Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Абдулла Алиш истәлегенә

Һәр елны көз көне, торналар чылбырдай тезелеп җылы якларга очып киткәндә, күренекле татар балалар язучысы Абдулла Алишның туган авылы Көеккә бер төркем шагыйрьләр, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре килә.

Бу юлы кунакка Вакыйф Нуриев, Ләбиб Лерон, Әнәс Хәсәнов, Йолдыз Шәрәпова, Ленар Шәех, Дания Гайнетдинова һәм Фарсель Зыятдинов килгән иде. Алар Абдулла Алиш һәйкәленә чәчәкләр куйдылар, мәктәп укучылары һәм халык белән очраштылар, үзләренең әсәрләрен укыдылар, сәләтле балаларның иҗаты белән таныштылар.
Бу көнне тагын бер шатлыклы вакыйга булды. Авылның иң өлкән кешесе, туксан алты яшен тутырган сугыш ветеранының тол хатыны Миңнегайшә әби Нургалиевага тантаналы шартларда махсус федераль программа буенча төзелгән йорт ачкычын тапшырдылар.
Абдулла Алиш истәлегенә багышланган чара Болгардагы балалар сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Тамаша залында алма төшәр урын да юк иде. Очрашуны ачып, район башлыгы Камил Нугаев болай диде:
- Инде ничә буын Алишның илебезгә, туган җир һәм аның гүзәл табигатенә мәхәббәт хисе белән сугарылган әсәрләрен укып үсте. Аның шигырь һәм хикәяләре, тормышның үзеннән алып язылган әкиятләре әле бүген дә актуальлеген югалтмаган. Алар безне яхшыны яманнан аерырга, гадел һәм намуслы булырга өйрәтә. Без шулай ук Алиш һәм аның көрәштәшләренең фашистлар тоткынлыгында кылган батырлыгын да онытмаска тиеш. Тыныч тормыш хакына, безнең һәм балаларыбызның якты киләчәге өчен гомерләрен кызганмаган батырлар иң олы хөрмәткә лаек.
Татарстан китап нәшрияты директоры Ленар Шәех Абдулла Алишның йөз еллыгына әдипнең ике томлык әсәрләре җыентыгы бастырып чыгарылуы турында әйтте. Киләчәктә дә Алишның әле моңарчы дөнья күрмәгән әсәрләрен бастыру күздә тотыла. ТР Президенты аппаратының баш референты, якташыбыз Әнәс Хәсәнов шигырьләрен укыды һәм район китапханәсенә үзенең яңа китапларын бүләк итте.
Абдулла Алишның туган көнендә аның исемендәге премияне тапшыру традициягә әверелде. Быел бу бүләккә Фәнис Яруллин белән Фарсель Зыятдинов лаек булды.
Рәсемдә: Ф. Зыятдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев