ачлык, төрле авырулардан килеп чыккан эпидемияләр кешелек дөньясын гомер буена сагалап торган, коточкыч нәтиҗәләргә китергән. Корылык аркасында ачлык 19нчы гасырда да кабатланып торган. Халык ачлыктан бик күпләп кырылган, булдыра алганнары чит якларга күчеп китеп котылып кала алганнар. Корылык бер ел булганда ачлыктан үлүчеләр массакүләм булмаган,...

    Мансур Ганиев,
    һәвәскәр тарихчы.
    Сугышлар, ачлык, төрле авырулардан килеп чыккан эпидемияләр кешелек дөньясын гомер буена сагалап торган, коточкыч нәтиҗәләргә китергән.
    Корылык аркасында ачлык 19нчы гасырда да кабатланып торган. Халык ачлыктан бик күпләп кырылган, булдыра алганнары чит якларга күчеп китеп котылып кала алганнар. Корылык бер ел булганда ачлыктан үлүчеләр массакүләм булмаган, ярлы катлам гына зур зыян күргән. Чөнки крестьян халкы күпьеллык тәҗрибәдән чыгып, беренчедән, чәчүлек орлыгын җитәрлек хәзерләп калдырган. Урта хәллеләр кием-салым, җиһаз алырлык запас тотканнар, байлар һәрвакыт ике еллык запаслы булганнар, аннан артыгын гына сатып яки алыштырып җибәргәннәр. Шулай итеп, ярлы-ябагай хәлле крестьяннан бурычка, киләсе ел уңышына кадәр ашлык яки чәчәргә бөртек алып торган. Бөтенләй хәлсезләре баеракларга имана җирләрен арендага биреп торганнар (бусы ачлык булмаган елларда кабатланып торган). Ә үзләре шул җирләрне ялланып эшкәрткәннәр, чәчү, уру һәм суктыру эшләрен башкарганнар.
    Шулай итеп, авыл халкы бер-берсен ачлыктан коткарып кала алган.
    20нче гасыр башында нинди хәлләр булганын барыбыз да яхшы беләбез. Беренче бөтендөнья сугышы, революция, гражданнар сугышы (шуның өстенә безнең якларда чехлар фетнәсе) крестьян халкын аяктан еккан. Корылык 1920 елда ук башланган. Бөлгенлеккә төшкән Совет хөкүмәте, беренче чиратта, шәһәр халкын, хәрбиләрне туендыру өчен продовольственный отрядлар оештырган. "Продразверстка" хәрәкәте колач җәеп, илдә үз эшен башкарган. 1919-1920 елларда җыелган уңышны чәчүгә дә калдырмыйча, ярлылардан да, кулаклардан да талап алып чыкканнар. Шуңа күрә "сәнәкчеләр" хәрәкәте юкка гына җәелеп китмәгәндер. Бу хәрәкәт хәзерге Зәй (хәрәкәт үзәге), Түбән Кама, Яңа Чишмә, Чистай районнарында киң колач ала.
    1921 елда Идел буенда коточкыч ачлык була. Продразверстка һәм ике ел рәттән килгән корылык халыкны Россиядә беркайчан булмаган ачлыкка дучар итә. Хәзергечә әйтсәк, чын "гуманитар катастрофа" була.
    Милли архивта (фонд 1296, тасв. 12, саклау бер. 63) Татарстан авылларындагы йортлар исәбе һәм халык саны турында мәгълүматлар бар.
    1926нчы һәм 1920нче еллардагы саннарны чагыштырып, нык уйланырлык нәтиҗәләр ясарга була.
    Мин Спас районында 22 авыл буенча саннарны язып алдым. Иң күп зыян күрүчеләр (халык саны кимегән) - урманнары ерак, балыксыз, болынсыз авыллар. Урман, болыннар бик аз булып, балыклы елгалар булмагач, сыерларга, кәҗәләргә азык хәзерли алмыйча, аларны суеп ашарга мәҗбүр булганнар. Сыер, кәҗә асрый алучылар ач үлемнән котылып калган. Шуның өстенә, рус һәм чуашлардан аермалы буларак, татарлар яшелчәне аз кулланганнар.
    1920 ел белән чагыштырганда, 1926 елда югарыда язган 22 авылда гына да халык саны 4538 кешегә кимегән. Шул исәптән безнең төбәктәге иң зур авыл - Иске Рәҗәп 1009 йорттан 631гә калган, халык саны 1800 кешегә кимегән.
    Ямбакты халкы - 46 процентка, Татар Такталы халкы 45 процентка кимегән.
    Өлкән буын кешеләренең сөйләп калдыруларына караганда, Ямбакты авылында мәетләрне күмәк кабергә җыеп, ярты гына метр тирәнлектә җирли алганнар.
    Күрше Әлки районында хәлләр тагын да аянычрак булган. Районның 75 авылы буенча (бөтенесе дә түгел) халык саны 21 меңнән артык кешегә кимегән. Чагыштыру өчен, бүгенге көндә Әлки районында 21 мең кеше яши.
    1904 елда туган әтием сөйләгәннәр исемдә. Күрше Иске Салман авылында ачтан үлгән мәетләрне җирли алмыйча, урамнарда язга кадәр кар астында тотканнар, халык саны 800 кешегә кимегән.
    Әнием (1902 елда туган) сөйләве буенча, Яңа Салман авылында ачлыктан акылга җиңеләеп, балаларын ашаучылар булган. Авыл халкы 938 кешегә кимеп, 1926 елда 715 кеше яшәгән. Авылларда этләр, мәчеләр калмаган.
    Халык саны кимү динамикасы болаерак тора. 1920 ел күрсәткечен 1923 ел белән чагыштырып булганда ачлык китергән зыянны тулырак күз алдына китереп булыр иде. Ләкин андый мәгълүматлар юк. Ачтан үлүчеләр саны турында рәсми саннар юк, аны ачыклап телгә алырга да ярамаган. Үлү турындагы таныклыкларда "ачлыктан" дип язылмаган.
    1922 ел белән 1926 еллар арасында күпме бала туган, ничә гаилә һәм аерым кешеләр күчеп китеп кире кайткан?
    Сүз уңаеннан, ачлыктан качып, исән калырга киткәннәрнең күбесе кире кайта алмаган. Тиф, дифтерия халыкны кырган. Күчеп китүчеләр Мәскәү тирәсенә, Урта Азия, Астрахань, Себер, Кузбасс, Төньяк Кавказ якларына урнашканнар.
    Түбән Салманнан Әхмәтгәрәй Мостаев 5 кешедән торган гаиләсе белән Барнаулга китеп, төрле авырулардан үлгәннәр, бары тик 6 яшьлек бер улы гына балалар йортына эләккән һәм шуннан билгесез югалган.
    Ачлык еллары халыкка бик күп кайгы-хәсрәт китергән.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: